29.01.2013 Җәмгыять
Бушлай булгач, сайланып тормасыннар
Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә бушлай җир өләшүне халык бик куанып кабул итте. Күпләр өчен бу йорт төзеп, үз “оя”сын булдыру мөмкинлеге тудыра бит. Торакка ихтыяҗ булмаган очракта исә аны бакча рәвешендә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен кулланырга була. Һичьюгы кишәрлекне сатып, акча юнәтергә ихтимал.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң мөһиме - барлык ишле гаиләләрне җир белән тәэмин итү. Ә алар инде аны үзләре теләгәнчә куллана ала. “Сатырга теләсәләр – сатсыннар, ә инде торак төзергә теләк белдерә икән, аларга бу юнәлештә дә ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк”, - ди республика башлыгы.
Иң күп җирне Татарстан өләшкән
Татарстанда күп балалы гаиләләргә өләшенгән кадәр җир кишәрлекләре Россиянең башка бер генә төбәгендә дә бирелмәгән. Безнең республика бу юнәлештә дә беренчеләр рәтендә икән. Россиядә ишле гаиләләр алган җирнең өчтән бере Татарстанга туры килә. Бу хакта республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр ителде.
Өч яки аннан да күбрәк балалары булганнарга Россиядә барлыгы 50 мең җир кишәрлеге өләшенгән. Шуларның 15 меңнән артыгы Татарстан халкы кулланышына тапшырылган. Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов белдергәнчә, республикада бушлай җир кишәрлекләре алырга теләүчеләр исемлегендә 19,5 меңгә якын күп балалы гаилә теркәлгән. Барлыгы татарстанлылар 21 меңнән артык гариза биргән.
Җир алырга теләк белдереп район хакимиятенә гариза тапшырган татарстанлыларның 78 проценты кишәрлек белән тәэмин ителгән инде. Казан гаиләләрен җир белән тәэмин итү мәсьәләсе генә авырлык белән хәл ителә.
Казан халкы артык сайлана
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр халыкта. Әмма күпбалалы гаиләләрнең кишәрлекне үзе яшәгән урынга мөмкин кадәр якынрак җирдән алу теләген дә аңларга була. Бүгенге көндә Биектау районы Каймар авылы тирәсендә тәкъдим ителгән җирне башкалабызда яшәүчеләр алырга риза түгел. Монда 2 меңгә якын җир кишәрлеге хуҗаларын көтә, әмма биредә урын сайлауга чакырылган 2,3 мең күп балалы гаиләнең күбесе аннан баш тарткан.
Рөстәм Миңнеханов Казанның ишле гаиләләре белән сөйләшергә, алар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, башкалабыз территориясендә күпфатирлы йортлар төзү өчен җир табу да бүген шактый авыр. Шәхси йортлар өчен җир юк та юк инде. Шуңа күрә халык Казан янындагы кишәрлекләргә ризалашырга тиеш. Тиздән Лаеш районы Сокуры авылы тирәсендәге җирләр дә күпбалалы гаиләләргә тәкъдим ителәчәк. Әлегә аларны рәсмиләштерү процессы бара. Әмма инде бүген үк күп кенә гаиләләрнең нәкъ шушы районга өстенлек бирергә җыенулары билгеле.
Инфраструктураны да кайгыртырга кирәк
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен чиста кырдан түгел, торак пунктларыннан, район үзәкләреннән, иң мөһиме - әзер инфраструктуралы урыннардан бирергә тырышалар. Чөнки булачак бистәләрне газлы, утлы, сулы, юллы итү өчен акча бүлеп бирү федераль закон белән каралмаган. Чаллы белән Казаннан тыш, барлык муниципалитетларда әзер инфраструктуралы җирләр бирү мөмкинлеге бар. Әлеге шәһәр хакимиятләре исә күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү программасын финанслау ягыннан ярдәм булачагына өметләнә.