|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2013 Җәмгыять
Гөлназ Сәфәрова “Кадерле кадр” сәхифәсендә (ФОТО)Гөлназның фотоларын «кулга төшергәч», редакция кызлары белән аның хакында сөйләшеп утырдык. «Ул – новатор, – диде Рания Юнысова, – татар теленә беренчеләрдән булып Европа аһәңен кертүче». Дөрес, Рания барлык алып баручылар да Гөлназча сөйләшергә тиеш дип әйтми. Тик, вариант буларак, мондый сөйләм шактый күркәм һәм истә кала торган дип саный. «Гөлназ – креатив фикерләүче, бар килеш-килбәте, сөйләү стиле белән аны ишеткән, күргән мизгелдән үк җәлеп итә белүче алып баручы», – ди Рәйсә Борһаниева. Мин үзем, бу кызлардан, шул исәптән Гөлназдан да өлкәнрәк кеше буларак: «Бу заманның яшьләренә шаккатарлык – үзләре матур, үзләре чая, акылларына да исең китәрлек», – дип кенә өстим әле. Безнең кебек: «Коммунизм килгәч, бар да яхшы булыр...» дип утырмыйлар, тимерне кызуында сугалар. Шәхси тормышларына зыян салмый гына карьера да ясыйлар. Гөлназның әлеге «алтын татар яшьләре»нең лаеклы вәкиле икәнлегендә шик беркемдә дә тумастыр.
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|