30.01.2013 Шоу-бизнес
Казанда Гашыйклар көнен “Изге Вәли” дискәтүге белән бәйрәм итәчәкләр
13 нән -14-нә каршы салкын төндә “Изге Вәли” дискотекасы сине саф, кайнар мәхәббәтеңне табар өчен “Арена”га чакыра. “Изге Вәли” дискәтүге Гашыйклар таңын мәхәббәтең белән бергә каршы ал.
Кызганыч, хәзер күп дискотекалар мәхәббәтне азгынлык белән бутый башлады. Ә мәхәббәт ул күңелнең түрендә яшәүче иң эчкерсез, иң саф хисләр бит. Без саф мәхәббәт өчен!
Кышкы, сихри, ап-ак төндә без һичшиксез синең икенче яртыңны эзләп табарбыз. Синең ялгыз калмаячагыңны “Изге Вәли” дискотекасы оештыручылар һәм алып баручылар гарантияли. Дискотекага ялгыз килгән егет-кызларга ак төс белән яктыртучы браслетлар биреләчәк. Әлеге браслетны таккан егет-кызлар белән икеләнмичә барып таныша аласың! Чөнки ул да синең кебек үз сөюен көтә! Әгәр сез парлы икән, дискотека безнең өчен түгел икән дип уйларга ашыкмагыз! Төп максат ялгызларны парлы итү булса да, сез үз хисләрегезне яңарта, эстраданың иң якты йолдызлары Раяз Фасыйхов, Фирдүс Тямаев Ренат Рахматуллин, Айгөл Рахимова, Рада, Артур Салихов, Вильдана, Раниль Нуриев, Эмиль Айзатулла, Мөнир Рахмай, “Эссе”, Вероника Кузнецова, Илназ Гарипов, Илмира Нәгыймова, Индива, Ришат Фазлиәхмәтов, Ленар Сәйфиев, Илназ Бах, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Илсөя Бәдретдинова һ.б. белән бергә рәхәтләнеп күңел ача аласыз!
13 февральдә “Арена” төнге клубында Гашыйклар төнедә күрешербез!
Билет бәясе: Дискотекага кадәр аларны 200 сумга, дискотека көнендә 300 сумга алырга мөмкин. Шулай ук өстәлләргә заказ бирү дә каралган.
Белешмәләр өчен тел.: 2 97 43 77.
Билетларны таратучылардан, «Билетти» билетлар кассасыннан, «Евросеть» үзәкләреннән, КСК «Уникс» кассасыннан, «Франт» сәүдә үзәгеннән, “Кассир.ру”, “Концерт.ру”, «Тамаша.ру», җир астыннан “Кольцо”га чыгу юлыннан алып була.