поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2013 Спорт

Нәҗметдинов турнирлары

Чыгышы белән Сечен районы Красный Остров авылыннан булган атаклы спортчы якташыбыз, шахмат һәм шашка буенча спорт мастеры, атказанган тренер Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның тууына үткән ел ахырында 100 ел булды. Шул уңайдан аның туган ягында төрле чаралар оештырылды. Иң зурысы – районара шахмат турнирлары Сеченда уздырылды.

Олылар арасында оештырылган турнирда хуҗалардан гайре Кызыл Октябрь, Сергач районнары һәм күрше Чуаш республикасыннан Порецкое районы командалары катнашты. Красный Остров авылы администрациясе башлыгы М.Алимов, Сечен районы администрациясе башлыгының урынбасары В.Семёнчев, Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Х.Сөләйманов турнирда катнашучыларны җылы котлап, уңышлар теләделәр. Халит Мөхәммәтович кунаклар исеменнән оештыручыларга шушындый тарихи мирасны саклап килгәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Красный Остров авыл китапханәсе мөдире, Кави Нәҗми музееның директоры Кадрия Армиханова Рәшит Нәҗметдиновның биографиясе, тормыш юлы турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде.

Турнир, тулаем алганда, зур оешканлык һәм азарт белән узды. Нәтиҗәдә, җиңү яулаган Сечен районы шахматчылары кубок белән бүләкләнде, калганнарга дипломнар һәм грамоталар тапшырылды, ә Халит Мөхәммәтович оештырган “Җиңүгә омтылу өчен” призына кызылоктябрьлеләр ия булды, барлык командаларга да бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләрне Сечен районының өлкән спорт белгече А.Давыдов һәм М. Алимов тапшырдылар һәм матур уен күрсәткән өчен барысына да рәхмәт әйттеләр. Оештыручылар һәм уйнаучылар арасында җылы аралашу табын артында дәвам итте.“Шахматның спортмы, фәнме, сәнгатьме икәне әле дә булса ачыкланмаган, әмма интеллектуаль уен булуы һичшиксез. Бу уен белән яшьләрнең, балаларның кызыксынуы шатландыра. Ә бүгенге турнирны оештыручыларга зур рәхмәт”, - диде Сергач районы уенчысы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Владимир Коновалов.

Бу турнирны оештыруга Максут Алимов иң күп көч куйган һәм рәхмәт сүзләренең иң күбесе аның исеменә булды. Шулай ук район администрациясенә, спонсорлар В.Якубовка, А.Мөхәммәтҗановка, З.Гильмановка, “Газпром” җитәкчесе А.Данильцевка, спорткомплекс җитәкчесе А.Молявинга да зур рәхмәтләр белдерелде.

Олылардан эстафетаны балалар кабул итте һәм алар арасында турнир бер атнадан соң үткәрелде. Анда да дүрт команда – Сечен, Сергач, Кызыл Октябрь һәм Пильна районнарыннан яшь шахматчылар катнашты. Ярыш шулай ук шактый кызу барды. Бу юлы да беренчелекне хуҗалар яулады, икенчедә – Сергач, өченчедә Пильна районының Сафаҗай авылы командасы. Барысы да грамоталар белән бүләкләнде. Турнирда барлыгы 36 бала катнашты һәм һәрберсенә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Алар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде. Балалар турнирының спонсорлары булып югарыда әйтелгәннәрдән гайре, тагын район спорткомитеты һәм “Борьба” газетасы чыктылар.

Бу турнирларның күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерүдә, интеллектуаль ярышларны пропагандалауда уйнаган рольләре, һичшиксез, зур. Аларны, традициягә кертеп, һәр ел уздырсыннар иде дигән теләктә булып, хәерле юл телисе генә кала.


 


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 1 | 11.01.2013
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»