поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2013 Мәгариф

Укытучыларның хезмәт хаклары арта

Мөгаллимнәрнең хезмәт хакларын 2012 елның декабрь аеннан башлап 4 мең сумга күтәргәннәр. Әле алай гына да түгел, хезмәт өчен түләнә торган акчаның артуы быел да дәвам итәчәк.

Күп еллар дәвамында укытучының авыр хезмәте дөрес бәяләнми, алар тормышка ашыра торган эшчәнлек дәүләт тарафыннан яклау тапмый, дип саналды. Соңгы елларда исә ил җитәкчелеге бу өлкәгә аеруча зур игътибар күрсәтә башлады.

Хезмәт хакы кәгазьдә түгел, кесәдә арта

Әле Владимир Путин Россиянең премьер-министры булган вакытта ук, аның кушуы буенча мәгариф өлкәсенә федераль бюджеттан өстәмә 120 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде. Төп максат итеп укытучыларның уртача хезмәт хакларын төбәктәге уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү билгеләнде. 2012 елның февраль аенда узган гомумбелем бирүнең төбәкләр системасын яңарту проектын тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә Владимир Путин укытучыларның хезмәт хакын күтәрү эшен 2012 елда төгәлләргә боерды. «Бу эшчәнлек Россиянең һәрбер төбәгендә тулысынча тормышка ашарга тиеш. Укытучылар хезмәт хаклары артканлыгын кәгазьгә карап түгел, ә кесәләрендә тоярга тиеш», - дип белдергән иде җитәкче.

14 мең урынына 20 мең?

Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру Татарстанда да актив барды. 2012 елда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Министрлар Кабинеты килешүе нигезендә Гомумбелем бирүнең төбәкләр системасын яңарту проектын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә, республикада укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 2012 ел азагына 20 мең сумны тәшкил итте. Бу сан алга таба да артып, 2015 елга мөгаллимнәрнең айлык уртача хезмәт хакы 23 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. 

Хезмәт хаклары артудан укытучылар да канәгать. «Мөгаллимнәрнең акчасы артачак дип гомер буе сөйләделәр. Тик ни сәбәпледер, бер үзгәреш тә сизгәнем булмады. Ниһаять, 2012 ел урталарыннан башлап хезмәтем өчен түләнә торган акча чыннан да күбрәк килә башлады. Хәзер исә мин аена 20 мең сум акча алып эшлим. 2-3 ел элек хезмәт хакым 14 меңнән бераз гына артыграк иде», - дип уртаклаша Казан яны районнарының берсендә татар теле һәм әдәбияты укуытучысы булып эшләүче Сәрия апа.

Хезмәт хакы арту укыту процессын яхшырта

Декабрь аенда республика районнарында укытучыларның хезмәт хакы уртача 4 мең сумга арткан. Бу яңалык укытучыларның кәефендә, укучылар белән мөнәсәбәтләрендә дә чагылыш таба икән. «Аллага шөкер, безнең хезмәт тиешенчә бәяләнә башлады бугай. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләрдән без бик канәгать. Укытучыларның җанлануы, эшкә күтәренке күңел белән килүләре сизелә», - дип уртаклаша республиканың бер мәктәп директоры.

Хезмәт хаклары алга таба да артыр, дип планлаштырыла. Быел бу эш ике этапта тормышка ашырылырга тиеш. 2013 елдагы беренче арту март аена, ә икенчесе - сентябрьгә туры килер, дип уйланыла.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 21.01.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»