18.01.2013 Милләт
“Хөсәения” мәдрәсәсе тарихы
Бүген милли мәктәп авыр заманалар кичерә. Аларны азрак югалтулар белән үткәреп җибәрү, хәрәкәт итүнең яңа юнәлешен билгеләү өчен, без, татар мәгариф системасының тарихын, элекке казанышларын һәм бигрәк тә аның ХХ гасыр башында кичергән яңарышын истә тотып эшләргә тиеш. Шул максаттан танылган публицист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең патша Россиясенә даны таралган “Хөсәения” мәдрәсәсе хакында әзерләгән мәкаләләр циклын ачып җибәрәбез.
Кереш сүз
Бисмиллаһ иррахман иррахим. Башланган эшебез барыбызга бәрәкәт китерсен.
Минем гомерем татарның милли мәктәбе өчен көрәшеп үтте, дип әйтсәм дә артык булмастыр. Бу көрәшне без теләп алмадык. Әле дә булса тагалар. Ә нигә көрәшергә аның өчен? Нигә “юк өчен көрәштереп”, безнең болай да беткән хәлебезне алалар?! Тел бит безгә Аллаһтан төшкән бәрәкәт Аны безгә Аллаһ биргән һәм аны Аллаһтан башка беркем тартып алалмый, әгәр аның хуҗасы үзенә-үзе “достойный” хуҗа булган булса. Шуңа күрә телгә беркем дә реформа ясамаган, ясарга батырчылык та итәлмәгән, чөнки туган телгә, милләткә барча гыйлемлекләрне бирә торган мондый илаһи чарага реформа дигән булып кул күтәрү иң зур гөнаһ, бидгать, акылга сыя алмаслык эш саналганлыктан, милли телләрне хәтта Македонский, Чыңгызхан, Наполеон кебек колоссаль яубашлары да тыймаганнар, милли мәктәпләрне япмаганнар, киресенчә, аларга киңрәк юл ачып, һәр телнең мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга, башкаларны үзләрен яраттырырга һәм хезмәт иттерергә тырышкан. Үз заманнарының укымышлы, зыялы затлары буларак, алар еш кына яулап алынган милләтләрне үз теле-мәдәнияте белән изү аша изүгә ирешкән. Яуда ничек кенә кансыз булсалар да, алар телнең милләт язмышындагы урынын бик нечкә аңлап эш иткән. Дөрес, тарихта моның киресен раслаган очраклар да шактый: бу хәлләр ешрак бер милләтнең икенче милләт өстеннән расачыл бөеклеген расларга тырышкан шовинистик әһелләр һәм, әйтергә кирәк, заманының мәгариф-мәгърифәтен үзләштермәгән, хәреф-язу танып, китап укып, тыштан мәгърифәтле, эчтән кара рухлы, надан булган яубашлар язмышында еш кабатланган. Әмма аларның барысын берьюлы яһүднең бер генә акыл иясе сугып екты. “Әгәр милләтне, аның иҗтимагый аңын, дәүләтен юкка чыгарасың килсә, бертуктаусыз реформа яса, – диде ул. – Ул үзеннән-үзе бетә...” Ышаныгыз. Бу сүзләрнең хаклыгы безнең күз алдында раслана. Минем күзләрем Хрущев реформалары белән ачылган иде, Путин реформалары белән ябылуга килә. Менә инде миңа да җитмеш бер яшь. Реформаларның беткәне юк. Ә менә телем бетте диярлек...
Хәтта мәгърифәтле Европада да булган бер тел вәкиле-хакименең икенче телне тыю очраклары. Әмма бар төр тыюларның классик үрнәген алты гасырлык урыс империясе бирде: украиннар телен тыю, ләхләр телен тыю, финнәр телен тыю, араларында аеруча яраткан шөгыльләре – төрки-татар телен тыюлар... Ләхләр котылды, финнәр котылды, украиннар котылды, хәтта грузин, әрмән, кыргыз, казахлар котылды, без генә һаман тыелудабыз... Без бу бүләкне “бабаларыбыз хатасына җавап” итеп алдык, әлбәттә. Үзебезгә күрә “таман”. Милләт үзе үзгәрми торып, Аллаһ аны үзгәртә алмый. Алар Аллаһка каршы барып, үзебезгә күрше булмаган кавемне күрше, хәләлне харам, харамны хәләл, ул гынамы, кода-кодагый, кияү иткән, кыз биргәне өчен алган газапларыбыздыр. Мин дөнья әлифбалары тарихы буенча белгеч түгел. Әмма мин әйтәсене раслау өчен әллә ни белгеч булу кирәкми. Тукай күрсәткән чаттагы баганага сөял дә төрки-болгар-татарның ике мең еллык тарихын күздән кичер. Җир йөзендә татар кебек, бу кадәр имля-әлифбалар алыштырырга мәҗбүр булган тагын да берәр милләт бар микән? Юктыр, минемчә. Карагыз әле, кытайлар, японнар, грузиннар, әрмәннәр, тагын да кемнәр кемнәрнең генә кулы астында булмаган, әмма берсе дә тарихи, ана сөте белән бергә бирелгән Ана теленә тәкъдири имляларыннан ваз кичмәгән. Сез карагыз: кытай, япон иероглифлары алар кытай, японның җаны кебек күп катлы, серле, өскә калкырга яратса да, диңгез кысласы кебек төпкә сылашкан, грузин язмасы исә грузин чәе сыман бөртекләнеп, таралып тора, ә менә урыс кириллицасы кеше башы кисә торган балта-секира, сугыш-үтереш коралы кебек куркыныч, гарәп имлясы исә – сузык авазлар, тыныш билгеләрен юл буена чыгарып ат-ата ыргылып, алга, гел алга ашкына... Минем фикеремчә, җир йөзендәге иң матур, иң грациоз, иң нәфис язма – ул гарәби язма. Аның белән матур язучы каллиграфлар – хаттатларның тәҗрибә үрнәкләре белән, бик тырышкан хәлдә, бәлки латин хаттатлары гына ярыша аладыр. Сез догалык, аяти шамаилләрнең нәфислегенә генә игътибар итегез. Һәр шамаил – тоташ бер симфония!.. Сез берәр Коръән сүрәсенең кириллиядә язылган шамаилен күз алдыгызга китерәсезме? Ул бары тик кешеләр асылган дар агачларын гына хәтерләтер иде. Тәүбә-тәүбә!..
Татар кебек имляларын еш, дөресрәге, баскынчылык басымы астында күлмәк кебек алыштырырга мәҗбүр булган халык юктыр дидек. Чынлап та, уйлап кына карагыз: һун бабаларыбыз чорыннан ислам дине кабул иткәнчегә кадәр кавемебез, башка төрки кавемнәр кебек, рун – чөй язмасы белән файдаланган. Ул аның милли язмасы булган. Әмма иманга килеп, ислам кабул иткәч, ул, табиган, гарәби язмага күчкән һәм бу язманың искиткеч уңайлы, җитез канатларында гарәби Ренессансның күп чыганакларын үзләштерүгә ирешкән һәм, иң мөһиме шул, гарәби имля (дин дип уйлагыз) аны милләт буларак Явыз Иван басып алганнан соң да дүрт гасыр исән-имин саклап килгән. Шулай итеп, мең ел чөй имлясыннан соң без XX гасырның утызынчы еллары башына кадәр, димәк, мең елдан артык гарәп язмасының океанында Кол Галиле, Мөхәммәдьярлы, Мәрҗаниле, Фәхретдинле, Тукайлы, Исхакыйлы, Такташлы Бөек Татар Цивилизациясен тудыра алганбыз. Сталин безне кириллиягә күчерү максатында “мәңге яшәтү” белән алдатып, нибары ун ел срок белән латин имлясына “манчыды”. 40 нчы елларда без инде кириллиянең балталы сазлыгына батырылып, кибә-корый башладык. Бу безнең милләтебез кичкән дүртенче имля мәхшәре иде. Мәдәниятебез-мәгърифәтебез үссен өчен мең ел буе тупланып килгән кулъязма һәм китаби байлыкны сез ун ел эчендә башта гарәбидән латинга, аннан латиннан кириллиягә күчереп бастырып карагыз!.. Мөмкин эшме бу? Менә без нинди югалтулар кичергән халык! Ничек үкенмисең, аннан барысын онытып, ничек горурланмыйсың да, аннан без чынлап та исәнбез микән икән дип ничек уйланмыйсың!..
Әйе, шунысы факт: килеп җиттек. Үзен татар баласы санаган һәр җан иясе бүген төнендә йоклый алмый. Көнендә ашаганы таш булып бара. Аңа Кол Гали, Мәрҗани, Тукайлар алдында оят. Без миллион корбаннарыбызны, биш миллиард нефтебезне бушка – бүгенге хокуксызлыгыбыз, шушындый мескен хәлдә калуыбыз хакына бирдекме? Нишләргә? Нишләргәдер кирәк! Әмма нәрсәдер эшләү өчен безгә башта үз чиребезгә дөрес диагноз куярга кирәк. Әйдәгез, куйыйк. Беренчедән, XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында татар мәгърифәтчеләренең ике төркем – кадимчеләргә һәм җәдитчеләргә бүленеп, берсен-берсе кызганмый бәхәсләшкән, канга-кан килеп тузышканнан соң, изелгән татар өчен генә түгел, ә бәлки барча изелгән милләтләр өчен үрнәк булырлык дини-дөньяви мәгариф системабыз – ягъни дәүләт казнасыннан бер тиен алмый, бары тик хәер-сәдака, җәмгыяте хәйрия, мәхәллә исәбенә яшәп тә, кешелек тарихында сирәк укымышлы милләт, сирәк зыялылар армиясен тудыра алган мәдрәсәләр системабыз күптән юк инде: гасыр башындагы кызыл комиссарлар хакимияте аны реакцион, дошман өскорма итеп гамәлдән чыгарды. Шулай да, коммунистик сәясәтнең халыкларның чәчкә атуы аша үзара якынаюларын тәэмин итү һәм алардан бер совет халкы барлыкка китерү хакына Сталин тарафыннан җайга салынган һәм 1930–2000 елларда яшәп килгән мәгариф системасы колониаль Рәсәй империясе һәм неоколониаль СССР империясе тарихында иң уңышлы проект булды, дисәм, ялгышмамдыр кебек. Бу чорда татар халкы үзенең кул яссуы кебек кечкенә автономиясе биргән хокуклардан файдаланып, язмышында моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешеп, моңарчы күрелмәгән күп тармаклы, күп функцияле мәдәни-технологик укымышлылар, белгечләр катламнарын булдыруга иреште. Әмма... Икенчедән, 1990 еллар башында Яңа Союз Килешүенә кул куяр алдыннан, хәерчегә җил каршы дигәндәй, без тагын да киңрәк хокуклар алырга өметләнеп торганда, Горбачев үзгәртеп коруы уңышсызлыкка очрап, илдәге хакимият Ельцин һәм аңардан соң килгән псевдодемократлар кулына эләгеп, Сталиннан калган социалистик мәгариф системасы да юкка чыгарылды. Шулай итеп, өченчедән, интернационализм һәм халыклар дуслыгы сәясәте бер генә, имеш, “дәүләт хуҗасы” булган халыкның национал-шовинизмы белән алыштырылды һәм тарихта беренче тапкыр рәсми хакимият милли мәгарифләрне бетерүгә таба юл алды. Нефть,нефть, дия торгач, аңсыз-авылсыз да калып, безнең сандугач ояларыбызны карга-козгыннар яулады. Соңгы хакимият халыклар белән киңәшеп түгел, үзара чыш-пыш килеп, Конституциясе буенча күпмилләтле Федерацияне җиде округка бүлде һәм Рәсәй Федерациясен “Россия” дип кенә атый башлады. “Вак” милләтләрнең хокукларын яклау аларның хокукларын оятсыз рәвештә талауга әверелде. Бүген беркем өчен сер түгел: татар башлангыч, урта һәм югары мәктәпсез калды.
Мәктәпләребез, булган урта һәм югары уку йортларыбыз ябылып бетте. Рәсәйдә киләчәктә татарга милли белем биреләчәгенә ышаныч тәмам юкка чыкты. Бездән үзен сүктерә-сүктерә, безне кеше иткән иске мәдрәсәләребез кайда?! Безгә үз салымнарыбыз исәбенә балаларыбызны урыслаштыру-христианлаштырудан коткару өчен чаралар булдырырга кирәк. Аларны бер дә эзләп торасы юк, алар кул астында – XIX гасыр азагы–XX гасыр башындагы матбугатыбызны иренмичә актарырга гына кирәк. Дөньяви-дини мәдрәсәләр!.. Матбугатта бар нәрсә әзер: программалар да, хәтта уку әсбаплары да. Әлбәттә, аларны егерме беренче гасыр башларына тәңгәл китерергә кирәк. Программаларыбызның тәҗрибәле мирасы булгач, калганнарын яңарту, заманга тап китерү безгә, әле иҗади һәм мәгърифәти зыялылар катламы чагыштырмача зур булган татар милләтенә, әллә ни авыр авыр эш булмаячак. Якын киләчәктә безнең милләткә, кабатлап әйткәндә, әле үзенең фаҗигаи халәтен аңлап җиткермәгән беркатлы милләткә, ниһаять, хәлен аңлап, үз салымы исәбенә үз-үзенә каршы килә, муенына элмәк сала торган урыслаштыручан дәүләт мәгариф системасыннан баш тартырга, әгәр ул исән калырга теләсә, нәкъ әнә шул дөньяви-дини мәктәп системасына кире кайтырга туры киләчәк. Моның өчен безгә – зур авылларда һәм шәһәрләрдә – Казанның элеккеге прогрессив типтагы “Мөхәммәдия”, Ырымбурның “Хөсәения”, Уфаның “Галия”, Иж-Буби, Стәрлебаш мәдрәсәләре кебек мәдрәсәләрен, әле Чаллыда һәм Актанышта эшләп килгән мәктәп-интернатларны ачарга туры киләчәк. “Кем аларны төзер дә, кем аларны ачар, кемнәр укытыр?”– дисезме? Үзебез! Бездә көч әлегә җитәрлек! Татар ул шундый гаҗәп гавам, бер үрнәк бирүче табылса, аннан оясы белән кузгалачак һәм асыл милләткә әвереләчәк, Алла боерса. Әмма әлегесе читен. Татарда да миллионерлар, миллиардерлар, хәтта олигархлар бар. Тик үрнәк бирүчесе генә юк. Чөнки туксан ел буе Алласызлык һәм катнаш никахларга баткан татар “милләт “ турында уйламый башлау дәрәҗәсенә төшкән. Татарның бүген, образлы итеп әйткәндә, һәм, кызганыч, “акылы булса – акчасы, акчасы булса, акылы юк”. Бу сыйфатларның икесе дә булган татар озак та үтми безгә әйләнеп киләчәк, Алла боерса.
Менә шундый өметкә юл тотып, мин Ватаныбызның төп басма органы – “Ватаным Татарстан” газетасына күренекле мәдәният тарихчысы, мәгърифәтче Мәдинә Рәхимкулованың (1916– 2004) Ырымбурда әле 1997 елда ук рус телендә чыккан “Медресе Хусаиния в Оренбурге” дигән китабыннан иң кызыклы өзекләр бастырып чыгару нияте белән килдем.
Хәзер заманыбызның сирәк кызы, саф алтын хисабындагы милләтпәрвәре Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова турында берничә сүз. Ул 1916 елда Бәләбәй өязенең Олы Кәркәле авылында мулла гаиләсендә туа. Миңа өч туган тиешле апам. Аның әтисе белән минем дәү әнием бертуганнар. Туган-тумачалары белән репрессиягә эләккән кыз, авылыннан качып китеп, утызынчы елларда Дәүләкән ФЗҮен тәмамлап, элеваторда эшли, аннан Кыргызстанда балалар укыта, 1938–1941 елларда Казан университетын тәмамлый. Ырымбур өлкәсендә мәктәптә эшли, 1953 елдан 1971 елга кадәр Ырымбур авыл хуҗалыгы институтының физика һәм электротехника кафедрасында белем бирә. Озак вакыт Ырымбур педагогия көллиятендә гарәп һәм кешелек цивилизациясе тарихын укыта. Гомеренең соңгы елларын Санкт-Петербургта кызы Диләрәдә үткәреп, вафат була һәм шунда җирләнә дә.
Ул татарның Исхакый, Тукайлардан килгән сирәк патриоты иде. Әйдәгез, хәзер үзенең йөз еллыгына якынлашып барган Мәдинә Рәхимкуловага хөрмәт күрсәтеп, без аның моннан 25 ел чамасы элек язган “Хөсәения” мәдрәсәсе тарихының эченә керик. Бу тарихның дәвамы “Хөсәения” мәдрәсәсен ачкан бертуган Хөсәеновлар кебек акыллы һәм акчалы байларны көтә. Әйдәгез, ошбу тарихны балаларыбызга, оныкларыбызга, туган-тумачаларыбызга – байларыбыз һәм ярлыларыбызга – барча милләтебезгә җиткерик. Минем әсәрне бик яратып тәрҗемә итүем сезләргә сизелсә, шат булыр идем.
Хәерле сәгатьтә!
(Дәвамы бар.)