|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2013 Җәмгыять
Бала күпме тора?Түрәләр уллыкка бала алган гаиләләргә бирелә торган акчаны арттырырга тәкъдим итә. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре фикеренчә, ата-аналарны табу гадәттәгедән авыррак булган балаларны үзләренә алган кешеләргә 100 мең сум акча түләргә кирәк. Әлегә бу сумма 13 мең сумны тәшкил итә. Билгеле булганча, узган ел ахырында Россиядә АКШ гражданнарына бездәге ятим балаларны уллыкка алуны тыю турында закон чыкты. Шуннан соң түрәләргә уллыкка алу мәшәкатен җиңеләйтү бурычы йөкләнде. Әлеге эшне Россиянең Фән һәм мәгариф министрлыгына тапшырдылар. Ата-аналарны табу авыр булган балалар арасына түрәләр инвалидларны, 10 яшьтән олырак балаларны, абыйлары-апалары яки энеләре-сеңелләре булганнарны кертә. Министрлык әзерләнгән карар проектында әйтелгәнчә, мондый балаларны аерым категориягә кертергә кирәк. Түрәләр фикеренчә, аларны уллыкка алырга теләгән гаилә яши торган торакның мәйданына да игътибар бирү дөрес түгел. Фатир яки йорт санитария һәм техник таләпләргә туры килә икән – шул җиткән. Медицина белешмәләренең эшкә яраклылык вакытын да өч айдан алтыга җиткерү турында карар кылганнар. Алайса, еш кына башка документлар артыннан йөргәндә, болары искергән булып чыга икән. Уллыкка алу мәсьәләсендә суд кабул иткән карарның үз көченә керү вакытын да 30 көннән 10га калдырмакчылар. Әлеге проектлар бәхәс уятырга өлгерде инде. Берәүләр телгә алынган суммаларның бик кечкенә булуын, икенчеләр, гомумән, ятим балалар мәсьәләсенең акча белән хәл ителмәслеген алга сөрә. Телгә алынган суммаларның вәзгыятьне үзгәртмәячәге белән белгечләр дә килешә. Алар фикеренчә, дәүләт беренче чиратта инвалид балаларга кыйммәтле операцияләр ясау, аларга даими медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|