поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.01.2013 Җәмгыять

Иң кадерле байлык (Әдипләребез мирасыннан хикәя)

Сибгат абзыйны авылда олысы-кечесе хөрмәт итә. Өлкәннәр каршында ул үзенең тынгысызлыгы, учында ут биетеп эшләве белән абруй алган. Чын мәгънәсендә, типсә – тимер өзәрлек кеше. Кырык елдан артык тимерчелектә эшләү дәверендә нинди генә корычны эретмәгән дә, нинди генә тырма-сабанның гомерен озайтмаган ул.

Әмма ут-күз малайларның, күбәләк-җан кызларның хыялын канатландырган, күзләрен яндырган нәрсә Сибгат абзыйның эш сорап кычыткан куллары түгел, ә матур итеп сөйләве. Юк, җиде башлы диюләр, сихерле карчыклар һәм тагын әллә нинди нәрсәләр турында сөйләми ул. Үз башыннан, ил башыннан үткәннәрне матур итеп хикәяләве белән нәни дусларының күңелен яулап ала.

– Беләсезме, оланнар, – дип сөйләп китә Сибгат абзый сыңар күзен хәйләкәр кыса төшеп. Бармак юанлыгы кашлары мут кына сикерә башладымы, көт тә тор: нинди дә булса хикмәтле сүз, гыйбрәтле сүз әйтәчәк. – Беләсезме, оланнар, – дип янә кабатлый ул, – иң кадерле байлык нәрсә?

Балалар бер-берләренә карашып куялар. Кайсы «алтын», кайсы «көмеш» ди. Җирдәге һәртөрле кыйммәтле нәрсәләр саналып чыга, әмма Сибгат абзый аларның сүзләрен расларга ашыкмый. Тынгысыз җан малайлар:

– Нәрсә соң ул иң кадерле байлык? – дип, Сибгат абзыйның хәйлә белән кысылган күзләренә карыйлар.

– Алайса мин сезгә бер нәмәстәкәй сөйлим әле. Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан үрәтник булып торган чакта түгел, ә саескандай йомырка эчеп симергән үрәтникләр, кәҗәдәй аңгыра губернаторлар, козгындай үләксәгә сусаучы патшалар әрбәлюция җиленнән җәһәннәмгә очкан чакта, фронтта өченче ел инде окоп салкыны имеп ятучы әткәйдән хат килеп төште. Әни авырып ята иде. Хатны күргәч, көч хәл белән торып утырды. Аны бик кадерле нәрсәдәй саклык һәм олылау белән кулына алды, укый белгән кеше кебек кәкре-бөкре хәрефләргә озак кына карап торды. Төрлечә әйләндергәләп, һәр юлын күздән кичергәннән соң, сәке йөзлегенә тотынып, аягына басты.

– Кая кузгаласың, әнкәй? – дидем куркып.

– Мөгаллим абзаң янына барыргае, Сибгат улым, аннан башка хатны кем укысын?

– Мөгаллим абзыйларга үзем барырмын, сиңа бит урыныңнан кузгалырга ярамый, – дидем дә хатны эләк¬тереп өйдән чыгып чаптым. Әмма Мөгаллим абзый өйдә юк иде. Хатны укытмаган килеш әнкәй янына һич кенә кайтасым килмәде. Әткәйнең һәр хәбәрен ничек көтеп алганлыгын белмиммени мин?! Бәлки әле әйбәт хат булса, терелеп тә китәр.

Шул өмет белән ары бәрелеп, бире сугылып йөри торгач, Мирзагыл байларның тимерләп эшләнгән урыс капкалары янына килеп чыктым. Дәүләтҗан исемле бер малайларының әллә нинди гимназия дигән шәһәрдә укып кайтканлыгы колагыма чалынганлыгы бар иде. Капкаларын этеп карадым – бикле. Әмма сигез-тугыз яшьлек малай белән җил үтә алмаган капка бармыни дөньяда?! Башта якында гына үсеп утырган талга, талдан коймага үрмәләдем дә шап итеп ишегалдына сикереп төштем, хәтта бозау хәтле этләре дә абайламый калды. Мин болдырларына барып җиткәч кенә ул «Бу нинди җанлы сөяк?» дигәндәй, күңелен юатыр өчен бер өреп куйды.

Бәхетемә каршы Мирзагыл абзый өйдә юк иде. Юкса ул этләреннән усал¬рак. Гимнаҗиядән кайткан Дәүләтҗан ябык калҗага караган эт шикелле теләр-теләмәс миңа күз ташлады.

– Йолкыш, ни йомыш? Ха-ха-ха! Нинди әйбәт рифмалаша икән бу сүзләр, – дип ыржаеп алды ул. Мин курка-курка хатымны суздым.

– Шушыны гына укып бирмәссеңме дигәнием, аб-аб-ый. – Бу утын түмәренә «абый» дип дәшәргә телем бармаса да, йомышым булгач, теш арасыннан ул сүзне этеп чыгарырга туры килде.

Дәүләтҗан хатны җирәнеп кенә кулына алды һәм укый башлады: «Бу хатны мин Петербурдан язам, кадерлеләрем. Менә буржуйларның арка сөякләренә штык кададык, озак тыпырчына алмаслар...» Шушы сүз¬ләрдән соң Дәүләтҗанның иреннәре бүртмәчләнде, маңгаенда кызыллы-зәңгәрле таплар барлыкка килде. Мин ник кергәнемә үкенеп, дер-дер калтыранып тордым, ләкин борылырга соң иде.

– Кычкырып укы инде, аб-аб... – дидем, – әнигә кайтып сөйлисем бар, ул анда чирләп ята.

Ул минем сүзләремне ишетмәгәндәй һаман мыгырдануында булды. Менә бермәлне юләр кешедәй буылып-буылып көләргә тотынды. Әйтерсең ыштан төбенә кырмыска кергән дә ботларын кытыклап йөри.

– Ха-ха-ха! Кадерле байлык апкайта, имеш. Сезнең ише йолкышларга окоптан алтын тутырып җибәрәләр, ди. Ха-ха-ха!

Аның сүзләреннән мин һични аң¬ламадым, эчен тотып ыржаеп азап¬ланган арада хатны кулыннан тартып алдым да тышка атылдым. Кергәндә өрмәгән эт, теге чакта мине күрми калуының үчен алырга теләпме, тешләрен кайрап каршылады. Минем ише малайларның иң йомшак җире кайда икәнен белә каһәре, сыйракны авыз итеп тә тормыйча, турыдан-туры шунда ябышты, чалбар төбе белән бер кабымлык итне эт авызында калдырып, урамга чыктым. Тәннең ямавы өстендә, әмма чалбар жәл иде. Канаган җирне кәләпүш белән каплап, әни янына ничек кайтып керергә белмичә, урамда озак йөрдем. Шунда Мөгаллим абзый очрады. Ятьрәк әтинең хатын аңа суздым. Әти, чынлап та ниндидер зур байлык алып, бер айдан кайтачагын яза иде.

– Әни! – дидем сөенечемнән авырт¬кан җиремне дә онытып. – Әти баеп кайта икән! – Хатта ниләр язганлыгын сөйләп бирдем.

– И-и, балам, – диде әни, – үзе исән-сау кайтса, бүтәнен өмет иткән юк инде.

Әти алып кайтачак зур байлыкның ни икәнлеген уйлап, гел баш ватып йөрдем. Иң соңыннан, өстәл хәтле түгәрәк ипидер ул дип, тынычланып яши башладым. Әтинең кайтыр көннәре якынлашкан саен, сабырлыгым бетә барды. Ерактан, станция ягыннан поездларның кычкыртып үткәннәрен ишетеп, йөрәгем җилкенә иде. Хәтта күрсәтелгән көн җиткәч, әнигә:

– Мин станциягә барыйм әле, әни, – дидем. – Теге түгәрәк ипине дә күтәрешеп кайтырмын, әтинең үзенә генә авырдыр.

– Нинди түгәрәк ипи? – диде әни гаҗәпләнеп.

– Соң, әти апкайтачак байлык – киселә дә башламаган ипидер инде ул.

Әни күзләрен сөртеп куйды. Аннан, мине җибәрәсе килмичә:

– Станса бик ерак бит, Сибгат улым, – диде.

– Ерак түгел, җиде чакрым – нәрсә ул, минем тәпиләр Мирзагыл чабышкысына биргесез бит, – дидем.

Әнинең һаман да ризалашасы килмәде. Шулай да мин балавыз сыга башлагач, өс-башларымны алыштырырга кушты. Бәйрәмнәрдә генә кия торган ситсы күлмәгемне һәм әтигә күрсәтергә дип саклап торган сырмамны киеп станциягә киттем. Бу юл инде миңа бик таныш, әни белән тегенди-мондый вак-төяк сатарга гел шушында килә идек. Йөрәгем ашкынып-ашкынып типте. Тиздән әтине күрү дәрте адымнарымны кызулатты. Тамчы да армыйча станциягә килеп җиттем. Алай бик үк еш булмаса да, поездлар үтә торды. Кайсылары туктады, кайсылары юк. Туктаганы берсе янына барып вагоннан төшүчеләрне күзәттем. Ләкин берсендә дә минем әти күренмәде. Бер вагоннан икенчесенә йөгереп йөри торгач, табаннарым ут яна башлады. Арып, өшеп, вокзалга кереп утырдым. Шунда җылыга изрәп йоклап киткәнмен. Ә уянганда караңгы төшеп килә иде инде. Әни миңа караңгы төшкәнче тормаска кушкан иде бит. Ике-өч чакрым урман юлыннан кайтасы барлыгы исемә төшеп, йөрәгем «жу» иттереп куйды. Станциягә туктамыйча ажгырып үтеп киткән поездга соңгы тапкыр күзләремне мөлдерәтеп карадым да кайтыр юлга чыктым. Курку мине бөтен нәрсәдән дә ныг¬рак чыбыркылады. Күз бәйләнер-бәйләнмәстә урман юлына килеп тә җиттем. Шулвакыт урман юлыннан чаптырып килүче өч атлы күренде. Юлбасарлардыр дип, куак артына постым. Атлылар выжт итеп минем яннан узып киттеләр. Берсе Мирзагыл абзыйның гимнаҗиядән кайткан малае Дәүләтҗан иде.

Ат тоякларының тавышы ераклашкач, яшеренгән урынымнан чыгып, юлымны дәвам иттем. Инде урманны хәвеф-хәтәрсез генә үттем дигәндә, бер агач төбендә кара нәрсә күреп, дөресрәге, ниндидер сизенү белән абайлап алдым. Аякларым ни алга, ни артка атламады. Ул кара нәрсәгә карамаска тырышкан саен, муеным шул якка борылды. Шулвакыт әкрен генә тавышы ишетелде. Кирегә бөкләп чабарга да күп калмаган иде инде, ләкин ниндидер көч бу ниятемнән тыеп калды, үземне-үзем белештермичә аунап яткан нәрсә янына килдем. Ул кеше иде. Өстендә солдат киеме, бите-башы кара кан. Ләкин әле үлеп җитмәгәне күренә. Кызганудан, куркуны онытып, аның канлы йөзенә, чабылып ташланган кул-аякларына текәлдем. Урмандагы караңгылык та, эчкә шом салган ят авазлар да еракка китеп югалды. Ниндидер томан эчендә туракланган солдат белән мин генә калдым. Шунда солдат, нидер әйтергә теләп, иреннәрен кыймылдатты.

– Кем син, абзый кеше? Нигә болай туракладылар? – дип ачынып солдатка карап каттым. Аның күзләрендә сүрән генә очкын кабынды да сүнде. Элек үлгән кешегә карарга курка идем, бу юлы, кара урманда булуга карамастан, курыкмадым. Күңелемдә кызгану хисе, ә үтерүчеләргә нәфрәт иде. Авылга ничек кайтканымны да белмим. Бары тик шунсы гына истә калган: «Урман юлында кеше үтереп ташлаганнар!» – дип урам буенча кычкырып йөрдем. Бөтен авыл кубарылып, солдатны авылга алып кайттылар. Ул минем әти иде. Соңыннан гына белдем, әтине теге Дәүләтҗаннар үтергән икән. Байлыгын эзләгәннәр. Кесәләрендә тәмәке янчыгы белән гәҗит кисәгеннән башка нәрсә тапмагач, ачуларыннан тураклаганнар. Әмма дошманнар ул алып кайткан байлыкның күп укылудан тишелә башлаган газета кисәге икәнлеген белмәгәннәр.

Әйе, чыннан да бик кадерле байлык була ул, оланнар. Анда җирне халыкка бөтенләйгә бушлай бирү хакында язылган була.

Байлыкларның байлыгы, хәзи¬нәләр¬нең хәзинәсе, бәхетләрнең бәхете ул – Җир. Дөньядагы бөтен матурлык, бөтен байлык, бөтен тереклек җирдән башлана.
 


Фәнис ЯРУЛЛИН
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»