поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.01.2013 Җәмгыять

Әйтмә син начар сүз, әйтмә син...

Беркөн генә укытучы хатыныма ияреп, мәктәпкә барып чыккан идем. Карап торышка алтынчы-җиденче сыйныфлар тирәсендәге бер төркем балалар, үзләренчә шаярышып-шаулашып, этешеп һәм төртешеп, мәктәп ишеге төбендәрәк торалар. Шаярышкан шәпкә, өлкәннәрне бөтенләй шәйләмичә, сүгенү сүзләре дә ычкындыргалап алалар.

Ул гына да түгел, без килеп җитәрәк, кыскарак буйлы бер үсмергә төрткәләшкәндә катырак эләктеме, мәктәп диварлары чатнап ярылырлык итеп әшәке, катлы-катлы сү­генү колакны ярып керде. Сискәнеп китсәк тә, укытучы мондый очракта нишли ала? Аулакка алып китеп үткә­релгән әңгәмәнең нәтиҗәсе, тәэсире, җитсә, шул ярты сә­гатькә җитәдер инде.

Балаларның күпмедер өлешен тыңлатып булганда да, безнең халыктагы “җиңе­ләйтә торган” һәм “матур” сүзләр куллануны әң­гәмә, үгет белән генә җиңәм димә инде. Көнкүрештә, эштә һәм урамда ишетелеп, көт­мә­гәндә-уйла­маганда колакны шиңдереп алучы ул “матур” гыйба­рәләрнең күпче­леге русныкы бит дип, “өлкән туган”га сылтау да бик үк дөрес түгелдер. Мәгънәле буласың килсә, алма алардан, кулланма. Кушучылар, мәҗ­бүр итүчеләр юк бит. Әйе, татар телендә андый сүзләр азрак. Үз телебезне күбрәк хөрмәт итсәк, күбрәк сөйләш­сәк, алардан норматив булмаган андый лексиканы да азрак сеңдерер идек. Юк шул, нәрсә бар, барысын да уптым алдык һәм ала торабыз. Сәр­хушлекне, динсезлекне, зинаны. Шул исәптән “түгәрәк сүз­ләр”не дә.

Студент чакта сүгенүнең начарлыгын яхшы аңлап (совет чорында интеллигент­лыкның бәясе бар иде әле), без ычкынган һәр ипсез сүз өчен пыяла банкага биш тиен акча салып бара идек. Ул банкада күпме акча җыелган чак­лар булгандыр, хәзер хә­терләмим инде. Тик шуны яхшы беләм: бүгенге студентлар андый “пүчтәк” белән шөгыльләнми. Модада тү­гел бүген сүгенмәү. “Ялгыш” чыккан һәр сүз өчен акча салырга алар юләр түгел.

Совет чоры димәктән. Бәлки ялгышамдыр, тик ул чорда сүгенү азрак иде. Нәрсә генә дисәләр дә, бүгенге җәмгыятебез шундый, анда уңаена караганда кире энергетика күбрәк. Халыкның зур өлеше даими рәвештә стресс кичереп тора. Сәбәп­ләрен язып торасы түгел, алар билгеле. Хроник стресстан котылырга тырышуның үзебез исәпкә алмаган бер ысулы инде ул сүгенү. Аңда яше­ренеп яткан протест.

Шунысы бик күңелсез: гаиләдә, балалар арасында да даими сүгенү сүзләре кыстырып сөйләшүче, һәр ике сүз арасына кыстыручы ирләр генә түгел, хатыннар да бар. Ә хатын кеше ул беренче чиратта ана бит. Сүгенүче ана ана була аламы? Андый гаиләдә үскән балалар сү­генмәсә бик тә гаҗәп булыр иде. Әле сүгенеп кенә калсалар ярый.

Кайчагында ярый әле әшәке сүзнең әшәке икәнен, аны һич  югы бар җирдә дә әйтергә ярамаганлыгын ис­кәр­түче мәктәп бар, дисең. Бала күңеленә андый аң сеңдерүче укытучылар. Мәк­тәптән чыгып киттеме, кеше затына бер җирдә дә “син берүк сүгенмә инде, яхшы түгел бит” дип акыл сатып тормыйлар. Барысы да синең тәрбияңә, эчке культураңа, аларның булу-булмавына бәй­­ләнгән.

Без инде хәзер азмы-күпме белемле халык, бе­ләбез – сүзләрнең дә энергетикасы бар. Әле нинди генә энергетика! Сүз белән кешене дәваларга, терелтергә һәм киресенчә чирләтергә һәм үтерергә дә була. Ялгышмы, махсусмы әйтелгән авыр сүз күңелдә мәңгелек яра калдырырга мөмкин. Ул сүз кечкенә кара энергетик төер булып кеше миендә, хәтерендә яши һәм искә төшкән саен җанны кимереп, организмдагы уңай энергияне киметеп ала. Сихер дә бит – чын булса, кара, җимергеч энергиянең бер төре диләр...

Сүгенгән кеше, бигрәк тә ачу белән сүгенгәне, үзеннән кара энергетика чәчә. Эчен­дәге бар нәфрәтне шул катлы-катлы пычрак сүзләргә төреп аны “эфир”га җибәрә. Нәти­җәдә, әйләнә-тирәбезгә кат­лам-катлам булып җи­мергеч энергия пластлары урнаша, ята. Бервакыт, ла­борато­риядә  бодай орлыкларын начар сүзләр белән “яхшылап” эшкәртеп туфракка утыртулары турында язганнар иде. Утырткач, аларга шундый ук катлы-катлы кәлимәләр сең­дерелгән су сибеп торганнар. Нәтиҗәдә барлык ор­лык­лар­ның 49 проценты гына тишелеп чыккан.   Шундый ук орлыкларны догалар укып утырткач, шытым 98 процент тәш­кил иткән. Сүгенүнең физик асылын бик төгәл аң­латкан тәҗрибә бу.

Кемнәрдер әйтер: ул стрессны, ул кара энергияне эчемдә йөрткәнче, рәхәт­лә­неп катлы-катлы итеп сүгенәм дә тышка чыгарып ташлыйм, бушанып калам, дияр. Юк шул менә, әйткәнемчә, кара энергия алай бик еракка китми. Ул безнең тирә-ягыбызда, без яшәгән шушы мохиттә кала. Без яшәгән йортта, эш урыннарыбызда, урамнарда кара болыт булып асылынып тора да акрын гына кире үзебезгә күчә. Күпчелек халык карганып, башкаларны каһәрләп, дөньяны сүгеп йөрүдән туктагач кына без күпмедер чис­тарына, сафлана алыр идек тә бит. Тик булырмы икән ул?


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 11 | 22.01.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»