|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2008 Шоу-бизнес
ИШЕТТЕМ МИН КИЧӘ – АЛСУ ҖЫРЛЫЙ, чын безнеңчә, матур, милли көйКазанны Россия күләмендә танылган йолдызлар белән шаккатырырмын димә. Көн дә концерт, көн тә тамаша. Ә менә Алсуның килүен Казан тамашачысы аеруча зур түземсезлек белән көтә. Ник дигәндә, бу юлы ул башкалабызга ТАТАР җырчысы буларак килә. Ишеткәнсездер, күптән түгел милләттәшебез "Туган тел – Родная речь" дигән яңа альбомын чыгарган иде. Анда "чын безнеңчә, матур, милли көй"ләр кергән. Бу моңлы трекларны Алсуның әтисе Ралиф Сафин машинада йөргәндә тыңларга ярата ди. Бик тиздән бу диск башка машиналар бардачогында да күренә башлар. Чөнки 10 декабрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә шул альбомны тәкъдим итү кичәсе булачак. Татарстанның атказанган артисткасы Алсуның концертына республикабызның бөтен югары җитәкчелеге чакырылган. Ә әлегә Алсуның яңа гына төшерелгән татарча клибы кулдан кулга йөри. Анда Равил Шәрәфиев уйный. Бу видео әле беркайда да тәкъдим ителмәгән, әмма аны "кешегә күрсәтмә" дип кенә ярты Казан карап чыкты бугай инде...
--- |
Иң күп укылган
|