поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2013 Җәмгыять

Әниләрен урамда калдырдылар

Кайчандыр Надирәдән дә бәхетле кеше юк иде. Яраткан эшендә эшләде, яраткан кешесе белән яшәде. Җәйге ялларын бергәләп кайда гына үткәрмәделәр алар. Таныш-белешләре дә: «Бу Сайгановлар бармаган ял йорты калдымы икән әле?» – дип шаярталар иде. Аларның күршесе булган танышым Вәсилә дә мактап туймады үзләрен.

Надирә белән бер-берсенә эч серләрен сөйләп, киңәшләшеп яшәде алар. Моннан берничә ел элек Вәсилә бердәнбер кызын югалткач та, күршесе аның терәге, юатучысы булды. Аннары Надирәнең ишеген дә бер-бер артлы кайгы җиле шакый.

Башта әнисен соңгы юлга озата. Аннары ире Сәгыйть хатынын икесе бергә салган йортларын сатарга күндерә. Акчаларының күбесен кызларына бүлеп бирәләр. Сәгыйть, калган акчасын кесәсенә салып, үзеннән ун яшькә яшьрәк хатынга китеп бара.


Кызлары да беркайчан шөкер итә белми торганнардан булып чыга, җитмәсә. Ата-ана матур киендереп, тәмле ашатып үстерә үзләрен. Җәйге ялларын да әби-бабалары янында түгел, лагерьларда үткәрә кызлар. Мәктәптән соң акча түләп югары уку йортларында укыталар, туйлар ясыйлар. Өчәр бүлмәле фатирларда яшәсәләр дә, соңгы бер-ике елда әниләренә тынычлап яшәргә ирек бирми кызлар. Аның ике бүлмәле фатирда берүзе яшәвенә эчләре поша башлый. Янына да хәл белергә түгел, ә фатирын сатарга кушып тавыш чыгарырга гына киләләр. Күршеләре Вәсилә аларның әниләрен мәсхәрәләп кычкыруларына түзә алмыйча яннарына кереп, аңлатып та карый. Ничек кенә рәнҗесә дә, Надирә кызларын каргамый. Елый-елый: «Ичмаса, теге чакта юл һәлакәтендә барыбыз бергә беткән булсак, мондый хәлләрне күзләрем күрмәс иде», – дип еш такмаклый хатын.


Балалары мәктәптә укыганда ял итәргә барган җирдән бик каты юл һәлакәтенә очрый алар. Надирәнең күзләрен ачуга әйткән беренче сүзе: «Балалар исәнме?» – була. Ана кеше өч ай буе хастаханәдә көне-төне кызлары яныннан китми. Аларның кыл өстендәге тормышларын саклап калу өчен шактый акчалар түгәләр. Әнә шул балаларының икесе дә таш бәгырьле булып үсүенә гаҗәпләнә Надирә. Бүген инде үзләре ана булган кызлар әниләрен яшәү урыныннан мәхрүм иттеләр. Әтиләре Сәгыйтькә йөрәк өянәге булганнан соң, аның яшь хатынга кирәге калмый. Кире хатыны янына әйләнеп кайтырга горурлык дигән нәрсә комачаулый, күрәсең. Кызларга бу җитә кала. Алар әниләренең ике бүлмәле фатирын саттырып, әтиләренә бер бүлмә алып бирәләр. Үзләренә дә аннан өлеш чыгаралар. Әниләренең язмышы гына борчымый үзләрен. Надирә урамда кала. Әле аңа 57 генә яшь. Үз көнен үзе күрер хәлдә булса да, гомер буе эшләп тапканнарының бер мизгелдә юкка чыгуына нык борчыла ул.


Балалары өстеннән суд юлларында йөрүдән хурланып, үзенең туганнары яшәгән Волжск шәһәренә китәргә мәҗбүр була.


Инде кызларның үз балалары да буй җитеп килә. Әниләренең шундый мәрхәмәтсез булуларын күреп үскән ул балалар киләчәктә аларга шәфкать күрсәтерме, әлегә билгесез. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»