18.01.2013 Фаҗига
Рүзәл нигә үлгән? (ФОТО)
Яңа ел бәйрәме алдыннан гына Алексеевск районы Левашово авылында 15 яшьлек Рүзәл Хәйбуллинның асылынып үлүе турындагы хәбәр бөтен илгә таралды. Ятим үсмер егетне тәрбиягә алган Хәйбуллиннар гаиләсенә шикле карашлар юнәлде, әнисе Гөлчәчәк Хәйбуллина үзләренең гаепсезлеген дәлилләргә мәҗбүр калды. Тап-таза, көләч егетнең бауга менү сәбәпләрен күрше-күләннән, аралашкан даирәсеннән дә эзләп карадылар. Тора-бара шунысы да ачыкланды: Рүзәлнең “биологик” әти-әнисе дә үз үлемнәре белән үлмәгән булган икән.
Малай үз әти-әнисенең үтерелүенә шаһит булган
Күбесенчә урыс халкы яшәгән Левашовога Рөстәм белән Гөлчәчәк 21 ел элек Спас районы Көек авылыннан килеп урнаша. Рүзәл – Хәйбуллиннарның ерак туганы. Язмыш малайны кечкенәдән үк сыный. Яшь ярымлык вакытында әнисе бергә яшәгән ирен, ягъни Рүзәлнең әтисен үтерә. Бала бу хәлләрнең шаһиты була. Ә 6 яшьлек чагында бандитлар әнисенең дә җанын кыя. Имеш, ул кемнәндер зур күләмдә акча алып торган да кайтармаган. Шуннан соң аны балалар йортына җибәрәләр.
– Ирем белән киңәшләштек тә, Рүзәлне үзебезгә алып кайтырга булдык, – дип сөйләде безгә Гөлчәчәк ханым. – Үзебезнең дүрт балабыз үсеп җиткәч, Рүзәлне ятимнәр йортында калдырасым килмәде. Аннан соң бер кыз бала алырга булдык. Дөньяда тагын бер ятим кимесен, дип уйладым. Ә аның бертуганы бар булып чыкты. Шулай итеп, ике кызны тәрбиягә алдык. Аларга татарча Алия һәм Венера дигән исемнәр куштык. Тик күрше-күлән генә безне аңлап бетермәде. Акча өчен бала алабыз, дип сүз ишеттерделәр. Рүзәлемә дә, син аларга эш эшләтер өчен генә кирәк, ди торган булганнар. Бер тапкыр бик моңсу кайткач, сөйләштек. “Улым, мин сине бик яратам. Кешеләр ни әйтмәс, аларга ышанма”, – дидем. Рүзәл спорт ярата иде. Ярышларга күп йөрде. Бадминтон буенча кубоклар алып кайтты. Кайткан саен: “Әни, бу синең дә тырышлыгың, синең дә җиңүең”, – ди иде.
– Күршебезгә 10 балалы бер гаилә килде. Алар эш эшләгән, тырышкан кешене аңламыйлар. Мария Филатова улыма, алар сине яратмыйлар, дип торган. Баланы котырттылар инде. Мондагы кеше бездән көнләште. Без бит эчеп ятмыйбыз. Ирем дә бик тәртипле гаиләдән, өйдә кычкырыш, талаш юк. Тырышып көн күрәбез. Маллар тотабыз, балалар исә аларны карарга булыша. Сыерлар савуны мин үзем башкарам. Хәзер ул кул хезмәте таләп итми бит. Суны абзар-кураларга хәтле үткәрдек, ташыйсы юк. Казлар, тавык-чебешләр тоттык. Кырыклап сарыгыбыз бар. Малайларым Рүзәл белән Рөстәм аларны көтә иде. Үләрлек эш юк инде. Хуҗалык эшләренең барысын да бергә җыелып эшләдек, – ди Рүзәлнең әнисен алыштырган Гөлчәчәк ханым.
Ике көн күңелсез йөрде
– Узган Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызы чакыртканнар. Бөтен урам шаулаган шул чакта. “27 декабрь көнне мәктәп чыршысыннан кайткач, Рүзәлнең моңсулыгын сизеп алган идем. 28е дә күңелсез йөрде. “Берәр нәрсә булмагандыр бит”, – дип сорагач: “Юк, әнием, бернәрсә дә юк”, – дип җавап бирде. 29ы иртән ашарга җылыттым. Ул көнне мантый да пешергән идем. Балалар каникулда. Йокылары туйганчы йокладылар. Мин 11ләр тирәсендә почтага киттем. Кайтышлый олы кызым Рәмзиягә кереп чыктым. Аннары аны ияртеп, безгә киттек. Янәсе, бәйрәмгә әзерләнәбез. Ит чыгарасы, пилмәннәр ясыйсы булыр, дибез. Без кайтканда Рүзәл әтисе белән ашап утыра иде. Мине күрде дә: “Әнием, чәй ясыйммы?” – дип торып басты. Мин: “Эчмим, апаңда эчтем”, – дидем.
Ирем белән алар ишегалдына чыгарга җыендылар. Рүзәл алдан чыгып китте. Ирем 15 минут чамасы ятып торды әле. Узган ел каты юл фаҗигасе кичергән идек. Иремнең аяклары нык авыртып тора. Ул бераз ятып алмыйча булдыра алмый. Тик озак та үтмәде, ирем Рөстәм: “Рүзәл асылынган анда!” – дип кычкырып килеп керде. Мин аңымны җуйганмын. Соңыннан Рәмзия әле гәүдәсенең жылы булганын, ясалма сулыш ясап караганнарын сөйләде. Рүзәлне туган авылыбызга алып кайтып күмдек.
Авариядән соң мин дә авыртып калдым. Сызланган вакытымда Рүзәлем: “Әнием, мин сине югалтудан куркам. Синсез нишләрмен”, – ди иде. Көндәлеген 2013 елның март аена кадәр тутырган. 5е туган көне иде.
Без бауга менәрлек гаилә түгел. Күршеләр, начар гаилә, ач торалар, дип безнең өстән язган. Ишегалды тулы мал, ничек ач торыйк? Начар гаилә булсак, районнан килеп йөргән җитәкчеләр дә, мәктәп укытучылары, фельдшер да белер иде.
Гөлчәчәк ханым безгә сөйләгәннәр шулар. Дөрес, кеше белән сөйләшү аңа хәзер авыр бирелә, дарулар белән генә торам, ди. “Хәсрәтемне авыр кичерәм. Тиктомалдан бала асылына алмый. Йорт-җиремне, байлыгымны сатсам сатам, тик балам үлеменә гаеплене табачакмын”, – диде ул безнең соңгы сөйләшүдә.
Көнләшүме, уяулык күрсәтүме?
Мария Филатова күршесе Гөлчәчәк Хәйбуллина сөйләгәннәрнең капма-каршысын алга сөрә. Рүзәлнең әнисе шул кеше бездән көнләште, безгә каршы котыртты дисә, Мария Филатова үсмернең җәберләнеп үскәнен төрле инстанцияләргә хәбәр итеп торган икән. Матбугатта бу фаҗига турында язганда Филатовларның Россиядә бала хокуклары өчен вәкаләтле вәкил Павел Астаховка хат язуларын хәбәр итәләр. Мария Филатова моны инкарь итә, шулай да баланың кыерсытылуын катгый белдерә. Әйтергә кирәк, күпчелек матбугат чаралары аның версиясенә авышып, “В Татарстане подросток покончил с собой из-за издевательств приемных родителей” дигән башисем белән мәкаләләр чыгара.
– Рүзәл миңа еш керә иде. Мине кыерсыталар, ашатмыйлар, кыйныйлар, дип зарланды. Иң беренче мәктәп директорына, авыл җирле үзидарәсенә барып сөйләдем. Тикшерү уздырдылар да бетте. Социаль яклау бүлегенә дә шалтыраттым. Участок полициясенә дә бу хакта җиткездем. Тик алар тикшерәләр дә шул килеш китеп баралар. Мескен малай эшләде дә эшләде инде. Иртән торып көтү көтте, лапас чистартты, – дип бара Мария Филатова.
Тукайның “Шүрәле”сендә Батыр ролен уйнап йөргән шат егет
Шигырьләр яза иде
Мәктәп директоры Александр Евсягин сүзләренә караганда, Рүзәл гадәти авыл малае булган. “Спорт ярышларына күп йөрде. Бөтен нәрсә белән кызыксынды, аерата якын дусты юк иде, әмма бөтен балаларны тигез күрде”, – ди ул.
Үзенең лидер, тырыш булуы, спорт яратуы белән бераз аерылып торган анысы. Сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Әхмәтсафина да аның үз-үзен тотышында сәерлекләр сизмәгән:
– Рүзәл горур иде. Нинди язмышлы бала икәнен дә белә идек. Сыйныфташларына балалар йортында үскән вакытларын еш сөйли торган иде. Кешедән сере булмады аның. Үз яшенә караганда олырак күренә, киң гәүдәле, кызлар күзе төшәрдәй егет. Татар булуы белән бик горурланды. Шигырьләр дә язды. Гаиләсе турында сөйләшкәндә: “Без барыбыз бергә эшлибез. Без, балалар, әти-әнигә булышырга тиеш”, – дип сөйли иде.
Сыйныф альбомын карыйбыз. Рүзәл һәрчак шат, йөзендә елмаю балкый. 27 декабрьдә булган Чыршы бәйрәмендәге фотосы, сыйныф бизәгәндә төшкәне, урманга барып Тукайның “Шүрәле”сен уйнаганы...
Эш тәрбиясе начармы?
Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Николай Чурин Хәйбуллиннар гаиләсе белән яхшы таныш.
– Районда Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина булып китте. Күптән түгел психологлар эшләде. Алар күршеләрне дә тыңлады. Үзләре белән дә сөйләште. Хәйбуллиннар балаларын хезмәт тәрбиясе белән үстерде. Кечкенәдән эшкә өйрәтте. Рүзәлнең үлемен әти-әнисеннән күрәләр. Әмма моны раслап булмый. Яңа ел алдыннан сыйныфларындагы 10 баланың икесенә (шуның берсе – Рүзәл) Кыш бабай күчтәнәче бирелмәү, иптәшләре белән 31 декабрьдә 300әр сум җыеп бәйрәм уздыруга ризалык булмау, гел яхшы билгеләренә укып барган егетнең быел ике “өчле”се чыгу, спортта зур уңышлар яулап килеп, табиблар анда яссы табанлылык табу, шунлыктан Суворов училищесына керә алмыйм дип моңсулану, өстәвенә үзенең авыр балачак еллары, – дип Николай Чурин баланың төшенкелеккә бирелү сәбәпләрен фаразлады. Шулай да ул Хәйбуллиннар гаиләсендә биргән тәрбияне уңай бәяли:
– Иптәшләре белән бергә җыелып бәйрәм итүгә рөхсәт бирелмәгән, ләкин Яңа ел гаилә бәйрәме булырга тиеш. 9нчы сыйныфта укучы балаларның үзләренең генә төн уртасына кадәр бәйрәм итүләре күңелле бетмәс иде. Бу көнне бала өйдә булырга тиеш. Бу да дөрес. Күршеләрнең авылга күченеп килгән Хәйбуллиннардан көнләшүләре бик тә мөмкин, чөнки алар чыннан да тырыш, эшчән гаилә буларак, Левашовода башкалардан аерылып тора, матди яктан тәэмин ителгән, – ди ул.
Бу фаҗига турындагы хәбәрнең ни өчен бөтен илгә шулкадәр тиз таралуын да әйтергә кирәктер. (Геройларны “Пусть говорят” тапшыруында катнашырга да кыстыйлар. Ә анда үз дигәннәренә ирешәләр.) Шушы көннәрдә мәгълүм “Дима Яковлев законы” кабул ителгәч, аның тирәсендә сәяси төсмерле шау-шу купты, ә матбугатта ятимнәрнең гыйбрәтле язмышлары аеруча зур яңгыраш ала башлады. Бу очракта, Америкада гына түгел, Россиядә дә уллыкка алынган балалар җәберләнә, дигәнне раслау өчен журналистлар Хәйбуллиннар фаҗигасен файдалана түгелме? Җитәрлек дәлилләр тапмыйча, объективлыкка хилафлык китереп. Кайбер авылдашлары бит, киресенчә, Рүзәлнең эшләп үскәнгә сәламәт булуын, спортта зур уңышларга ирешә алуын әйтеп киттеләр. Турникта 40 тапкыр тартылган егет бит ул! Ач тотылган, кыйналган егет шулай булдыра ала микәнни?
Резеда Мәрданова, психолог:
–Ата-аналар белергә тиеш: нәкъ шушы яшьтә яшүсмернең үз-үзенә кул салуы еш күзәтелә. Рүзәлнең үзенә генә билгеле булган ниндидер күңел халәте булган. Малайның эчендә балачактан нәрсәдер җыелып килгән. Авылда үскән балаларның барысы да эшләп үсә, моның аркасында гына бауга менмиләр. Аның язган шигырьләрен укырга кирәк. Тиктомалдан гына бала шигырь язарга, рәсем ясарга тотынмый. Ул аның эчке дөньясын чагылдыра. Яшүсмер чорына кергәндә күп балалар үзләренә игътибар булсын өчен шундый юлга бара. Алар аны куркытыр өчен генә эшләмәкче булалар. Әмма ахыры ни белән бетәсен аңлап җиткезмиләр.
P.S. Мәкалә инде әзерләнеп беткәч, Интернеттагы социаль челтәрдә Рүзәл Хәйбуллинга багышлап ачылган төркемдә шундый язмага тап булдык. Аннан аңлашылганча, үләр алдыннан Рүзәл дус кызына СМС җибәргән. Анда нәрсә язылган булган? Шуны белсәк, мөгаен, Рүзәл Хәйбуллинны үз-үзенә кул салырга нәрсә этәргәнен чамаларга мөмкин булыр иде. “ВТ” тикшерүне дәвам итәчәк.