поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2013 Җәмгыять

Әтнә ятимнәре, яки Хәсрәт дәрьялары кичкән Гатауллиннар

Бу балалар – Балтач районының Әтнә авылында яшәүче ятим Гатауллиннар турында инде мин күп яздым. Район газетасында эшләгәндә – 1995 елда ук башлаган әлеге теманы, еллар үткәч тә, читкә куеп булмады. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган түгел иде шул.

“Ватаным Татарстан”ны даи­ми укучылар да хәтерли торгандыр: сукыр һәм параличланган әни тәрбиясенә калган берсеннән-берсе кеч­кенә дүрт сабый... Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, нужа бабай камчысыннан җаннары яраланган, тәртип-әдәп, чиста­лык-әхлак ише тәрбиядән чит­тә калган, бер-бер артлы әти­ләрен, әни­ләрен, бабайларын, үзләренә ярдәм итәргә дип күченеп кайткан әтиләренең сеңлесе Гөлниса апаларын, Якуб җиз­нәләрен соңгы юлга озаткан... һәм кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни ки­емгә, ни сәламәтлеккә туймас мохтаҗ булып, япа-ялгыз калган балалар турында берничә ел дә­вамында газетабызда язмалар дөнья күрде. Гыйбрәт өчен дип язылган әлеге яз­маларның бөтенләй башка борылыш аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек, билгеле.

“Алар да Кешечә мөнәсәбәткә мохтаҗ!”

Алгарак китеп әйтим: без бу хакта да яздык инде. Газетабызда басылган язмаларны укып, тетрәнеп, Әлмәттән кадәр килеп, аларга санап бетергесез күп игелек, яхшы­лык­лар эшлә­гән пенсия яшен­дәге Мирсәет абый Сәйфи­евнең “башсызлык­лары” һәм бернинди алыш-бирешкә корылмаган әлеге мәрхәмәт­лелеге өчен күргән-ишеткән “рәхмәт”ләре турында да яздык. Энә-җептән алып, тормыш итәргә кирәкле барлык әйбер, эш коралы, табак-са­выт, кием-салым, берничә айга җитәрлек ризыклар, ме­бельләр төяп, Әлмәттән кадәр елына берничәшәр килеп, ничә еллар ир-ат кулы ти­мәгән хуҗалыкны ныгыту, чистарту өчен җиң сызганып эшләүче, тирескә чумган абзарларны тазартучы, ягарга яраксыз хәлгә килгән мунчаны тәртипкә китерүче, өй түбәләрен өр-яңадан шифер белән яптыручы, балаларның кайчандыр тартып алынган бакчаларын кире кайтаручы, җирле түрәләрне “селкетүче”, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаут­динов фатихасы белән “Прикамнефть” идарәсеннән саллы ярдәм оештыручы да ул. Әмма аның иң төп “сәерлеге” һәм иң төп изгелеге – моңа кадәр авылда беркемгә ки­рәге булмаган шушы балалар турында зурдан кубып кайгыртып, бик күпләргә алар­ның да Кеше булуларын, аларның да игътибарга, Ке­шечә мөнәсә­бәткә лаек булуларын аңлата алуы булгандыр, мөгаен. Сәламәтлеге как­шамаса, ул әле дә алар белән элемтәсен өзмәгән булыр иде. Хәзер дә сирәк кенә телефоннан шалтыратышканда беренче сүз итеп: “Балалар ни хәлдә? Хәлләрен белми­сең­ме?” – ди.

Ятим күңелен...  ятим аңлый

Газетабызда басылган бу язмаларның тагын бер кайтавазы белән моннан биш еллап элек районыбызның Арбор авылында очраклы гына “очрашкан” идем. Бирегә мин Арборның хөрмәтле кеше­ләре, олыгайган көннәренә кадәр ятимлек, ятим язмышлар озата килгән Рауза һәм Шамил Шакировлар турында язарга барган идем. Авырлык­ларга бирешмим дия-дия, үтә нечкә, сизгер күңеллегә әйләнгән Рау­за апа белән Шамил абый да Әтнә ятимнәре турындагы язмаларны елый-елый укыгач, аларны шул­кадәр кызгана. Ике дә уйламыйча, төпчек улларын әлеге ятимнәрнең берсе – Нурсинә белән таныштырырга, кавыштырырга була.

– Бер без генә түгел, ул балакайларны бик күпләр жәлләгән, – дигән иде ул чакта Рауза апа. – Ике кызны да кияүгә сорап килүчеләр шактый булган. Нурсинәсе безгә насыйп булды. Икенче кызларын да, хәтта малайларыгыз белән бергә сыйдырабыз диючеләр булган. Рәйсә үзе ризалык бирмәгән, аларны ташламыйм дигән... Ул малайлар белән (малайларның олысы акылга җиңелрәк, икенчесе коррекцион мәктәптә укыган – Г.Х.) сыя алмабыз дип курыккандыр инде... Ә Нур­синә бик тырыш, бик тәртип­ле. Фермада эш тә булды үзенә, анда да бик яраталар...

Җир белән күк арасы

Соңгы елларда Әтнәгә барырга туры килмәгән иде. Вакыт-вакыт әлеге балалар турында уйлансам да, “кул-аяк” җитмәде. Күптән түгел Балтачка килгәч, баш мөхәрриребез дә аларны искә төшерде: “Белешкәнең юкмы, нишләде­ләр икән?” Бу кадәресе Әтнәгә сәфәр чыгарга сәбәп булды. Күршеләре Тәскирә апа һәм Габделмөнир абый Газизуллиннардан телефоннан барысы да әйбәт булуын, бик күп матур үзгә­решләр булуын ишет­сәм дә, барып күрәсем килде. Алга китеп шунысын әйтим: ничә еллар буена беренче мәртәбә мин Әтнәдән сөенеп кайттым. Яңа яуган ак-пакь карга төренгән табигать тә минем белән бергә сөенә кебек тоелды.

Тәскирә апа минем шалтыратканны Рәйсәгә әйткән булып чыкты, ул исә, кулдашы белән алмашып, мине өйдә каршы алды. Эшкә китсә, эзләп йөрисе булыр инде дигән идем, монысына бер сөенсәм, ничә еллар буе каралып, моңаеп утырган йортларын үткән ел сайдинг белән тыш­лау­ларын күреп, мең сөендем. Әллә кайдан балкып күренеп тора! Тәрәзәләрен дә пластикка алыштырганнар. Матур пәрдәләр элгәннәр. Өй эчлә­рен дә заманча такталар белән бүлгәннәр, идәннәрдә матур паласлар, телевизор, ноутбук, матур кием шкафы... Бар җирдә чисталык-пөхтәлек. Үз­гәреш – җир белән күк арасы. Рәйсә дә мине онытмаган. Ул тагын да матурланган, чибәр­ләнгән.

– Менә шулай яшәп ятабыз, безнең барысы да әйбәт. Рәдиф өйдә генә тора. Чит кешеләрдән качса да, бер­кемгә зыяны юк аның. Чыгып китеп йөрмәгәч, эзлисе юк, безгә рәхәт. Мин дә, энем Рәдис тә колхозда эшлибез. Ул күбрәк төрле эштә йөри, мин өч ел инде бозаулату бүлегендә. Группадашым Фә­нүзә апа бик әйбәт, килешеп эшлибез. Яңа председателебез Рәкыйп абый Нәҗипов эшли башлаганнан бирле даими эштә инде мин. Акчасын да вакытында алып барабыз, ашлык-печәнен, саламын да бирәләр. Җәй көне казлар, бройлерлар алып үстергән идек. Әле колхоздан ике үгез алдык, шуларны үстерәбез. Колхоздан нәрсә сорап барсаң да, бирәләр. Ул яктан зарланып булмый. Бу җәйдә, Аллаһы боерса, верандаларны, капкаларны тәртип­ләргә исәп... – дип сөйли Рәйсә.

Күренеп тора: яшәргә ыша­нычы, өмете арткан кыз­ның. Булдырасы, әйбәт итәсе килә. Бу үзе үк – әйбәт фал. Мин кил­гән­дә әниләренең бертуган энесе Гадил абыйлары да аларда иде. Башта Киров өлкәсендә яшәгән абыйлары гаиләсе бе­лән күршедәге Пыж­марага кайтып урнашкан икән. “Ике арада йөреп тора, безгә бик булыша”, – ди Рәйсә. Ә мин түз­мим: “Теге чакта аларга бик авыр иде бит, сез кайда идегез соң?” – дип сорыйм. “Үзебезнең балалар кечкенә чакта булышып булмады шул, хәзер инде алар зур, үз тормышлары”, – ди ул, уфтанып.

Ни әйтергә теләгәнемне аңлап алган Рәйсә: “Юк-юк, туганнарның берсенә дә үп­кәли алмыйбыз. Без кеч­кенә идек бит, алар белән элемтә урнаштыра алмадык. Икетуганнар күп безнең. Хәзер барысы белән дә аралашабыз”, – дип куйды, ашыгып. Үз ту­ганнарың кирәклекне тормыш дигәнең бик яшьли аңлатты шул аңа. Әнә бит бүген дә: “Барысы да әйбәт булса да, әти белән әни барыбер сагындыра, Гөлсинә апа”, – ди ул, күз яшьләренә тулып. Сүзне янә бүгенгегә күче­рергә теләп: “Нурсинә киләме соң?” – дигән бер соравым җи­тә калды, Рәйсәгә гүя кабат җан өрделәр. Ул апасы өчен шул­кадәр шат иде.

– Әле кичә генә китте. Өч кич кунды. Аларга берничә айга бер мәртәбә бишәр көн ял туры килә. Әнә шул ялында килде. Җизни дә, әти-әниләре дә бик әйбәтләр, аның өчен җаным тыныч. Үзебез дә сирәк булса да баргалыйбыз, шактый ерак бит...

– Теге чакта кибетегезгә ипи дә кайтмый иде бит, хәзер ничек соң? – дип сорыйм.

– Авылдашыбыз Раиф абый кибет ачты, бөтен нәрсә бар, кирәген алып кайтып бирәләр, бик рәхәт. Күргән­сездер, әнә безнең янда гына яңа мәчет ачтылар. Быел клуб төзеячәкләр икән, искесен сүтә башладылар... Районга автобус йөрми, күптән туктады инде ул, авылдашларда машина күп бит, белешәбез дә, шулар белән барабыз...

Үзем Рәйсәне тыңлыйм, үзем аларга яшәргә көч биргән, шушы еллар дәва­мында, иң авыр чакларында ярдәм кулы сузган кешеләрне барлыйм. Шөкер, бу исемлек шактый озын. Билгеле, бу исемлекнең башында – Әлмәт пенсионеры Мирсәет абый. Теге елларда ул аларны үз­гәртә аласына шул­ка­дәр ышана иде. Белеп ышангансыз, сез­нең игелек орлык­лары бик матур булып үсеп киткән, Мирсәет абый! Алар тормышта үз урыннарын тапкан, хезмәт белән көн күрергә өйрәнгән, иң мөһиме – башкалардан калышмый яшәргә омтылыш уянган.

...Өйгә кайту белән Мир­сәет абыйның телефон номерын җыям. Бөтен яңалык­ларны сөйлим. Ул, үз балалары өчен кайгырткан атадай, сөенечен яшерә алмый. Шалтыратып әйткән өчен рәхмәт­ләр укый. Ә азактан: “Гөлсинә, син үткән елларда язган теге җиде ятим бала ничек яши? Хәлләрен белеш әле бер”, –дип куйды. Монысы да Мирсәет абыйча.


Гөлсинә
Ватаным Татарстан
№ 15 | 26.01.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»