|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2013 Җәмгыять
Һәр өйдә – күрәзәче («Битва экстрасенсов» караганнан соң)Күп белергә телибез дә инде... Кызыклы китап, гәҗит алып укырга яратмасак та, телевизордагы шоу-программаларның берсен дә калдырмыйбыз. Яңалык җыю белән бергә, башыбызга кирәкмәгән мәгълүмат та «ага». Бу «эштә» ярдәмне интернет-телевизор да мулдан күрсәтә бит. Үткән яңа ел каникулларын гына алыйк. ТНТ каналында көне буе барган «Битва экстрасенсов» тапшыруы бик күпләрне үзенә каратып утыртты. Динсез, имансыз халык шуны карап рәхәтләнде, күңеленә «ямь» тапты. Әти-әниләре янына сыенып, каникулдагы балалар да ышанып-бирелеп карады бу тапшыруны. Ел буе карап «туганнар»га әйләнгән багучыларыбыз, янәдән өебез түрендә утырган телевизор экраннарыннан үзләренең «тылсым»нарын күрсәтә бит! Экстрасенсларның да ниндие бит әле, иң-иңнәре генә сайлап алынган: кайсы карга, кайсы кәҗә тәпие тотып килгән. «Ах» итеп карап утырасың инде. Ничек дөрес әйтәләр икән болар дип, баш артын кашып утыручылар рәхәтләнеп йөгерерләр иде яннарына. Кайсыбызның гына үлгән әби-бабайларыбыз белән очрашып, теге дөнья хәлләре турында беләсе килми соң?! Әйе, «шәп» реклама бара бу каналдан.
Мәрьям АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|