поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2013 Җәмгыять

Белем алыйм дисәң ничаклы - сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

Китапның асылы, бөеклеге, тереклектәге урыны хакында күп фикерләр әйтелгән, кызыклы, мәгънәле шигъри юллар иҗат ителгән. Аны элек-электән бик кадерләп саклаганнар, хәтта буыннан-буынга мирас итеп тапшырганнар. Хәзер исә китапның кадере елдан-ел кими.

“Китап - озын-озак тарихлы кешелек җәмгыятенең соңгырак дәверләрдәге иң зур казанышларыннан берсе, яшәеш-тереклекнең күп гасырлык юлдашы, асыл хосусияте. Адәм балаларының мәгыйшәтен хәзер ансыз күз алдына да китереп булмый. Китап инде менә шактый күптәннән бирле, ут, су, һава, ризык кебек яшәешнең даими өлешенә, алыштыргысыз компонентына әверелде”, - дип яза Хатыйп Миңнегулов. Әмма китапсыз яшәп булмый торган заманнар үткәндә калды шул инде.

Сораштырулардан күренгәнчә, илебездәге халыкның өчтән бер өлеше елына бер тапкыр да кулына китап алып карамый икән. Шулай булмыйча соң - бүген бит югары технологияләр, компьютер заманы, китап уку инде модада түгел. Китап укырга вакытыбыз юк хәзер, буш араны телевизор каршында утырып, йә интернет челтәрендә гизеп уздырабыз.

Китап укымаучы буын

Тикшеренүләргә караганда, әле 5-6 ел элек кенә компьютер алдында студент егет-кызлар гына утырса, инде бүген мәктәп укучылары, хәтта башлангыч сыйныф балалары мониторга “ябышып катты”. Хәзер хәтта балалар бакчасы нәниләре дә компьютерны үзләштерә. Ә бит китапка мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнгән очракта гына бала шушы белем чишмәсеннән башка яши алмый.

Мәктәпкәчә яшьтә балалар әти-әнисеннән үрнәк ала диләр. Ә инде олылар кулына китап алып та карамый икән, нарасыйда китапка кызыксыну кайдан тусын? Өйләрендә бөтенләй китап булмаган гаиләләр дә бар, хәтта. Матур әдәбият әсәрен сатып алу да күпләрдә “бушка акча әрәм итү” буларак кабул ителә. Китап алганчы ата-ана баласына кәрәзле телефонның соңгы моделен, я булмаса компьютер уены сатып ала. Аннары үзләре балалар китап укымый дип “чаң суга” башлый.

Хатын-кызлар белемгә күбрәк омтыла

Дусларым-танышларым китап укыймы-юкмы икән дип кызыксынып, күптән түгел алар арасында кечкенә генә сораштыру үткәрдем. Сөенечкә, бик күпләр сирәк кенә булса да, кулына китап ала икән.

Уку-укымау мәсьәләсе белем дәрәҗәсенә һәм җенескә бик нык бәйле булуы ачыкланды. Югары белемле дус-ишләрем, даими рәвештә белем дәрәҗәсен үстерергә, камилләшергә омтыла. Матур әдәбият әсәрләрен сирәк укысалар да, алар эш юнәлешләренә бәйле әдәбиятны үзләштерергә тырыша. Араларында көн саен китап укыйм дип җавап бирүчеләр дә булды, хәтта.

Ә менә урта яки урта һөнәри белем алып кына чикләнүчеләрнең күбесе “Соңгы китабымны кайчан укыганны хәтерләмим дә”, “Минем китап укырга вакытым юк” дип җавап кайтарды. Ләкин вакыт юклыкка сылтаучыларның көн дә диярлек социаль челтәрләрдә сәгатьләр буе утыруы ачыкланды.

Хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк укый икәне дә билгеле булды. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча да, китап укучылар югары белемле урта яшьтәге хатын-кызлар. Иң күп белем эстәүчеләр Төньяк-Көнчыгыш, иң әзе - Идел буе федераль округында икән.

Китап – иң яхшы бүләк?

Игътибар иткәнсездер – бүген шәһәрләрдә адым саен диярлек даруханәләр ачыла, азык-төлек, кием, өй кирәк-яраклары кибетләре дә чат саен “калкып чыга”. Ә менә китап кибетен кайчак эзләсәң дә, табып булмый. Яңалары барлыкка килү түгел, булганнары да ябыла бара. Китап сату бүген табыш китерми шул.

Әгәр дә 1990 елда Россиядә 8500 китап кибете исәпләнсә, 2011дә аларның саны инде 3000гә кала. Бүген китап сату нокталары тагын да кимегән булса кирәк. Хәзер китап кибетләре канцелярия товарлары, календарьлар сату исәбенә генә “исән кала”. Кайбер китап кибете хуҗалары интернет-сату өлкәсенә күчә. Хәзер барлык мәгълүматның, теләгән китапның электрон форматта булуы да, кәгазь китапка ихтыяҗны киметә.

Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Дамир Шакиров кәгазь китапның һәм китап кибетләренең абруе төшү вакытлы күренеш дип саный. Электрон җайланмалар зур таралыш алган АКШ, Япония, Сингапур кебек алдынгы илләрдә кәгазь китаплар чыгарудан баш тартмыйлар бит. Гаджетлар бүген эшли, иртәгә юк. Китап исә булган, бар һәм булачак, ди ул. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 01.02.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»