поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2013 Икътисад

Безгә күпме пенсия кирәк?

Быелның 1 февраленнән пенсия күләме 6,6 процентка артты. Хәзер ул аена уртача 10 мең сумнан артыграк сумманы тәшкил итә. Ил халкы исә аена 20 мең 820 сум пенсия алу турында хыяллана. Россиядә эшләүче халыкның 53 проценты пенсиягә чыккач та эшләргә теләвен белдергән. Моның төп сәбәбе – пенсия акчасы яшәргә җитмәс дип курку. “Ромир” холдингы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Шулай да, һәр өченче кеше пенсиягә чыккач, эшләүдән туктаячагын әйткән. Ә халыкның 13 проценты әле төгәл карарга килмәгән. Россиялеләрнең бары 2 проценты гына пенсиягә чыкканнан соң яшәр өчен пенсия акчасы яки җыеп барган акча җитәчәк дип ышана. Ә сезнең фикерегезчә, пенсиягә чыкканнан соң эшләмичә лаеклы яшәү өчен пенсия ничә сум булырга тиеш?

Марат ГАЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе:

– Россиянең пенсия системасы гомумән авыр хәлдә. Хәзер эшләүчеләр саны кими. Аларның саны 2025 елга кадәр кимиячәк, чөнки алдагы елларда туучылар саны аз булды. Бездә пенсия һәркемгә үзе күпме эшләгәнгә карап түләнми. Хәзер эшләүчеләр пенсионерларны тәэмин итә, аларны исә пенсия белән киләчәктә эшләүчеләр тәэ­мин итәчәк. Бездә пенсиянең тупланма фонды юк. Эшләү­челәр аз булгач, пенсия дә аз. Пенсия фондына ел саен дәүләт бюджетыннан да өстәргә туры килә. Икенче яктан караганда, бездә пенсия яше түбән. Европа илләрендә ул югарырак. Минем фике­ремчә, хатын-кыз өчен 55, ир-ат өчен 60 – әле эшли алырлык вакыт. Эшләргә кирәк. Бу – пенсиягә дә өстәмә. Хәзер Татарстанда эш урыннары эшләргә теләүчеләргә караганда күбрәк. Пенсия ничә сум булырга тиеш дигән сорау­га килсәк, кешегә күпме бирсәң дә аз булыр. Кеше шулай корылган. Дәүләт минималь кулланучы бюджетын, рациональ кулланучы бюджетын исәпләп бара. Хәзер рациональ кулланучы бюджеты 30 мең сумга якын. Лаек­лы яшәү өчен шул күләмдә пенсия алу кулай булыр иде.

Роберт ТУКТАРОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы юристы:

– Һәр кешенең үз таләп­ләре бар. Ул кешенең көнкү­решеннән, яшәү рәвешеннән, саулыгыннан да тора. Һәр­кем­не тигезли алмыйбыз. Миңа, мәсәлән, 50 мең сум да җитмәс иде. Кайбер кешегә 20 мең сум да җитәргә мөмкин. Монда минималь яшәү бәясен дә исәптә тотарга кирәк. 

Илсөя КӘБИРОВА, Саба районындагы Шәмәрдән бистәсе, пенсиядәге укытучы:

– 40-50 мең сум пенсия бирсеннәр иде. Мин хәзер 10 мең 250 сум пенсия алам. Ул йә азык-төлек алуга, йә коммуналь хезмәтләргә түләүгә кереп бетә. Балалар булыша, мал асрыйбыз. Әгәр пенсия җи­тәрлек булса, асрамас идек.

Лидия ӘХМӘТОВА, Татарстанның халык артис­ты:

– 30 мең сумнан да ким булмаска тиеш дип саныйм. Бүген ул акчага да яшәү авыр. Ә 50 меңгә җитсә, бигрәк тә яхшы булыр иде. Минемчә, безнең бүгенге пенсиягә яшәп булмый. Хәзер 8 мең сум пенсия алам. Ул фатирга тәүләүгә керә дә бетә. Эшлә­мәсәң, нишләргә кирәк?

Кадрия АГЛИЕВА, пенсиягә чыккач та 4 ел эшләгән:

– Кешегә күпме түләсәң дә аз булачак. Ләкин үземнең 10 мең сумга якын пенсиямә яшәве кыен дип әйтмәс идем. Бүтән пенсионерлар кебек, ашарга җитми, тегесенә җитми, монысына җитми, дип зарланмыйм. Бу кешенең акчаны тота белү-белмәвенә дә бәйледер инде. Яшьләр, әйтик, 20-30 мең алып эшләсә дә, җиткерә алмый. Минемчә, 15 мең сум пенсиягә дә рәхәтләнеп яшәп була. Карт белән карчыкның икесенә аена 30 мең сум кереп бара дигән сүз ич инде ул. Ике карт кеше 30 мең сумга бер ай яши алмыймыни? 



Ватаным Татарстан
№ 20 | 02.02.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»