01.02.2013 Медицина
Альбертның Казандагы маҗаралары, яки “Дурдом”нан соң туган уйлар
Юк, Альберт гомер буе авылда яшәп, кала җирен күрмәгән кеше түгел, үзе Казанда яши. Талантлы җырчы булса да, фатир алу өчен РТИ заводында эшләде ул. Аннан соң “вредныйлык” буенча пенсиягә чыгып, сәнгатькә чумды: үзе кебек талантлар белән концертлар куеп йөри башлады.
Шундый концертларның берсендә Кукмара сәхнәсендә егетебезгә инсульт булды. Район хастаханәсендә 1 ай ярымнан артык аңсыз ятты ул. Озак ятуының сәбәбе шул: табиблар аны, Казанга озату гына түгел, урыныннан да кузгатырга ярамый, диделәр. Шөкер, бераз тернәкләнде Альберт, әмма уң ягы параличланып калды. Сул кул белән кашык тотарга, бераз язгаларга өйрәнде. Оптимист кеше Альберт, шушы хәленә дә риза-бәхил булып яши башлады, үзенә I группа инвалидлык бирделәр. Инде менә быел яңадан шул группада калдырырлармы-юкмы икәнен тәгаенләү өчен аңа экспертиза үтәргә кирәк иде. Казан хастаханәләре буйлап белешмә җыеп йөри башлады бу. Беркөнне миңа шалтырата: “Вакытың булса, Бутлеров урамындагы психоневрология үзәгенә барып кайтыйк әле, кичә дә туңып-өшеп беттем, бигрәк уңайсыз урында урнашкан бу үзәк, бездән бер генә транспорт белән барып та булмый”, – ди. Моннан алдагы көнне Альбертны: “Бүген табиб юк, иртәгә килегез!” – дип җибәргәннәр икән.
Бардык, кердек әлеге Үзәккә, регистратура тәрәзәсе янына чиратка бастык. Чират җиткәч, гозеребезне әйттек. “Пыяла тишек” артындагы кыз: “Сезгә 5 нче кабинетка керергә кирәк”, – ди. Кердек. Анда: “Регистратурадан амбулатория карточкасын алыгыз!” – диделәр. Без әйтәбез: “Карточка юк анда”.
– Яңаны ясатыгыз!
Тагын “пыяла тишек”кә чиратка бастык. Ниһаять, карточка ясаткач, янә 5 нче кабинетка кердек. Сөйкемле генә бер ханым 10 нчы кабинетка юллама язып бирде. Бардык һәм “Психологлар авырый, больничныйда”, – дигән сүзләр ишеттек.
– Барысы да авырыймыни?
– Юк үзе, әмма безнең психологлар үз авыруларын гына карый.
– Юлламаны сезгә бирделәр бит.
– Кем?
– 18 нче поликлиникадан.
– Табиблар булса да, бездә түләүле бит.
– I группадагыларгадамы?
– Әйе, Әфган, Ватан сугышы ветераннарын гына бушлай кабул итәбез.
– Нишләргә соң?
– Ершов урамындагы психбольницага барып карагыз. Менә, бер психологның кесә телефонын язып бирәм.
Телефонын алдым да, шалтыраттым: “Дина Георгиевна, хотим к Вам на прием записаться”.
– Вам кто дал мой сотовый?
– Психотерапевтический центр, на Бутлерова, 41.
– Почему там не принимают? У них ведь прием бесплатный.
– Нам сказали, что 500 рублей надо платить, психологи на больничном.
– Хорошо, завтра утром приходите!
Иртән Альберт белән халык телендә “дурдом” дип йөртелгән сары йортка, ягъни психбольницага киттек. Дина Георгиевнаның кабинетын эзләп таптык, зур өметләр, матур хыяллар белән көтеп утырабыз. Альберт әйтә: “Шул бер кәгазь артыннан 3 көн йөрим бит инде, хет инвалидлар өчен берәр ташлама юк микәнни?” – ди. Ни әйтим? Орып бирәләр монда. Сәгать унынчы китте, психологыбыз юк, җыештыручы хатын: “Килергә тиеш”, – дип тынычландырды. Әмма табибыбыз юк та юк. Аптырагач, кесә телефонына шалтыратам. Алды тагын, әмма: “Извините, у меня ребенок заболел, я на больничном”, – ди.
– А как нам быть?
– Попробуйте в стационар позвонить, может там примут.
Телемә килсә дә, “башларыгыз муен астына килгере” дип әйтмәдем, курыктым, чөнки каргыш кире үзеңә кайтырга мөмкин, диләр бит. Әмма, күңелдә ачу, рәнҗү иде. Альбертка моннан алдагы көнне Сәламәтлек саклау министрлыгының “кайнар телефон”ын биргән булганнар, көне буе шалтыраткан, алалар да өзеп куялар икән. Мин дә 10 мәртәбә җыеп карадым, шул ук хәл: чакырган була да, өзелә. (Кызык өчен номерын язам, сез дә шалтыратып карагыз: 2317920. Җавап бирсәләр, редакциягә шалтыратып, безне дә шатландырырсыз.) Инде нишләргә? Ярый әле шушы “сары йорт”та Альбертның дусты Самат эшли иде, шофер ул, бухгалтерны йөртә. Альбертның документларын алды да стационарга кереп китте. Ходайның рәхмәте, бүлек мөдире Эльмира ханым белән сөйләшеп тә чыккан. Эльмира Флорид кызы (фамилиясен сорарга башка килмәгән) безнең алда психологлар башлыгына шалтыратты: “Светлана Львовна, сезгә зур үтенечем бар: бер авыруны гына кабул итегез әле, инвалид ул, просто по-человечески жалко”, – ди. Миһербанлы Эльмира ханыма рәхмәтләр яусын. Светлана Львовна Альбертны берсүзсез кабул итте. Сәгатьтән артык сөйләшеп утырдылар болар. Белешмәсен дә язып бирде. Соңыннан әйттем әле үзенә дә: “Фамилиягез дә атаклы (Макаренко), үзегез дә бик киң күңелле икән. Казан буйлап 4 көн йөри торгач, ниһаять, чын табибларга тап булдык, рәхмәт сезгә!” – дидем.
“Безнең эш шул – авыруларга ярдәм итү”, – диде Светлана Львовна тыйнак кына. Их, хөрмәтлем, бөтен табиблар да сезнең кебек фикерләсә иде ул. 18 нче поликлиникада да, Бутлеров урамындагы психотерапия үзәгендә дә безгә халык дошманына караган кебек караучылар табылды. Кайберләре: “Кечкенә хезмәт хакына эшлибез”, – дип кенә җибәрәләр. Берсенә әйттем әле: “Акчалы эш табыгыз, нигә үзегез дә азапланасыз, кешене дә азаплыйсыз?” – дидем һәм ник әйткәнемә үкендем. Үземне сүгеп ташладылар һәм арттан “ходят тут всякие, права качают” дип кычкырып калдылар.
Ә Альберт дуска килгәндә, аңа 12 февральдә эксперт комиссиясе узасы, ә шуңа хәтле тагын 3-4 белешмә алырга кирәк. “Кәгазь артыннан йөри-йөри авыруга сабышып бетәм бугай инде”, – ди ул, көрсенеп.
Без Татарстанда медицинаның алга китүе, уникаль операцияләр ясала башлау турында еш сөйлибез. Ә менә халыкның иң күп өлеше көндәлек мөрәҗәгать иткән поликлиникалар, хастаханәләрдә хәлләрнең ничек икәнен, кадрлар мәсьәләсенең ничек хәл ителүе хакында аз язабыз.
Мин бүген ни күргәнне, кемнең нәрсә әйткәнен, кыскасы үзем күргәннәрне генә яздым. Нәтиҗәне үзегез ясагыз!
Медицина системасында кайчан тәртип урнашыр?
Радик Әхмәров – Әфганстан сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары:
– Мин сугышта бер аягымны югалтып кайттым. Сәламәтлек саклау, социаль яклау оешмаларына еш баргалыйм. Бездәге бюрократик киртәләрнең бетәсе юк. Законнар, карарлар синең яклы булса да, үзеңнең хаклы икәнеңне раслап йөрергә кирәк. Дәүләт медицина оешмаларында, социаль яклау бүлекләрендә эшләүчеләрнең битарафлыгы бигрәк тә үтерә торган. Бар да сатыла бит хәзер. Кесәләренә акча салсаң гына, кешечә сөйләшә башлыйлар, йөзләре дә яктырып китә. Ә түләүле клиникаларда бөтенләй икенче төрле караш. Чөнки без алар өчен акча чыганагы – “савым сыеры”. Ә дәүләт сферасында эшләүче табибларга, шәфкать туташларына тиеннәр түләнә. Шуңа күрә аларның авыруга исләре китми, эштә гамьнәре юк. Хезмәт хаклары тиешенчә түләнми торып, нәрсәдер үзгәрер дип уйламыйм.