поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2008 Шоу-бизнес

«ТАТАР ҖЫРЫ»НА БЕР КАРАШ

Җәмәгать, хәтерлисезме, элеккеге еллардагы “Татар Җыры”н? Безнең күренекле телевизион дикторларыбыз Инсаф Абдулланың смокинг белән бабочкадан һәм Эльза Әхмәтҗанованың күз явын алырдай искиткеч күлмәктән чыгып концертны матур итеп салмак кына алып барулары әле дә хәтеремдә. Ә хәзер нәрсә? Бөтен “Татар Җыры”ның ямен бетерделәр. Рус эстрадасыннан үрнәк алып, безнекеләр дә әллә нинди шоулар ясап кыланалар. Нүжәли бездә үзебезнең акыллы башларыбыз бүтәннәрдән үзенчәлекле берәр тамаша уйлап таба алмый? Ник без кешеләр куян куа диеп, без дә шул куян артыннан чабабыз!?

Мин төрле юнәлештәге заманча музыкага һич тә каршы түгел, бу яшьләребезгә бик кирәк, кайбер җырларның бөтенләй мәгънәсе булмаса да. Ләкин “Татар Җыры” ул бит дискотека түгел, ә узып баручы эстрада елына нәтиҗә ясаучы җитди вакыйга. Миңа калса, “Татар Җыры” фестиваленең гала-концертларын элеккечә классик стильдә һәм элеккеге алып баручылар алып барырга тиеш. Әлбәттә, бу фестивальнең беренче көнендә үткәрелә торган “фабрикантлар” концертларына кагылмый, яшьләр үзләренең осталыкларын терлечә күрсәтергә тиеш. “Татар Җыры-2006”да башка еллардан аермалы буларак, “Алтын барс” сынын сүзсез генә тапшырдылар. Миңа читтән карап торганда бу хәл тозсыз аш ашаган кебек тоелды, бигрәк тә Алмаз Миргаязов Гүзәл Әхмәтовага “Алтын барс” сынын тапшырган мизгелдә бу ачык чагылды. Оештыручылар моны кайбер компания җитәкчеләренең татар телен камил белмәүләре белән аңлаттылар. Ярар, кайбер җитәкчеләр татарча яхшы белми ди, ләкин татар телен камил белүче кешеләр дә бар бит, мәсәлән, радио ди-джейлары һәм телевидение дикторлары. Минемчә, җырчыларның популярлыгында радио һәм телевидение алып баручыларының да өлешләре зур, һәм алар җырчыларга “Алтын барс”ны тапшырырга лаеклы дип саныйм. Һәрхәлдә, сүзсез премия тапшыруга караганда, яратып тыңлаучы таныш тавышларның оста сүзләрен ишетү – күпкә күркәмерәк булыр иде.

 

Журналистларның һәм тамашачыларның күпсанлы тәнкыйтьләре тәэсир иттеме, әллә башка сәбәп беләнме, “Татар Җыры-2007”дә “Алтын барс”ны кабат җырчыларга изге теләкләр теләп тапшырдылар. Быел ничек булыр, тиздән күрербез. Аннары алты-җиде ел инде “Татар Җыры”нда шундый тенденция күзәтелә: күпчелек җырчыларның, бигрәк тә “зур бишлеккә” керүчеләрнең гала-концертта җырлаган икенче җырлары киләсе елны, һичшиксез, җиңүчеләр исемлегендә була. Һәм моның өчен радио-телевидение барлык көчләрен куя. Хәтта бер елны күренекле артистның җыры радиода октябрь аенда гына ротацияләнә башласа да, җиңүчеләр рәтенә эләккән иде. Тагын шунысы да бар, әгәр берәр җырчының җырын популярлаштырырга кирәк икән, радиодан ул җырны көне буе әйләндерергә тотыналар, ну, инде бу да кирәкле эффект бирмәсә, әлеге җырны плейлистка ике сәгатьтән ике сәгатькә куялар. Ә соңыннан “музыкаль гипноздан” юләрләнгән халык ул җырны матур җыр дип аңлап, радиога шалтыратып та, sms-лар җибәреп тә шул җырны сорый башлый, һәм ул “җырчы” яки җыр тиз арада популяр булып китә. Радио хезмәткәрләре, миңа үпкәләмәгез, әмма бу шулай, һәм әлеге тәнкыйть аерым бер радиога гына түгел, ә барлык радиоларга да кагыла. Мөгаен, радио хезмәткәрләре үзләре дә көннәр буе һаман бер җырларны тыңлый-тыңлый арып бетә торганнардыр, ләкин нишләсеннәр, эшләре шул бит. Мин дә көне буе радио тыңлыйм, ләкин күпчелек кешеләр шиккеле “музыкаль гипнозга” бирелмим, үз фикеремдә калам. Радиодан артык тозсыз җыр яңгырый башласа, мин аны сүндереп куям. Әгәр күпчелек халык радиолардан һәм телевизордан мәгънәсез “җырлар” яңгыраганда сүндереп куйса, аларның рейтинглары төшеп, тозсыз “җырларны” куюдан туктарлар иде. Шәхсән мин радиога шалтыратып җырлар сорарга мөмкинлек булганда бик сирәк шалтыратып җыр куюларын сорый идем, шалтыраткан очракта да заманча җырларны түгел, ә онытылып бара торган җырчыларыбызны яки халык җырларын сорадым.

 

“Татар Җыры-2004”тә кызык хәл булды, ел буе халыкта Айдар Галимовның “Эх, алмасы” дигән җыры аеруча популяр иде, ә җиңүче булып нишләптер “Көзге җилләр”е табылды, әмма бу җыр алдагы елны әйләндерелсә дә. Моңа күп кеше гаҗәпләнде. Мин “Татар Җыры”н яманламыйм, бу фестиваль киләчәктә дә яшәргә тиеш. Мин бары тик әлеге чараның кайбер кимчелекләрен генә чагылдырып, аны ничек тагын да камилләштерү хакында үземнең фикерләрем белән уртаклаштым. Җәмәгать, шулай итеп, киләсе “Татар Җыры-2009” фестивалендә кайсы җырчылар нинди җырлары белән катнашачаклары хакында быелгы гала-концерттан соң ук бераз чамаларга мөмкин булачак.

 

Фото: www.bars-media.ru

 


Максат МИҢНЕХАНОВ
Матбугат.ру
№ --- | 08.12.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»