поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.01.2013 Җәмгыять

Тар күңеллеләр – без түгел ул

Россиянең беренче тапкыр үткәрелгән «Голос» телепроектында Татарстанның татар кызлары җиңеп чыгу уңаеннан безнең матбугат бәйрәм итте дә соң! Миллилегебез, милли хисләребез тоныкланды, дигән булабыз тагы, аны балкытып җибәрергә бер матур сәбәп, бер якты нур гына җитмәгән икән бит.

Ике кызыбызның берьюлы көтелмәгән зур уңышка ирешүе нур өстенә нур булды менә. Уңышлы чыгышларының алдагы иртәсендә үк Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү дә шәп килеп чыкты, минемчә (кызларның фатир белән дә бүләкләнүе соңрак мәгълүм булды). Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу гамәле сөендерде. Әйе-әйе, бу очракта кызлар өчен генә түгел, нәкъ менә Президент өчен дә куандык без, дип уйлыйм. Россия бәйгесендә җиңгән, үсә калсалар (бирсен Ходай!), урыс җырчылары буларак кына танылу ихтималлары зур булган кызларның киләчәк тормышларына һәм иҗатларына Татарстан биргән мактаулы исем кирәк булырмы-юкмы, әйтүе кыен, ә менә милләттәш сеңелләр өчен ихлас сөенеп, аларга җылы тәбрикләү сүзләре әйтүе, бүләкләр тапшыруы Рөстәм әфәнде Миңнехановка бик тә кирәк иде, диясе килә. Артык сиздерергә теләмәсәк тә, без дә әкрен генә миллиләшә бара торган татар баласы һәм бездә дә милли терәк-таянычларга ихтыяҗ зур ләбаса. Узган елгы хәвефле, күңел төшерә торган хәлләрдән соң рухи-милли таянычны, яхшылык-яктылыкка таба бер маякны һәрберебез бик тансыклаган да булганбыз икән бит.

Ләкин милләттәш сеңелләрнең искитәрлек уңышы һәммәбезне диярлек сөендерсә дә, аларга төрле-төрле бүләкләр тапшыру җәмәгатьчелектә бертөрле генә фикер калдырмады кебек. Интернет сәхифәләрендә Татарстан җитәкчелегенең әлеге гамәленә тискәре караш бигрәк тә көчле, дип ишетәбез. Татарча сөйли торган радионы, ни уйлаптыр, «Болгар радиосы»на әйләндергән (җитмәсә аны «һәр татарның йөрәгендә» дип ышандырмакчылар) эфир әфәнделәре дә берәүнең, «фатирны бер җыр җырлап түгел, утыз ел заводта эшләп аласы аны», дигән сүзләрен яңгыраттылар. Карагыз әле, милләттәш әфәнделәр-ханымнар, хакимиятнең үз талантларыбызны вакытында «күреп алмавыннан» гел зарланучылар, татар кешесе кылган олы эшләрнең һәм зур батырлыкларның хак бәя алмавына еллар буе әрнүчеләр без түгел идекме соң?! Сүз бит ниндидер Латин Америкасы сәнгать йолдызын «үпәчләп», аңа беркайчан кирәк булмаячак кыйммәтле бүләк тапшыру хакында бармый. Бу очракта безнең хакимият безнең талантлы кызларны матур уңышлары белән тәбрикләп бүләкли. Аерма зур ләбаса. Хәзер инде бушлай фатирны заводта утыз ел эшләүчеләргә дә бирмиләр, ләкин моңа әлеге ике сеңел һич кенә дә гаепле түгел. Дөресен әйткәндә, завод-фабрикаларда, төзелешләрдә эшләргә теләүчеләрнең хәзергедәй азаюы шартларында аларны фатирлар биреп тә кызыксындырмауларын мин дә һич ничек аңлый алмыйм. Киресенчә, акыллы хакимият бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр булыр, мөгаен, чөнки арзанлы эш көчләрен гел читтән генә китерә алмас, дип уйлыйм. Ә безнекеләр безнекеләрнең кадерен белсен. Менә милләттәшебез Гази Заһитов батырлыгының үз бәясен алмавы кайчаннан бирле җаннарыбызны сыкрата. Әле узган ел гына да

Россия телевидениесенең Бөек Җиңүгә багышланган ниндидер бер тапшыруында фашизм өстендә тәүге Җиңү байрагын җилфердәтүчеләр дип әлеге дә баягы рус Егоров белән грузин Кантария фамилияләре генә аталды, ә Рейхстаг түбәсенә иң беренче байракны элгән татар Гази Заһитов телгә дә алынмады. Безме шуңа җаныбыз көймәгән?! Бөтен өмет – үз җитәкчеләребездә. Динә белән Эльмирадай, Алсудай, Илһамдай чын тавышлы җырчыларыбызны да, халыкка игелекле бизнес хуҗаларын, дәвалый белгән табибларны, авыру балаларны чит илдә үз акчасына дәвалаткан мәрхәмәтле байларны да, яхшы күңелле юл-патруль хезмәте инспекторларын (бервакыт дәүләтебез җитәкчесе аларны «шоферларга җәза бирүче түгел, булышчы булачаклар» дип вәгъдә иткән иде), вазифасына тугры укытучыларны, лаеклы фән эшлеклеләрен, төрле һөнәр осталарын, «үз чыгымнарыбызны кыскарту исәбенә, берничә айга, бер елга булса да бәяләрне арттырмый торырга булдык» дип белдергән газ, энергия хуҗаларын да, ит-сөт, икмәк җитештерү алдынгыларын, әдәбебез сагындагы әдипләрне, оста төзүчеләрне, хокук сагында гадел эшләүчеләрне, күмәк эшләп табылган акчага гаиләсе белән балда-майда йөзүгә, алтында коенуга вөҗданы җитмәгән башлыкларны да вакытында күреп, халык алдында хуплау сүзләре әйтеп торсыннар әйдә, шәп бит инде бу. Бер хуплансалар, хуплауга лаеклылар күбәячәк кенә бит. Үз күңелләребезгә дә бер багыйк әле: ул кадәр үк тар карашлылар һәм караңгы чырайлылар түгел ич без.

...Динә белән Эльмира исемнәре күпләр телендә тибрәлгән көннәрдә дә, аннан соң да «ТНВ» каналының «Музыкаль каймак» тапшыруын башыннан азагынача карап барырга тырыштым, чөнки әлеге ике җырчыны да ничектер күрсәтеп алырга, «каймаклар» арасына кертергә җай тапмый калмаслар, шәт, дип көткән идем. Ләкин яңа тапшыруларда да ел буе болгатылган иске каймаклары гына күренде, ә «Голос» бәйгесендә илкүләм иң күп тавыш җыеп җиңгән ике сеңел ичмаса телгә дә алынмады. Әйе, монысы да безнең асыл сыйфат, безнең чынбарлык... 


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
Шәһри Казан
№ | 29.01.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»