|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2013 Экология
Иң пычрак 100 шәһәр исемлегенә Татарстаннан да 3 шәһәр кергәнРоссиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре илнең һавасы иң пычрак булган 100 шәһәр исемлеген төзегән. Аңа Татарстаннан да өч кала эләккән. Министрлык вәкилләре илдәге экологик вәзгыятькә бәя бирелгән докладны 2011 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән. Һавасы иң пычрак булган шәһәр исемлегенә халык саны 100 мең һәм аннан да күбрәк булган калалар кертелгән. Анда Түбән Кама – 26, Чаллы – 32, ә Казан 61нче урында. Исемлекнең беренче баскычында Новороссийск (Краснодар крае) урнашкан, ә соңгы урында – Карелия башкаласы Петрозаводск.
|
Иң күп укылган
|