|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2008 Шоу-бизнес
ВИЛ УСМАНОВ БАШКА КӨРӘШМӘЯЧӘКАртистлар белән гәпләшеп алу бүгенге көндә әллә ни авырлык тудырмаса да, җырчы халкы, гадәттә, үзенең шәхси тормышы турында артыгын сөйләргә яратмый. Шуңа карамастан, төрле юллар белән аларның эч серләрен дә ачарга мөмкин. – Вил, әллә Сабантуй көрәш мәйданнарыннан соң кабат сәхнәдә тавышны барлап алу вакыты җиттеме?
– Дөресен әйткәндә, бу – минем төп эшем. Соңгы елларда мин, гомумән, үземне күбрәк җырчы буларак таныйм. Көрәшү өчен тренировкалар кирәк, ә минем аңа вакытым калмый. Шулай ук яшь тә һәм сәламәтлек тә үзенекен итә. Көрәштән мин акрын гына читләшә барам. Киләчәктә бар талантымны сәнгатькә генә багышлаячакмын. Ел саен яңа программалар белән тамашачы алдына чыгу бик күп вакытны һәм энергияне ала.
– Сәхнәдәге “шаккатризм”нар тамашачыны туйдыра башлады бугай?
– Гомумән, тамашачыны шаккатыру бик авыр хәзер. Һәр артист сәхнәдә үзенчә кылана. Сәхнәне әкияти могҗизага әйләндереп, берничә сәгать фонограммага оялмый авызларын ачып торучылар да шактый. Ә үземә килгәндә, бары тик тере оркестрга, тавышка гына җырлавым тамашачыны үзе бер исертү инде. Бүгенге көндә тере оркестрга җырлаучы артистлар юк дәрәҗәсендә бит. Быел исә “Казан нуры” инструменталь ансамбле белән берлектә эшләргә булдык.
– Бу элеккеге заманга кайту түгелме соң?
– Шулайрак була. Кием модасын алсак та кирегә кайту күзәтелә. Тегеләй җырлап карадык, болай җырладык, тамашачы туя башлады. Япон тактасының бер төрле тавышыннан да туйды җыр сәнгатен аңлаучылар. Ә минем тамашачым концерт башында каш астыннан карап утыра, ул сәхнәдә урнаштырылган инструментларда уйнауны кабул итәргә курка. Соңрак скрипка, курай, барабан һәм башка инструментларның чын тавышларыннан айнып киткәндәй булалар. Карале, болар, чыннан да, үзләре уйнап фонограммасыз җырлыйлар икән дип күтәренке күңел белән кайтып китәләр.
– Зур залда 50 кеше утыра, ә кечкенә авылда 150 тамашачы – бу концертлар өчен бер үк күләмдә акча түләнә сезгә. Кайда рәхәтләнеп чыгыш ясыйсыз?
– Икесендә дә җырлаячакмын. Төрле очракта да мин концерт программасын тулысы белән куям. Тамашачы алдында күңелем чиста кала. Концертыңа тамашачы аз килгән икән, димәк, син кайдадыр эшләп җиткермәгәнсең... синең җитешсезлек.
– Балалар, хатының ни хәлдә?
– Ике кызым бар. Берсе – 8дә, икенчесе 9нчы сыйныфта укып йөри. Гөлфия 42нче Казан мәктәбендә рус балаларына татар теле өйрәтә.
– Бу яңа программаны тагын кайда күрәчәкләр?
– “Әти-әниемнең яшәү җырлары” дип аталган программа белән барлык Татарстан, Русия шәһәрләрендә булачакбыз.
– Скрипкада уйнаучы Иркәне кем алыштыра?
– Иркә бу көннәрдә бәби алып кайта, Алла боерса. Ә аны консерваториядә укучы Рината алыштырачак.
– Сез бит әле директор да.
– Тиздән “Татар моңы” дигән халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы булачак. Бер ай элек мине башкаручы директор итеп билгеләделәр. 22 мартта барлык җиңүчеләр, Татарстанның танылган артистлары Боз сараенда зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак...
Хәлим ӘЛИМОВ, Нурлат шәһәре |
Иң күп укылган
|