поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.01.2013 Тарих

Татарстанда ачлык фаҗигасе

Татарстан автономияле республикасы төзелү белән үк аның өстенә төшкән бәла-казаларның иң дәһшәтлесе, мөгаен, 1920 елда башланган ачлык булгандыр. Бу ачлык афәте хакында тарихыбызда, әдәбиятыбызда бераз язылды инде, халкыбызның буыннан-буынга күчкән истәлекләре дә саклана әле. Чөнки ул — бөтенхалык хәсрәте, аны оныту мөмкин түгел һәм онытырга хакыбыз да юк. Әмма ачлыкның чын сәбәбен 1921 елда булган корылыкка, иген уңмауга гына сылтап калдыру һич тә дөреслеккә туры килми. Тарихчы галимнәребезнең биргән бәяләре башкача һәм аны белү безнең генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә зарур . Бу мәкаләне язарга алынуымның төп сәбәбе дә — әнә шул зарурлыкны күбрәк кешегә белдерәсем килүдән килеп чыкты.

Ачлык ни сәбәптән башланган һәм шундый коточкыч дәрәҗәдә таралган соң? 1921-24 елларда ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе булып эшләгән Рәүф Әхмәтсабир улы Сабиров (1894-1937) үзенең «Татарстан җөмһүриятенең икътисади хәле һәм ачлык» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «Ачлыкның башлыча сәбәпләре ашлык уңмау, йогышлы авыру һәм сугышлар икәнлегендә шөбһә юк. Шулай ук мәмләкәтнең бәгъзе бер икътисади шартлары, халыкның фәкыйрьлеге, мәдәният ягыннан артта булуы, юлда нәрсә йөртү әсбапларының җитешсезлеге һ.б. төрле күп кенә сәбәпләр хуҗалык эшләрен зәгыйфьләндереп, ачлыкның тизрәк килүенә ярдәм иттеләр» .

Хак сүзләр. Ачлык ул — фәкыйрьлекнең аерылмас юлдашы. Ә халыкны фәкыйрьлеккә дучар иткән сәбәп нигезендә рус хакимиятенең татар халкына карата гасырлар буе алып барган рәхимсез сәясәте ята. Ул хакта да ачыктан-ачык әйтә алган Рәүф Сабиров. «Әгәр дә без халкыбызның тарихын тикшереп карасак, татарларның искедән бирле зур бер кысынкылык астында яшәп килгәнлекләрен күрәбез. Иван Грозный тарафыннан Казан алыну белән татарлар үзләренең өсләрендә инде кысынкылыкның башланганын сизделәр. Идел, Кама буйларындагы әлегә кадәр биләп килгән мөнбит (уңдырышлы) җирләрен татарлар урысларның тәзаййыкы (кысуы) астында ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Җүнсез һәм уңайсыз җир кайда бар — татарлар шунда утыртылды. Билгеле, бу хәл үзе генә татарларның икъдисади яктан начарлануына сәбәп булды» .

Ни кызганыч, бу сәясәт, бу кысулар һаман тагын да нечкәрәк, тагын да мәкерлерәк юллар белән дәвам итә.

Мисал өчен: «1861 ел Нигезләмәсе» буенча, Казан губернасында рус крестьяннары крепостнойлыктан азат ителгән вакытта, ревизия үткән һәр җан башына (на ревизскую душу) уртача 3-4 дисәтинә җир алалар. Шул ук вакытта дәүләт крестьяннарына җан башына бирелгән җир мәйданы уртача 5,23 дисәтинә тәшкил итә. Ә татар крестьяннарының иманасы ревизия үткән һәр җан башына 1 дисәтинә генә була. Моның өстәвенә, татар авылларында атлар саны азлыгын да күрсәтергә кирәк. 1884-91 елларда ук татарның 34,8 проценты атсыз, 46,2 проценты бер атлы һәм бары тик 14,8 проценты гына ике атлы була . Шуның аркасында сөрүлек җир мәйданнарының күләме азая һәм икмәк тә җитәрлек булмый. Өстәвенә татарларның урман, олы юл һәм елга буйларыннан куылуын, яшелчә һәм җимеш бакчалары үстерергә хокуклары булмавын, тереклек итәр өчен уңайсыз урыннарга төпләнергә мәҗбүр ителүләрен дә искә төшерик.

Җирсезлектән тилмергән крестьяннарның тормыш-көнкүрешен төрле-төрле салымнар да кыен хәлгә куя. Салымнарның түләнми калган өлеше — недоимкалар елдан-ел үсә. Аларны түли алмаганнарның терлеген, барлы-юклы игенен, актык мендәрен, самавырын тартып алалар. «Карьямездә ачлык көннән-көн көч алмакта, — дип яза «Казан мөхбире», — бала-чага, хатын-кыз ач тамак, ялан өс, суык өйдә калтырап, туңып утыралар... Өстәвенә, бу бичара ач крестьяннардан һәр көн имана сорыйлар» .

Ач-ялангач калган мескен крестьян иманасын ташлап шәһәргә эш эзләп китәргә мәҗбүр була. Казан губернасындагы авыллардан эш эзләп читкә китүчеләр саны 1899 елда ук 154185кә җиткән. «Авылларда барча ирләр диярлек Баку, Мәскәү, Идел буйларына хезмәт эзләп таралганнар. Авылда күбесенчә хатыннар калып, кыр эшләренең барысын башкаралар», дип яза «Әльислах»газетасы .

1914 елда башланган империалистик сугыш хезмәт кешесен тәмам бөлгенлеккә төшерә. Шушы бер ел эчендә генә дә Казан губернасында дүрт тапкыр мобилизация үткәрелә һәм барлык хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм яшүсмерләр кулында кала. Бу сугышка ялганып киткән Гражданнар сугышы татар халкын, аеруча татар авылларын аяктан ега. Чәчү мәйданнары тагын да кими, терлекләр саны бик нык кыскара.

Дөрес, халык хуҗалыгының шулай бөлгенлеккә төшүе Россиядә бер Казан губернасына гына хас күренеш түгел. Сугыш аркасында бушап калган иген кырлары, җимерелгән завод-фабрикалар, шахталар, тимер юллар, ягулык һәм сәнәгать өчен чимал җитешмәү Россиядә яшәүче халыкларның хәлен чиктән тыш авырайта, бигрәк тә азык-төлек мәсьәләсе кискенләшә. Җитештерелгән ашлыкны «бүлешүчеләр» дә күбәя. Ягъни нәкъ «Чапаев» кинофильмындагы кебек: «Белые пришли - грабят, красные тоже начали грабить». Инде мәгълүм булганча, ВЦИК (БҮБК)ның 1918 елның 13 маенда кабул ителгән декреты нигезендә авылларга икмәк җыю өчен продотрядлар җибәрелә. Ә 1919 елдан продразверстка планы кертелеп, икмәк крестьян хуҗалыкларыннан көчләп тартып алына башлый һәм бу талау галәмәте сугыш беткәнгә кадәр дәвам итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң да татарларга караш уңай якка үзгәрми. Совет дәүләтенең социаль һәм милли сәясәте нәкъ элеккечә, романовларча, ә бәлки тагын да мәкерлерәк төстә дәвам итә.

1920 елда, ниһаять, бик авыр сәяси һәм икътисади шартларда ТАССР төзелә. Әмма бу хәл шовинистик үзәккә, аларның бүлгәләп хакимлек итү максатларына һич тә туры килми. Республиканы төзү хакында сүз алып барганда ук, шушы 1920 елның башында Татарстанга 10 млн. 120 мең пот икмәк хәзерләү планы йөкләнә. Бу планның биниһая зур булуы хакында Татарстан партия өлкә комитетының беренче конференциясендә бюро әгъзасы Иван Дерунов болай ди: «Әгәр дә без шушы 10 ярым миллион пот икмәк разверсткасын үтәргә тырышабыз икән, ачлыктан котылып булмаячак. Бу планны берничек тә үтәп булмый. Чөнки инде без авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык калмады. Республика составына кергән Минзәлә һәм Бөгелмә өязләре дә шушы ук авыр хәлдә. Алар да республика планын үтәрлек хәлдә түгел» . Болай дип әйтүчеләр арасында бер Дерунов кына булмый.

Татарстанның шундый кыен хәлдә калуына карамастан, яңа оешкан хөкүмәт башында торган Сәхибгәрәй Сәетгалиев  һәм аның тарафдарлары Үзәктән төшерелгән планны аеруча үҗәтлек белән үтәргә керешәләр. Бик тиз генә крестьяннарга мөрәҗәгать әзерләнә. Мөрәҗәгатьтә разверстка планының берсүзсез үтәлергә тиешлеге, үтәмәгән кешенең җавапка тартылачагы әйтелә.

Мөрәҗәгатькә каршы чыгучылар да була. Мәсәлән, бу вакытта ВРК (Вакытлы революцион комитет) секретаре булган Шамил Усманов: «Мин халкыма чыгарылган үлем карарына кул куярга теләмим», — ди. Җир эшләре Халык комиссары Юныс Вәлидов та әлеге канэчкеч документка кул куймый.

Мәскәү каршында яхшы исем казанасылары килгән сәетгалиевчеләр бу каршы чыгуларга колак салмыйлар. Республика гаять өлгерлек белән разверстканы үтәргә керешә. Тиз генә өч продтрибунал төзелә. Алар теләсә кайсы вакытта, теләсә кемгә хөкем карары чыгарырга вәкаләтле булалар. Разверстка планы һәр хуҗалыкка чәчү мәйданыннан чыгып таратыла, әмма гаиләдәге кеше саны исәпкә алынмый. Кем дә булса планын үтәмәсә, аны бөтен авыл халкы үтәргә тиеш була.

Крестьян бөтенләй хокуксыз бәндәгә әверелә, чөнки ул мәҗбүри хезмәткә тартыла. Һава шартлары, үз хәле, хуҗалыгы нинди булуга карамастан, ул теләсә нинди түрәнең әмерен тыңларга, теләсә нинди эшкә чыгарга мәҗбүр ителә. Бу ирексез чарадан хәтта дин әһелләре дә котылып кала алмый. Алардан юл салу һәм ремонтлау, утын хәзерләү, төяү һәм бушату өчен хезмәт батальоннары төзиләр. Күп кенә урыннарда мәчетләр эшләүдән туктарга мәҗбүр ителә.

Авыл халкына карата кабул ителгән карарлар коточкыч була. «Мондый хәлне бер ил дә, бер халык та, беркайчан да күрмәгән», — дип яза олуг галимебез И.Р.Таһиров .

Чынлап та, архивларда сакланып калган документларны укыганда, авыл халкының ыңгырашканын, җан газабын тойгандай, күз яшьләрен күргәндәй буласың. Кантоннардан килгән хәбәрләрдә продотряд кешеләренең аеруча кансызлыгы, явызлыгы хакында сөйләнә . Бу миһербансызлыкка каршы ач үлемгә дучар ителгән крестьяннар баш күтәрәләр. Арча кантонының Арбор, Шубан, Әтнә, Кышлау крестьяннары, тартып алынган ашлыкны кире кайтарырга теләп, һөҗүмнәр оештыралар. Минзәлә, Бөгелмә кантоннарында тарихка «Сәнәкчеләр хәрәкәте» исеме белән кереп калган восстание башланып, тиз арада башка кантоннарга да җәелә .

Сүз дә юк, бу чыгышлар рәхимсез бастырыла. Балык Бистәсе районыннан алынган бер документта «чыгышларны бастырырга 3 взвод солдат һәм милиционерлар җибәрелде. Алар Масловка һәи күрше волостьтагы восстаниеләрне бастыруда зур активлык күрсәттеләр», — дип әйтелә .

1920 елның 1 декабренә разверстка планы 102 процентка үтәлә. Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннардан талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн. 652 мең пот бәрәңге, 17 миллион данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла . Шулай итеп, крестьяннар киемсез калырга мәҗбүр була, Чөнки күп вакытта алар үзләре өчен кием-салымны мал тиресеннән, йоннан, киндердән эшлиләр. Республиканың тегү һәм аяк киемнәре хәзерләү предприятиеләре, булган запасларыннан, армия өчен кием-салым тегеп җибәрәләр. Бу хәлләргә карамастан, Бөтентатар гадәттән тыш комиссиясе (Всетатчека) рәисе урынбасары Аким Денисов җитәкчелегендә, көчләп җылы кием җыю кампаниясе җәелдерелә. Крестьяннарга азык-төлекне бары тик кибетләргә генә тапшыру рөхсәт ителә, базарлар ябыла. Ә кибетләрдә халыкка кирәкле керосин, тоз, шырпы, мануфактура товарлары бөтенләй диярлек булмый.

Өстәвенә, халыктан «чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз» дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 млн. ярым пот икмәк тартып алына . Димәк, 1921 елга халык икмәксез, чәчүлек орлыксыз килеп керә һәм рәхимсез ачлыкка, ялангачлыкка дучар ителә.

Шәһәр халкының да хәле авырая. Сугышлар тынгач һәм хәрби заказлар туктатылганнан соң, сугыш ихтыяҗлары өчен эшләп килгән предприятиеләр дә туктап кала. Шулай итеп, меңнәрчә кеше урамга чыгарып ташлана, барлы-юклы тиеннәрдән дә мәхрүм ителә.

1921 елның кышы бик салкын килә. Ашарга эзләп чыгучыларның күбесе юлда катып үлә. Салкын кыштан соң коточкыч корылык башлана. Яздан бирле күктән бер тамчы яңгыр төшми, җирләр яргалана. Ашарга яраклы үләннәр корып бетә. Кешеләр этләр, мәчеләр ашыйлар. Йорт хайваннарының саны бик нык кими. Идел буенда, чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык котырына.

Кантоннардан ачтан үлүчеләр хакында җан әрнеткеч хәбәрләр килә. «Җиде волостьтан алынган мәгълүматларга караганда, — дип хәбәр итәләр Чистай кантоныннан, — 1921 елның февраленә үлүчеләр саны — 50 мең кеше. Калган 18 волостьтан хәбәрләр килеп җитмәде» . Мондый хәбәрләр Тәтеш, Спас, Минзәлә, Бөгелмә һәм башка кантоннардан да килә . Мисал өчен, Спас кантоныннан килгән хисапта мондый саннар китерелә: Кантонда яшәүчеләр саны барысы 236606 кеше. Шулардан читкә азык эзләп китүчеләр саны — 23610, тулы ятим балалар — 3376, ярым ятимнәр 9385, ачлыктан шешенеп авыручылар — 25000. 1921 елның 4 августыннан 15 октябренә ачтан үлгән балалар саны - 4077, олылардан — 4808 кеше исәпләнә . Ни кызганыч, мондый тетрәндергеч хәбәрләрне һәм үлүчеләр саны турындагы белешмәләрне Татарстан кантоннарыннан килгән мәгълүматларның барысыннан да укып була. 1921-22 елларда ВЦИК (БҮБК) каршында һәм РСФСР Милләтләр эше буенча Халык комиссариатында ТАССРның вәкаләтле вәкиле Али Гани улы Ганиевнең Үзәккә җибәргән хәбәренә караганда, халыкның 70 проценты ачлыктан үлү дәрәҗәсенә җиткән .

Ачлык үзе белән тагын бер афәтне алып килә. Ул да булса — тиф авыруы. Ачлыкка һәм ялангачлыкка дучар булган халык бу афәтне дә җиңә алырлык хәлдә булмый инде. Тифтан үлүчеләрнең саны 1920 елда ук 218 меңнән артып китә .

Бу вакытта крестьяннарны тәмам бөлгенлеккә төшергән бәлаләрнең тагын берсе — янгыннар. Корылыктанмы бу, әллә башка сәбәпләре дә булганмы — әйтүе кыен. Янгыннар коточкыч дәрәҗәгә җитә. Бу афәт барлык кантоннарда да күзәтелә. Тулы бер авыллар дөрләп яна. Янгын беркемне дә аямый. Мәсәлән, Минзәлә кантонының Сарсаз авылында янгын чыгып — 150, Клюково авылында 80 йорт кара кисәүгә әверелә. Арча кантонының Яңа Шимбер авылында 228 йортның 108е яна. Спас кантоны Тенишево авылында да 80 йорт янып бетә . Янгыннарның бик тиз генә бөтен авылны камап алуы, бәлки, бер яктан, йортларның күпчелеге салам түбәле булу сәбәпледер. Икенчедән, ачлыктан интеккән кешеләрнең янгынга каршы торырлык көчләре дә булмагандыр дип уйларга да җирлек бар.

Халык тәмам куркуга төшә. Крестьяннар бу хәлләрне «коммунистлар сәясәте» дип уйлый . Алар гомер иткән җирләрен, ата-баба туфрагын ташлап, кан-кардәш халыкларга — Урта Азиягә, Себергә барып сыенырга телиләр. Юллар мөһаҗирләр белән тула. Татарстанны бу чорда 232 меңнән артык кеше ташлап китәргә мәҗбүр була. Аларның язмышлары хакында Татарстан Милли архивында кайбер мәгълүматлар сакланган. 1921 елда Бөтентатар гадәттән тыш комиссиясенә бирелгән язма отчетында комиссия әгъзасы Семенов Александр Республикадан китәргә теләп юлга чыгучыларның хәлен болай дип күрсәтә. «На основании Вашего приказа произвел вторичный осмотр мест расположения беженцев и рабочих на станции Устье , отправляющихся в хлеборобные губернии по нарядам Наркомтруда. При въезде на Устье находятся 1200 чел. совершенно под открытом небом, а часть в самодельных палатках.

По правой стороны Устья тоже находятся под открытом небом 300 чел. и далее под навесом около тысячи чел. Среди них обнаружены разлагающиеся трупы.

На станции также обнаружены больные и под открытом небом до 1000 чел. Все просят не бросать их на произвол судьбы. Начался сильный дождь, ветер. У беженцев кроме тряпья, чтобы огородить себя от холода, ничего нет. Медицинская помощь им не оказывается. Трупов, хотя и обращались к милиции, никто не убирает...»

А.Семенов тырышлыгы белән качакларны Игумный бистәсендәге бушап калган казармаларга урнаштырганнар. Тик аларның күпмесе исән калган, күпмесе үлгән — билгесез. Үзәккә бирелгән хисабында А.Ганиев мондый хәлләрне ачыктан-ачык күрсәтергә мәҗбүр булган. «Развитие тифа и смертность от голода среди беженцев не поддается сколько-нибудь даже приблизительному подсчету», — ди ул .

Әйтергә кирәк, ачлык афәте көннән-көн көчәя барып, масштаблары киңәйгәч, 1921 елның августында Совет хөкүмәте, В.И.Ленин үзе ярдәм сорап, халыкара хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр була. Илнең билгеле, дөньякүләм танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре чит илләрнең мәһшүр зыялыларына хатлар язалар. А.М.Горький Герберт Гувер (1921 елдан Американың сәүдә министры, 1929-1933 елларда - Президенты) аркылы Америка халкыннан ярдәм сорый, бигрәк тә ач балаларны коткарырга кирәклегенә басым ясый: «Ваша помощь будет вписана в историю как уникальное, гигантское свершение, достойное величайшей славы» — ди ул. Хатын-кызлар хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе А.Коллонтай Норвегия галиме Фритьоф Нансенга мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1921 елның 18 июлендә БҮБК рәисе М.И.Калинин җитәкчелегендә Ачларга ярдәм оештыру буенча Үзәк Комиссия (Помгол) төзелә. Мондый комиссияләр тиз арада ачлыктан интеккән башка төбәкләрдә дә оештырыла. Татарстанда 28 июльдә төзелгән комиссияне Башкарма комитет рәисе Рәүф Сабиров җитәкли. Комиссия үз эшен ачларның төгәл санын исәпләү, нинди һәм ничек ярдәм оештыру хакында төгәл мәгълүмат булдырудан башлый. 1921 елның җәендә урыннардан алынган мәгълүматларга караганда, Республикада соң дәрәҗәдә ачыгучылар барысы 2 млн. 462599  кеше исәпләнә.

Бу факт ачлык 1921 елның көзендә башланган дигән фикернең ялгышлыгын раслый. Ачлык 1920 елда, әйтеп үтелгәнчә, разверстка планын үтәп, халыкны тәмам талап бетереп, икмәксез, азык-төлексез калдырган вакытта ук башлана.

Помгол ҮКы эшкә тотыну белән, Россиянең хәвеф-хәтәрсез, уңышлырак губерналарына ачлыктан һәм корылыктан аеруча интеккән өлкәләргә ярдәм итүне йөкли. Татарстан Петроград һәм Владимир губерналарына беркетелә. Моннан тыш Смоленск, Витебск, Кострома, Тверь, Псков, Ярославль, Пенза һ.б. — барысы 11 губерна үзләрендә булган икмәктән Татарстанга өлеш чыгарырга тиеш булалар. Украина белән Белоруссия дә бу эштә шактый яхшы ярдәм күрсәтә. Республикага барысы 3 млн. пот ашлык килә . Әзәрбайҗан, Финляндия, Германия, Швеция кебек илләрнең ярдәмнәре дә килә башлый. Ниһаять, 1921 елның 3 сентябрендә Казанга Американың ачларга ярдәм комиссиясе (АРА) вәкилләре килә. Башында Г.Гувер торган бу комиссиянең ярдәме хакында бераз соңрак тукталырбыз әле.

Болардан тыш, РСФСР Азык хәзерләү халык комиссариаты 60 мең баланы тукландыруны үз өстенә ала. Аның акчалата ярдәменә 13100 пот икмәк, 5 мең пот он, 7450 пот ит, 14800 пот бәрәңге, 740 пот тоз алырга мөмкин була .

Татарстаннан разверстка белән тартып алынган азык-төлек күләме белән чагыштырып карасак, инде күрсәтеп үткәнчә, ачлыкка дучар булган 2 млн. 462599 кеше өчен әлбәттә, бу ярдәм бик тә аз була. Республикага килгән ашлыкның күп өлешен 1922 елның язына кирәкле чәчүлек материалы итеп тә салып куярга туры килә. Татарстанга чәчүгә яраклы бөртек Россия төбәкләреннән барлыгы 4414 мең пот, чит илләрдән 160 мең пот китерелә.

Ачлык башлану белән, эмиграциягә киткән татар зыялыларының илдә калган олы шәхесләребезгә ярдәм итүләре хакында да әйтеп китәргә кирәк. Бу эшне башлап йөрүчеләрдән Манчьжуриягә китеп урнашкан, 1915 елда Троицкида үз акчасына мөгаллимәләр хәзерли торган уку йорты ачкан игелекле җан Гайния Яушева һәм Вәли Апанаевларның исемнәрен атап китәргә кирәк. Алар, азык-төлек посылкалары салу өчен, исән калган зыялыларыбызның, укытучы-мөгаллимнәребезнең адресларын сорыйлар. Риза Фәхреддин аларга Сөнгатулла Бикбулатов, Борһан Шәрәф, Җамал Вәлиди, Фатих Әмирхан, Әхмәтһади Максуди, Зәкәрия Садретдинов, Гөбәйдулла Бубый, Ибраһим Терегулов, Габдулла Сөләйманов һәм Мөхетдин Корбангалиевләрнең адресларын җибәрә.

Ачларга ярдәм оештыруда Диния нәзарәтенең нәтиҗәле эше аеруча игътибарга лаек. Нәзарәттә мөфти Г.Баруди җитәкчелегендә халыкны ачлык афәтеннән коткару планы төзелә һәм Мәскәүдә өч кешедән торган Вәкаләтле комиссия оештырыла. Комиссиянең рәисе итеп Нәзарәтнең казые, халык арасында гыйлеме һәм әхлакый сыйфатлары белән зур хөрмәт казанган Кәшшафетдин хәзрәт Тәрҗемани билгеләнә. Ул бу Комиссиядә 1923 елның ахырына кадәр эшли. Г.Баруди 1921 елның 25 августында Милләтләр эшләре буенча халык комиссары И.Сталинга рәсми булмаган хат яза. Ул фаҗиганың нинди куркыныч күләмдә җәелүен һәм продразверстканы ачлыкның төп сәбәбе икәнен ачыктан-ачык күрсәтеп бирә.

Шулай итеп, Диния нәзарәте Үзәктә оештырылган комиссия (Помгол) белән бергәләп эшли башлый. Чөнки бары тик бу оешма аркылы гына чит ил мөселманнары белән бәйләнешкә керергә мөмкин була. Ярдәм комиссиясенә күренекле дин әһелләре дә чакырыла. Мисыр, Манчьжурия, Финляндия, Кытай, Әфганстанга ярдәм сорап үтенеч хатлары җибәрелә. Мөселман дөньясында зур абруй казанган дин галимнәреннән Таһир хәзрәт Ильяси, Гобәйдулла Бубый - Төркиягә, Садыйк хәзрәт Иманколый Урта Азиягә ярдәм җыярга китәләр. Әйтеп үтик: Төркия республикасы бу вакытта үзенең бәйсезлеге өчен Антантага каршы тигезсез сугыш алып барырга мәҗбүр була. Шулай да, Т.Ильяси һәм Г.Бубый Төркиягә килеп җиткәч, андагы газеталар: «Россиядән килгән диндәшләребез Әнкарага китә. Ачлыктан кырылучы шималь төркиләре өчен, Анталия мөселманнарының шәфкатенә өметләнеп мөрәҗәгать итәчәкләр», — дип язып чыгалар һәм халыкны ярдәм күрсәтергә чакыралар. Төркия халкы хәйрия җыя. Иң беренче нәүбәттә, азык-төлек тутырылган 125 посылка Татарстанның ач мөгаллимнәренә җибәрелә. Бер посылкада 2 пот ярым ак он, 5 кг кукуруз ярмасы һәм шул ук күләмдә шикәр һәм 20 банка куертылган сөт була .

Татар зыялыларының һәм бигрәк тә мәгарифенең ни дәрәҗәдә аяныч хәлдә булганын язу — үзе бер тема. Тик архивтагы материалларны кем дә булса киләчәктә өйрәнеп язып чыгар микән? Бөтен мәгариф хезмәткәрләре, уку йортлары өчен уртак булган бер генә мисал китереп үтәм. 1921 елның ахырында Мамадышта эшләп килгән педагогия курслары ябыла. Сәбәбе: укыту өчен әсбаплар, кабинетлар, мастерскойлар һәм иң мөһиме — педагоглар җитешмәү. Күп кенә фәннәр бөтенләй укытылмый. Курсларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушалар. Ә бу уку йортының да аянычлы хәле хакында кантон мәгариф бүлеге отчётында мондый сүзләр язылган: «Курста укучыларның барысы да Татарстаннан, күбесе уңыш булмаган ач районнардан. Күпчелек укучыларның әти-әниләре ачтан үлгәннәр. Берничә укучыны хастаханәгә җибәрергә мәҗбүр булдык, чөнки алар ачтан шешенделәр...» .

Татар зыялыларының хәле, аларга Помгол тарафыннан җибәрелгән ярдәмнең ничек барып җиткәне хакында олуг язучыбыз Ф.Әмирхан истәлекләренә дә мөрәҗәгать итик. «Рамазан гаетенең өченче көнендә (9.Х.1921) миңа Г.Баембитов һәм милиция начальнигы Х.Габидуллин килгәннәр иде. Гыйлемдар.... сөйләде: «Мәркәз рус мөхәррирләрен яхшы тәэмин итә. Монда да әле карт рус журналистларыннан берсе мәркәзнең әмере белән КаПУдан (Казанское продовольственное управление) үзенә тәмам җитәрлек микъдарда хосусый паек алып тора. Паегын алырга килгәндә сүз чыгарып, большевикларны, хәзерге властьны каты гына сүгеп, тәнкыйть итеп алырга да онытмый. Менә шундый бер тәэмин Тат. җөмһүрияттә татар мөхәррирләренә вә шул җөмләдән сиңа да ясалырга тиеш.

— Мин Совет мөәссәсәләренә (учреждениеләренә) йомыш төшеп барып, — дип яза аяксыз утырган татар классик язучыбыз, — бер нәтиҗә чыгаруның никадәр уңайсыз эш икәнен һәм үз тәҗрибәм һәм үземә мәгълүм башка кешеләрнең тәҗрибәләре белән бик яхшы белгәнлектән, бу мәсьәләне кузгатырга уйлап та карамадым» . (1921 елдан хәзерге көнгә кадәр рус һәм татар мөхәррирләренең хәлләре арасындагы аерма хакында фикер йөртүне укучыларның үз хөкеменә калдырам. — Т.Б.).

Ачыгучы башка өлкәләр белән чагыштырганда, Татарстанга күрсәтелгән ярдәм хакында Мәскәүнең республикадагы чит илләрдән килгән оешмалар эшчәнлеген күзәтүче тулы хокуклы вәкиле В.А.Мускат, Үзәктәге җитәкчесе А.В.Эйдукка 1922 елның 7 февралендә җибәргән доклад язуында бик ачык итеп болай дип күрсәтә: «Мин Сезгә ата-аналарның ачтан үлгән балаларын ашаулары хакында рәсми хисап җибәргән идем, — ди ул. — Мондый очраклар, безнең бәхетсезлеккә каршы, һаман күбәя. Бу хәл үзе генә дә Татарстандагы катастрофик ачлык үзенең иң соңгы ноктасына җиткәнен күрсәтү өчен җитмиме?

Минем Сезгә тагын мәгълүматларны саннар белән генә күрсәтәсем кала, ул саннар, өстәп бернинди аңлатмасыз да, чит илләрдән, Помгол һәм дәүләт тарафыннан Татарстанга күрсәтелгән ярдәмнең ни дәрәҗәдә мескен икәнен күрсәтерләр. Мин, аңлы рәвештә Татарстан республикасына дип ассызыклап әйтәм, чөнки Россиянең ачлык булган башка районнарына ярдәм күбрәк күрсәтелә. Татреспубликага җибәрелгән вәкил буларак, бу нормаль булмаган хәл турында әйтүне үземнең бурычым дип саныйм.

Әйе, Татреспубликада хәзер АРА эшли. Ә бүтән районнарга АРА шундый ук күләмдәге ярдәмне күрсәтмиме? Башка районнарда моның өстәвенә төрле-төрле башка ярдәм оешмалары, мисал өчен Нансенныкы, хәтта өлкәннәргә дә ярдәм итәләр. Татреспубликада мондый хәл бөтенләй юк.

Статистика мәгълүматларына караганда, Татреспубликада барысы 2797527 кеше исәпләнә, шуларның 969900ы — балалар. Ярдәм оешмалары күрсәтүенчә, шушы халыкның бары тик 3 проценты гына яңа уңышка хәтле ярдәмсез барып җитә ала. Калганнары ач үлемгә дучар ителгән.

АРА 320000 баланы туендырлык азык бирә. Ә бит Чуаш өлкәсенә шушы паекларның 31000е, Мари өлкәсенә 16000е җибәрелә. Бу паеклар Татреспублика балаларына өстәмә ризык дип саналса да, аның бердәнбер, хәтта күп очракларда бөтен гаилә өчен икәне сер түгел.
Татпомгол, дәүләт рәсми оешмалары белән бергә, бары 254150 паек бирә. Алар исәпләвенчә, аның 75 проценты - балаларга, калганы — өлкәннәргә. Швеция оешмасының бөтен ярдәме 12 вагон он булды. Ул он Спас һәм Тәтеш кантоннарына җибәрелде. Германиянең Кызыл Хач оешмасы китәргә хәзерләнә, алар белән бергә Швециянеке дә китә. Димәк, бу аз гына ярдәмнән дә мәхрүм калабыз.

Күрәбез ки, 300000 бала бөтенләй ярдәм ала алмаячак, язмыш кочагына ташланган өлкәннәр хакында әйтеп тә торасы юк» .

В.А.Мускатны Татарстан халкына карата күрсәткән шушы кайгыртучан хисләре, борчылулары өчен рәхмәт белән искә аласы килә. Язмаларына өстәп ул тагын бер тетрәндергеч документ китерә. Анда 1922 елның 15-22 гыйнварында, ягъни бер атна эчендә үлүчеләр хакында кантоннардан алынган аянычлы мәгълүматлар теркәлгән .

Таблица 1

Документта бу саннарның әле тулы булмавы хакында да искәртелә.

Татарстан республикасында яшәгән балалар язмышына күз салсак та, шул ук фаҗигане күрәбез. Статистика мәгълүматларына карасак, 1920 елда республикада барлыгы 1208875 бала исәпләнә. (А.В.Мускат балалар санын 969900 дип күрсәтә. Димәк, 1922 елның февраленә балалар саны 236875 кә кимегән дигән сүз). Балалар хәлен яхшырту буенча төзелгән комиссия отчетына караганда, ул балаларның 253892се — дәүләт органнары, 25080е — Мәгариф комиссариаты һәм 9000 бала — Сәламәтлек саклау комиссариаты карамагында булганнар. Барысы 287972 бала. Тагын Казанда 27 ашханә ачылып, анда көнгә бер мәртәбә 24000 баланы ашата алганнар. Дөрес, 1921 елда балаларны Россиянең икмәкле өлкәләренә озату өчен Мәгариф комиссариаты каршында эвакуация бюросы оеша. Аның җитәкчесе итеп РКП(б) Өлкә комитетының хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе һәм Мәгариф коллегиясе әгъзасы Зөһрә Әхтәм кызы Баимбетова билгеләнә. Урамнарда, пристань, вокзалларда, ишек алларында, олы юлларда аунап яткан ачтан шешенгән, ертык киемнәрдән, тәннәрендә җаннары көч-хәл белән калган балаларга беренче ярдәмне күрсәтү өчен Казанда һәм кантоннарда 291 пункт ачыла. Әлеге пунктларда эшләү өчен хатын-кызлар бүлекләре вәкилләре җыелышлары әгъзалары һәм югары уку йортларында укучы студентлар тартыла. Алар эшне балалар өчен дарулар, кием-салымнар, ашханәләр өчен савыт-саба, кашык җыюдан башлыйлар (чөнки кайбер ашханәләрдә 80 балага бер кашык туры килгән). Нәкъ менә шул хатын-кызлар тырышлыгы белән балалар файдасына «Балалар атналыгы», «Кызыл Хач атналыгы», «Ачларга ярдәм атналыгы» һ.б. оештырыла.
Икмәкле өлкәләргә озату өчен балаларны башта беттән арындырырга, мунча кертергә, өс-киемнәре табарга, медицина ярдәме күрсәтергә кирәк була. «Үзләре дә ач хатын-кызлар балаларны коткару өчен чын көрәш фронты ачтылар», — дип яза хатын-кызларны оештыручы, танылган журналист Абруй Сәйфи .

Балаларны икмәкле өлкәләргә озату өчен махсус санитар поездлары оештырыла. Беренче поезд 1921 елның сентябрендә китә. Түбәндәге таблицада шундый 19 поездда кайсы өлкәгә күпме бала озатылганы күрсәтелә.

Таблица 2

1921 елның 6 сентябреннән 1922 елның 19 маена кадәр Казаннан озатылган ач балалар саны

Татарстаннан барлыгы 30 меңнән артыграк баланы озату күздә тотылган. Ләкин архивларда озатылган 15 мең бала хакында гына мәгълүматлар бар.

Икмәкле өлкәләргә озатылган балаларның да хәлләре бик әйбәттән булмаган икән. Балаларның кире ач Татарстанга әйләнеп кайтулары хакында хәбәрләр күп. Мисал өчен Татарстан Мәгариф комиссариаты күрсәткән саннарга карасак, 1922 елның сентябренә РСФСР өлкәләреннән 800 бала кире кайткан. «Бүгенге көндә балаларны коткару пунктларында 20000 бала бар, — дип күрсәтелә отчетта, — тик аларны киендерергә дә Комиссариатның мөмкинлекләре юк. Балалар 2 ай буе мунча кермәгәннәр, алар ач, туңалар, өсләре ялангач диярлек» .

Шул ук отчетта Самара, Сембер, Гомель өлкәләреннән дә балаларның качып кире кайтулары хакында язылган. Бер бала хәтта Читадан кадәр кайткан. Сәмәркандта балаларны «балалык»ка дигән булып, батраклыкка алу фактлары булган һ.б.  Республикада беспризорниклар (бөтенләй караучысыз балалар) 15 мең, «Эвакоприемникларда җыелган балаларның 14000е балигъ булмаганнар» .

1922 елда балаларны озату өчен җаваплы Зөһрә Баимбетова Бохара республикасына җибәрелә. Эвакуация комиссиясен Гришина Лидия Гавриловна җитәкли башлый. Аның ярдәмчеләре итеп И.А.Егоров, В.И.Никитский, И.Я.Чураев, Г.И.Иванов һәм С.М.Безсоновлар билгеләнә.

Нилектән бу балаларны озату һәм яңадан республикага кайтару бурычы йөкләнгән комиссиягә бер генә татар кешесе дә кертелмәде икән? Әмма аларның (хәзер мәрхүмнәр бит инде) татар балалары өчен җаннары кыйналмагандыр дип уйлыйм. Рухлары рәнҗемәсен. Кире кайтарылмаган бит күп кенә балаларыбыз! Алар хакында Зөһрә апа болай дип сөйләгән иде: «Мине Татарстаннан 1922 елда җибәрделәр. Бер дә китәсем килмәгән иде. Киткәч тә, үзем эвакуацияләгән балалар күз алдымда торды. Юкка булмаган икән. Берничә елдан, Кисловодскида ял итеп, Мәскәүгә кайтып барышлый, сеңлем белән вокзалда утырабыз. Безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, сәләмә киемле бер үсмер бала килде. Елый-елый: «Апа, сез Казандагы Зөһрә апаны белмисезме? Безне Казаннан җибәргәндә, кайтарам дип вәгъдә биргән иде. Кайта алмадык бит менә. Мин монда бер байда ялчы булып хезмәт итәм, туйганчы ашаганым да юк», — дип, үзәгемне өзде. Кемлегемне әйтергә оялдым». Бу истәлек тә халкыбыз кичергән аянычлы фаҗига хакында сөйли. Ачлыктан үлгән 326 мең бала да шул дәһшәтле елларның онытылырга тиеш булмаган зур югалтуы . Бу әле рәсми саннар. Рәсми булмаганын кем генә белде икән?

Эвакуацияләнгән татар балаларының бер өлеше Тулага эләгә. Монда озата баручы Арон Әхмәтов тырышлыгы белән махсус татар балалар йорты ачылган. Өстәвенә, А.Әхмәтов аларга татар телендә белем бирүгә дә ирешә алган. Тик Татарстанга кайткач, сүзлекләр төзү буенча фәнни мәкаләләр язып та тарихыбызда үз эзен калдырган бу олы йөрәкле җанның гомер юлы 1936 елда ук өзелә.

Петроградка эләккән татар балаларының язмышлары бәхетле булган икән. Аларны урнаштыру, торак һәм мәктәпләр белән тәэмин итү эше белән шәһәрнең Милләтләр эше буенча комитеты шөгыльләнгән. Балалар барлыгы 13 йортка урнаштырылган. Мәктәпләрдә рус теле белән бергә татар теле дә укытылган. Җәй көннәрендә аларны хәтта дачаларга алып чыкканнар. Бу эштә Казан университетының медицина факультеты студенткасы Зәйтүнә Яфуняеваның тырышлыгын аерым күрсәтергә кирәк. Үзенә бирелгән характеристикада аның балалар яныннан бер дә китмичә, хәлсезләрен күкрәге белән җылытып, күтәреп йөрүе хакында әйтелә. Татар укытучылары ирле-хатынлы Мостафа һәм Васфия Айниҗановалар да шундый ук фидакарь җаннар булганнар. Васфия Ростов-Дон шәһәрендә «Исламия» мәдрәсәсен бетергән. Сембер губернасындагы Красный Остров мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, 1921 елда Петроградка килгән һәм татар балалар йортында эшли башлаган, аларга үз ана телебездә белем биргән. Мостафа Айниҗан улы да хезмәттәшләре арасында «тәҗрибәле укытучы, намуслы тәрбияче» булып хөрмәт казанган. Тик шәхес культы елларында репрессиягә эләккән һәм гаепсезгә үлемгә хөкем ителгән .

Ленинградтан балалар 1925 елда кире кайтарылган. Кайберләре, туган җирләрендә якыннары булмау сәбәпле, рөхсәт алып, бөтенләйгә шунда торып та калганнар .

1921 елның 3 сентябрендә Казанга Американың ачлыкка каршы көрәш комиссиясе килгәнен күрсәткән идек. Комиссия әгъзалары, килү белән, балалар учреждениеләрен ныклы күзәтү астына алалар. «Америкалылар алып килгән азыкның беренче партиясе 50 мең баланы ашатырга җитте, — дип яза «Жизнь национальностей» газетасы. — Тагын 10 мең балага җитәрлек азык-төлек шушы елның 1 октябренә килеп җитәчәк. Моның өстәвенә, комиссия вәкилләре дарулар да китерәчәкләрен әйттеләр».

Америкалылар, республикадагы фаҗигане күреп, ярдәмнең күләмен арттырырга вәгъдә бирәләр һәм вәгъдәләрендә торалар да. Ә шул ук вакытта Үзәктән (Мәскәүдән) килергә тиешле ярдәм һаман тоткарлана. Баштарак ярдәм поездлары Мәскәү белән Казан арасын 5 көндә үтсәләр, соңрак 20-30 көндә дә килеп җитә алмыйлар .

Америкалылар Тәтеш, Чистай, Чаллы, Минзәлә, Пьяный Бор кантоннарында булалар. Аларга Татарстандагы юлларның начар хәлдә булулары бик нык комачаулый. Шуңа күрә алар, язын юллар өзеклеге башланганчы ярдәмнәрен ничек тә ерак районнарга илтеп тапшыру өчен бик нык тырышалар. Урыннардагы хәлләрне үз күзләре белән күреп өйрәнгәч, азык-төлекне ерак районнарга да үзләре алып килгән автомашиналарга төяп илтәләр.

Американың ярдәм комитеты 1921 елның октябрендә - 216031, ноябрьдә 574730 кешене туендырса, 1922 елның гыйнвар аенда бу сан 1291168 гә кадәр җитә . Һичшиксез, АРА оешмасы, ярдәм оештырганда, иң беренче нәүбәттә балаларны күз алдында тота.

Ә Татарстанның бу вакытта бары 25 мең баланы гына ашатып торырга хәленнән килә. Түбәндәге таблицаларда АРА оешмасы тарафыннан Татарстанга күрсәтелгән ярдәмнең кайбер саннары китерелә.

Таблица 3

1921 елның сентябрь — декабрь айларында АРА тарафыннан Татарстанлыларга бирелгән азык микъдары (потларда һәм кадакларда)


Таблица 4

Шул ук ашамлыклар 1922 елда да бирелгән (потларда һәм кадакларда)

 

Ашамлыкларга өстәп 1243 пот 24 кадак сабын январьда, 323 пот 16 кадак сабын февральдә китерелә .

Болардан тыш АРА оешмасы балаларга кием-салым, дарулар, урын җир әйберләре белән дә ярдәм иткән. Таблицада ул ярдәм түбәндәге саннарда күрсәтелә.

Таблица 5

Балалар өчен җибәрелгән кием-салым

Моның өстенә Америка ярдәм оешмасының медицина бүлеге 1921 елның сентябреннән 1922 елның мартына кадәр 12 вагон дару һәм хастаханәләр өчен кирәк-яраклар да җибәргән. Шулар арасында 5280 җәймә, 3746 одеял, 3213 пижама, 6803 сөлге, 16894 пар йон оекбашлар һәм 3103 пот медикаментлар булган. (Отчетта дарулар һәм сабын 3103 пот дип күрсәтелә) .

Шулай итеп, Американың шәфкать оешмасы Татарстанның 1 млн. 200 меңнән артык кешесен ач үлемнән саклап кала. Бу сан республика халкының яртысын (!) тәшкил итә. Океан артыннан, ерак юллар аша Татарстан халкына ярдәм итеп, балалар оекларына кадәр китергән Америка халкына рәхмәттән башка сүз юк. Тик шунысы әрнетә: ни өчен безгә бу яхшылыкны оныттырырга тырыштылар соң? Тарих дәресләрендә бу олы җанлылыкка гел кире бәя бирелде. Ә бит тарих шаһит, ни кадәр бозып, кирәгенчә төзәтеп язсалар да дөреслек бер калкып чыга ул. Ачлык башлану белән Мәскәүдән ярдәм сорагач: «Сез автономияле республика, үзегез турында үзегез кайгыртыгыз», — дигән җавап та архивта сакланып калган.

Тагын мең тапкыр рәхмәт Америка халкына. Ә менә тарихка Татарстанның иң беренче Министрлар советы рәисе булып кереп калган, хәзерге көнгәчә урамга һәм мәдәният йортына бирелгән исеме сакланган Сәетгалиев кайчан да булса вөҗдан газабы кичерде микән? Бу сорауны мин Мәскәүдә очрашкан вакытларда Зөһрә апа Баимбетовага (ул 1986 елда вафат булды) бирдем. Аның җавабы, үзгәртмичә бирергә тырышам, дәфтәремдә сакланган. «Җан газабы кичергәндер дип уйламыйм. Намуссыз кеше иде бит. 1921 елда Мәскәүдәге хатынын ике баласы белән ташлап (анысы татар иде), Казанда телеграфистка булып эшләгән Ольга исемле марҗага өйләнде. Шәһәр уртасындагы «Совет» кунакханәсендә бик зурлап туй ясады. Татарстанда ул вакытта Запастагы армия дә бар иде бит әле. Туйга менә шул армиянең оркестрын чакырды. Тәрәзәләрне ачып куеп, кунаклар күңел ачты. Ә шәһәр урамнары ачлыктан шешенгән, кая барып бер телем икмәк табарга тилмергән халык белән тулы иде. Туйдан соң Мәскәү гәзитләре «Пир во время чумы» дип язып чыктылар. Хәтерем ялгышмаса, аны Татарстаннан куып җибәрделәр.

Мәскәү аның бу «тырышлыгын» бәяләп, алтын сәгать бүләк итте. Татарстаннан соң Кырым республикасына җибәрде. Кырымда да ул ачлык оештырды. Аннан да кудылар. Соңрак Мәскәүдә төрле оешмаларда эшләп йөрде. Бүтән кирәге калмагач, культ елларында юкка чыгардылар үзен».

Татарстан республикасы зур югалтулар белән ачлыктан чыга. 1923 елда хәл бераз җиңеләя төшә. Ләкин ярты миллионнан да артык (600 мең дип исәпләнә)  кешесен югалткан республиканың хәле авыр булган дип белик. 86 мең (!) крестьян хуҗалыгы бөтенләй юкка чыга. Бу саннар төгәл түгел дип уйларга да җирлек бар. Чөнки авылларда кабер казырга да кешеләр булмаганда, нинди йөрәк, нинди көч табылсын да, кем төгәл итеп саный алсын? Кем юлларда үлеп калучыларны барлап, санап йөри алсын? Шуңа күрә дә халкыбыз тарихындагы бу фаҗигале еллар һәрберебезне бик җитди уйландырырга, хаклыкны ялганнан аера белергә өйрәтергә тиеш. Туган җиребез өстенә төшкән афәтләр дә ачлык белән генә дә бетми бит әле...

* * *

1. Кара: Таһиров И.Р. Гасырлар чатында. – Казан: Мастер-Лайн, 1998. –Б.236-245; Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (ХХ век). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – С.177-188; Вәлиев Р. Өзелгән дога. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – Б.23-30; Әхмәтҗанов М. Ачлык фаҗигасе // Мәгариф. – 2012. – №2. – Б.82-83.

 2. Безнең юл. – 1922. – №1. – Б.21.

 3. Безнең юл. – 1922. – №1. – Б.22.

 4. Таһиров И.Р. Юныс Вәлиди // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1966. –№ Ѕ. – Б.75-76.

 5. Казан мөхбире. – 1906. – №106.

 6. Әльислах. – 1908. – №29.

 7. Таһиров И.Р. Гасырлар чатында. – Казан: Мастер-Лайн, 1998. – Б.238.

 8. 1920-1921 елларда Вакытлы революцион комитет (ВРК) һәм Халык Комиссарлары Советы рәисе.

9. Таһиров И. Гасырлар чатында. – Казан: Мастер-Лайн, 1998. – Б.240.

 10. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасвр., 110 эш, б.12, 51, 73; 104 эш, б.42; 197 эш, б.3, 17.

 11. Шунда ук, 197 эш, б.31.  

 12. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасвр., 104 эш, б.141.  

 13. Вәлиев Р. Өзелгән дога. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – Б.23. 

 14. Шунда ук.

 15. ТР МА, 128 ф., 1 тасв., 179 эш, б.1. 

 16.  ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасв., 118 эш, б.5. 

 17. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасв., 118 эш, б.19. 

 18. Жизнь национальностей. – 1922. – №10 (16). – Б.8-9. 

19. ТСД ҮДА, 738 ф., 1 тасв., 219 эш, б.5. 

20. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасв, 197 эш, б.31.

21. Шунда ук, б.3, 17, 40. 

22. Элек Казан елга порты Казансу елгасы тамагында урнашкан булган. Устье – шуны аңлата.

23. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасв, 202 эш, б.79-80. 

24. Жизнь национальностей. – 1921. – №22 (120). – С.27. 

25. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасв., 197 эш, б.98. 

26. Шунда ук, 36 ф., 2 тасв., 3721 эш, б.280. 

27. Шунда ук, 202 эш, б.417.
 
28. Кара: Биктимирова Т. Ил язмышын салып иңнәренә. – Казан: Алма-Лит, 2006. – Б.120.

29. ТР МА, 3682 ф., 1 тасв., 394 эш, б.10. 

30. Әмирхан Ф. Әсәрләр. Дүрт томда. 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – Б.188. 

31. ТР МА, Р-128 ф., 1 тасв., 174 эш., б.1-2.

32. ТСД ҮДА, 15 ф., 1 тасв., 197 эш, б.98.
 
33.  Сәйфи А. Татар хатын-кызлары азатлык юлында.- — Казан, 1927. — б.45.

34. ТР МА, 3682 ф., 1 тасв., 356 эш, б.20-21.

35. ТР МА, 3682 ф., 1 тасв., 356 эш, б.35.

36. Шунда ук.

37. Шунда ук, б.38.

38.  История Татарстана. Учебное пособие для основной школы. — Казань:ТаРИХ, 2001. — С.347.

39. Кара: Тагирджанова А.Н. Книга о Мусе-эфенди, его времени и современниках. Казань, 2010. — С.526-527.

40. Жизнь национальностей. — 1922. — №10. — С.9.

41. ТР МА, Р-128 ф., 1 тасвр., 211 эш, б.69.

42. ТР МА, Р-128 ф., 1 тасвр., 174 эш, б.1-2.

 43. Шунда ук, б.14.

 44. Шунда ук, б.15.

45. ТР МА, Р-128 ф., 1 тасвр., 174 эш, б.15.

46. ТР МА, Р-128 ф., 1 тасв., 174 эш, б.17.

47. ТСД ҮДА, 36 ф., 2 тасв., 21 эш, б.62.

48. Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. — Б.53.


Тәэминә БИКТИМИРОВА, тарих фәннәре кандидаты
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»