поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2013 Җәмгыять

Балага каеш кирәкме, юкмы? (психолог киңәшләре)

Берсендә кунакка баргач, танышымның биш яшьлек кызы минем аяк киеме эченә кәгазь тутырып куйган. Үзенчә шаяртмакчы булгандыр инде. Ләкин әнисе, моны белгәч, баласын нык ачуланды, тегесе нәрсәдер каршы әйттеме, ана кеше ярсып китеп кызына каеш белән сугарга ук тотынды, аннары бер кат майка кигән баласын салкын балконга озатты. Балкон тәрәзәсен шакый-шакый үрсәләнеп елаган бала хәзер дә күз алдымда.

Баланы алып керергә теләгән идем дә, танышым: «Бала минеке, аны тәрбияләүдә кысылмагыз. Үзегезнекен тәрбияләгез әнә», –  дип кенә җаваплады. Балаларга каеш кирәк аларга, алайса башка менеп утыралар, имеш. Уйланып калдым. Кайчакта кат-кат әйтеп тә тыңламаган баланы әллә чынлап та каеш белән куркытыргамы? Көчсез, кечкенә сабыйны кыйнап җиңү берни түгел анысы. Тик бу аны акылга утыртырмы? Икенче яктан, кыйнау – җинаять ләбаса. Статистика буенча, Россиядә соңгы елларда гына 4 мең әти-әни моның өчен җәзага тартылган. Үз туксаны туксан булып, гел каршы килеп торган «кирлемән»не нишләтергә соң? Җавап эзләп «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәгенең 2нче категорияле психологы Лариса ФРОЛОВАга мөрәҗәгать иттем.

«Балага һич кенә дә кул күтәрергә ярамый. Аны тыңларга гына түгел, ишетә белергә кирәк. Аның да олыларныкы шикелле үз проблемалары бар һәм аларга бала-чагалык, юк-бар дип кенә карарга ярамый. Сабый киреләнгән очракта аның күзләренә карарга, тагын да яхшырагы, кулыннан тотып үз бүлмәсенә кереп сөйләшергә, аның ни өчен борчылганын, нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга тырышыйк. Әйтми икән – кыстамагыз, вакыты җиткәч, үзе ачылыр.

– Лариса, балачакта сабыйларны кыйнау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

– Статистика буенча, кыйналып үскән балаларның 90 проценты үз гаиләсендә дә бу ысулны файдалана. Бала үз-үзенә бикләнә, агрессиягә бирелә. Сугу, кимсетү аның өчен гадәти нәрсәгә әйләнә. Әгәр үсмер баланы рәнҗетәләр икән, ул үз-үзенә кул салырга мөмкин. Бала үзеннән көчсезрәкләрне кыйнарга ярый дип уйлап, каты бәгырьле булып үсә, физик көч куллану проблеманы хәл итүнең бердәнбер ысулы дип аңына сеңдерә, баланың ата-анага хөрмәте кими.

– Әле ярый вакытында кыйнап акылга утыртканнар, тәртипле булып үстем, дип әйтүчеләр дә бар бит?

– Әйе, мондый кешеләргә ата-анасы, сиңа яхшы булсын өчен кыйнадым, дигәнне аңына сеңдергән. Тик тормыш иткәндә, бу барыбер калкып чыгачак. Балачактагы кыйнаулар эзсез узмый.

–  Әйтик, бала урлый башлады ди, монда сукмый калу мөмкин түгелдер?

– Монысы инде икенче тема. Кызып китеп суккансың икән, баладан гафу сорарга кирәк. Ләкин мин  шулай да аңлашу, сөйләшү яклы. Һәрвакытта да ата-ана бала өчен үрнәк булуын онытмасак иде. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит. Олылар өйгә әйбер урлап кайта икән, баладан нәрсә көтәргә?

– Биш тапкыр әйтеп тә тыңлатып булмаган балага сукмас өчен ата-анага нишләргә?

– Эштән арып кайткан ата-анага киреләнгән баласына түзеп торуы чыннан да авыррак. Баланы утыртып исеме белән дәшеп, син, зинһар, утырып тор әле, мин бер генә сәгать ял итеп алыйм, бик арыдым, аннары сөйләшербез дисәң, яхшы. Аннары баланың кризис чорлары була, ул юктан көйсезләнә. Андый очракта игътибар бирмәскә кирәк. Дөрес, игътибар җитмәү дигән нәрсә дә бар. Монда сабый үзенә җәлеп итү өчен кычкыра, елый. Минем бер пациентым, әнисе аны күрсен өчен, суыткычтан күкәй алып вата иде. Тынычлану өчен махсус күнегүләр дә бар. Әйтик, саруың кайный, бала ачуны чыгара. Чыгырдан чыкмас өчен, 3 тирән сулыш алып стенага йә ишеккә, иң мөһиме каты җиргә терәлергә кирәк. Аннары сулышны чыгарып, «мин тыныч, сабыр» дип кабатларга. Яки душ керергә, һич югы кулны юарга була. Тискәре мәгълүматлар күбесенчә кулларда җыела. Гаиләдә бала белән мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан икән, кичекмәстән психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары белгечләр генә вакытында ярдәм итеп проблеманың нидә икәнен ачыклый ала. Ачуны басу, сулышны җайга салу, үзеңне кулда тотып калу ысулларына да психологлардан өйрәнергә була. Һәр гаиләнең үз традицияләре, уртак бәйрәмнәре булсын иде. Атнага бер генә тапкыр булса да бергә җыелып, көннең ничек узганын, кемне нәрсә кызыксындырганын, борчыганын уртага салып сөйләшсәң, һәркемгә рәхәтрәк, җиңелрәк булып китә.

Олылар кыйнаганда берни эшли алмаган кечкенә сабый, тукта әле, үсим генә, күрсәтәм мин сиңа, дигән уйны күңеленә сеңдереп калырга мөмкин.  Вакыт үтү белән, әти-әнисенә үпкәсе сүрелсә дә, кемнәндер үч алу теләге барыбер яши. Юктан да кызып китә торган, усал, ачулы кешеләр азмыни әйләнә-тирәбездә?

Сүз уңаеннан: РФ Дәүләт Думасында «социаль патронат» кертү турындагы закон проекты каралган иде. Аның буенча опека органнары һәр гаиләдә балаларның үсү процессын тикшереп торачак.  Яңа законның максаты – балаларны җәберләүгә юл куймау. Әгәр бала, әти-әни мине кимсетә, дип зарланса, гаиләне килеп тикшерәчәкләр. Баланың сүзләре расланса, гаиләдән баланы алырга да мөмкиннәр.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 17.01.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»