поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.02.2013 Җәмгыять

Адлер Тимергалин: “Әгәр кальбеңдә Аллаһ юк икән, синдә әхлак та юк!”

Адлер абыйның вафаты турында интернет сайтларыннан укып белдем. Бичара, дистә еллар буе астмадан иза чикте. Телефоннан чылтыратканда да карлыккан тавышы белән бик авырдан сөйләшә иде. “Хачману” суыкларында бу хәтәр чир отыры көчәя иде. Өенә барып интервью алганда да ул әледән-әле ислемай флаконы сыман бер әйберне авызына якын китереп, “пышт” итеп бер йотым даруны сиптереп ала һәм әңгәмәбез дәвам итә.

Энциклопедик белемле, риясыз, сабыр холыклы бу шәхес, байтак кына каләмдәшләреннән аермалы буларак, искиткеч тыйнаклыгы белән аерылып торды. Ул беркайчан да мактаулы исемнәр, дәрәҗәле урыннар, мал-байлык, дан-шөһрәт артыннан кумады. Бу хакта кызыксынгач, ул бервакыт:

– Миңа бөртекләп җыйган рухи байлыгым җитә, – дип, үзенең яшәү кагыйдәсен белдерде.

Адлер ага китап җене кагылган зат иде. Аның Рихард Зорге урамындагы  “хрущевка”сы идәннән алып түшәмгә кадәр шыплап китап белән тулган иде. “Минем иң яратканым – китап”, – дип әйткәне исемдә.

Язмыш аның башыннан гел сыйпап тормаган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ләкин бу михнәтләр чәчәге генә икән әле. Тагы да катлаулы сынаулар егетне студент елларында көткән. Ул япа-ялгызы тоталитар системага каршы көрәшкә чыга. “Халыклар атасы”ның  шәхесне, милләтне изү сәясәтенә ризасызлык белдерә торган листовкалар таратырга тотына. Җил тегермәннәре белән сугышып йөргән “дон-кихот”ны “череккүлчеләр”, әлбәттә, бик тиз исәпләп чыгара һәм кулга ала. Социаль һәм милли гаделлекне торгызу юлына баскан беркатлы “подпольщик”ны ГУЛАГ лагерена яки төрмәгә олактырмый, МГБның  Арча кырындагы яшерен зинданына гамәлдәге режим өчен иң хәтәр кешеләр – бәйсез карашлы, нык рухлы галимнәр, дәүләт җитәкчеләре, шул җөмләдән Эстониянең беренче Президенты  К.Пятс (1874-1956) утырган ябык төрмәгә бикләп куялар. Әмма белемгә сусаган татар баласы тоткынлыкта да югалып калмый, шундагы галимнәрдән күңеленә хуш килгән математика, астрономия, физика, химия, биология фәннәреннән, чит телләрдән сабак ала, үзен бимазалаган күпсанлы сорауларга җавап эзли, гыйлем туплый. Менә каян килгән аңа киләчәктә иҗат ителәчәк фантастик әсәрләр язу өчен мәгълүмат, белем!

Адлер ага белән дуслыгым Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә бөреләнде. Четерекле мәсьәләләр, катлаулы сораулар килеп туганда киңәш-табыш итәргә аның янына килә идем. Сабыр холыклы, искиткеч әдәпле олпат зат җайлап аңлата, үзенең фикерен әйтә, киңәшләрен бирә иде.

Соңгы елларда ул туган телебезне өйрәнүдә гаҗәеп олы хезмәт башкарды. Тулы бер фәнни институт күтәрердәй  “Миллият сүзлеге” (Мәгариф. – 2007, 575 б.) төзеп, аны аерым басма итеп әзерләде. Андагы байлык, андагы мәгълүмат үзе бер энциклопедия!

Адлер Камил улы алга таба бу сүзлекнең дәвамын – халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, гомумән, рухи дөньясына өлеш керткән шәхесләргә багышланган өлешен туплап, иҗат итү һәм үзе исән чакта нәшер итү турында хыяллана иде. Әмма бу хезмәтнең нинди этапта тукталып калуы нәмәгълүм. Аның варисларыннан – балалары, оныклары арасыннан шушы эшне ахырына җиткерүче табылса, игелекле бер хезмәт булыр, бу мәртәбәле шәхеснең якты хыялы тормышка ашырылыр иде.

Кеше китә – җыры кала, диләр. Адлер абыйның бәһаләп бетергесез фантастик повестьлары, хикәяләре, тәрҗемә иткән әдәби әсәрләре, мәктәп балалары һәм студентлар өчен мөхәррир буларак эшкәрткән дистәләгән дәреслек-белешмәлекләр, ул төзегән сүзлекләр калды. Аларны кабат бастыру, мәктәп укучысы, студент, мөгаллимнәр кулына җиткерү – безнең изге бурыч. Шушы олпат шәхеснең якты истәлегенә багышлап әдәби кичәләр, конференцияләр оештыру, музей-күргәзмәләр ачу, аның исемен мәңгеләштерү – шулай ук безнең өстебездә.

Әдип үзенең бер гаять мәгънәле язмасын (Тимергалин А. Алла (фәлсәфи уйланулар) // Казан утлары. 2009. – № 2) мондый сүзләр белән тәмамлый: “Аллаһны сөюебез белән без илаһи Сәмруг кош көзгесендә үзебезне дә сөябез. Аллаһны сөю белән Аллаһтан курку арасында математик тигезлек билгесе куярга мөмкин. Әгәр кальбеңдә Алла юк икән, синдә әхлак та юк. Киресе дә дөрес. Адәми зат өчен Алла – әхлак ул”.

... Быел яз көне ямьле Минзәлә елгасы буендагы Иске Минзәләбаш авылы зиратында каеннар янә яфрак ярыр. Алар язгы җәйдә моңсу гына тирбәлеп утырыр. Мазарстанның хәтфә чирәмле бер почмагында зыялы мөгаллимнәр Камил ага һәм Хатирә апаларның каберләре эргәсендә кызыл балчыклы калкулык пәйда булыр. Биредә татарның газиз бер баласы, гомере буе фидакарьләрчә әдәбият, фән үсешенә, аларны популярлаштыруга ару-талуны белмичә хезмәт иткән олы шәхес – Адлер Камил улы Тимергалинның җәсәде җирләнгән.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигүн! (Дөреслектә, без Аллаһтан килдек, һәм аңа кайтачакбыз.)


Рөстәм МӘҺДИЕВ
Татарстан Диния Нәзарәте
№ | 01.02.2013
Татарстан Диния Нәзарәте печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»