23.01.2013 Җәмгыять
Акчага кызыгып бала табалар
Бала – бәгырь җимеше. Көтеп алынган кечкенә җан иясенең дөньяга килүе күпме бәхет, шатлык китерә. Әмма, кызганычка, һәрбер гаиләдә дә алай түгел. Туачак балага акча эшләү юлы, кәсеп итеп караучылар да бар бит.
Кризис чорында туучы балалар саны кискен кимеде. Сораштырулар
нәтиҗәләреннән күренгәнчә, еш кына хатын-кызларның бала табарга теләмәве
гаиләнең матди хәле тотрыксыз булуга бәйле булган. Нәтиҗәдә, демографик
хәлне яхшырту максатыннан хөкүмәтебез Ана капиталын уйлап чыгарды да
инде. Бу үзенә күрә кызыксындыру чарасы булырга тиеш иде. Һәм, әйтергә
кирәк, икенче бала табу өчен билгеләнгән матди ярдәмнең файдасы тиде.
Вәзгыять уңай якка үзгәрә башлады.
Күпчелек Ана капиталын гаиләгә ярдәм буларак кабул итте. Әмма бала
тудырып акча эшләргә теләүчеләр дә табылды. Кайбер гаиләләр алны-артны
уйламыйча, Ана капиталының кемгә тиеш икәнен дә аңлап та бетермичә бала
“ташырга” тотынды.
Дәүләт матди ярдәм тиешсезгә кулланылмасын өчен чаралар күрде-күрүен.
Ана капиталы кулга бирелми, аны бары тик баланы укытуга, торак шартларын
яхшыртуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга
тотарга була. Әмма Россия кешесенең елгырлыгына, хәйләкәрлегенә
исең-акылың китә. Ана капиталына сертификатлар тапшырыла башлагач ук,
аны акчага алмаштыру ысулларын да бик тиз таптылар.
Күптән түгел бер танышымның өченче баласын табуы турында ишеттем. Бу
хәбәр мине хәйран калдырды. Көн саен диярлек ире белән икәүләшеп аракы,
сыра чөмереп көн күрә бит алар. Бала тәрбияләү, аларны аякка бастыру
турында уйлаучы юк бу гаиләдә. Өйләрендә дә булырга туры килгән иде.
Анда чисталык урнаштыру, өйне җыештыру, ашарга пешерү турында уйлаучы да
юк.
Барыннан да бигрәк балалары кызганыч. Аларның өс-башын карау, тәрбиясе
турында кайгырту дигән нәрсә каралмаган. Шунысы гаҗәп: бу балалар
ипле-тәртипле гаиләдә үскән нәниләр кебек көйсезләнми дә, еламый да.
Үзләренә башка әти-әни бирелмәячәкне аңлаган кебек үз көенә йөри алар.
Мескенкәйләрне вакытында йокларга яткыру, аларның сәламәтлеген кайгырту
гына түгел, ашату дигән нәрсә дә юк бу гаиләдә. Моны күргәннән соң,
йөрәк бик озак әрнегән иде.
Менә хәзер алар инде өченче балаларын тапканнар. Уртак танышларымнан
нәрсәгә дип тудырганнар соң тагын бер нәнине дип сораша торгач, җавап
бик тиз табылды. Болар Ана капиталына кызыккан икән. Икенче балалары
мондый матди ярдәм гамәлгә кертелгәнче туган иде шул. Акча исә коммуналь
түләүләр өчен җыелган 200 мең сумлык бурычны түләү өчен кирәк булган.
Арадашчылар аша эш йөрткәннән соң боларның кулларына 300 мең сум
эләккән. Фатир өчен бурычларын түләгәннән соң калган акча исә берничә ай
дигәндә эчүгә тотылып та бетте. Нарасыйларны кайгырткан кеше тагын
булмады. Балага бирелгән шул кадәр акчаны үзләштереп, яңа туган нәнинең
өс-башын да карамаганнар хәтта. Кыш көне сабыйга киертергә кием юк
дигәч, кызганып, аларга балаларымнан кечерәеп калган комбинезоннарны
бирдем...