поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2008 Сәясәт

КОРБАН ГАЕТЕ

8 декабрьдә мөселманнар иң зур бәйрәм – Корбан гаетен билгеләячәк. Мөэмин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалачак, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак. Корбан чалу – Аллаһка якынаю дигәнне аңлата, шуңа да һәрбер мөселман бу изге гамәлне дөрес итеп, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып башкарырга тырыша. Корбан чалырга ниятләгән кешеләрдә туган сорауларны ачыкларга Казанның Әниләр мәчете имамы Шәүкәт хәзрәт ӘБҮБӘКЕРОВ ярдәм итте.

Корбанны кемнәр чалырга тиеш?

 

– Мөмкинлеге булган һәр кеше корбан чалырга тиеш. Әгәр акчасы булмый икән, корбан чалудан азат ителә. Корбан чалуда яшь буенча чикләү юк, иң мөһиме – ке­ше үзе акча эшләргә тиеш. Гаиләдә ир дә, хатын да акча эшли, икесенең дә бәйсез финанс чыганаклары бар икән, бу вакытта икесенә дә корбан чалу тиешле була. Әгәр дә гаиләдә бер генә кеше хезмәт итсә, бө­тен гаилә исеменнән бер ин­сан гына сарыкны яисә эре малны корбан чала. Корбан чалу ел саен башкарылырга тиеш. Әгәр гаетнең өч көнендә корбан чалынмаса, кеше ел дәвамында миллионлап сәдака бирсә дә фә­кать Корбан гаетендә башкарылган изге эшнең савабын ала алмаячак.

 

Корбан чалучы бу эшне үзе башкарса, хәерле санала. Әгәр мөмкинлеге юк икән, чалуны башка кешегә тапшырырга мөмкин. Тик ул мөселман булырга тиеш. Шулай ук корбан чалучыда аңа бу эшне тапшырган кеше исеменнән чалу нияте булырга тиеш. Чалу эшен башкарган кешегә корбан өчен чалына торган малның ите белән түләнергә тиеш түгел.

 

Дөя яки сыерны корбан чалганда барлык катнашучыларның да нияте корбан чалу булырга тиеш. Әгәр берсенең генә булса да нияте корбан итен алу икән, из­ге эшне башкаручыларның барысының да корбан чалуы дөрес саналмаячак.

 

Корбан итеп кайсы малны чалырга ярый?

 

– Дөя (биш яшьлек), мө­гезле эре һәм вак терлекне (ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яисә алты айлык тәкә) чалырга рөхсәт ителә.

 

Авыру, дөм сукыр, аксак, ашарга яраклы нинди дә бул­са әгъзасы, мәсәлән, кой­рыгы юк хайванны корбан итеп чалырга ярамый. Мө­гезләре киселгән яисә печтерелгән мал корбан чалырга яраклы дип санала.

 

Корбан чалу өчен алынган терлекне саварга, йонын кыркырга, өстенә утырып йөрергә, көндәлек гамәл­ләрдә файдаланырга рөхсәт ителми.

 

Корбан чалуның шарт­лары нинди?

 

– Иң элек ниятләү шарт. Малны суеласы урынга өстерәмичә, интектерми алып чыгарга кирәк. Хайван башка маллар күз алдында бугазланмасын. Корбанлык  газапланмасын өчен пычакны алдан ук яхшы итеп кайрарга ки­рәк, мал аны күрергә тиеш түгел.

 

Тибенеп каны чыгып бетсен дип, малның арткы уң аягын гына иректә калдырып, башка аякларын бәй­ләп, йөзе белән кыйблага ка­ратып, җиргә сул ягы белән яткыралар. Аннан соң: “Ал­ла­һү әкбәр, Аллаһү әкбәр, лә иләһә иллаллаһү вәллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, вәлилләһил хәмд”, – дип,  өч тапкыр тәкбир әйтелә. Чалучы кеше, игътибарын башка нәрсәгә юнәлтмичә: “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр”, – дип әйтә һәм, хайванга карап, түбәндәге доганы укый: “Тәхкыйк, йөзем илә юнәлдем тугры күкләр вә җирне бар итүчегә табан, һичкайчан Аллаһка ширек катучылардан булмам. Тәхкыйк, минем намаз-савапларым һәм корбаным, яшәвем вә үлүем галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһ өчендер. Йа Аллаһ, бу корбан Сиңадыр. Ошбу корбанны фәлән-фәлән углыннан (яки кызыннан) кабул кыл”. Дога укыганнан соң мал бугазланырга тиеш.

 

– Корбан ите ничек бү­ленә?

 

– Корбан итенең һәр кисәге саен әҗер языла, аны сату гөнаһ эш санала. Уртак корбанның итен күз белән чамалап түгел (гө­наһы бү­лүчегә була), үлчәп бүләргә кирәк. Ул 3 кә бүленергә тиеш. Чалучы яки чалдыручы аның өчтән бер өлешен үзе ашый, икенчесен дус, туганнарына бирә, ә өченчесен фәкыйрьләргә өләшә.

 

Корбанның тиресен, ма­ен, аякларын, башын, йонын, кәҗә мамыгын, суелганнан соң савылган сөтен сату хәрәм.

 

Корбан итеп чалынган мал­­ның сөякләре теләсә кайда ятмавы хәерле.

 

Корбан малының хәрәм өлешләре бар.

 

– Малның ашалмый торган 7 өлеше бар. Болар: аккан кан, ирлек органы һәм йомыркалары, аналык органы, сидек куыгы, үт.

 

* * *

 

СЕЗ КОРБАН ЧАЛАСЫЗМЫ?

 

ИлСаф, җырчы:

– Корбан гаете – мөселманнарның иң зур бәйрәме. Алла боерса, 8 декабрьдә өч ир туганым белән әнием Раушания яшәгән төп йортка кайтып корбан чалырга җыенам. Нәзер итеп әйтмә­сәм дә, бу изге эшне бик теләп башкарам. 2008 ел гаиләбез өчен уңышлы булды, алдагысы тагын да яхшырак булсын, концертларым әйбәт үтсен (гыйнварда Казанда ИлСафның концерты була – ред.) дип теләп, изге гамәл кылам.

 

Әлфия СӘЛАХИЕВА,

Алексеевск районыннан:

– Үз гомеребездә беренче тапкыр быел корбан чалабыз. Аны нәни кызыбыз Рузилә исеменә багышларга булдык. Сарыкны 2 500 сумга туган авылым Урта Тигәнәледән сатып алдык. Бездә халык бик дини. Һәр елны корбан чалырга тырышалар. Әти-әни­ем олыгаю сәбәпле, быел моннан азат. Шуңа күрә аларның изге эшен без дә­вам итәргә уйладык. Өйдә яшь бала булгач, аш үткәрә алмыйм, корбан итен туган-тумачага, дус-иш­ләргә, ятим­нәр­гә өләшербез.

 

Ислам Әхмәтҗанов,

“Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры:

– Соңгы вакытта бәй­рәм­нәр кү­бәйде, шулар арасында минем өчен иң көтеп алынганы – Корбан гаете. Күпмедер дәрәҗәдә арыну, сафлану шикелле, бу гамәлдән соң үзеңне җиңелрәк хис итә башлыйсың. Бер елны да корбан чалдырмый калган юк. Быел Апас районының Каратун станциясенә кайтып, ике сарыкны корбанга чалдырам. Аның итен туган ягым Буа районының Норлат авылы һәм Казандагы күрше-күлән, таныш-белеш, туган-тумачага авыз иттерәм.

 

Илназ Газизуллин, Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең Минзәлә бүлекчәсе башлыгы:

– Үз гомеремдә берничә тапкыр корбан чалдырырга ту­ры килде, соңгысында өйдә аш үткәрдек, корбан итенең калганын кешеләргә өләштек. Сарыкны Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылында яшәүче абыем Наилдән сатып ала идем. Ул корбанга дип махсус асрый. Быел нишләптер бу изге эшкә алынмадым.

 

Рәшит Заһидуллин,

Апас районы хакимияте башлыгы:

– Районның алга баруы, халыкның иминлеге өчен һәр елны корбан чалдырам. Быел да 8 декабрьдә Апас үзәгендә Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин белән ике сарыкны корбанга чалдырабыз. Соңыннан мәчеткә җыелучылар корбан ашы бе­лән сыйлана алачак. Шул ук көнне туган авылым Борнашта да корбан чалдырам. Ул сарык кара төстә булырга тиеш. Колхозныкы дип уйламасыннар өчен шундыйны сайлыйм.

 

Зөбәер Әһлетдинов,

Сарман һөнәр училищесы директоры:

– Изге бәйрәм көнне Сарманда икенче яңа мәчет ачыла. Тантанада булганнан соң, туган авылым Мортыш-башка кай­тып корбан чалдырырга уйлыйм. Са­рыкны энем Айраттан сатып алам. Аның 35 сарыгы бар. Минемчә, мөм­кин­лек булганда, бу изге эштән баш тартмаска кирәк. Аллага шөкер, тормышыбыз түгәрәк, быел ике улыбыз Илмир һәм Илдар йорт җиткерде. Болар һәммәсе дә Ходайның ярдәме белән эшләнде.

 

Рәдиф ҖАМАЛЕТДИНОВ,

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры:

– Әлеге изге эшкә һәр елны бик теләп алынам. Казанда, туган ягым Чүпрәле районының Чынлы авылына кайтып, үземнең исемгә, балаларга багышлап корбан чалдырган булды. Быел аны хатыным Гөлнара исеменә багышлыйбыз. Азнакай районының Мәлбагыш авылындагы төп йортта корбан чалдырабыз. Корбан итен гадәттә өләшә идек, бу юлы фатирда аш үткәрергә дә уйлыйбыз.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Эльмира СӘЛӘХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.12.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»