• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 
Профнастил нс35
Профнастил для заборов и ворот. Оцинкованный профнастил - цена договорная
proftehnastil.ru

               

10.01.2013 Җәмгыять

Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләре

Рәнҗү
Эх, бабайлар!..

Әйтмәкче булалар;
«Кошлар бит сезнеңчә сайрамый...
Агачлар сезнеңчә шауламый.
Төтен дә сезнеңчә аунамый...»

Сызланып, үртәлеп
эчемнән мин дә әйтәм:
яшьләрнең күбесе
телемнең асылын, аһәңен аңламый!..

Бу җиргә сөлектәй ябышкан
килмешәк турында әйткән юк...

 «Ник алай? Ник болай?» дип уйлап,
әрнүгә сабышкан чакларда,
искән җил кистереп яңакка сыдырды –
«Җиңелмәскә иде!»

Күп җирләр йөрелә.
Күп илләр күрелә...
Чагыштырасың да күргәннәрне,
күпчак
читнекеннән безнең ким чыга...
Сәбәпләрен кем ди төпченсен!
...Чит күзләрдә горур өстенлек:
«Җиңелмәскә иде!»

Төштә, имеш, бер йомгакны
әй сүтәм, әй сүтәм!..
Килеп чыкмасынмы бер мәлне,
гүяки сихерче төене эченнән,
кан белән тырналган бер язу –
«Җиңелмәскә иде!»

...Көч барда, акылга хаҗәт юк.
Беркемнең беркемгә әҗәт юк...
Күпме ул рәнҗелгән кавемнәр
хәмердә ысланган бу илдә!
Коллыкка тарылган өнеңдә...
Зарланма! Шыңшыма! –
Тел юк дип, рух юк дип...
«Җиңелмәскә иде!»

Ишетәм саңгырау өннәрне
Ерактан-ерактан:
 урманнан,
  даладан,
   курганнан...
«Сезгә бик авырдыр,
 авырдыр, оланнар!...»

...Сабантуй мәйданы ягына
баһадир бер егет ашкына урамнан.
«Җиңелмәскә иде бу юлы!
 Җиңелмәскә иде!»

Элек һәм хәзер

Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде.

Хәзер укып вакланмыйлар,
һәммәсе «иҗат» итә!..
Китап башын «китап» ашый
торган заманга җиттек.

Яшьләрдә — экран-китап.
Кызык та ул, яңа да.
...Кәгазь-китап охшап калды
рәнҗетелгән анага.

Аккош күле урманында

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
Тома ятим хәзер... Ераклаша
әти-әни исән елларым.

Күпме дуслар китте соң елларда,
бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә
күрәм сыман йөргән юлларын...

...Исәрләнеп йөрим әрле-бирле,
кәүсәләргә килеп сарылам.
Йөзләремә бәргән сагыш җиле
исә сыман кыйбла ягыннан.

Язлар-көзләр кабатланып тора.
Гомер фасыллары бер генә!
Яшьлек үткәч, шәфәкъ офыгында
Картлык дигәннәре күренә.

...Күпме югалтулар!.. Ә тапканнар?
Ачыкларга гомер бардырмы?..
Вакыт үтүләре кызган саен,
әкеренәя бара адымнар...

Агачлар да ава. Үсә яңалары.
Урман үзгә күренә эңгердә.
Кешеләрдән кешеләргә күчкән
шатлык-кайгы гына мәңгедер.

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
...Бер юаныч: күрәм улларымның
күзләрендә килер елларым.

Һәммәсе якыннар...

Яшәлгән гомерләр,
язылган китаплар,
күрелгән шәһәрләр,
яраткан хатыннар —
һәммәсе якыннар!

Кырдагы игеннәр,
иртәнге ак карлар,
судагы дулкыннар,
уттагы ялкыннар —
һәммәсе якыннар!
Ай-кояш, йолдызлар,
тургайлар, былбыллар,
дус-ишләр, көндәшләр,
җырчылар, акыннар —
һәммәсе якыннар!

...Үзем генә үз-үземә
чит-ят кебек карап торам.

Замана

Күкне иңли көчле канат!
Җиргә сеңгән зәгыйфь каурый...

Биеклеккә карый-карый
кемдер үрли... Кемдер арый...

...Җирдә ята каты канат.
Күктә оча йомшак каурый...

Пентатоника

Бер заман монгол илендә
булдык без кунакта.
(Моңарчы нигәдер юлым
төшмәгән бу якка).

Безгә дип концерт куйдылар
ерак бер аймакта.
Сәхнәдән агыла җанга
шундый якын көйләр!
әллә Сарманда утырам,
әллә, дим, Әлкидә!..

Идел шавын да ишетәм,
дала җилләрен дә...
Шул көйләрдә тибрәнә ди,
Кытай илләре дә!

...Җыр тәэсиреннән бер мәл
бу җир улы булдым.
Үзем сизмәстән, билләһи,
татар-монгол булдым.

Ураза

Бүген кемгә ни яхшылык
эшлием? дип уянсам —
таң алды сәхәрем шул.

Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул.

Төшләр
Хәерле төн! Тәмле төшләр!

Йоклаганда һәммәбез дә тигез.
Ярымүлем халәт тигезли.
Төшләр юллап, Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?

Татлы төшләр Аның бүләге ул.
Тик алары кыска булучан.
Яман төшләр саташтыра, баса,
тән изелә, тыпырчына җан...

Ни булса да, төшләр насыйп безгә.
Яшәүнең бу үзгә хикмәте.
Вакытларны кире кайтарырга
тик төшләрнең җитә кодрәте.

Кайчак яшьлекләргә кайтып була.
Очратып була әткәң-әнкәңне.
Ишетергә мөмкин тәүге ярның
назлы, татлы сүзләр әйткәнен...

Төш юраулар, белмим, язык микән,
Язмыш синең белән уйнаса...
Ә уйласаң, безнең гомерләр дә
бер кыска төш кенә ләбаса.

Кайтып төшә...

Туа бәндә.

Ята башта
биләвендә.
Тәпи йөргәч,
уйный аунап
идәнендә.
Исәйгәчтен
сабак ала
мәктәбендә,
ирешмәкче
максат куйган
дигәненә.
Балигъ булгач,
чыгып китә
дөнья буйлап
биләменә.

...Ә бер заман
түзалмыйча
сынауларның
иләвенә,
кайтып төшә
ләхеттәге
биләвенә...

Бер бәхете —
гомеренең
финал-ахырын
белмәвендә.

* * *

СССР чакта төзедек коммунизм.
Хәзер ни төзибез? — кем белә?..
Рәсәй милләтеннән димәкчеләр,
татар булып тугач, мин - бәла?

Үз телеңдә белем алу өчен
ялынырга, рөхсәт сорарга?
Мәҗит Гафурича сорау туа:
нәрсә карыйсың син, и Алла!..

Саталар...

Саталар һәм сатылалар...
Бар дөньясы сатуда!
Аерма шул: сату сүзен
кем ничек аңлатуда.

Саталар грам-мыскаллап,
саталар илләтә дә!
Кемнәрдер яшерен сата,
кемнәрдер — күрәләтә.

Саталар тәнен-гыйффәтен,
саталар урын-постын...
Сатасыңмы, сатыласыңмы —
син ни статуста, дустым?

... Һәммә кеше андый түгел
уеңда, дисең, хата.
Ышанмыйсың? Әнә чатта
кемдер гайбәтең, сата.

* * *

Томаннар эчендә югала еллар!..
Догасыз үтелгән шактые.
Уянса күңелдә үкенеч,
күзләргә яшь килә. Шат көе.

Офыклар артына күмелә еллар!..
Озата урманнар, үр-кырлар...
Яшь буын безнең чор турында
ни телдә, ни көйләр, ни җырлар?

Рәшәләр өстендә тибрәнә еллар!..
Хәтердә калмаган күп юллар...
Киләчәк түреннән безгә дип,
бер сыңар сәламне кем юллар?

* * *

Зарланырлык, үртәлерлек
Идел-Йортта хәлләр күп!..

Кара көчләр бассалар да,
барыбер түзәм! Кимсенмим!
Мондый чакта күпләр әйтер:
«Нишлием мин, нишлим мин?..»

Башны ияр чакларда да,
баш күтәреп эшлим мин!
... Җирдә ике татар калса,
шул икенең – берсе мин!

Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№120 (863025) / 13.12.2013 17:15:21

мина калса бу стихлар супер

№119 (863024) / 13.12.2013 17:13:34

№118 (853937) / 25.09.2013 19:33:35

№117 (837821) / 22.04.2013 22:24:16

РФ.нын 6 том китабы кулга элэкте.3 томы-шигыр санала. бар бер юллысы, ике юллысы, оч юллысы, кубрэк юллылары.УКыдым,укыдым,бер шигыр дэ тапмадым.

№116 (826540) / 23.01.2013 13:14:30

кызык түгел,

админда счетчик бар. Ул сиңа әйтә ала, ничә комптан кергәннәрен.Аста бүгенге моментныкы бар карасаң.

№115 (825481) / 15.01.2013 16:02:38


"тәнкыйтләүне,үч алудан аера беләм.(син язганнардан сасы ис аңкый).
үч алу вак кешеләр эше ".Боларын дөрес язасың,тик бу юлларыңны үзең дә укып чык,файдалы булыр,бәлки.

№114 (825454) / 15.01.2013 12:00:26

монда эхем-эхем,4-5 кеше язганны (үзен дә кертеп) халык яза дип атауы сәерерәр билгеле. 4-5 кеше халык түгел группа гына!

эхем син әйткәннәр тәнкыйт түгел,пчрак сибебеп үч алуга охшаган.
мин берегез белән дә күрешеп аралашкан кеше түгел. мин сез язганнарны укучы кеше. шуңа да тәнкыйтләүне,үч алудан аера беләм.(син язганнардан сасы ис аңкый).
үч алу вак кешеләр эше .

иркә №102, килер бер көн,картайгач,55 кә җиткәч,сиңа да әйтерләр, бар үз акчаңа әптик ач та шунда эшлә,аяк астында чуалып йөрмә диярләр...

килешмим №104 дөрес әйтәсең.

№113 (825449) / 15.01.2013 11:11:42

http://www.tatartime.com/?p=12241

Кайсыларын укыганыгыз бар?

Ел әдибе

Гәрәй Рәхим (Татарстанның халык язучысы, милләт турында яңа шигырьләр авторы,Р.Байтимеровның “Туган ягым” шигыре буенча Татарстан гимны текстын әдәби эшкәртү,Казан)

Равил Фәйзуллин (Татарстанның халык шагыйре, милләт турында яңа шигырьләр авторы,Казан)

Фәнил Гыйләҗев, милли шигырьләр авторы



Ел китабы авторы

Камил Әбләзов — Татар халкы язмышы турында 2 томлык

Фатих Сибагатуллин – «Великие татары - строители и защитники России” китабы

Айдар Хәлим – “Хунвэйбин” китабы

№112 (825412) / 14.01.2013 22:55:08

Эхем-эхем, ә нәрсә, синекен укырга җарамый мәллә? Син генә мәллә умнинкий да шолковинкий. Кешенекен тикшерә белгәч, үзең дә язасыңдыр, әя давай, кая язганнарың? Яхшы булса сүз әйтмәбез, мактарбыз гына. Әнә Иркәне кайберәүләр мактаган кебек.
Карале кара, эссесен куйган бит тәки, маладис, булдырган. Хы, кайбер кытыршылыклары барын бар инде дә, болай ярыйсы шәп. Язып тор!

№111 (825411) / 14.01.2013 22:42:46

Бар икән күрәселәр! Авыл катынын битараф түгел ,диме? Инде куярга кушалар...Уффффф!

№110 (825401) / 14.01.2013 22:16:44

Син аны Эхем дип куйма, миңа соңыннан күз генә кысырсың, мин сразы аңлап алырмын)))

№109 (825399) / 14.01.2013 22:11:18

Рөхсәтсез килешми апай.
Үзе куймагач ни!

№108 (825398) / 14.01.2013 22:10:00

авыл катынына, Эхем-эхемгә сылтама куй әле, аныкын да укып карыйк.)))

№107 (825394) / 14.01.2013 22:04:15

латны битараф булмау гына.
Үзәгенә үткәннәр эхемнең,талантын танымыйча.

№106 (825393) / 14.01.2013 22:02:13

Бабайга 105 мәдхия!!! редактор буларакмы әллә шагыйрь буларак микән? Начар түгел инде бу. Күпләр кызыксына дигән сүз))) Шул исәптән Эхем-эхем дә битараф түгел икән)))

№105 (825342) / 14.01.2013 18:11:58

Сәер фараз! Монда беркем дә РФны типкәләми.Үзенең балаларыннан рәхәт күреп яшәсен,калганнарга да шуны телик!Ә чынлапмы,шаяртыпмы,иҗатыңны тәнкыйтьлиләр икән,димәк уйланырлык сәбәп бар.Бу "КУ" редакциясе түгел шул, үз кул астыңда эшләгән хезмәткәрләрнең бердәм "одобрям"ын көтмәгез.Монда халык күзең чәчрәп чыгарлык дөреслекне әйтә:әйбәт икән мактый,начар икән тәнкыйтьли.Берәрсе Леногор Берәвенең,я Сәйләннең хет берәр шигыренә бәйләндеме? Ә күпмеләре тагын язуларын сорап мөрәҗәгать итте! Әле каядыр югалган Берәүне һаман көтәләр...Ну,РФның иҗатына ихтыяҗ шундый гына булганга кем гаепле ? Рас иҗатыңны бөтенхалык алдына чыгаргансың икән,бәясен дә алырга риза бул.Шагыйрь халык хезмәтчесе,шул ук вакытта аның юлбашчысы да.Хезмәтче буларак тырышлыгын халык түгел,хакимият кенә бәяли икән -бер уйланырлык сәбәп.Юлбашчы буларак шул ук халыкны артыннан ияртә алмаган гына түгел,"типкәлиләр" икән -икенче уйланырлык сәбәп.Килешмәсәң дә,кызык булмаса да менә шул!

№104 (825329) / 14.01.2013 17:48:23

кызык түгел! Үзләрен дә шул язмыш көтә,ертлачлар заманында әвәләнгән балаларыннан!

№103 (825307) / 14.01.2013 13:43:10

кызык түгел, нык нечкәртмик, өзелүе бар...

№102 (825305) / 14.01.2013 13:26:53

кызык түгел, )))

олыгайган кеше өендә утырырга тиеш!!!Яки үз журналын үз акчасына чыгарса, 100 гә хәтле булса да бер сүз юк.

Кызык түгел әлбәттә. Татар кызлары Пиафнф уздырганда, шт=игърияттә мондый мескенлек. Моны бит хакыйкәть дип уйлаулары бар. Ә бу - хакыйкәть түгел.

Безнең Сәйлән бар!!!! Һәм тагын әлегә билгесез талантлар бик күп.Мыруда шаккатырып тибеп-тибеп чыгалар.
Иркә инде, кем булсын...)))))

№101 (825294) / 14.01.2013 11:15:47

шул олыгайган кешене типкәләүләрегез.
акыллы кешеләр болай эшләмәсләр иде.
акыллылар өлкәннәрдән тормыш нечкәлекләрен өйрәнерләр иде...

№100 (825282) / 14.01.2013 09:52:07

Фирдәния шигырьләрен укыгач искә төште. Кичә "Эхо Москвы"да мәктәптә әдәбият укыту кирәкме дигән темага тапшыру булды. Бик сәер яңгырый, шулай бит. Берсе, әдәбият ул мәдәният күренеше, шуңа укытылырга тиеш,ди. Ларина үзе, киң таралган әйбер, әдәбият ул - тәрбияче, шуңа укытырга кирәк дигәнне искә төшерде. Әмма тапшыруга язучы булып килгән ханым, мәктәптә әдәбият укыту процессы балаларны әдәбияттан читләштерүен әйтте( 100 процент килешәм), шулай булса да укытылырга тиеш диде. Монысы белән дә килешәм.
Мәктәптә укытыла торган Совет чоры әдәбияты чоры язучылары Н.Островский, Горький, Фадеевларны программадан алып атырга кирәк диде.Болары белән дә килешәм))) Әмма ул өстәргә теләгәннәр белән килешмим.Рус телле яһүд ментальле ул язучыларны укыдым, берсен дә аңламадым дияргә була. Булгаков белән дә шулай. "Мастер и Маргарита" да программада булырга тиеш түгел. Программадагы "Собачье сердце" бәлки калырга тиештер. Анысы да үз фикерем түгел. Мин аны укый башладым ахыры, Ташладым.
Совет чорыннан мәктәп программасында Распутин, Астафьев, Айтматов калырга тиеш.

Менә татар әдәбиятында Совет чоры тулаем кризис. Фатих Хөсни белән Еникине генә санап буладыр мөгаен.
Кичә ТНВда Аяз Гыйләҗевның 75 еллыгына багышланган тапшыру булды. Карадым. Аны алып баручы чәчби, ниһаять чәчен җыйган иде. Җыймаган булса, каласы җүгел идем.
Аяз Гыйләҗевны 100 тапкыр укый башлап, 100 тапкыр ташладым. М.Гыйләҗев сәбәбен ачыклап күрсәтте.Нәкъ менә ул әйткән озын җөмләләрдә икән сер. Алар җөмлә генә түгел, анда әйтәсе килеп әйтелмәгән нәрсәләр...Шул җөмләне укыгач, моның нәрсә әйтәсе килгән дә, әйтмичә калдырды икәндип баш ватып утырасың.Болай дип уйласаң, бу төше алай түгел. Тегеләй дисәң, бу җире алай түгел. Ягъни аларны аңлау өчен мин Гыйләҗев яшәгән мохитне белергә тиеш. Кстати, урыс телле яһүд язучылары белән дә шулай. Яһүд әдәбиятында алар үзләре генә аңлаган пласт бар. Син шуны белсәң, бәлки яхшы әсәләрдер.Әмма әдәбият кыйммәте нәкъ киресендә...Син үзең ачарга курыккан төпкелләрне ачарга тиеш ул, әдәбият.
Равиль Фәйзуллин да тормышка яраклашып талантын җиргә күмгән кеше.Совет татар әдәбияты кризисы авторларыннан берсе.

Аяз Гыйләҗевка кайтып.100 елдан басарга дигән әйберләре бар икән. Бәлки анда ул чын талантын ачар?... Тик бу икейөзлелек түгелме??? Без әдәбиятны мәктәптә тәрбияче диябез икән, язучының моңа хакы бармы????

№99 (825270) / 14.01.2013 00:11:31

ББ, Фирдания турында язмадың. Нишләп китеп барды, яшь бит әле ул.(((((

№98 (825264) / 13.01.2013 21:47:09

Lia!

Әхмәт Гадел тумышы буенча Мамадыш районыннан, Ләкин Зур Мәшләк зиратына әтисе белән янәшә куелды.

№97 (825250) / 13.01.2013 20:08:17

Эссеңа- "5"!Монда каяндыр бер ювелир Равил Фәйзуллиннан бриллиант сырлап уңышлы рәвештә галәмгә чыгарды һәм бу уңайдан үзен котлап алды.Тәк шту,татарның да беренче космонавты бар бугай. Алай-болай ,я Равил Фәйзуллин,я ювелир үзе шартламаган булса.Бүтән тавыш-тыны чыкмаганга әйтүем...

№96 (825243) / 13.01.2013 19:46:28

Урысча диюегез миңа кагылдымы соң? Ювелиргамы?Мин КАИ да татрча укытсалар татарча язган булыр идем. Аны тәрҗемә итеп утырырга җитди нәрсә дип кабул итәргә кирәк һәм моның өчен вакыт кирәк. Камыр күпергән өчпочмак пешерергә кирәк))))

Ялкын)))
менә шундый формадагысы ярый))))

а)"Гиперболизация алымына саркатик эффект салып, аны язмаларында бик яратып куллана.)))Стильне зурлагансың))))))

б)Биредә үз урынын саклау өчен ул кайбер үзе сөймәгән фикер ияләрен чиккәрәк этеп куярга да мөмкин.)))
болары белән килешеп булмый. Урын саклау өчен түгел дисәм уйладым да тагын риза инде
мыруны ниндидер фикер алышу урыны булудан туктату мәгънәсендә.Андый тырышлыклар күп ич. Болай шәхескә тупас тимәсәләр, фикерләрне һәркемгә ботарларга мөмкин. Аың кызыгы шунда.
в) мин эссены ботарлау көткән идем әле)))))болай беренче язган көнне үземә дә ошаган иде)))) үземә ошаса, башкаларга ошый гадәттә.Әмма бүген куйганда бәк күп чатаклыклар күрдем.


Эхем-эхем, аңламадым әле мин сине. Син язганнарны мн гел сөйләп торам болай. Башта әллә нинди идеяләр дә күп.Пенсиягә чыккач булыр инде. Улымны укытып бетерәсе бар. Авантюраларга кереп китеп булмый.Стабиль ашар өчен стабиль доход кирәк.

№95 (825216) / 13.01.2013 17:55:22

Эхем-эхем, әгәр булмый дисәң, көчләмим))))әгәр ул төртке син булсаң, мин һич тә начар димәс идем.))) Төрткегә әһәмият бирүчеләр булды кебек, Зәкиева белән бер биттә язышканда, Сәйлән чалымнарын да күрергә туры килде. Әһәмият биреп берләшмә төзесәк кенә инде,))) Язучылар союзына гариза языйкмыни?
Ләкин Татар язучылары исемен күтәреп йөрүчеләр чыннан да бу исемгә лаек булсыннар иде.
Фирдания Гыйльфан шигырьләрен укып чыктым. Кайбер кимчелекләре булса да, эчтәлеге, төзелеше буенча пүчтәк язучыларны уздыра. Аннан да түбән дәрәҗәдә шигырь язучылар шагыйрь дип аталып та йөрмәсеннәр. Ә андыйлар язучылар арасында бихисап.
Смайлик турында җиңелчә генә кисәткәнне Иркә мораль уку дип кабул иткән))) Гиперболизация алымына саркатик эффект салып, аны язмаларында бик яратып куллана.))) Биредә үз урынын саклау өчен ул кайбер үзе сөймәгән фикер ияләрен чиккәрәк этеп куярга да мөмкин.))) Шул максат белән ахырга кадәр сугыш кырын ташлап чыкмаячак.
Эссе турында начар дип әйтеп булмый, преп. урынында булсам, мин дә 5 ле куяр идем. Ирекле фәлсәфи язмага тема буенча үз фикереңне язу күпме булса да артык түгел. Иркә биредә хәтта Кантның үзен дә уздырып җибәргән бугай.)))

№94 (825213) / 13.01.2013 17:44:09

Ә монысын аңлаешлы итеп урысчага әйләндермәссең микән, натуральный?

№93 (825212) / 13.01.2013 17:41:11

Эхем-эхем,бет чәйнәмә инде,син аңладың бит мин ни әйтергә теләгәнне.

№92 (825208) / 13.01.2013 17:18:55

Рәхмәт инде Кантка,аңлаешлы урыс телендә язганы өчен!

№91 (825207) / 13.01.2013 17:08:23

Юк, Эхем-эхем,аргументлар беткәнгә күрә генә урысча язылмаган бу ни,Ә Кант бн Соловьёвның сүзләрен татарчага тәрҗемә итмәс өчен урысча язылган.Кайвакыт кайбер җөмләләрне тәрҗемә итсәң,аларның мәгънәләре югала.Монда да шул ук хәл кабатлангандыр дип беләм.Ә болай матур язылган.

№90 (825201) / 13.01.2013 15:15:25

Кемнәрнеңдер татарча аргументы бетте,ә аннан соң урысча демогогия башлана да инде.

№89 (825197) / 13.01.2013 14:26:23

Менә ,Ялкын,син миннән көчләп язучы ясамакчы булып азапланасың.Монда Равил Фәйзуллинның 13 шигыре куелган.Бәлки ул аның соңгы 13 елда язылган бөтен әсәрләредер? 70 елларда яп-яшь килеш гений ясадылар,күтәрделәр,һаман шул биеклектә утыра,ә безгә тәкъдим ителгәннәренә карасаң,гениаль шигырьләр иҗат итеп утыра дип әйтергә телем әйләнми,чөнки күңелемнең бер кылы да селкенмәде.Инде күптәннән тик утыра гына кебек.Ә аның шигырьләренә бер "төртке" ике көн арасында 7 шигырь төртте,бәлки 13не төртер иде,админ тыйды кебек.Бәлки ,"төртке" артында син әйткән,татарны яшәтәчәк язучы сүнеп ятадыр,админ тукмагы астында . Арабыздан кемнәрдер "сасытма" дип кушылып та утырдылар әле.Ә берәребез аның бу тырышлыгын булдыра алганча бәяләп карадыкмы? Дөресен әйткәндә,әгәр ул Р.ф. шигырьләрендәге аркылы яткан түмәркәләрне күреп төрттермәсә,Равил Фәйзуллин бите,үзешчән шагыйрь Роберт Шәймарданов смайкын да җыймаячак иде бит.Тәк,шту,Ялкын,әпәйттеки,"ниемне нитеп" утырабыз инде диясе килде .

№88 (825195) / 13.01.2013 14:20:04

Ялкын))) мин мораль укудан узган))))Гомумән миңа нәрсә килешә һәм юкны мин үзем бәяли торган хәлдә һәм үзем генә хәл итәм. Бер партия члены түгел. Шул сәбәпле.

Эссены урысча язам.КАИда татарча укытмыйлар бит.Миңа яз дип әйтүчеләр бар барын.Тик мин үземә куйган бәя аларны чыгарырлык дип санамый.Улым да әйтте хәттә не скромничай дип.Урыс телемне әдәби тел дәрәҗәсендә санамыйм. Тик шунысы бар ахыры хәзерге заман темпы өчен минем урыс еле җитәдер. Яшьләргә шул кирәктер.Менә куйыйм әле. Тик сез миңа нәрсә әйтсәгез дә үземә куйган бәя улыма зачет алсын өчен язган әйбер генә.Мой любимый философ и почему дигәнгә.

Созерцая мир, чем мне нравиться заниматься, я гляжу в синее небо и белые облака на нем; взгляд спускается вниз - глаза лелеют сочно-зеленые молодые листья деревьев, молодая трава… а там еще ниже копошится муравей… или полетела с василька пчела… И в этот момент включается сознание. Кто я, зачем я? Кто мне пчела, или муравей? Кто я для них? Я восторгаюсь результатом их труда – красотой муравейника, сотов с медом… Ведь я не могу хвастаться, что могу сотворить то, что они умеют. Возможно я для кого-то муравей? Возможно кто-то восторгается тем, что человек понастроил на планете Земля. А может быть, унылые высотные коробки-жилища землян кого-то приводит в загадочный восторг???!!!
Что такое человеческий глаз, что он видит? Что такое человеческий ум? Что записывает ученый формулами, открывая тот или иной закон физики, химии? Все эти вопросы в голове сначала напоминают пчелиный рой. Но нельзя жить с роем в голове. Пытаешься его оформить во что-то. И вот я тоже сформировал было свои взгляды в своей головы для своей же головы.
По сути, все описанные законы мира являются закономерностями человеческого восприятия мира его органами чувств (Различные приборы это лишь усилители и только адаптеры для наших органов чувств). Их нельзя считать объективными в абсолютном смысле этого слова. Они объективны только для человеческого восприятия. Мир существует сам по себе. Допустим, дальтоники, они видят только определенные цвета. Есть нормальные люди видящие все цвета радуги. И есть художники, улавливающие множество оттенков. Дак какой он мир в цвете??? Или еще интереснее, это он для нашего глаза - оптического прибора такой, а для слепого он какой?
Начав изучать философию, я очень рад был обнаружить своего философа.
Это – Иммануил Кант, величайший философ Нового времени, его можно назвать Коперником философии. Он начал свой путь в науке как астроном -теоретик. Он первым поставил задачу мысленно проследить все возможные проявления всемирного тяготения, продумать и объяснить с этой точки зрения все, что наблюдают астрономы, и понять, как устроена и развивается Вселенная. Так родилась космогония и космология Нового времени. Великий мыслитель высказал пародоксальную идею о том, что многие земные структуры устроены гораздо сложнее, чем небесные тела, а следовательно, более трудны для исследования. Легче изучить Солнце, чем гусеницу. Я не говорю: «Дайте мне материю, и я создам гусеницу»; я говорю: «Дайте мне материю, и я построю вселенную». В философии он дал понятия «вещь в себе» и «вещь для нас». Человек способен познать «вещь для нас», а «вещь в себе» не познаваем. Выдающийся русский мыслитель Владимир Сергеевич Соловьев сказал о нем так: «Кант открыл зависимость мира явлений от челевеческого ума и безусловную независимость нашего нравственного мира»
Вкратце так…

№87 (825193) / 13.01.2013 13:52:00

ул "ниен" алып аткач,рафинерованный татар телендәге язучы булып калмыйма суң?
халыктан аерылган язучы булмыйма диюем?

№86 (825190) / 13.01.2013 13:36:57

Әйе, язучы татарны яшәтергә бурычлы!
Эхем-эхем, синең соңгы язмаңда бер җитешсез нәрсә күрәм: иң соңгы җөмләңдәге "ниеңне" лексиконнан алып атсаң, синең корабыңның биегрәк, матуррак дулкыннарда тирбәнерлек мөмкинлекләре дә бардыр, бәлки)))) Ә кем белә...

№85 (825187) / 13.01.2013 13:18:33

Экзотик һөнәр иясе)))Әйдә соң Бәйсез Экзотик язучылар берлеге төзик,))) сине берлек рәисе итәрбез, Иркә - урыныңны алыштыручы(заместитель)))))) Конкурентлары булгач, язучылар берлеге дә теләсә кемне кабул итеп ятмас иде))) Безнең м.руда гына андый язучылар әнә никадәр!
Иркә ханым,))) сезне телләшеп үчекләп утыру бер дә бизәми)))) Авыл апае белән сәер ник ияләренә генә килешә бу смайлик.
Тукай заманында язучылар берлеге булмаган, 1936 нчы елда оеша ул, сез хаклы, Тукай һәм Тукайга кадәр иҗат иткән язучылар булмаса, оеша да алмаган булыр иде. Ул чорда иҗат иткәннәрне классиклар дип тикмәгә генә атамый торганнардыр, билгеле. Ләкин татар милләтенең язучылардан торган берлеген оештырып, татар классикларын билгеләргә мөмкин булмаган булса,ул милләт буларак яши алмас иде. Димәк үзара бәйләнеш принцибы бу өлкәдә дә сакланып кала.
Язучыны татар яшәтә? Татар булмаса, хәзер күп язучылар рус телендә дә иҗат итә ич. Башка бер телне өйрәнеп иҗат итәргә кыен булмаганың үз практикаң аша да беләсең, улыңа русча эсселәр язасың)))) һәм сөйләвеңә караганда, алар начар булмыйлар))) Димәк, татар яшәсен дисәк, безгә нәкъ менә үз телебездә иҗат итәргә һәм татарны ЯШӘТЕРГӘ КИРӘК.

№84 (825178) / 13.01.2013 12:44:09

1961 нче елгы, Фирдания Гыйльфан ничек вафат?((((

№83 (825176) / 13.01.2013 12:21:46

http://www.vatantat.ru/page3621.htm
Фирдания язмасы бар.

№82 (825169) / 13.01.2013 11:20:08

Эхем-эхем,

Һәр сүзеңә.

Гомумән, Бу арада мыру уку бик күңелле миңа.Пинсия турында хыялланам))))


Ялкын:

1. Тукай заманында язучылар берлеге булмаган, әмма татар әдәбияты классиклары биргән чор.

2. Татарны язучы яшәтми!!!!!! Язучы яшәтә башласа, татар һичшиксез бетәчәк!!! Язучыны татар яшәтә!!!!Һәм без мыруда язучылар шуның өстендә эшлибез.Бу Зифа Кадыйрова берәрегездә юкмы соң?Алайса маляр-маляр дип исегез китте.Тел - анадан бирелә. Ә менә шәхес булып өлгергәнлеге -монысы Ходайдан. Менә тел ягыннан бик талантлы Миоәүшә бар. Әмма шәхес ягыннан таптана.

Менә Зифа Кадырованы укыйсы килә башлады. Хәзерге заманда музыка укытучысы икъдисат фәннәре кандидаты, сатып алынган дипломнар. шуңа кешегә бары эшләгән эше нәтиҗәсе белән генә бәя бирә торган чак.

№81 (825165) / 13.01.2013 10:57:28

Мерси, ЗМ.Нурлы моська оялаган институттагы конъюнктура белән кызыксынмый булмас.

№80 (825158) / 13.01.2013 08:48:42

Кабат рәхмәт,теләкләрең өчен,Ялкын.Һәрчак сабыр,төпле фикер язуың белән сокландырдың.Үзең әйтмешли,китапханәче,штукатур-малярлар Берлеге исемлегендә тагын берәр экзотик һөнәр язучысын күрәсең киләдер инде?Минемчә,кирәк түгелдер?Сәләтсезләр исемлеген арттырырга түгел,талантларны ачарга һәм үстерергә иде дә бит....Әнә,Сәйлән ,Мәдәният министрлыгы белән берлектә! шул ук Равил Фәйзуллин җитәкләгән "Казан утлары" оештырган нинди мәртәбәле бәйгедә бөтен Берлекнең борынына чиртте (Хәтта бик шикле рәвештә беренче урынны алган Зөлфәт Хәким дә ул берлек әгъзасы түгел!). Бәреп торган талант! Әмма аңа нинди тәкъдимнәр булды соң? Җиңүче яшь талантның шигырьләр җыентыгын чыгарырга кирәк иде дә бит...Динә Гариповаларга биргән кебек автомат Язучылар берлеге таныклыгы тапшырасы иде дә бит...Телевидение каршында бара торган "Мәдәният дөньясы"а чакырасы да,нинди матур тапшыру чыгасы... Һич югында журналның бер санында аның үзе һәм иҗаты белән таныштыру рубрикасы бирәсе иде бит....Юк,көнчелек куәтле! Шәп язучы чыкмаса да,һичъюгы шундый кирәкле эшләрне эшләргә булса да Берлектә түгел,ә Берлек рәисе кәнәфиендә бераз эшләп китәр идем... Әмма кем әйтмешли,тот ниеңне,дөнья бу!

№79 (825156) / 13.01.2013 00:55:12

Эхмэт Гадел белэн Ринат Нуруллин - Зур Мэшлэктэн?!!! Минем очен зур хэм соенечле яналык. Рэхмэт сезгэ.

№78 (825151) / 13.01.2013 00:11:30

Балык Бистәлеләр бик тыйнаклар.

№77 (825149) / 13.01.2013 00:02:25

Фирдания Гыйльфан:

http://www.tatknigafund.ru/books/1211/read#page3

№76 (825148) / 12.01.2013 23:53:03

Островскийга тиң булган Фирданиягез турында доньяга кайсыгыз белгертте?
Һаман Равил абыегызга мәдхия укып утырасыз!

№75 (825147) / 12.01.2013 23:52:41

Балык Бистәсе районында туган язучылар:

http://adiplar.narod.ru/ribn.htm

№74 (825146) / 12.01.2013 23:48:07

Бугай! Ялкын!

Николай Островскийга тиң булган Зур Мәшләк авылы шагыйрәсе Фирдания Гыйльфан быел вафат булды. Быел ук Әхмәт Гаделне дә Зур Мәшләк авылында җирләдек. Шагыйрьләребезне югалтып барабыз. Зур Мәшләктән Ринат Нуруллиныбыз гына калды.
Язучыларны өф-төф итеп саклап торасы! Республикабызда тырт иткән 300 язучыбыз бар. Шуларның 200е өлкән яшьтә. Нинди монда тарап сирәгәйтү турында сүз кузгатып була?

№73 (825141) / 12.01.2013 23:27:40

Балык Бистәсе районында туган, яшәгән әдипләр:Кадыйр Сибгатуллин, Вазыйх Фатихов, Мансур Шиһапов, Рәшит Шиһап, Ләйсән Фәтхетдинова...

№72 (825127) / 12.01.2013 22:48:12

Контакттагыларда фикерләү сәләте начар. Постлардан ук күренә.

№71 (825125) / 12.01.2013 22:41:18

Балык Бистәсе вәкиле биредә Нур-улы шаярып утыра))) Язучылар исемлегендә ул да бар. Ярый, аның әсәрләре шактый инде, поэзия, проза, ныклап торып анализ ясый башласаң, бәлки изюминкаларын да табып булыр иде. Ә чынлыкта Балыклар йомшак. Хәзер йомшаклар заманы, халык шул йомшаклардан канәгать түгел, читлектәге кош кебек бәргәләнә. М.рудагыларны мәнсезләр дип әйтмәс идем, киресенчә, иң акыллылары, заманча фикерли торганнар җыелган. Ә менә в контакте сайтыннан ишетелгән авазларның аһәңлелеге сизелми, көчсез, көрәш рухы түбән.
Әлбәттә, язучылар сафына күп талантсызлар кабул ителүдә берлек рәисенең роле зур булырга тиеш, чөнки үзе уртакул икән, ул үз тирәсенә дә шундыйларны гына туплый бит. Шул ук вакытта талантлы язучылар игътибардан читтә кала, калган инде. Бу берлекнең аксап китүенә шулай ук кемдер йогынты ясарга да мөмкин. Ни генә булмасын, берлекне яңадан торгызу өчен талант өлкәсендә өр-яңабаштан учет-ревизия ясарга, аеруча билгеле бер уңышка ирешкән белемле профессионалларны гына калдырырга кирәктер. Бәлки, профессиональлекләрен махсус критерийлар белән билгеләргә дә булыр иде. Әгәр язучылар составын тарап сирәгәйтмәсәләр, әгәр бу башбаштаклык алга таба да дәвам итсә, тиздән татар язучыларының абруе тәмам юкка чыгар, рәтле язучысы булмаган милләт үзе дә таралыр.

№70 (825122) / 12.01.2013 22:28:22

Эш булмагач шигыр яза башлады халык.Эш бар ул барын,ә менә эшлисе килми.Күпмегенә шигыр язмадым М.РУ.-да,нуль внимание.Ә бит алар биик матурлар иде.Җаманнаучылар булды булуын,даҗе Есининныда себереп түктеләр(күчерма куйган идем ни язарлар икән дип).Татарлар надан халык,ә талашырга булдыралар,м.р. да.

ПОКА !

№69 (825120) / 12.01.2013 22:25:00

Бай булсагыз да Файзуллиннан калганын хэтерлэмисез шикелле.

№68 (825117) / 12.01.2013 22:10:19

Утын!

Аңар каравы Р.Зарипов Я.Б. да тора.

№67 (825114) / 12.01.2013 22:01:47

З.Хэкимгэ кирэкме сон ул Я.Б

№66 (825113) / 12.01.2013 22:01:09

Дөрес, Балык бистәләре язучы, шагыйр, журналистларга бик бай халык! Бар районнарны артта калдырып барабыз! Аллага шөкер, әлегә үпкәләүчеләр юк!

№65 (825112) / 12.01.2013 22:00:08

Эхем-эхем, хәзер бөтен китапханәчеләр дә хәтта штукатур-малярлар да язучы булып беткән заманда язучыларның сукыр бер тиен дә кыйммәтләре калмаганын үзем дә аңлыйм инде. Башаяк боткасы. Китапханәчеләрне китапларын укып кичәләр уздырганга язучы ясаганнардыр инде, ә тегеләрен ни өчен? Татар язучылары турында белешмә карап утырган идем. Кем генә юк анда. Мәсәлән, мин 2-3 пүчтәк әсәр язган өчен генә язучы исеме күтәреп йөрүчеләрне аңламыйм. Танылганнары да шунда, танылмаганнары да бер казанда бергә буталган. Язучылар исемлегендә Зөлфәт Хәкимнең булмавын күреп бер гаҗәпкә калган булсам, урам телендә иҗат итүче һәрбер китап укучыны күреп икенче кабат гаҗәпкә калдым. Мин сине чыннан да язучы дип торам. Язып кара, бәлки синдә дә менә дигән язучы яшеренеп ятадыр)))

№64 (825111) / 12.01.2013 21:58:24


Сорауга,


Балык Бистәсенең һәр агач төбендә кимендә өч шагыйрь утыра!


№63 (825107) / 12.01.2013 21:52:35

Якташлары белергә тиешләр бит ?.

№62 (825103) / 12.01.2013 21:30:53

Кемне күз алдында тотасың, Узгынчы?

№61 (825102) / 12.01.2013 21:29:14

Балык Бистәсе төбәгендә талантлы шагыйрьләр яшәгән, яши һәм яшәр!!!

Һәм без бер-беребезне сатмыйбызда!!!

№60 (825100) / 12.01.2013 21:23:24


Менә сиңа "замазка" -
Моська кигән маска!


№59 (825098) / 12.01.2013 21:18:37

Кызганыч, үзегез дә калганнарын белмисез икән.

№58 (825095) / 12.01.2013 21:16:19


Узгынчы!


Балык Бистәсе төбәгендә талантлы шагыйрьләр яшәгән, яши һәм яшәр!!!


№57 (825093) / 12.01.2013 21:12:34

Җанга рәхәт ,кәнишне,әмма ,гафу ит,Ялкын,лаек булмаган мактауларыңны кабул итә алмыйм.Лутчы знайканың "чехоточнигы" йотам...Ну,әйтеп күрсәттең дә инде,! Безнең хәзерге татарда нинди язучының тәнкыйтьче,нинди тәнкыйтьченең язучы булганы бар?

№56 (825089) / 12.01.2013 21:05:25

Эхем-эхем, мин сине язучылар сафындагы бик яхшы романнар авторы дип уйлый идем))) Минем өметләремне))) чәлпәрәмә китердең түгелме соң? Тәнкыйтьне шәп язасың дип әйтүем))))

№55 (825088) / 12.01.2013 21:05:19

Шигырь чәлү өлкәсендә
Кайсыгыз монда мачтыр?
Нур улының шигырьләрен
Кайсыгыз урлап качты?

№54 (825081) / 12.01.2013 20:59:44

Нигә әле Ялкын,кинәт кенә?Беләсең ич,мин берәр абракадабра әйтеп аткалыйм,шуннан ары юк. Ә язучылар бездә болай да җитәрлек.Тик менә шушындый бәхәсләргә керергә дә йөрәкләре җитми.

№53 (825080) / 12.01.2013 20:57:31

Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам-
вазыйфа уразам шул.
(Равил Фәйзуллин “Ураза”)
Нәрсә гәүдәләнә дидеге әле бу белдерү артында?

№52 (825075) / 12.01.2013 20:50:46

Эхем-эхем, синең иҗат җимешләреңне укып карыйсы килә, әллә инде без аларны укыганмы? Бер-ике шигыреңне я бер хикәя, мәйданга рәхим ит!)))

№51 (825067) / 12.01.2013 20:22:50

Төртке -супер!

№50 (825066) / 12.01.2013 20:20:06

Төртке
Мин сезгә катырак кагылган булсам, гафу итегез. Ләкин сез моңа үзегез этәрдегез бит,кабаттан соңгы шаяруыгызны укып карагыз әле (28). Равил абыйның шигырьләрен укыгач ямансу булып китте, узган елларын сагынып язган ахры. Шул шигырьләрдән соң сезнең пародияләрне укыгач миңа, гади укучыга, куркыныч булып китте.Күз алдымда Шагыйрь hәм аның каршында бармак төртеп көлеп торучылар...
Шагыйрьнең "Кайтып төшә" шигырен укыгач уйга каласың. Чыннан да каядыр чабабыз, йөгерәбез,ыгы-зыгы киләбез. Нәрсә өчен яшибез соң без?,- дигән сорауның башыбызга килеп тә караганы юк. Ә сезнекен укыгач... Бернинди хис...Кабер салкынлыгы гына. Бигайбә.

№49 (825019) / 12.01.2013 16:04:35

Мин liaга үпкәләмим,шул ук вакытта аның әхлак кагыйдәләре кысасыннан чыккан "сасыту" дорфалыгын да кабул итмим.Сүз дә юк, минем пародияләремдә кытыршылыклар кала,чөнки артымда Равил Фәйзуллин кебек шомартып утырган елларым юк.Әмма,кемнәргәдер пародия язам икән,димәк шигырь яза алу җавапчылыгын да алам дигән сүз,ягъни күпмедер дәрәҗәдә булдырырга тиеш.Равил Фәйзуллин "Кайтып төшә" тематикасын дәвам итеп үземнең бер шигырьне куям....

...

Кешеләрнең
бар гомере сызылган ди,имеш,учта.
Кемгә китү -
утыз биштә,
ә кемгәдер җитмеш өчтә.

Зур тизлекле ,
гүя Мәскәү-Петербург тимерюлы,
Аркылыга кисеп үткән
кеше учын
гомер юлы.

Яшим диеп ,
кеше кая гел ашыга ,кабалана?
Гомер дигән поезд чаба
тик үлемгә
таба гына.

Уч киңлеге
шундый тар ул!
Бары ярты карыш кына....
Ә яшәү бит зур тизлектә
үлемгә барыш кына.

№48 (825013) / 12.01.2013 14:43:31

Төрткегә
Сезнең шигырьләрдән шырт- пырт, пшшшшлар гына чыккач шигырь язган булып дөньяны сасытмагыз.Сезгәме соң Равил Файзуллин белән тиңләшергә.

№47 (825009) / 12.01.2013 14:10:26

Админ! Соңгысы ,дидем бит.Нәрсәсе ошамады инде.Монысы да үзем турында иде.Нур-улы Рөстәм әфәндене турыдан туры мыскыллый,ул ярый.Ә мин Равил абый Фәйзуллин шигыреннән илһам алып үзем турында шедевр язам ,син алып атсың.Укы инде игътибар белән:
Төшләр юллап ,Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?
(Равил Фәйзуллин “Төшләр”)

Поэзия эчкә кереп качты,
керми төшкә саташып та.
“Шигырь яз !”-дип эчтә Ходай йөри,
артка төртеп “шак” та, “шык” та.

Кайчак тишек ачыла да
илһам керә ,шыпырт кына.
Озак тормый, тышка шигырь чыга,
куркып кына ,шырт -пырт кына .
Пшшшшшшш....

№46 (825007) / 12.01.2013 13:35:18

Балык Бистәсендә, тагын бер талантлы шагыйрь яшәгән кайчандыр.Тик Нур улы аны белмидер. Ул шул хәтле пиарлана алмаган шул.

№45 (825005) / 12.01.2013 13:19:20

Нур улы, якташ сәлам! Шигыреңдә дөрес бәя биргәнсең! Безнекеләргә ерак әле аларга. Равил абый кебекләр гасырларга берничә генә туа. Уңышлар телим якташ!

№44 (824990) / 12.01.2013 10:25:19

0! Рус сүзеннән хәреф төшеп калганга үпкәләү татар филологына килешми ич инде.
Сылтаманы мин укыдым,ярыйсы,академик Миннәхмәт абыйны җылы сүз белән искә алганы өчен авторга зур рәхмәт . Аңа кизәнүче Нур улына киңәшем : ялагайланып артыгын көчәнмәсен иде, кендеге чишелә күрмәсен.

№43 (824983) / 12.01.2013 09:27:50

Рөстәм Фәйзуллин бу битне укыса, бәлкем яшәрер, илһамы кайтыр иде))))Үзенең 20 гасыр уртасында ялгыз басып тора дип белмәс, -талантларның 21 гасырда сулмавын күрер иде.Прәм яшел хәтфә үләннән барасыңмыни???Рәхмәт, җегетләр, кызлар!!!!

№42 (824979) / 12.01.2013 09:07:48

каныктыгыз Фәйзуллингә. нормал кеше,эшен эшли,җурналны бастыра. тагын ни кирәк сезгә?
монда теге "помошник дипутата " шикеллеләр күбәйде ахрысы.... бар да булдыра,барсын да акча,дус-иш белән решат итеп була дип санаучылар күбәйде. язучы-җурналист ДИПЛОМЫ кесәдә,калганы чепухамы?

№41 (824924) / 11.01.2013 21:46:34

Р.Зарипов,
әллә укырмынмы дип, баскан идем № 30 дагы ссылкаңа.Исемендә үк грубый хата күрдем дә, эчтәлеге дә шуннан артмас дип, яптым да куйдым.
Бигайбә.Не судьба.

№40 (824919) / 11.01.2013 21:09:55

Алга барган чакта арттан коелса да комнар,
Танау җимле тагаракта, шөкер итәм шуңар...
Бәдрәфче кысса көмешең һәр йомышың өчен,
Мөхәррирләр минем хакка хәл итә киресен...
Базар чоры,намус-товар, тәүбә итү-казус,
Ахмак кына язадыр ул үз үзенә донос...
Мунчала пәке белән дә кылмыйм харакири,
Ни тәүбә юк, ни үкенү, ни ары , ни бире...
Әләм чакта уңылды дип аклангандай чүпрәк,
Еллар сөзешеп узды дип мактангандай мүкләк,
Әдәбият, кулын сузып торган чакта чатта,
Данлап язам үз-үземне, меңгереп ак атка...
Аллар итсә КПСС, гөлләр итә ЕР
Былбыл булып, оча-куна сайрап уза гомер...

http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/12/blog-post.html

№39 (824907) / 11.01.2013 19:57:27

....

...Җирдә ике татар калса,шул икенең-берсе мин!
(Равил Фәйзуллин “...”)
Үзем сизмәстән,билләхи,
Татар- монгол булдым
(Равил Фәйзуллин “Пентатоника”)

Җирдә ике кеше калса, икесе дә ,бәй, ул мин.
Татары да -Фәйзуллин, монголы да –Фәйзуллин.

№38 (824897) / 11.01.2013 19:01:40

Мөдәрис Әгъләм дигәннән... Сату-сатылу турында да берәү бик күптән язган иде бит инде:

* * *
Асыл булу,
Алтын булу гына
Берни түгел әле...
Бу заманда
Алтын булуың да берни тормый,
Базарда үз хакың булмаганда.

Һәркем җирдә үз бәясен яулый -
Кем бәясе ничә алтынлык?!.
Ә бәяң юк икән, кадерең юк,
Бернигә дә, димәк, хакың юк.

Сатылалар:”Сатылмыйм!” – дип яшәп,
Бәяләре төшеп беткәннәр дә:
Сынган өметләрне ялгыйлар да...
Һәм үзләре сына көтмәгәндә.

Гаепләп тә һәм аклап та булмый...
Һәркемнең үз эше... Үз көчедер...
Сатылмасам, кем соң ярдәм итәр?
Ә сатылам икән, кем кичерер?

Гаепләп тә һәм аклап та булмый...
Һәм аңлап та булмый...
Бу заманда
Алтын булуың да берни тормый,
Базарда үз хакың булмаганда.

Тик шулай да...
Кем бәяли икән
Иң-иң асыл затын заманнарның?..

Сатылмаганнарның бәясе – юк...
Бәясе юк(!) – сатылмаганнарның...


Менә шушы сылтанма буенча укырга мөмкин: http://www.maratkabirov.com/newproduct/34-poetry.html

№37 (824895) / 11.01.2013 18:55:35



....

Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам-
вазыйфа уразам шул.
(Равил Фәйзуллин “Ураза”)

Уразасы баштарак өзелгәләп бозылды,
аннан тоташ уразасыз гына тормыш сузылды.

Админ,нигә минем пародиямне алып аттыү .Беркемне дә хурламадым.Кара инде ул минем хакта бит!

...

Яшәлгән гомерләр,
язылган китаплар,
күрелгән шәһәрләр,
яраткан хатыннар
-һәммәсе якыннар.
(Равил Фәйзуллин “Һәммәсе якыннар”)

Минем чуар йөрәгемә
бар да шундый якыннар-
аеруча якын миңа
чибәр-чибәр хатыннар.

Гашыйклар күп, мин -бер генә!
Нишлим соң җәлләмичә?
Өйләнми дә күпне сөйдем,
өйләндем әллә ничә.

Бүген дә мин каршы түгел
табигый якынлыкка.
Бәлки тагын бер-икесен
алырмын хатынлыкка.

№36 (824872) / 11.01.2013 18:06:59

Ураза

...Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул...
Нәрсә бу?

№35 (824860) / 11.01.2013 17:38:46

Рәнҗү
Эх, бабайлар!..
"КУ" ның кай төшен укыйсы?...

№34 (824854) / 11.01.2013 16:59:56

Яшәсен Мыру шагыйрьләре!!!!!

Сезнең үзегезгә аерым журнал булса, егылып укып иделәр.

И аянысы шунда - әлегә алар билгесез. Песи, Төртке - бу соңгылары гына.

Оушен))) алыштыручыларны күптән көтәм))))Укып кына утыруы күңеллерәк))))Асубы Мыру шагыйрь-шагыйрәләрен яратам)))))

№33 (824798) / 11.01.2013 07:54:33

"сүзләрендә" дип укыла

№32 (824797) / 11.01.2013 07:31:32

Ике шигырьгә бер темага ике пародия.
Беренчесе:

...Бер юаныч: күрәм улларымның
күзләрендә килер елларым.
(Равил Фәйзуллин “Аккош күле урманында”)

Аның гомере,имеш,
үзе иҗат иткән
ике пәдәле бер
драма сүзләре...
Киләчәге –балалары,
үткәннәре-хатыннарның
мөлдерәмә күзләрендә.

№31 (824796) / 11.01.2013 06:56:52

Кәҗә -мал!

№30 (824794) / 11.01.2013 06:19:19


МРУ табышмагы :
Кәҗә - малмы ? "КУ" -журналмы?

№29 (824729) / 10.01.2013 20:13:28

Ай Песи, ай әйбәт!

Шулай инде, Иркә, алыштыручылар бар. Менә Ялкынга да ияләнеп киләбез. Әле менә редакторның соңгы язмасындагы I’ll be back сүзләрен күргәч Asta la vista, baby! диясе килеп китте.....

№28 (824727) / 10.01.2013 20:12:13

Заман не при чем, монда.
Вакытында китә белмәү базарны төшерә...

№27 (824724) / 10.01.2013 19:30:58

"Нинди заман соң бу??? Җырчылар тавышы беткәнен, шагыйрьләр илһамы киткәнен белми торган???"

Иркә

№26 (824723) / 10.01.2013 19:19:15

//Лилиягэ тел тидермэгез!!!//

иХтибар дип язсадамы?

№25 (824714) / 10.01.2013 18:18:24

Гафу итегез 16:54:48, аерым бер шәхес иҗатын түгел, ә гомумән, "макетчылык кәсафәте" дип санаган күренешне шәрехләргә теләгән идем "Китапханәдә" шигыре аша.
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/12/1.html

№24 (824713) / 10.01.2013 18:17:05

Элек һәм хәзер

Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде.(Р Фәйзуллин)

Элек халык надан иде,
Белемлеләр бик сирәк,
Культурасы җитеп бетми,
Зәвыгы да төксерәк.
Ул чорда язган шагыйрьләр-
Халык өчен даһилар.
Һәр шагыйрен күккә чөеп,
Мискинәм, дип, аһ, елар.
Шул шагыйрьләрнең кайсысы
Халкым диеп җан аткан,
Җанын-тәнен, рухын биреп,
Үз милләтен яраткан.
Кайсы шагыйрь милләт өчен
Утка-суларга кергән,
Газап-михнәттә яшәгән
Үз халкы белән бергә.
Халык бүген шагыйрь диеп
Шуларны гына атый,
Дәрәҗәгә омтылганнар
Камчысын гына татый.
Халык тәмам акыл туплый,
Биек үрләрне яулап;
Хәзер үзе иҗат итә,
Пегас атын иярләп.
Шуңа күрә ул шагыйрь дә,
Тәнкыйтьче дә бүгеннән.
Халкым өчен горурланам,
Сөенәм чын күңелдән.
Дәрәҗәле каләмнәрен
Алтыннан йөгертсә дә,
Талантларга ишекләрен
Ябарга өлгертсә дә,
Халык гадел бәя бирер.
Үпкәләргә ни чара?
Син бит горур шагыйрь, булма
Рәнҗүләрдән бичара!

Р.S.
Югарыдагы шигырьнең
Иң йомшак ягын күреп,
Рәнҗетелгәннәр хисеннән
Булмый тәкыя үреп.
Төртке хаклы: чагыштыру
Бик урынлы бирелгән.
Тик шигърияттә һәркемнең
Үз урыны диелгән.
Бу җиһанда һәрберебез
Били махсус вазифа,
Шуңа талантлы һәр инсан,
Җор, акыллы вә зифа.
Шулай тудырган Хак Алла,
Кемдер, бәлки, көчлерәк,
Суган ачы булган кебек,
Кыяр, алма төчерәк.
Шуңа күрә һәркемгә дә
Биргән аң, иман, акыл,
Шуның өчен һәрбер кеше
Аңарга газиз, якын.
Бу дөньяда һәрберебез
Бары үзенә хуҗа.
Рәнҗемичә көчле булып
Яшәсен, күрми нужа!
















№23 (824710) / 10.01.2013 18:08:23

Оушен,

Алмашлар булмау дип уйлау зур ялгыш ул.Алмашларны чыкмасын дип йолкып кына торалар. Динә Гарипованы, Эльмира Калимуллинаны кайсыбыз белә һәм белер иде. Татарстанда булсалар???
Алыштырырлык кешеләр булуында минем һич кенә дә шигем юк.
Шул ук Р.Ф. тавышлы җырчылар юк дияр иде. Бу шигърияттә, кайсы өлкәне алма,һәр өлкәдә шулай.

17 млнга бер интернет портал ясый алмасыннар?? Бу бит ясый алмыйлар дигән сүз түгел. Акча ясый белүчеләргә түгел дигән генә сүз.



№22 (824706) / 10.01.2013 17:58:53

яңа форматка ияләнеп булмый

№21 (824698) / 10.01.2013 17:08:53

Лилиягэ тел тидермэгез!!!Равиль абый анын беренче укытучысы тугел бит.танышыгыз башта анын белэн,шигырьлэрен укыгыз,бэлки монда гайбэт чэйнэшеп утырудан бераз гына туктап,анын нинди кочле рухлы булуына сокланырсыз...

№20 (824697) / 10.01.2013 17:08:24

Мин Равил абыйның 20 гасыр шигырьләрен яратып укый идем. Казан утларыннан ул китсә, КУ шырдый-бырдый кухня журналына әйләнмәсме дигән шик тә бар күңелдә. Тик төртке шәп язган, барыбер)))

№19 (824696) / 10.01.2013 17:04:21

//...Равиль абый алдан сине ихтибар белән тыңлый...//

кара әле сеңлем,үзең,
//Без - яшь каләм тибрәтүчеләргә//
дигәч язарга булдым әле.

остазларыгыз иХтибар сүзен дөрес язарга өйрәтмәделәмени суң сезгә укыганда? әллә мин артта калдымма икән?
бу яшь каләм тибрәтүчеләр язмаларын укып, буталып беттем инде. аңламый башладым татар телен.
әллә Равиль шулай өйрәтәмә сезне? самливаюсь, әднәке.

№18 (824693) / 10.01.2013 17:03:15

төртке,

№17 (824691) / 10.01.2013 16:57:39

Иркз,
кулың калтыраган, димме суң?
Терелеп бетеп булмыймы7
Нервамы?

№16 (824690) / 10.01.2013 16:54:48

Ну-у Равил Фәйзуллинга чәпәгәнсең син! Чынлап та аның унтомлыгы,башка ялтыравыклы китаплары кибеттә тезелеп тора,үзе бөтен премияләрне алып бетерде,берничә мәртәбә депутат та булды.

№15 (824689) / 10.01.2013 16:54:36

монда иркэ сезнен кебек сэнгатьне анламыйча,эдэби эсэрне анламыйча,ашык-пошык анализ ясарга омтылган,хэрвакыт уз фикерен генэ алга соргэн укучы да гаепле.

№14 (824685) / 10.01.2013 16:47:03

Рөстәм әфәнде! Төртке! Коткаргансыз мине...

Ничек әйтергә соң инде дип уйлап утыра идем))) Тегеләй дисәң олы кеше, болай дисәң олы кеше... Тик олы кеше булса ник өендә түгел????

Шигырь итеп яза белмим. Нинди заман соң бу??? Җырчылар тавышы беткәнен, шагыйрьләр илһамы киткәнен белми торган???

"Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде." Менә мондый сүзләр язучы кешегә, гафу итегез, үзедә гафу итсен, картлык килде дигән сүз.

Әгәр мин яки башкалар Равиль Фәйзуллин китабын укымыйлар икән, димәк алар рухи азыксыз яши дигән сүз бит бу????Кем сез шундый сүзләр сөйләргә - пәйгамбәрме? Аллаһының үземе???Шуны искә төшерәм, хәзер коммунистлар чоры түгел, сез - парторг түгел.Партия и народ едины түгел! Народ - отдельно, партия отдельно. Әгәр ЕР әгъзәсе булып аларда парторг икәгсез, менә әул публикага сөйләргә кирәктер андый шигырьне.

Татар китабын укымыйлар икән, моңа бары татар язучысы гаепле!!!!


№13 (824676) / 10.01.2013 15:24:27

Үткән көзнең 12-15нче ноябрь көннәрендә "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабында, без - катнашучыларга язучылар белән очрашулар, мастер класслар оештырдылар. Алар арасында Равиль абый Фәйзуллин да бар иде. Мин аның иҗатын укып белсәм дә, күреп аралашу үтә дә көчле тәэсир итте. Ул һәр сүзен үлчәп-уйлап сөйли торган әдип. Олы кешеләр гадәттә акыл өйрәтә башлыйлар ә Равиль абый алдан сине ихтибар белән тыңлый ә аннары яхшылап аңлатып үз фикерен җиткерә. Без - яшь каләм тибрәтүчеләргә шундый язучылар белән әңгәмә кору, үзебезгә бәя алу, алар тарафыннан булган тәнкыйть яки мактау сүзләре бик мөһим.

№12 (824671) / 10.01.2013 14:21:14

тортке.утырма инде,чидибыр язып.ул картлык сина да килэ.

№11 (824665) / 10.01.2013 13:39:32

...
Яшьләрдә-экран-китап.
Кызык та ул,яңа да.
...Кәгазь-китап охшап калды
рәнҗетелгән анага.
(Равил Фәйзуллин “Элек һәм хәзер”)

Заманалар үзгәрә шул,
картая шагыйрьләре,
Быжгылтык бер нотыкка
әйләнә шигырьләре.

Яшьләр нотык яратмыйлар,
алар яши “Давай!”га.
Фәйзуллин да охшап калды
рәнҗетелгән бабайга.

№10 (824661) / 10.01.2013 13:08:28

Равил абый шигырьләрегез бик яхшы, мәгънәле вә гыйбрәтле булган. Без, якташларыгыз, мәртәбәле, ярдәмчел якташыбыз белән горурланабыз. Булдыры торган ничә яшьтә дә булдыра ул! Киләчәктә дә акыллы, дөньяның асылын аңлаган кешенең сүзләрен матбугатта көтеп калабыз! Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын!!!

№9 (824660) / 10.01.2013 12:58:08

Ничек?!!! Рљстђм дус, шушы гынамыни? Моныћ белђн генђ туктамыйсыћдыр ич ђле?Давай, дђлше...

№8 (824659) / 10.01.2013 12:42:13

КИТАПХАНӘДӘ

Исемнәр алтынлап төшерелгән,
Хәтфә ахры тышлык –“туннары”...
Шүрлек-киштәләрне нур балкытып,
Тезелешкән кемнең томнары?
Безнекеләр! Үзебезнекеләр!
Бар да әдип, бар да депутат,
Нинди генә бүләк алмаганнар,
Өстәвенә кат-кат лауреат
Әллә ничә кеше караш ата,
“Чалы кош”сыз калган киштәгә,
Ә ул “кулда икән”, ярар диләр,
Сугылып карарбыз иртәгә...
Чиртми халык теге китапларга,
Уелса да исем алтыннан...
Тукай китаплары өши сыман
Шулардан саркыган салкыннан...
*Чалы кошы” – төрек әдибе Ришат Нури Гөлтекиннең атаклы романы
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/12/blog-post.html

№7 (824658) / 10.01.2013 12:33:33

...
Сөлге тотыла,һәр авыл
Батырын күзәтә билгеле..
Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:
Бирмә билеңне! Бирмә-ә-ә...
(Мөдәррис Әгъләм “Сабантуй”)
“Сабантуй мәйданы ягына
баһадир бер егет ашкына урамнан.
“Җиңелмәскә иде бу юлы! Җиңелмәскә иде!”
(Равил Фәйзуллин “Рәнҗү”)

Рәнҗү.

Сызланып, үртәлеп сындырдым каләмне:
“Нигә мин язалмыйм уздырып Әгъләмне?”

Ул алган үрләрне алмаслык мени мин?
“Сабантуй”да аны салмаслык мени мин?

Әгъләмнең биленнән каерып алдым бит!
“Сабантуй” шигырен сыртына салдым бит!

Хәрәмгә кермәдем,тордым күк вәгъдәмдә...
Мәрхүмнәр рәнҗеми ,рәнҗемәс Әгъләм дә.

№6 (824656) / 10.01.2013 12:32:28

Сонгы шигырьдэ беренче ике юл - эпиграф. Матбугат.ру лылар, игътибарлырак булыгыз, зинхар.Равил абыйнын шигырьлэре эйбэт. Мина ошады. Сэламэтлек, унышлар ана.

№5 (824655) / 10.01.2013 12:32:20

Роберт Шэйэрдэневне дэ укып карадым. Аермасын тапмадым, икесе бер чама.

№4 (824653) / 10.01.2013 12:25:44

Ошамаса,Роберт Шаймардановны укыгыз энэ!!!Э Равиль абыйга тимэгез!!!Ул-боек шэхес!!Талантлы шэхес!!!

№3 (824652) / 10.01.2013 12:24:04

Шигырь тугел бит болар! Публицистика, газета мэкалэсе дип эйтимме? Прозага кучэргэ вакыт житкэн димэк бабайга...

№2 (824651) / 10.01.2013 12:23:58

матур шигырьлэр!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

№1 (824649) / 10.01.2013 12:15:41

Картлык шатлык түгел инде. Бер генә карт шагыйрьнең дә шедевр язганын күргән юк. Минтимер агабыз арада иң зирәге булды ахры хөрмәтле картларыбызның.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай