• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 

               

09.01.2013 Мәдәният

Яратабыз сине, Әлфия апа!

Ничә генә яшен тутырса да, ул һаман яшь кызлар кебек дәртле, моңлы, серле, кайнар. Ходай аны ничек яраткан булса, ул әле дә шундый — матур, чибәр, сөйкемле, ягымлы. Аның тавышы да тынгысыз елга сыман шаулап ага, кайчагында йомшак җәйге җил кебек исә, ләйсән яңгыр сибәләгәндәй иркәли, яшен кебек күкләрне иңләп күкри. Шулай аны тыңлап гомер кичерәбез, тормыш диңгезләрендә йөзәбез, җыр дулкыннарында чайкалабыз. Җырла, Әлфия апа, җырла — сиңа тиңнәр әле аз икән.

Чыннан да, җыр сәнгатендә Әлфиядәй колачлы җырчылар сирәк. Аның өчен Әлфия кебек михнәтле гомер кичерү кирәк микәнни? Яшьтән ятим калу бәрабәренә генә, интегеп, ач-ялангач яшәп кенә моң-сагыш тула микәнни ул үзәкләргә. Татар җырының таң атышларында Әлфиядәй кояш ник чыкмый? Гаҗәпләндерә.

Ул үзенең концертларын «Мәңге яшисе килә» дигән җыры белән башлап җибәрә. Сизелә, һәрвакыт башта бераз каушый, дулкынлана. Җыры тәмамлангач, акланып та ала: «Сигезенче дистәне тутырганда кем инде сольный концерт бирә? Җүләр! Моннан соң әзергә-бәзергә генә йөриячәкмен», — дип үзен тынычландыра. Янәсе, кем чакыра, шуның концертларында гына катнашачак.

Әлфия апа сөйләнә-сөйләнә җырлап ала. Җырлаган саен тавышы ачыла, үзенә-үзе ышанычы арта, кәпрәебрәк җиппәрә.

— Хәзерге яшьләр интегеп җырлап йөрмиләр (тавыш режиссерына күрсәтеп), тегендә «тегермән» (магнитофон) әйләнә. Салават белән әле күптән түгел кырыкка якын концерт куеп кайттым. Үземчә турыдан җырладым. Кәрим ике бармагы белән уйнап тора, минем бер шушы авызым яшәсен. «Таңда сүнсә, кич кабына» җырын яңгырата.

— Әлфия апагыз әле ул таңда да сүнми, — ди дә, «Танец живота» ясап ала. Ничек эшли ул аны? Сиксән түгелме соң инде апакаема?.. Җырын бетерә дә, тагын кеше күңелен күтәрә.

— Әстәгъфирулла тәүбә! Дөньяны хатын-кыз баскан. Әйбәт түгел бу. (Залдан ирләр эзли) бер, ике бар икән. Берәгәйлеләр, боларына каш сикертсәң дә ярый. Мин гомер буе биеп җырладым, хәзер бик биеп булмый, — дигән була. Үзе «Картаямыни соң йөрәк» дигән җырны кыстырып куя. Белеп җырлый, юри җырлый, тамашачыны әзерләп — оста инде!

Картаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да.

Үтте яшьлек җүләрлек дип

Җырларда җырланса да.

Җырын җырлады да, кинәт туктап, музыкантлары Кәрим Габидуллинга, Фәрит Хатыйповка Кирам Сатиевка «бәйләнә» башлады.

— Әй, әй, туктагыз әле, төрлегез төрле якка талкыйсыз бит!

Дөрес туктатты ул аларны. Шундый дәртле җырны иренеп кенә уйный башладылар бит. Дөресен генә әйткәндә, Фәрит белән Кирамга хас нәрсә түгел инде ул сүлпәнлек. Кәриме дә онытылып киткәнме? Эзгә кертте бит Әлфия апа боларны. Дәртләнеп уйнап җибәрделәр. Апабыз элеккечә канатланып җырлап бетерде һәм, билгеле, үзенең сөйләм телендә булган «козырь»ларына күчте.

— Мәскәүдә мишәрләр. Чәчәк бирәләр дә чәчәк бирәләр. Эх, мәйтәм, цәцәк янына «яшел кәгазь» дә кыстырсагыз, дим. Көләләр.

Мәскәүләрдә, тагын әллә кайларда бик озак гастрольләрдә йөреп кайттым. Эләктерде бит Путин, каптырды. Биш айга фатирга түләнмәгән. Судка бирмиләр әле. Бер унбиш көнгә төрмәгә кереп чыгам, мәйтәм. Исән булсак — түләрбез, булмасак — үләрбез.

Алты яшем тулмаган иде — әнием үлде. Үткен булып үстем. Безнең балачак сугыш елларына туры килде бит, шуңа күрә репертуарыма сугыш турындагы «Син кайтмадың»ны керттем.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,

Син кайтмадың киткән җиреңнән.

Аккош китәр урман, күлләреннән,

Син китмәссең минем күңлемнән...

Әлфия кызганнан-кызды, тавышы һаман ачыла төшә. Американың Тернерлары бер кырыйда торсын, кая ул Хьюстоннарга аны узу!

— Тирләтә, — дигән була Әлфия апа, — сез дә тирләмәдегезме, хөрмәтле тамашачылар? — ди. — Җырлыйм әле, җырлыйм.

Сагындым авылымны,

Кайчан кайтырмын инде.

Сәлам әйт сөйгән ярыма,

Әткәем, әнкәемә,

Сәлам әйт туганнарыма!

Кәрим, ничек звучание? Тамашачы ни ди? Колакларыгызны тондырмыйбызмы? Бераз кимет әле, Илфират, аппаратура тавышын. Халыкны саклыйк. Хөрмәтле тамашачылар, Кәрим, «нормальный», — ди. Безнең хәзер артистлар «заслуженныйны» бик тиз алалар — чибәр чакта, ә «народныйны» — ялагайланып — җаен табалар инде — оста бүгенге яшьләр... Төн чыкканчы — җон чыга.

Бик гайбәт эчендә яши Әлфия апагыз. Гомер буе обком юлында булдым. Чакыртучыларның күбесе үлде инде. Элекке бер министр үзе гүләйт итте. Аныкын күрмиләр. Минекен бөтен халык белә. Чибәрлегемне кая куйыйм — яшереп булмый бит бу гүзәллекне.

Әй бөтерелә Әлфия апа, әй сыгыла, сырпалана. Зайцев, Зверев модельерлары бер кырыйда торсын. Моны карарга кирәк, күрергә! Язып кына аңлатырлык түгел бу могҗизаны, осталыкны! Күзне ачып булмаслык яшьле шатлык. Бөтен зал шул халәттә. Әлфия бу — Авзалова! Ул беркавымнан безне яңадан сагышка батыра. Язмышы җырларында аның.

Шатлыгымнан күбрәк хәсрәт килде.

Бөгелсә дә башым имәдем.

Соңгы чиккә барып җиткәндә дә

Туйдым синнән, дөнья, димәдем.

Мин нишләрмен, вакытыннан алда

Яшәр чәчәкләрем коелса.

Озайт, Ходай, бераз гомеремне

Яшиселәр килә шулкадәр.

Аллага шөкер, еламыйм әле. Илһаметдингә килик инде. Җитмеш яшенә чакырмады бит. Причинасы бар. Без аның белән яшь чакта бераз «сиптереп» алдык. Бергә булалмадык. Үпкәләгәндер. Үзенә багышлап җыр яздырган идем. «Соңлап килгән мәхәббәт» дип атала ул. Яратам мин аны чүтеки.

Соң булса да инде күрештек,

Бер-беребезгә вәгъдә бирештек...

...Кыен елларда яшибез, туганнарым. Шәһәрдәгеләргә бигрәк читен. Алай-болай булса, эшләр начарга китсә, мин авылга чыгып җырлармын, сез ачтан үлә күрмәгез. Әй, сез (музыкантларга борылып), лыгырдатмагыз, ә, пожалысты! Гөлшат Зәйнашева сүзләре — «Юл җыры».

Бар табигать җырлый башлый,

Кая гына бармыйбыз.

Җырлый-җырлый йөргәч, юлда

Армыйбыз без, армыйбыз.

Барган һәр җиремдә кочаклап каршы алалар, хөрмәтләп озаталар. Мин рәхмәтле үз халкыма. Ходай Тәгалә безне бер-беребездән тиз генә аермасын иде әле. Җырлыйсым килә.

 «Ник моңаеп уйга калдың?

Аерылабыз, дисеңме?

Бәлки әле аерылмабыз,

Аерылмабыз шикелле.

Аерылмабыз әле, Әлфия апа. Чөнки син әле һаман безнең җыр кояшы. Ул сүнсә, җылытмаса, караңгы булыр, туңарбыз. Күпләр сиңа тиңләшеп яши, синнән өйрәнеп иҗатында юл яра. Бу концертыңда да сиңа тамашачың күп итеп сап-сары чәчәкләр бүләк итте. Сары — муллык билгесе. Синдә бар да мул, хәтта күңелеңнән агылып, ташып тора. Шуңадыр халык сиңа гаеп такмый. Бары тик сине «Үзебезнең Әлфия!» — ди.

Яратабыз сине, Әлфия Авзалова!

 

Әлфия Авзалова турында язалар һәм әйтәләр:

...Иң якты йолдызлардан яралган, үзе дә сәхнә йолдызына әверелгән Әлфия Авзалова бар. Әлфия үз талантын ил-халык язмышы белән бәйләде. Хәзер инде татар тарихын Әлфия Авзаловадан башка күз алдына китерүе дә кыен...

Илһам ШАКИРОВ

 

...Читтә яшәүче милләттәшләребезнең һәрбер күзәнәгенә моң алып баручы илче ул...

Айрат АРСЛАНОВ

...Туктаусыз эзләнү, яңа җырлар өйрәнү, үз өстендә эшләү, ирешкән уңышлар белән тынычланып калмау — Әлфиянең иҗат принциплары...

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА

...Әгәр Айда кеше яшәп, татар халкы анда барып чыккан булса, Сезне Айга да чакырмый калмаслар иде...

Харрас ӘЮП

...Татар халкында мәшһүр хатын-кыз җырчылар аз түгел. Әмма Әлфия Авзалованың мәшһүрлеге аерым бер могҗиза... Кайсы халыкта бар шундый могҗизалы җырчы?..

                                                                                                            Рабит БАТУЛЛА

...Аның җырлары яшәргә көч бирә, иң авыр минутларда күңелләргә канат куя. ...Ул озын гомерле җырчы. Әлфия дигән исеме үзе үк «меңьяшәр кыз» дигән мәгънәне аңлата...

Рәшит САБИРОВ

...Җырчының осталыгы хакында күп язып булыр иде. Ләкин моның кирәге юк, чөнки артистка «күкләргә чөйгән» сүзләргә мохтаҗ да түгел...

        Башкортстан. «Кызыл таң» газетасы. 

         Г.РАМАЗАНОВ мәкаләсе

...Своими истоками современная татарская песня исходит из народного творчества. И исполняя ее, Альфия Авзалова подчеркивает глубоко национальные, народные интонации...

       Үзбәкстан. «Сельская правда» газетасы. 

        К.ГАЙДИНОВ мәкаләсе

 

 

Алмаз ХӘМЗИН
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№54 (826180) / 19.01.2013 22:36:03

Галиябану Сабинскаядан сөекле җырчыларыбызның тулырак исемлеге. Минем жесткий дискны справочник Видаля алып тора, апаныкында яхшырак сакланалар.Гадәти повар булып эшләде, хәзер юмористик шигырьләр яза.

Әлфияләр күп иде, алардан башлыйм:

Әлфия Заһидуллина
Әлфия Галимова
Наҗия Теркулова
Зәйтүнә Әхтәмова
Ания Туишева
Люция Хәсәнова
Халидә Хәсәнова
Фагыйлә Тимерова
Алчәчәк Исламова
Клара Хәйруллина
Булат Балтанов
Эмиль Җәләлетдинов
Әнвәр Гобәйдуллин

№53 (826117) / 19.01.2013 11:33:43

Ул китапны беләм, укыдым. Мин 100елдан укырлыгын көтәм.))))

№52 (826110) / 19.01.2013 11:00:26

Иркә ул Миңлегөл дигәне ЗӘКИЕВА.Ә Динә дигәне Сираҗетдинова була.Әлфия Авзалова үзе турында язган китап бар ул.Гөлшат Зәйнашева редакцияләгән.Әлфия апа автограф белән биргән иде миңа " Үзем турында" дип атала.

№51 (826103) / 19.01.2013 08:05:43

№43)))

Мин Әлфия Афзаловага сәләмәтлек һәм озын гомер телим.Хөкүмәт әйбәт пенсия биргән, балалары хөрмәтендә тыныч кына, матур гына яшәсен. Монысы һичшиксез. Һич югы китаплар язсын. Китап һәрвакыт файдалы. Шаһитнамә алар.Әнә Аяз Гыйләҗев кебек 100 елдан укылысылырын да язсын.

Әлбәттә, минем фикер Әлфия Авзалова не указ, һәркемнең үзенчә яшәргә хакы бар. Ләкин минем үз фикеремә хакым бар.

№50 (826102) / 19.01.2013 07:58:31

Разия Тимерханованы язгансың икән, күрми узганмын.

Минем апа бөтенесен хәтерли, әалтыратам әле. Бүген аңа список язарга кушам. Эләрмен менә.

Аннан радиодан 90 елларда беренче яңгырады, Динә әллә кемева шунда бик матур тавышлыны ишеткән идем.

№49 (826100) / 19.01.2013 07:40:44

сагындым,

алар Татарстан радио фондында гына бардыр. Татарстан радиофондын коммерция редьсына салырга теләүче "Тәртип " ФМ бар иде. Аны тиз арада яптылар. Менә шул Тәртиптә кабат яңгырый башлаган иделәр алар.

17 млнга төшкән "Татар иленә" менә шул фондны халыкка җиткерегә кирәк.
Алайса задолбали шул ике кеше белән.
№38, рәхмәт!!!Башкалар оныттырыга теләсә дә, күңел төбендә саклап йөргәннәрне искә төшерик әле.

Разия Тимерханова бар иде әле.Аның язмалары күп иде.Миңлегөлнең фамилиясен мин дә оныттым әле. Аның язмалары күп түгел иде, берничә генә җыры бар иде, Нәфисә Василова, Галия Гафиятуллина, Лена Бичарина кебек татар халык җыр һәм бию ансамбле солисткасы иде ул да.

Алар Әлфия апагыз кебек авылча җырламыйлар иде
алар классика дәрәҗәсендә җырлыйлар иде, табигатьтән куелгпн тавышлар белән.Бүгенге Салават Әлфия апагыз дәвамчысы инде.

Бу очракта классика сүзе ничек куланыла?. Безнең элек опера булмаган, җыр романс дәрәҗәсендә булган дияргә ярыйдыр инде.


Ул язмалар күп, төрле-төрле һәм бик сыйфатлы.

Аңлавымча, алар яңгырый башласа, бүгенгеләрне беркем җыңлпмаячак. Шунлыктан беркайда да яңнырамый.

Фердинанд Сәләхов Зөләйха Хисматуллина дискы чыкты дип әйтте бугай аңа багышланган тапшыруда.

№48 (826098) / 19.01.2013 02:22:21

Әй шул Гөлсем СӨЛӘЙМАНОВА язмаларын тыңлыйсы килә.Берәрегез әйтмәсме икән, каян табарга була.Галия Гафиятуллина однаклассникида бар узе."Илчебага" дигән җырын табып булмый.Сөләймән Йосыповта юк бер җирдәдә.Нәфисә Васыйлованың башкорт сайтында бер җыры бар башка юк.Чукынып китсенлә шул Салават, бөтен җирдә аның җырлары.

№47 (826090) / 18.01.2013 23:15:52

апа кансиртка ике билет алдым, ди. Эшкә шалтырата.

№46 (826089) / 18.01.2013 23:14:50

Кайда мактаганны укыдың, шул җирдә язылган.
Мин икенчене кабатлый алам.Салаватның килеп кенә чыккан чагы.Камал театрында 2 көн генә биргән идеме шунда. Салават яхшы җырлаган дип әйтәләр, кансиртка ике билет алдым ди. Билет анда, әле кесәтелефоннары юк ул чакта. Өйдә дә юк иде әле, какуй кесә сиңа..
Заразы, икенче Горкидан трллейбус булмады, мин ярты сәгатькә соңга калдым. Апа кереп киткән минсез. Аннан мактады инде. Бер -ике айдан ТАССРның 10 еллыгы дигән культура йорты бар иде, Киров райлнында, задрипанный гына. Шунда киләсе икән. Шул кансиртка 7нче балнис әптиге белән җыелышып бардык. Артта Җәүдәм Миннәхмәтов хатыны кечкенә генә магнттофонмы, диктофонмы тотып яздырып утырды. Ул теге дефицит чаклар инде.Аудиокассеталар да юк иде шикелле.

Яшь иде, чибәр иде)))) әле ул вакытта күп лыгырдамый да иде, тәртипле генә җырлады да җырлады. Татар халык көйләре генә түгел, "Зәңгәр күзләр"не бырлый дигәч, көтеп утырам инде. Алал алырмы, юкмы? Ул вакытта аны җырлалык кеше юк иде инде.Җырлый, менә җитә иң бгары нотага, аламы, юкмы, алса тота алмы дип торам, алды! чип-чиста, кирәк кадәр тотты!
Калганнарын элеккеге тапкыр санадым. Ул концерт әле дә колакта!!!!25 еллап бардыр инле аңа.

№45 (826083) / 18.01.2013 22:58:41

Иркэ,Салаватны бик мактагансын...20ел элек нинди жыр жэухэрлэрен жиренэ житкереп башкарды сон ул? Санап китмэссенме?

№44 (826076) / 18.01.2013 22:50:11

Кемнәрдер турында сөйләмиләр икән, бу халык яки журналист кызыксынмаганга түгел,ә бәлки геройларның күренәсе килмәүдән дә. Табигатьләре белән тыйнак кешеләр,артистлар арасында да байтак.

№43 (826075) / 18.01.2013 22:47:10

Иркә.Авзалова ничә операция кичергәнне беләсеңме? Әле яшәве дә гаҗәп...
Бичарина аннан яшьрәк. Һәм аерма байтак.

№42 (826071) / 18.01.2013 22:38:30

Минем әле хатын-кыз капризы гына))) коммент "иҗаты" ахыры түгел. Әмма ай башында яхшы яза башлаганнар иде, тынычлап китсәм дә була дигән идем))))Язучылар күбәеп, татар телендә хәрәкәт бар дип әйтерлек, тут же))))

№41 (826069) / 18.01.2013 22:35:02

Әйе, шул. Ни өчен язам, беркем сөйләми аның турында. Әлфия Афзаловадан күп яшьт үгел. Ул татар халык җыр һәм бию ансамбле җырчысы иде.

Әлфия Афзаловадан аермалы буларак тавышы сакланган, искитмәле.

№40 (826067) / 18.01.2013 22:25:00

Бичарина да быел ачылган талант түгел. Күптән җырлый инде ул.
Инде аңа ошаган тагын бер тавыш бар иде. Инде ул ишетелми.

№39 (826063) / 18.01.2013 22:23:16

Иркә үзеңә карата әйтең ахыры!

№38 (826061) / 18.01.2013 22:22:08

Күп иде. Венера Шәрипова. Сөләйман Йосыпов.Усман Әлмиев.Рәисә Билалова,Хәдичә Гиниятова,Разия Тимерханова. Рәхилә Мифтахова, Разия Үзбәкова.
Ансамбльдәге Миңнегөл ...0ныттым.
Талантларга кытлык булмады. Тик опера җырчыларын авыл халкы кабул итә алмады. Ч

№37 (826057) / 18.01.2013 22:18:11

Уходя- уходи... Үз кадереңне бетермә.

№36 (826056) / 18.01.2013 22:16:52

Мине Лена Бичарина җырлавы шаккатырды әле. Яшь түгел инде ул.60лар тирәсендә.Табып тыңлап карагыз.

№35 (826052) / 18.01.2013 22:15:06

Юк, Әлфия Авзалова белән Илһамны мин тыңлаган чорда 70-90елларда иң-иң алар гына дип әйтә алмыйм. Анда Нәфисә Василова, менә исемен оныттым әле, искә төште, Галия Гафиятуллиналар бар иде. Алар матур татар халык җырлары җырлый иде.

Әлфия апагыз ВИА дигән шындыр-дыңгырны башлаган апа. Һәм андый җырларынан бер матур җырын атап әйтә алмыйм.

№34 (826050) / 18.01.2013 22:14:28

Соң Иркә,мәрхүмнәр арасыннан шул икесе генә исән бит инде!
80 яшьтәге ике могикан белән тел чайкап утыралар....

№33 (826047) / 18.01.2013 22:10:24

№28,

син мәрхүмнәр санагансың бит.Зифа Басырова матур татар халык җырлары җырлый иде. Ярата идем. Гөлсем Сөләйманованы да.Идеал Ишбүләковны, Азат Аббасовны ярата идем. Нияз Даутов язмасын бер-ике генә ишеткәнем бар,бик матур булып истә калган.Мөнирә Булатова белән Рахманкулованы ярата идем дип әйтә алмыйм, Рәисә Билялованы да. ул вакытта опера яратмый идем әле. Тик ирләр тавыш ошый иде))) Улымның атасы Җүәһирә Сәләхова дип үлеп китә иде.

№32 (826046) / 18.01.2013 22:10:20

үзең дә чабатаңны яңа салгансың № 30

салган булсаң әле!

Милләтенең Әлфияләре Илһамнары яңадан шул чабаталылар кулына калып бара.....

№31 (826039) / 18.01.2013 22:02:06

Син аны Иркэгэ эйт инде,-сай йозэсен .дип.Иркэ очен Салават эталон икэн татар жыр сэнгатендэ,Илхам да,Элфия дэ башкалар да татар жырларын жиренэ житкереп башкаручылар тугел икэн, №5 Иркэгэ кереп укып карагыз барыгызда....аптырарсын...

№30 (825967) / 18.01.2013 17:43:10

син чабатаңны һәм кайда туып үскәнеңне,сыер савучы ата-анаңны онытма,аларны хөрмәтлә.

№29 (825919) / 18.01.2013 13:44:47

ну и ышту? 6 фамилияне күбрәк санагансың 23 кем буга!
Синеңчә,бу күпме,хәзерге икейөз фамилияле җырчылар янында?
Исәннәре ничәү хәзер?Берсе дә юк!
Исәннәрнең дә кадерен белергә кирәк!

Тукай белән Исхакыйдан башка 20 гасыр башында язучы булмаган,дип әйтү шикелле.
Булганнар.Ләкин күбрәк иң күренеклеләр турында сөйлиләр.

№28 (825911) / 18.01.2013 12:35:13

сай йөзәсең татар җырчыларын санаганда.
татар халкының яраткан җырчылар:

Гөлсем Сөләймәнова,
Зифа Басыйрова,
Җәүәһирә Сәләхова,
Мөнирә Булатова,
Мәрьям Рәхманкулова,
Фәхри Насрыйтдинов,
Ишбүләков - һ.б. санасам озакка китә.

син өйрән әле хотя бы татарның ХХ гасыр җырчыларын...

бар белгәнегез Әлфия дә Илхам, татарның башка танылган җырчылары булмаган ШТОЛИ!?

№27 (825907) / 18.01.2013 12:10:52

"...аларны Салават белэн чагыштырып маташа"
Да, Салават алар янында бик кечкенә кеше булып калыр иде.

№26 (825900) / 18.01.2013 09:33:57

Ул аңа лаек,сагындым

№25 (825899) / 18.01.2013 09:33:54

Ул аңа лаек,сагындым

№24 (825895) / 18.01.2013 02:03:20

Әле менә ӘЛФИЯ апага пачет грамотасы биргәннәр.

№23 (825894) / 18.01.2013 01:05:10

Иркэ Илхам Шакиров,Элфия Афзалованы кимсетеп,тубэнэйтеп,аларны Салават белэн чагыштырып маташа..Татар жыр жэухэрлэрен жиренэ житкереп жырлаучылар безнен олы шэхеслэребез Илхам Шакиров,Элфия апа,Рэшит Вахапов,Фэридэ Кудашева,Тахир Якуповлар.Менэ нэкъ алар,микрофонсыз,сэхнэдэ 2-3 сэгать жырлыйлар иде.Иркэ Илхам белэн Элфиянен ике жырын булса да белэсен икэн,э 20ел элек Салават 2сэг ярым буена нинди татар жыр жэухэрлэрен башкарды сон? Урсал тауда..?

№22 (825543) / 15.01.2013 23:58:08

ӘЛФИЯ АПА, ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН!!!

№21 (824793) / 11.01.2013 02:55:50

№20 (824702) / 10.01.2013 17:41:47

Изабелла Юрьева исә 95 яшендә чыгып җырлады.
Вера Минкина 90 яшендә уйнады соңгы ролен.
Хикмәт бездә дә бит.Хөрмәт итәргә яхүдләрдән өйрәнәсе бар шул.

№19 (824701) / 10.01.2013 17:25:33

А́лла Никола́евна Бая́нова (1914 нче елгы иде)
95 яшенә хәтле җырлады.Хәтерләсәгез, соңгы көннәрендә утырып кына җырлады.Рус һәм чегән романсларын. Берәү дә тавышы карлыккан димәде.Картайган димәде.Халык мәхәббәте яшәткәндер.

№18 (824663) / 10.01.2013 13:18:00

Соры талантны үлчәүгә салып булмый.
Син санаган кешеләр һәрберсе үзенчә талантлы.
Кабатланмас булулары белән кадерле безгә.
Берсе тавышның көче белән, берсе кабатланмас тембры белән,берсе тагын үзенчә.
Сезнең чагыштыру,ут кирәклерәкме,су кирәклерәкме дигән төслерәк.

№17 (824662) / 10.01.2013 13:09:50

Леонид Ильич дигэннэн... Монда жырчынын узенен нэфсесеннэн гаире сэбэп эзлэргэ кирэкмидер. Кем кемне остерэп сэхнэгэ алып чыга алсын. Их Флера Солэйманова кебегр-к булырга жырчыларга. Фэридэ апа бу жэхэттэн олге була ала. Ну нишлисен, анын чыгышы,тормышны кузаллавы башкачарак иде шул. Э Алмаз Хэмзин Элфия апаны уз тавышы белэн жырлый дигэнгэ ышандырырга тырышкан бит. Килеп чыкмаганмени

№16 (824650) / 10.01.2013 12:22:32

Әлфия апаның, легендар җырчы булуын таныган хәлдә, кай берүләр күрсәткәнчә, кабатланмас талант булмавын әйтергә кирәктер. Чордашлары: Рәбига Сибгатуллина, Фәридә Кудашовалар Әлфия ападан таланлырак булмасар, аннан ким түгел бит...

№15 (824648) / 10.01.2013 11:57:24

Уфа кызы, Элфия апаның талантын берәү дә шик астына алмый, Тукмак язганча, ничә операция кичергән апаны, үзләренә исем ясау өчен, сәхнәгә өстерәп чыгарып, мәсхәрә итүчеләргә генә нәферәт зур. Соры язганча ӘЛФИЯ АПАБЫЗДАН икенче Леонид Ильич ясыйлар бит.

№14 (824646) / 10.01.2013 11:43:38

Элфия апага таланты ягыннан якынлашкан бер генэ жырчы бар - ул халыкчан монга ия Хэния Фэрхи. Казан ягыннан искэн жиллэр начар хэбэр алып килде имеш Хэниягэ инсульт булган. Дорес булмаса ярар иде

№13 (824602) / 09.01.2013 15:34:23

Ничә операция кичергән апагызга бәйләнеп утырмагыз инде.Аның хәтле кичерсәгез,сөйләшә алуыгыз икеле. Ә ул әле җырларга тели.

№12 (824600) / 09.01.2013 15:26:37

Әлфия апаның иске пластинкаларындагы тавышы белән хәзергесен чагыштырып булмый инде, саклый алмаган, нишлисең. Минемчә, халык аның җырлавын тыңлаудан бигрәк, үзләренең яшьлекләре белән очрашуны өмет итеп килә.Өметләре акланмаса да, артык борчылмый, бу буын сабыр, түземле бит.Тыңлаучысы булганда, җырчы җырларга тиеш.

№11 (824590) / 09.01.2013 13:44:45

Элфия апа уз урынында инде ул, анын кебек булырдайлар буген юктыр ул. Анын узе хакында язган китабы да искиткеч, чын язылган, бик купне кургэн ул.
Жырласын - артист кешенен жырласы килэ бит ул, шунын белэн яши. Гомер буе жырлап кеше соендергэн дэ, хэзер картайды, йормэсен, дию дорес булмас. Артист кешене бит шул сэхнэ, востребованность яшэтэ. Аннары, элеге артистлар арасында чыгып 1-2 жыр жырласа, высокий уровене куренеп тора эле дэ, ящьлэргэ урнэк ьулырлык.
Эмма лэ кулмэк разрезларын скромныйрак итеп, сэхнэдэн каш сикертеп "бик оятлы булмаган" сузлэр эйтуен кыскартыр идем - килешми анын кебек олы йолдызга монды кыланмыш).

№10 (824587) / 09.01.2013 13:22:52

Мин дә Әлфия апаның бүгенге көндә җырламавы ягында - ни кызгангыч, тавыш - сыйфаты төшә торган нәрсә. Әлфия апаның залда булуы үзе үк аның тамашада катнашуы бит инде.
Иркә белән килешмим әле. Сез алай кызыксыну диапозонын 3 җырчы белән чикләмәгез инде. Беләм мин андый 3 артист концертына гына йөрүчеләрне. Хупламыйм. Күпләрне күрми калуыгыз бар.
Беренче килүендә мөкиббән тыңланган Филүснең "опера" тавышын ишетеп имәнеп киттем - кемгә кирәк булган аны популяр халык җырларын шулай "куелган" тавыш белән җырлату?

№9 (824565) / 09.01.2013 11:52:55

Әлфия белә Галиева урамында 70 елларда, бер өйдә тордык....

бик якыннан беләбез без аны.
ял итсен инде тимәгез инде аңа.
Салауат җүләрсетмә Әлфияне,ярдәм итәсең килсә,башкача ярдәм ит! пазурит итмә олыгайган көнендә!

№8 (824561) / 09.01.2013 11:36:17

Иркәгә, 

алар миңа бар ни , юк ни, мин аларның берсен дә белмим.Килгәннәрен белмәгән кебек, киткәннәрен дә белмәячәкмен.Ягъни буш урын.Ну, кемнедер күңелен ачалар икән, ул кешеләргә шундый икенчеләре киләчәк. Бу бары бизнес. Җыр сәнгате түгел.

Шунлыктан сүз алар турында түгел.Аларга күпмедер сум түләп киләләр, шул сумга үзләре көткән, аларга кирәк услуга алып китәләр.

Сүз кыйммәте рубль белән билгеләнмәгән нәрсәләр турында.

№7 (824559) / 09.01.2013 11:29:00

Эш алайга китсә кичә- бүген сәхнәгә аяк баскан иптәшләрнең күпчелек өлеше китсәдә татар җыр сәнгате берни югалтмаячак..

№6 (824557) / 09.01.2013 11:26:48

Что же, шишура всегда талантларга мазаться итэ инде ул. Сиражи да узен И.Шакировнын внебрачный улы итеп курсэтмэкче булып йорде тугелме сон? Если ошибаюсь, то извините.

№5 (824556) / 09.01.2013 11:23:00

Соры))) бик килешәм.

Әлфия апага түгел, Салаватка китәргә вакыт инде. Үзен кадерсезләү башланды анда да.Ә бит Салават концертыннан да матур концерт ишеткәнем юк үз гомеремдә.

Әлфия Авзалованың әйтик аерым җырларын ярата идем.әйтик иң яраткан куөйләремнең берсе "Шахта" көе. Тулаем концертларында, мин белгәндә, ике-өч матур җыр җырлый иде.Шакировны, мин белгәндә матур җыры юк иде инде. Илһамны матар җырларын "Тәртип" радиосы бирде. "Яшь наратлар" һәм агын берничә җыр.Мин белгәндә, мин күргән концертларында матур җырлары юк иде инде.

Ә менә Салаватның 20 ел элек биргән 2,5 ярым концертлары әле дә колакта.

Беркем дә, Шакиров та, Әлфия Афзалова да, башкалар да, ике сәгать ярым буена туктаусыз татар җыр җәүһәрләрен Салават кебек җиренә җиткереп җырлаганы булмады әле!!!! Бу яктан ул бердәнбер һәм уникаль!!!Әмма бүгенге кичәңге уңышны юк итәргә мөмкин...Шул яктан миңа Салават бик кызганыч...Аңа бу турыда әйтүче юкмы??? Дошманнары бу фактны бик уңышлы куллана.

Пугачиха үзеннән позор ясап йөри. Кешеләрнең Пугачиха позорына килгәнен, караганын аңлар дәрәҗәдә түгел.


Мин дә Соры кебек, үзебезнең асылташларның хәтернең кыйммәтле җирендә кыйммәт бәядә сакланып калуын телим.Аяк астында тапталып кадерсезләнеп йөрүен күрү аяныч.

№4 (824553) / 09.01.2013 11:02:35

№1 "Әлфия апа татар халкының сандугачы.." икәнен, күңелләрдә сандугач итеп калдырырга да кирәк икәнен бик яхшы аңлаткан. Төрле талантсызлар, кадер-хөрмәттә генә яшәргә тиешле шундый зур талантлар җилкәсенә утырып, алга чыкмакчы. Миңтимер Шәрипович әйткәнчә, олимптан китү кыен, но вакытында китә белергә кирәк. Тирә яктагы әнчекләр бер вакытта да бетмәс, Бөекләр исемен кулланып, үзенә юл ярырга теләр, шулай итеп, аларны ваклар.

№3 (824552) / 09.01.2013 10:55:37

Әйтмим инде.....

№2 (824549) / 09.01.2013 09:50:10

Әлфия апа кебек җырчылар әле тумаган,һәм соңгы елларда булмаста..Әлфия апа татар халкының сандугачы..

№1 (824548) / 09.01.2013 08:30:22

Әлфия апа Әлфия апа инде ул. Онтылмаслык, легиндар җырчы. Сонгы тпакыр, 19 ел элек булдым концертында. Шуннан соң булган юк, күңелдә, сандугачтай ӘЛФИЯ апанын калуын телим. 19 ел элек, 25 ел элекке әлфия апа түгел иде инде, ә хәзер... Кай чакта ТВдан сонгы вакытта ... ммм... яздырылгшан тавышын тыңлыйм да, ӘЛФИЯ АПАБЫЗДАН икенче Леонид Ильич ясаучыларның түбәсенә кундырасы килә башлый. Үз-үзләренә PR ясар өчен, ник шундый легендар шәһесләрне ... бимазалау кирәк икән???
Эльмира, Динә кебек, Әлфия апабызны алыштырырдай җырчылар бар бит, юллагыз яшьләр арасыннан шундыйларны, табыгыз, күрсәтегез. Алар җырлаганда, түрдә утырсын, тере легенда-Әлфия апабыз, бирсен үзенең бәяләмәсен. Кирәк икән, язмаларын да әйләндереп алсыннар, ләкин, икенче Леонид Ильич ясау кирәкми!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай