поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.12.2008 Мәгариф

КАПОГА УКЫТУЧЫЛАР КИРӘКМЕ?

– Әллә үземә укытучы булырга инде?! – дип залга мөрәҗәгать итте Республика Президенты Минтимер Шәймиев Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының киңәйтелгән гыйльми советы утырышында. Бу шаярту түгел иде, утырышта Татарстан мәгарифе шактый тәнкыйтьләнде, ә Минтимер Шәймиев: “Бу – тәнкыйть түгел, бу – җан авазы”, – диде.

Президентны укытучы һөнәрен үзләштерергә этәргән сәбәп – педагогик вузларны тәмамлаган студентларның мәктәптә укытырга теләмәве. Быел ТДГПУны тәмамлаган студентларның нибары 40 проценты гына үз һөнәре буенча эшкә урнашкан. “Сез үз алдызгызга шундый максат куегыз – мин укытучы булырга телим, кая җибәрәсез дип университеттан Салих Сәйдәшев һәйкәленә кадәр чират тезелсен”, – диде Президент мөгаллимнәргә. Бу максат кую утырышы иде һәм ул ТДГПУның 2015 елга кадәр үсеш стратегиясенә багышланды. Әлеге уку йортына шундый зур игътибар бирүнең сәбәбе дә бар. Өч ел элек ул өч уку йортын – Казан дәүләт педагогика университетын, Татар дәүләт гуманитар институтын һәм Татар-Америка региональ институтын берләштереп оештырылды. Яңа университет милли элита тәрбияләргә тиеш дип күзалланды. Шулай итеп, Русия хөкүмәте көчле укыту үзәкләре төзибез дип авыз гына ача башлаганда бездә көчле уку йортларын берләштергән зур укыту үзәге барлыкка килде. Өч ел узды, ул вакыт эчендә университетта шактый гына каршылыклар да чыкты, әмма элита тәрбиялибез дип мактанырлык эш майтарылмады. Инде менә хәзер алар үзләренең үсеш стратегиясен тәкъдим итә. Анда чит илләрнең уку йортлары белән эшләү дә, үзебездәге предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү дә каралган. Кыскасы, планнар биниһая. Ә максат гади генә бер җөмләгә сыеп бетә ала: ТДГПУ татар милләтен дөньяга танытырдай милли элита – укытучылар әзерләргә тиеш. Президент та сүзне шул юнәлешкә борып җибәрде. Әйтик, ТДГПУ КАПО белән килешү төзегән. Үсеш стратегиясендә әлеге чара «Яшь кадрларны «С. П. Горбунов исемендәге КАПО” ААҖенә җәлеп итү” дип дип язылган. Тик соңгы арада бөтен ил шул максат белән янса да, “эшче һөнәрен популярлаштырырга” алынган вуз җитәкчелеген күккә чөеп мактаучы табылмады. Ник дигәндә, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. КАПО белән эшләр өчен безнең Казан дәүләт техник университеты бар.

 

– Бу – уңышсыз проект, – диде Президент, ректор Рәдиф Җәмәлетдиновны бүлдереп. – Сез бит менеджерлар  да әзерлисез,  шуңа да карамастан шундый проектлар төзисез. Укытучылар әзерләгез! Без кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, моны дәүләт заказы дип кабул итсәгез  дә була. Әгәр сез укытып чыгарган студентларның яртысы да укытучы булып эшкә урнашмый икән, нигә эшләп йөрергә?! Коллективыгыз да яртылаш кына йөрсен алайса.

 

Ярый, хуш, ТДГПУ һәм барлык педагогика вузлары мәктәптә эшләргә атлыгып торучы укытучылар әзерли башлый ди. Аларны мәктәптә тотып калырга кирәк бит әле. Монысына ничек ирешергә? Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев яңача эшли башлау ысуллары белән таныштырды. Тиздән педагогика вузлары медицина уку йортлары кебек интернатура системасына күчәргә мөмкин икән. Ягъни, биш ел укыгач, 1 ел эшләргә тиеш булалар, шуннан соң гына диплом алачаклар. Ә инде укытучылар заманнан артта калмасын өчен, аларның белемнәрен күтәрү курслары 5 елга бер түгел, ә өч ел саен уздырыла башлаячак. “Укытучыларның белемнәрен күтәрү эше тагын да тизрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде, тик бөтен нәрсә акчага килеп терәлә”, – ди министр. Президент күпме акча кирәклеген сорагач, һәр сәбәпне акчасызлыкка бәйләгән министр җавап бирә алмады. Аны Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламов коткарды. Укытучыларның белемнәрен күтәрү өчен ел саен 38 миллион акча тотыла икән.

 

– 100 миллион булсын! – диде Президент. – Тик бит хикмәт анда түгел. Без нинди заманда яшибез? Махсус программалар төзеп, интернет кулланып, укытучыларның белемнәрен көн саен күтәреп булмыймы? Ул чагында аларны атлаган саен эшләреннән бүлеп, гаиләләреннән аерып торуның да кирәге калмас иде. Ә вакыт, беләсезме, нинди кыйммәтле әйбер? Без монда эшләнергә тиешле нәрсәләр турында план төзеп утырганда, дөньядан ике сәгатькә артта калдык... Ә безнең артта калырга хакыбыз юк.

 

Баксаң, эшне җиңеләйтү һәм камилләштерүнең бер авырлыгы да юк икән: махсус компьютер программалары, интернет кулланып эшләү планын министр ике атна эчендә төзеп, Президентка күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

Бөгелмә районы исә студентларны мәктәпкә беркетү мәсьәләсен үзләренчә хәл иткән. Бүгенге көндә ТДГПУда 71 бөгелмәле укый, һәм алар барысы да диплом алгач районга кайтачаклар. Чөнки аларның белеме өчен акчаны район бюдңетыннан бирәләр.

 

– 2001 елдан бирле без төрле уку йортларында үзебезгә 200 белгеч әзерләдек, шуның өчен 23,5 миллион акча тоттык, – диде район башлыгы Наил Мәһдиев. – Килешү нигезендә, укып чыккан белгеч районга кайтырга һәм 15 ел үз белгечлеге буенча эшләргә тиеш. Хәзер бездә ТДГПУны тәмамлаган 18 белгеч эшли бездә. Тик үпкәм дә бар. Университетта студентларны әйбәтрәк әзерләсеннәр иде, юкса кайбер яшь укытучылар олимпиада мәсьәләләрен дә чишә алмый. Минем төпле, акыллы белгеч таләп итәргә хакым бар, чөнки без аның өчен акча түлибез.

 

Бүген ТДГПУда 13 факультет эшли. “Киләчәккә йөз тоткан университет” (ә аларның девизы шундый) заманнан калышмаган: бүген биредә юриспруденция, икътисад, дизайн юнәлешләре буенча да укыталар. Һәр уку йорты ник үз юнәлеше буенча гына эшләми, икътисадчы, юристларны кая кярга белгән юк ләбаса дип күпме генә сөйләсәләр дә, әле чит-ят факультетларны япкан бер генә уку йорты да юк. Ә Президенты университетта физиология буенча диссертация үзәге эшләп килүе гаҗәпләндергән. Медицинаның бу уку йортына бер катнашы да юк, югыйсә.

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның да  университетка әйтер үсзе бар: аныңча, милли элита республика белән генә чикләнергә тиеш түгел, татарлар дөнья буйлап таралган. Мәсәлән, бүген чит төбәкләрдә хәтта якшәмбе мәктәпләрендә укытырга да укытучы таба алмыйлар.  Төмән, Чиләбе, Бишкәк һәм башка өлкәләр татар телен белгән укытучыларга мохтаҗ. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ачылуны да чит төбәкләрдә яшәүче татарлар мәгариф системасында якты ут дип кабул иткән иде. Беренче урынга “татар” сүзе чыгу гына бөтен проблеманы хәл итү түгел икән. Университет үзенең эшчәнлегендә “Татарстанда һәм Русиядә яшәүче татар һәм башка халыкларның телләрен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау, үстерү өчен шартлар тудыру” бурычын куйган. Башка халыкларны да кайгыртулары мактаулы анысы, әмма Татар университеты татар милләтен кайгыртуны төп юнәлеш итеп алса да начар булмас иде. Ә алар самолет төзү турында уйлый... Самолетлар Татар дәүләт-гуманитар педагогика университетыннан башка да очар. Тик уку йортларына гына һавадан җиргә төшәсе иде.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.12.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»