• 14.10 "XXI гасыр тавышы" аудиокитабының презентациясе. Калеб - Кариев театрында. 19.00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
Туган көннәр
  • 14 Октябрь Раил Садриев
  • 14 Октябрь Ирек Хафизов
  • 14 Октябрь Фәнис Зыялы
  • 15 Октябрь Ландыш Харрасова
  • 15 Октябрь Мәгъсүм Насыйбуллин
  • 15 Октябрь Ришат Хаҗиәхмәтов
  • 15 Октябрь Зилә Вәлиева
  • 15 Октябрь Гөлсем Болгарская (1891-1968)
  • 15 Октябрь Әхмәт Юныс (1916-1976)
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • Тэртипле, начар гадэтлэре булмаган 1 кызга Гарифьянова урамындагы 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм. 8917 8738213 (ватсап)
  • 3 яклы карандаш бура 6 3 ле утын бэясеннэн бирэм арча районында бужа авылы 89869031182
  • Регпалата янында бер бүлмәгә кеше кертәм. 6 мең сум. 89172618276
  • Эш эзлим. Казан кызы. Югары белемем бар. 89625485476 Лэйсэн. Секретарь, офис эшлэрен белэм. Начар гадэтлэрем юк.
  • Казанда квартира эзлибез снимать итергэ,без чшь парлар,икебез дэ эшлибез,вакытында тулибез Ноябрь башында кучергэ карыйбыз,на долгий срок Предложениялар булса ватсапка языгыз!! Риелторлар зинхар шалтыратмагыз!!!! 89063243260
  • Казанда Проспект Победа 139 Жк Победада ике булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ.89375724787
  • Озак вакытка бер булмэлэе фатир сдавать итэм. Казан шэхэре, Карбышева урамы. Барлык унайлыклар да бар (суыткыч, кер юуу машинасы). Якында гына остановка, ТЦ "Горки Парк", метро. Бэясе: аена 16 мен (квартплата кергэн). Телефон: 89276778632 (Watsup).
  • Угез итенэ клиентлар эзлим. ботлата сатабыз. 280,290 сум кг.китереп биру момкинлеге дэ бар. 89520347319
  • Нурлат шәһәрендә Западный(Көнбатыш яки Әфган) микрорайонында йорт сатыла. Бәясе 2 500 000 сум. Җир мәйданы 11 сутый. Йорт мәйданы 98кв метр. Мунча, сарай, теплица бар, индивидуальная канализация бар.Үзәк суүткәргеч, газ тоташтырылган. Бакчада кое 8м.лы, алмагачлар, груша-2. сливалар, кура җиләкләре, карлыганнар, облепихалар, җир җиләкләре бар. Йорт җиһазларыннан кухня гарнитура, караватлар кала. Кем шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган-бу йорт шулар өчен.Шалтыратыгыз! Тел. 89179152168
  • Казан шэхэре ,Мавлютова ост.да общ.дэ булмэ сатам12кв.м керергэ дэ яшэргэ 750 000. реелторлар-зинхар борчымагыз! 89272469637

 

 

 
Архив
 

06.01.2013 Җәмгыять

Сирень Якупова хикәяләре

Җанның ялангач чагы

Җәй көне бөтен агачлар да бертөсле, яшел була. Һәрхәлдә, беренче карашка шулай тоела. Ә кышын, яфраксыз чакта күрегез: каеннар ап-ак, кайбер агачларның кәүсәләре соры йә яшькелт, ә кайберләре бөтенләй кап-кара булып тырпаеп утыра. Яфраксыз чакта... Без кешеләр дә шулай түгелмени? Адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның җанының, күңеленең шәрә калган мәлен күрергә кирәктер. Җанның ялангач чагын...

***

— На-а-а, малкай! Аллага тапшырдык...

Курчак өе кебек матур, яңа авыл өенең ишегалдыннан җигүле ат кузгалып китте. Аны озатып калган аксыл чәчле үсмер малайның сагышлы карашы арба артыннан бик озак ияреп барды. Юлаучылар бөтенләй күздән югалгач, яшь белән мөлдерәп тулган зәңгәр күзләр, түгелер өчен ышык урын эзләгәндәй, ашыга-ашыга койма буенда үскән кычыткан өсләреннән, сары вак чәчәкләр белән чигелгән яшел чирәм эченнән йөгереп уздылар да, ахыр чиктә, нәни сәдәфләр булып сибелгән песи борчаклары арасына кереп чумдылар... Дөньяда бу минутларда сипкелле түгәрәк йөзне көйдереп аккан пар чишмәне туктатыр көч табылмас кебек иде. Кинәт янбакча ишегеннән, яше өч яшьләр чамасы булыр, малай шикелле үк сипкелле кызчык атылып чыкты.

— Абый, абый, капканы яп инде! Күбәләк чыгып китә бит!

Сеңлесенең куркынган әче тавышына койрыгын чәнчеп чапкан бозауның аяк тавышы да килеп кушылды. Малай күлмәк җиңе белән җәлт кенә яшьләрен сөртте дә, почык борынын тарта-тарта, өйләре шикелле үк яңа, челтәрләп ясалган урыс капкага барып ябышты. Гадәттә җырлап кына ачылып ябыла торган капка бүген әллә нинди моңсу тавышлар чыгаргандай тоелса да, «абый кеше», ни генә булмасын, ничек кенә булмасын, капканың эчке ягында да, тышында да тормыш дәвам итәчәген аңлап өлгергән иде инде...

***

Җигүле ат урман авызына якынлашты. Арбада ир белән хатын. Хатын алда, дилбегә тотып утырган, ә ир кеше, зур мамык мендәргә терәлеп, чәчәкле юрганга төренеп, ярым яткан хәлдә бара. Берсе икенчесенең йөзен күрми. Шуңа да битлекләр салынган — йөзләрдә сүз белән аңлатып булмаслык чарасызлык, моңсулык, күзләрдә газап, сагыш, тагын әллә ниләр...

Өйдән чыкканнан бирле ләм-мим бер сүз дәшмичә барган юлчылар, ниһаять, икесе бертыннан: «Урманга җитәбез», — дип пышылдадылар. Тик шунда ук янә һавада, һавада гына түгел, җаннарда да авыр тынлык, бушлык урнашты. Әлеге, җанны сытып сыгарлык тынлыктан котылу өчендер, мөгаен, кинәт хатын болай да ярыйсы гына тизлектә юртучы атның сыртын талчыбык белән «сыйпап» үтте. Аннары кирәкмәгән, гаепле эш кылганын аңлагандай, ак яулыклы башын түбән иде. Моны күреп торган ир, тирән итеп сулыш алды да, тынлыкны үзенчә җиңәргә омтылып, арба дыңгырдаган җайга үзәк өзгеч моңлы тавыш белән җыр башлады:

Кар-ра гына ур-р-ман, караңгы төн-н,

Яхшы атлар кирәк лә-ә үтәргә-ә-ә...

Җырны шул урында бума ютәл өзде.

— Т-р-рр!

Хатын күз ачып йомганчы арбадан сикереп төште. Ашыга-кабалана, суынмасынга дип мендәр астына тыгып куелган шешәдән чынаякка үлән төнәтмәсе агызып, иргә эчерде. Ир бераз тынычлангач, алъяпкыч кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, ипләп кенә аның ирен читләреннән агып чыккан алсу канны сөртеп алды.

— Нишләвең инде бу? Терелгәч җырларсың әле, Алла теләсә. Ярамый бит сиңа, духтырлар кушмый.

— Духтырларыңны әйтер идем. Башта алар минем зарымны тыңламадылар, дәваламадылар. Инде мин аларны тыңламыйм. Тыңлаудан узган инде монда.

— Алай димә әле син. Әйдә, төренебрәк ят. Һәм, гүпчим, оста барда телең тый дия иде минем әби. Ишетәсеңме, кошлар ничек матур сайрый. Урман шавында да әллә нинди серле моң бар. Авылыбызга бер оста җырчы булсаң да, син аларны «едыва» уздырырсың, әтисе.

Бу сүзләрне әйткәндә, хатынның йөзенә, соңгы ярты елда беренче тапкырдыр, саран гына елмаю ятты. Ни хикмәттер, шул елмаю ирнең дә күңеленә шифалы тамчы булып тамды, сызлаган йөрәгенең иң түренә үтеп керде...

Җигүле ат инде урман юлыннан атлый. Арбадагылар бертуктамый сөйләшә, көлешә. Иргә аркасы белән утырган хатынның биленә төшеп торган пар толымы, ул борылып сүз әйткән саен, әле уңга, әле сулга чайкалып, хәтер инешләрен айкый.

— Сал әле шул яулыгыңны, йөз ел сине яланбаш, чәчең тузгыган килеш күргән юк.

— Минем синең алда чәч тузгытып кайчан йөргәнем бар?

— Кияүгә чыкканчы инде.

— Ә?!

— Нурислам абзыйның бөтен урам малайларын шүрләтеп торган «атаман» кызын беренче тапкыр кич тәрәзә пәрдәсе читеннән күрдек лә без. И йөрисең, мин сиңа әйтим, яланаяк идәнгә дөп-дөп басып, сачларыңны иңнәреңә таратып. Ялгышмасам, күлмәкнең дә бик үк озыны түгел иде өстеңдә.

— Аһ, оятсыз! Ордин-мидалләреңне елтыратып мине сорарга килгәндә әүвәл бисмилла күргән кебек кыландың бит әле. Белгән булсаммы!

Тагын көлештеләр.

Чыннан да, язмыш сукмакларының кай тарафка борыласын, алда нинди авыр сынаулар көтәсен белгән булса, авылда «урман җене кагылган» дигән аты чыккан ятим егеткә кияүгә барырга ризалык бирер иде микән иркә, төпчек кыз? Юктыр, билләһи, юктыр...

Ә бүген... Бүген аның унөч ел гомер иткән ирен урманы белән хушлашырга алып килүе. Соңгы тапкыр ауга барам дип мылтыгына кадәр янына куйдырды бит. Куян-мазар очрамый калмас дип ике патрон да корды. Күр, арбага утырганнан бирле уң кулын мылтыктан алмый. Песи баласын иркәләгән кебек сыйпаштырып та куя бугай.

— Йә, туктап бераз ял итикме? Аланы да җиләкле күренә, җиләк булмаса, әнә мәтрүшкәсен җыярмын.

— Туктыйк. Мин яраткан алан бу. Чирләгәнче гел шушында утырып тамак ялгый торган идем. Кечкенә кызыма куян күчтәнәчләрен дә нәкъ менә биредә төреп кесәмә сала ием бит. И-и-их!

— Бүген дә күчтәнәч көтеп калды кызыбыз. Куяннары гына күренми. Хәтереңдәме, көне буе йөреп тә буш кул белән кайткан чакларыңда, күрше бабай: «Нәрсә, аучы егет, бу юлы куяннарны агачка бәйләп куймаганнармы әллә?» — дип көлә иде үзеңнән. Син шул сүзләргә үпкәли дә идең әле, сакаллы сабый.

Хатын, чыннан да, бүген бик нык ябыгып, гәүдәсе сабый баланыкы кебек җиңеләеп калган ирен сак кына арбадан күтәреп диярлек төшерде дә, алдан әзерләп куйган урынга утыртты. Иңнәренә мамык шәл япты. Аның: «Мылтыкны, мылтыкны бир!» — дип өзгәләнүенә бераз аптыраса да, каршы килмәде, кабат арбага үрелде. Тик куллары тимергә тиюгә тәне буйлап ниндидер бер шомлы дерелдәү узуын тоеп гаҗәпләнде...

— Юк, юк! Ашыйсым да, эчәсем дә килми. Бар, син җиләк җый, ә мин урман һавасын сулап утырам. Атны читкәрәк бәйлә, бу килбәтсез арба миңа, кем әйтмешли, бөтен манзараны каплый. Шундый матур хатынны күз уңыннан җибәрәсем килми. Йә урман пәрие урлап китәр үзеңне.

Үлемнең җан өшеткеч салкын сулышын якында, инде бик якында тойган ир, балалары «әти битуны» дип йөрткән кып-кызыл мәк чәчкәләре төшерелгән ак эмаль савытны селки-селки, җитез адымнар белән алан уртасына атлаучы хатынын сокланып бераз күзәтте дә, күзен йомды.

Йә, Аллам! Мең үлемнән калдырдың бит, мең үлемнән. Сугышның беренче көннәреннән алып соңгы минутларына кадәр мине пуля-снарядлардан саклап, исән-имин туган авылыма кайтардың. Бердәнбер абыйсын да яу кырында югалткан ятимеңне башлы-күзле иттең. Тупырдап торган ике ул, фәрештәдәй кыз бала биреп сөендердең. Бер ел элек һәрбер бүрәнәсен менә шушы кулларым белән юнып, һәр тактасын сыйпап, шомартап, бизәкләп яңа өй җиткездем. Яшәргә дә яшәргә иде бит исәп. Ник мине үтерәсең, Ходаем? Ник бүген? Ник бер утыз-кырык елдан соң түгел? - Ирнең бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Аннары ул авырлык белән генә күзен ачты һәм җылы кояш нурларында иркәләнә-иркәләнә мәтрүшкә өзүче хатынын күзәтә башлады. Әйе, хатынның асылын насыйп итте аңа язмыш. Чибәр, уңган, булган, сабыр... Ниндидер могҗиза булып терелсәме? Юк инде, юк! Могҗиза булмаячак. Әнә, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булган хәләленең Мәскәүгә, Кремльгә хат язып салуына ун көн дигәндә өйдән пырылдатып машина белән килеп алып киткәннәр иде үзен Казан больницасына. Тик бер атнадан ничек алып киткән булсалар, шулай кайтарып та куйдылар. «Соң инде...» дигән сүзләрен үз колаклары белән ишетте ул. Ишетмәскә тиеш булса да, ишетте.

Кинәт ир, сул кулы белән кискен хәрәкәт ясап, күз яшьләрен сыпырып төшерде. Ә уң кулы мылтыкка үрелде. Аның йөзенә усал тәвәккәллек билгеләре чыккан иде. Мишәр башы белән нишләп җебеп утыра соң әле ул бүген? Өч көн элек барысын да хәл итте бит инде. Мылтыгында ике патрон. Хатыны һәм үзе өчен. Ә балалар? Балаларны ил ташламас, үсәрләр. Ә хатынын ул читләргә ташлап китә алмый, теләми дә. Бергә үләчәкләр, нәкъ менә шушы аланда... Ир корылган мылтыкны күкрәгенә кысты, көпшәсен аланга таба юнәлтте. Шул чакны, нидер сизенгәндәй, яшь хатын бар гәүдәсе белән ире утырган якка борылды һәм елмаеп аңа карап тора башлады. Бил тиңентен үскән чәчәк-үләннәр арасыннан ул мылтык көпшәсен күрмәде. Шартлап кан чыкканчы иреннәрен тешләгән ирнең шашынган күзләре: «Карама, зинһар, миңа, артың белән борыл, борыл!» — дип кычкырдылар. Ул саташыр дәрәҗәгә җитте...

Нәрсә, иптәш сержант, кыенмы газиз кешеңнең йөзенә туп-туры карап йөрәгенә атулары, ә? Аркасы белән борылганын көтәсеңме? Хәтерлисеңме икән сугышның беренче елында немец разведчикларына әсирлеккә төшүеңне. Озак кына сорау алгач, бер олырак солдатның сине атарга алып баруын онытмадыңмы? «Йөгер! Йөгер!» — дип ымлагач, йөгереп китүең исеңдәме? Һәр адымың соңгысы булып тоелган иде бит. Һәр мизгел мәңгелек булып тоелган иде. Тик ул чакта фашист булып фашист син малакасусның аркасына түгел, читкә, куаклыкка атып калды. Язмыш үзеңне кызганды. Кайтып бәхет тәмен татысын, оя корсын, балалар тудырсын диде. Ә син?! Ә син бүген Ходай бүләге өч балаңның анасын вәхшиләрчә атып үтерергә җыенасыңмы? Яңа гына дөньяга аяк баскан газизләреңне тома ятим калдырырга телисеңме?

Ир, үзен-үзе белештерми, терәлеп утырган агачка башын бәрә-бәрә, ярсып кабатларга тотынды:

— Юк! Юк! Юк! Бу мөмкин түгел! Кичер, Аллам! Кичер мин диванаңны. Кичерә күр!

Ире белән нидер булганын аңлаган хатын кулыннан җиләкле савытын төшереп җибәрде. Шул арада, урман һавасын ярып, бер-бер артлы ике ату тавышы яңгырады...

— Ходаем, нәрсә булды? Хәлең начарайдымы әллә? Кай җирең авырта?

Дары төтене эчендә утырган ир:

— Нәрсә булсын, куяннарны бәйләмәгәнсең бит. Качтылар әнә, — диде дә, хәлсез генә елмаеп куйды.

 

Мичче кызы

Сәвиянең әнисе мич­че. Җәй­гә керүгә, дөрес­рәге, май аен­нан ук, иртәдән кич­кә кадәр өй борын­ча йөреп мич чыгару, мор­җа­лар төзәтү белән мәш­гуль ул. Билгеле инде, куелган чират, сөй­ләшен­гән бәя буенча. Сәвия белә, бер мич чыгару унбиш тәңкә тора, ә абыйсына был­тыр җәй сатып алынган лисәпид өчен әнисе нәп-нәкъ дүрт мич бәясе, ягъни алт­мыш сум түләгән. Әлеге лисәй­нең күп­ме тор­ган­лыгын йок­лаган­да да аяк­ларын пидәл әй­лән­дер­гән кебек сел­кетеп ятучы абыйсы Ша­мил, Сәвия һәм аларның энекәш­ләре Фәнис кенә түгел, ә абыйсының иптәш малай­лары да, күр­ше-күлән дә көненә бер­ничә тап­кыр ише­тә булыр. Әниләре Мәрьям кыч­кырыб­рак сөй­ләшә шул. «Ир дә, хатын да — үзем. Кычкыр­сам да, сүгенсәм дә гөнаһ түгел», — дип кенә аклана ул бөтен­ләй үк кызып кит­кән чак­ларын­да. Ни генә бул­масын, Сәвия өчен әнисен­нән дә матур, әнисен­нән дә ях­шы кеше юк бу дөньяда. Шу­ңа да кич­тән аның «струментлар» салын­ган иске кара күн сум­касын бар­лавын күр­сә, йөрәге өзелеп төшәр­дәй була кыз­ның. Ир­тәгәсен тагын адашкан бәб­кә төс­ле ял­гыз­лары ишек алдын­да, кап­ка төп­ләрен­дә, йә бул­маса ян­бак­чада каңгырып йөриселәре бар икән. Абый­лары болын­да, йә кыр­да чак­та өй ише­ге дә йозак­ка бик­ләнә бит әле. Игезәк­ләр­дәй охшаш, борын аслары каралып бет­кән сип­кел­ле йөз­ле балаларының мун­ча идәненә аяк­ларын бөк­ләп уты­рып бакалар сай­раш­кан көй­гә көненә ике мәр­тәбә ипи белән сөт кенә ашап торуларын белә дә соң әниләре. Ба­рыбер сары бал­чыгы мәңге юы­лып бет­мәс «мас­тирогын», кеч­кенә бал­тасын, шомарткыч так­тасын алып, чакыр­ган җиргә китеп бара шул. Җәй тиз үтә, кыш чыгар­лык акча юнәтәсе бар, ди. Их, әтиләре исән бул­самы!

Хәер, күр­ше Әс­ма, Са­җи­дә апа­лар­ның да көн­дез өй­дә тор­ган­нары юк. Ярый әле әниләр­нең кай­сын кыр­дан, кай­сын урман­нан, ә Сәвиянең әнисен һа­ман да шул бал­чык-кир­печ ара­сын­нан өй­гә ашыктыручы «көтү кай­та» дигән тыл­сым­лы сүз бар. Мань­калар­ны, Зурь­калар­ны савасы бул­маса, яз туган Күбәләк, Йолдыз­лар су кушыл­ган җы­лы сөт сорамаса, бил­ләһи, җәй буе балалар ана­ларын бер күрер­гә тил­мерер иде...

Куе кара чәчле түм-түгәрәк нәни башына төшкән менә шун­дый уйлар­дан оеп утырган кыз­чык кинәт дерт итеп кит­те:

— Сәвия-ү-ү! Ач кап­каны!

Мал-туарларының авылга кер­гәч тә исән-имин абзар­га ябылуы өчен җа­вап­лы абыйсы Ша­мил тавышы бу. Хәзер аңа сыерлары да кушылачак:

— Му-у-у-у!

Сәвия абы­на-сөртенә йөгереп урыс кап­кага барып ябыш­ты. Капканы ачып җибәрүе бул­ды, әнисе мичтән чуенлы бәрәңге ала тор­ган «ухбат»тан да зур­рак мөгез­ле сыерлары килеп кер­де. Аның артын­нан тузан­лы мамык кисәкләрен хәтерләтеп сарык-бәрәннәр атылды. Иң соңыннан инде авы­зы ерылган, әнисе әйтмеш­ли, «Берлин­ны алган кыяфәттә» Ша­мил абыйсы күрен­де. Ул Берлин­ны алуы ни буладыр, күрше Сәлим абый да хатыны Са­ния апа­ны кап­ка төпләрендә шулай җырлап кар­шы алганын еш ишетә кыз:

Са­ниякәй эштән кай­та

Берлин­ны алган кебек.

Сәлим мес­кен кар­шы ала

Плин­га кал­ган кебек...

Тик Сәвиянең бер дә «плинга калып» өйдә уты­расы кил­ми әле мон­да. Аның үзе генә белгән сере, үз «эше» бар җәй­ге кояш бае­шының бу сих­ри мәлен­дә. Кы­зый еш кына, әнисе болын­нан ияреп кайткан кигәвеннәрне куа-кар­гый сыер савар­га керешкәч тә, аягына иске чүәген эләктерә дә, чиләккә чаж да чож төшкән сөт тавышын тыңлый-тыңлый, тык­рык­тан ындыр артына йөгерә. Бүген дә нәкъ шулай бул­ды. Сөт тавышы ише­тел­ми баш­лагач, Сәвия кулын­дагы кыс­ка таяк белән кой­мага сугып үзе көй чыгарып барыр­га тотын­ды. Кы­зык бит... Тык-тек, тык-тек, тек-тек-тек... Койма ярыгын­нан үрелеп аны гаҗәпләнеп күзәткән кояш нур­лары белән качыш­лы да уйнап маташ­ты әле ул. Тик алардан качып буламы соң! Тыкрык бетеп ачык урынга килеп чыгуы бул­ды, алсу нур­лар аны: «Эләктеңме, шук кызый!» — дип кочып ук алдылар. Сәвия нур яңгыры астын­да чирәм урт­лаган, бөтен ындыр артын тутырып тарал­ган сарык­лар янына кил­де. Аннан: «Ник өйләрегезгә кайтмый­сыз, хуҗала­рыгыз көтәдер сез­не, вәчкәйләр» — дип әбиләрчә так­мак­лый-так­мак­лый көтү ара­сын­нан яшь бәрәннәрне эзләргә кереш­те. Кыз белә, гадәттә алар ада­шып, әниләреннән аеры елап, бәэл­дэп йөриләр, баш­сыз­лар. Менә, әйтте бит, күр инде: бер­се ап-ак, икенчесе аклы-каралы, шун­дый матур­лар, бөдрәләр үзләре! Кычкыра-кыч­кыра тавыш­лары кар­лыгып беткән мес­кенкәйләрне Сәвия кулы белән этә-төртә көтү тарал­ган ындыр буй­лап куа­лап кит­те. Ә очлы күзләре чирәм ашау кай­гысы бул­маган ял­гыз әни сарык­ны эзләде. Ул каядыр шун­да гына булыр­га тиеш, шун­да гына. Нинди әни, балаларын таш­лап, тыныч кына абзар­га кай­тып печән күшәсен ди. Менә хәзер килеп чыгачак сарык, менә хәзер... Кыз ял­гыш­мады. Кинәт бер «вәчкәй» бәрәннәргә таба ыргыл­ды. Ул да бул­мады, бәләкәчләр дә әниләрен танып алдылар. Һәм ике­се ике як­тан йөгереп килеп кой­рык­ларын про­пел­лер кебек зыр-зыр әйләнде­рә-әй­лән­дерә сарык­ны имә баш­ладылар. Сәвиянең йөзен елмаю бал­кыт­ты. Булды бүгенгә! Ул олы­лар­ча шалт-шолт кулын кул­га сук­калап куй­ды. Әни белән бала аерыл­мас­ка тиеш, шулай гына рәхәт. Әтиләре бул­са, Сәвиянең әнисе дә гел өйдә торыр: көненә әллә ничә тап­кыр тәмле аш пешерер, ян­бак­чада матур чәчәкләр үсте­рер иде. Ак­ча дигәнен әтисе апкай­тыр иде әле... Һич югы, бер генә тап­кыр әниләре энекәше белән ике­сен үзе белән алып бар­сын икән дә бит. Юк шу-у-л... Сәвия башын иеп моңсу гына тык­рык­тан өйләренә таба атлады. Ку­лын­дагы таяк­чыгы кай­дадыр төшеп кал­ган, кой­мага сугып көй чыгару уе да эреп дигәндәй юк­ка чык­кан иде кыз­ның.

Могҗиза димә, шул кич­не йок­лар­га ят­кан­да әниләре иртәгәсен Түбән урамда яшәүче Рәсыйх абзый­лар­га Сәвия белән Фәнис­не дә ияр­теп төшәр­гә вәгъдә бир­де. Үзе:

— Ир­тәгә без­нең урам буй­лап чегән­нәр җырлап-биеп, кан­цирт куеп йөриячәк­ләр икән. Бәл­ки, абы­е­гыз белән өй­дә генә калыр­сыз? Күр­ше Рәшидә әбие­гез дә хәл белер­гә керер­мен дигән иде, — дип сөй­лән­де. Тик кая ул әнисенең хәй­ләкәр карашын күрү дә, соңгы әй­тел­гән сүз­ләр­не ише­тү! Бу минут­та балалар­ны тәмам бәхет бас­кан иде.

Сәвия ничек елмаеп йок­лап кит­кән бул­са, иртән шулай елмаеп уян­ды да шикел­ле... Ә инде менә төш җиткән­дә кыз­ның йөзенә «ник тудым?» кыяфәте чык­кан иде. И-и-и, бер генә дә күңелле түгел икән бит әнисенең эшен­дә. Сәвия белән Фәнис күр­гән бөтен игъ­тибар — иртән Рәсыйх абзый хатыны Рәсимә апа­ның ашы­гып алар учы­на сал­ган ике­шәр эш­ләпә кән­фит белән берәр прән­нек бул­ды. Ан­нан кит­те ыгы-зыгы: кир­печ ташу, измә изү, ком иләү. Юл­да тор­магыз, имгәнер­сез, әние­гез­не аптырат­магыз — балалар­ның олы­лар­дан ишеткән сүз­ләре әнә шун­нан арт­мады.

— Мәрьям апа, авырдыр инде сиңа бу балалар белән, авырдыр, — дип башын чай­кады ара­дан бер­се.

Әнисе дә, Сәвияне гаҗәпкә кал­дырып:

— Сөй­ләмә дә генә инде, күр­шекәем, бик авыр. Үзем генә беләм, — дип куй­гач, кыз түз­мәде:

— Әни, ник авыр дип торасың, син бит без­не күтәр­мисең, яныңнан үзебез йөрибез! — дип әй­теп сал­ды. Китте көлеш... Берни аңламаган кыз үпкәләп читкәрәк китеп утын түмәркәсенә барып утырды. Ул чын-чын­лап кап­ка төп­ләрен, өй­ләрен сагын­ды. Югый­сә әнә йортлары матур булып әл­лә каян күренеп тора, тык­рык­тан гына менәсе дә уңга борылып керәсе. Ял­гыз­ларына гына кай­тыр­га әниләренең рөх­сәте юк шул. Чү! Җыр-гар­мун тавыш­лары да ише­телә түгел­ме? Әл­лә чын­нан да чегән­нәр килгән инде? Их, ник кенә әнисенә ияр­деләр алар? Ал­тын­су ком­нан гараж ясап, трактор тимерен машина итеп тыныч кына уйнап утырган Фәнискә дә ачуы гына чык­ты кыз­ның. Ул сикереп тор­ды да рәшәткәле кап­касы ярым ачык кал­ган бак­чага кереп кит­те.

У-у-у, мон­да матур икән! Кыз түтәлдә тирбәлгән чәчәкләргә аһ итте. Эскәмиягә чыгарып тезелгән чүлмәкләрдәге куп­шы яран­нар да искитмәле иде. Сәвия шул­чак сулы зур тагарак янын­дагы яшел «ләйкә»не күреп алды. Әһә, кыз­га да эш булыр­га тора әле биредә. Та­гарак кояш­та көмешләнеп ял­тырап ят­кан җылымса су белән туп-тулы. Кы­рын­да чүмеч тә бар. Менә шулай... Кызның батырып су алырга җыен­ган чүмеч­ле кулы һава­да эленеп кал­ды. Күр, су өстендә бер­ничә бөҗәк тыпыр­чынып ята түгел­ме? И бичаралар! Эчәселәре килеп бат­кан­нар инде болар. Сәвия тиз генә үлән кыягы өзеп алды да бөҗәкләрне кот­кару «опе­рация» сенә кереш­те. Менә бер­се корыга чыгарыл­ды, аннан икенчесе, өчен­чесе. Бе­рен­чесе шун­дук очып та кит­те! Кызның күңелен шат­лык биләп алды. Ул үзен бик тә кирәкле, ях­шы эш эшләгән кебек хис итте. Ин­де «ләйкә»гә су тутырыр­га да була. Кинәт кой­ма буендагы зур бул­маган агач корыл­мадан нин­дидер тавыш ише­телгәндәй бул­ды. Сәвия сак кына атлап шун­да юнәлде. Бу корыл­ма-чит­лек­нең кояш­ка карап тор­ган ягын­да әлүмин рәшәткә генә икән. Кыз якын­рак кил­де һәм эчтә ап-ак куян күреп өнсез кал­ды. Аның тере куян­ны берен­че күрүе иде. Озын колак­ларын арт­ка салып кызыл күзләре белән Сәвиягә карап уты­ручы бу җәнлек китап битеннән сикереп төшкәндер кебек тоелды. Кичә абыйсы укы­ган китап­тан инде.

Ку­ян, син кай­да?

Яшел тугай­да...

Түгел шул, тугай­да түгел, Рәсыйх абзый­лар­ның бак­часын­да булып чык­ты куян­кай. Сәвияне тәмам бәхет бас­ты. Ул ак йом­гак­тан күзен ала алмады. Аның һәр хәрәкәтен: оясының бер поч­магын­нан икенче поч­магына күчеп йөрүен, әле кәбестә яф­рагын, әле кишер сабагын иснәп карау­ларын рәхәтләнеп, дөньясын оны­тып күзәтте...

— Хайт, кызый­ны!

Сәвия көтелмәгән тавыш­тан сикереп куй­ды.

— Ку­рык­ма, әнә куян курык­сын. Син бит куян түгел, аучы кызы.

Кып-кызыл йөзенә елмай­ган кыяфәт чыгарыр­га тырыш­кан бу абзый­ны Сәвиянең кай­дадыр күргәне бул­са да, аның кем икәнен тәгаен исенә төшерә алмады.

— Ау­чы кызы түгел мин, мич­че Мәрьям кызы!

Күзләре төсен кояш алган­дай тонык­ланып кал­ган абзый сүзен дәвам итте.

— Әйе, әниең мич­че, ә менә әтиең тирә-як­ка бер аучы иде. И-и аның атып алган үрдәкләренең, мин сиңа әйтим, санын бер Хо­дай үзе генә беләдер. Ях­шы кеше иде атаң. Моңлы итеп җырлый иде, патамуш­ты ятим бала булып үскән. Ә әниең усал, каман­дир!

— Усал түгел минем әни!

Сәвия нишләргә белмәде. Ка­ян килеп чык­ты соң әле бу абзый? Әллә ниләр сөйләнә, кырын­маган, ямьсез.

— Яңа гына мине бөтен күршеләр алдын­да рис­вай итте анаң. Ял­кау имгәк, исе­рек түмгәк, имеш. Кыска буй­лы булуы­ма мин гаеплеме? Төтен юлын дөрес кал­дыр­мый­сың, астарак бул­ган, кеше биеклегендә кирәк иде дигән идем, менә шулай изүемнән эләкте­реп алды да мич янына китереп тә бас­тыр­ды. Син үзеңне кешегә чут­ламый­сыңмы әллә, синең буе бит, күр дип миннән кыч­кырып көлә дә баш­лады. Киңәш итәргә дә ярамаган. Бөтен күршеләр алдын­да рис­вай итте. Сез ятимнәрне дә кагып-сугып үстерәдер әле. Кыйный­мы әние­гез дим?

Кыз абзый сөйләгәннәрдән соңгы ике сүзне генә аңлады.

— Кыйнамый! Ул усал түгел, матур күлмәкләр тегә, тәмле бавыр­сак пешерә!

— Ник балага бәйләнәсең, Га­ли?

Аш­ка турар өчен суган кыягы өзәргә дип бак­чага чыгып килүче хуҗа хатын Рәсимәнең тавышы кырыс яңгырады.

— Нинди бәйләнү ди, күрше. Гәпләшәбез әле менә сеңелкәш белән. Күз караш­лары да сурьезный, сөйләшүләре дә гел олы­лар­ча бу баланың.

— Синдә генә ул бала акы­лы да юк. Бе­раз гына Рәсыйхка булышыр идең, ичмасам, измә изеп кул­лары тал­ды әнә.

— Юк инде. Бе­рен­чедән, миңа авыр эш эшләргә ярамый, дух­тыр куш­мый, икенчедән, телчән Мәрьямегез­не киламитрдан әйләнеп уза­чак­мын дип яңа гына үземә сүз бир­дем.

Рәсимә апа куян чит­леге янына кил­де дә кинәт Га­лигә борылып:

— Ку­ян бәлеше аша­мыйм дип тә сүз бирмәгәнсеңдер бит?

Га­ли сап-сары тешләрен күрсәтеп ыржай­ды.

— Шту син? Ах­мак мәллә мин!

— Алай­са, хәзер үк менә бу куян­ны суеп туна. Кичке ашка бәлеш булыр, Ал­ла боерса.

Рәсимә Сәвиянең зур итеп ачылган күзләренә карап, аклан­ган­дай:

— Ял­гызы гына бит. Ба­лалар­ның да исләре кит­ми хәзер, аша­тыр­га-эчер­тергә дә оны­талар. Баштагы мәлне генә көне буе янын­да бөтерел­деләр, — дип өстәде дә, Сәвияне чәйгә чакырып, ашы­гып бак­чадан чыгып кит­те.

Га­ли канәгатьлек белән кул­ларын уды.

— Бер тавык та бер савыт дигәндәй, бәлеш янына ак башы да булыр кебек әле мон­да, мич­че кызы! Хәзер үткен пычагым­ны гына алып киләм дә, кых-х-х куян­ны, — дип муе­нына сызып күрсәтте дә юк бул­ды.

Сәвиянең йөзе кой­ма буенда үскән ромаш­ка таҗыдай ага­рып чык­ты. Нишләргә? Ку­ян­ны ничек кот­карыр­га?! Ул озак уйлап тор­мый агач бор­гыч­ны борып чит­лек ише­ген ачты да:

— Кил тизрәк. Тырмаш­ма, — дип, куян­ны колак­ларын­нан эләкте­реп алды. Ни гаҗәп, куян бераз тыпыр­чын­гач, кыз­ның кочагын­да тыныч­лан­ган­дай бул­ды. Сәвия аркылы-тор­кылы киртәләр белән генә бүленгән бәрәңге бак­часына таба кит­те. Җайлы гына итеп ике киртә ара­сын­нан шуып чык­кан кыз, шау чәчәк атып утырган бәрәңге сабак­ларын ерып, йөгерергә үк тотын­ды. Бакча уртасына җиткәчрәк, бураз­нага сузылып ят­ты, үзе бер­тук­тамый куян­ны сый­пады. Дөп-дөп-дөп... тип­те куян­кай­ның йөрәге. Кызның йөрәге дә аны­кын­нан калыш­мады. Шулчак Сәвия борын төбендә генә сел­кенгән яф­рак­та ял итеп уты­ручы кам­каны күреп алды: «Камка тутай, ирең килә кам­чы белән кый­нар­га. Оч та кит!» Шул сүзләрне генә көткән кебек, кызыл­лы-каралы яп­ма ябын­ган бөҗәк очып та кит­те. Их, минем дә канат­ларым бул­са, дип уйлады кыз. Ми­нут эчендә үзебез­нең ишек алдына очып төшәр идем. Ку­ян белән өйгә кереп бикләнер идек. Әни кайткан­чы ишекне бер­кемгә дә ачмас идек...

Калганы кур­кыныч төштәге кебек кенә бул­ды. Олы йон­лач кул­лар Сәвиядән куян­ны тар­тып алдылар. Кәкре симез аяк­лар бәрәңге чәчәкләрен тап­тый-тап­тый алпан-тилпән абзар­га таба атлады. Бу­раз­нага ятып үксегән, аклы күлмәге кара бал­чык­ка буялып беткән кыз­ның кай­нар чишмә булып аккан күз яшьләрен күрмәс өчен кояш болыт артына йөзен яшер­де дә әкрен генә офыкка таба тәгәрәде. Са­бый­ны әле чәчләреннән сый­пап, әле кул­ларын­нан үбеп юа­тыр­га теләгән җәйге йом­шак җил дә арып-талып янәшә ятып йок­лап кит­те...

— Кы­зым, син кай­да-а-у?..

— Сәвия-ү-ү!

— Син кай­да-а-а?

— Яшел тугай­да, — дип елмай­ды Сәвия йокы ара­лаш, әнисенең җылы кочагын­да тирбәлә-тирбәлә.

— Ку­ян­каем, йом­шак күңелкәем, — дип уфтан­ды ана. — Бу каты бәгырьле дөньяда ничекләр яшәрсең икән син?!

 

Өстәгеләрдән дә өстә

— Бахх! Ба-бах! Тук-тук!

— Йә, Ходаем, йоклап кына китәм дигәндә! Нишләтергә инде бу өстәгеләрне?

Зөләйха күзен ачты. Өстәлдәге сәгатьнең янып торган саннары: «Әһә, сиңа да йокы юкмени?» — дигәндәй, хатынны үртәп биешеп алдылар да төнге берне күрсәтеп, тынып калдылар.

Икенче катка яңа күршеләр килеп урнашканнан бирле Зөләйхалар фатирында тынычлык бетте. Көндез дә тавыш, төнлә дә. Ә ял көннәрендә әйтерсең лә шайтан туе котыра. Өч баласы булган әлеге урыс гаиләсе белән ире дә сөйләшеп карады, Зөләйха үзе дә берничә кат оялтып төште, барыбер файдасы тимәде. Валлаһи, тормыш түгел бу, тәмуг! Утыр инде менә хәзер төн убыры булып, ни йокы, ни ял күрми, чирек гасыр тир түгеп алган таш читлектә. Их, авыл өендә яшәсәң икән лә ул! Шушы теләк-хыялы хатынның йокысызлыктан кызарган күзләрен мөлдерәмә яшь белән тутырды...

Авыл өе дигәндә, Зөләйха, билгеле инде, иң әүвәл Дим авылындагы газиз әбисенең йортын күз алдына китерде. Нарат бүрәнәләрдән генә өелгән, шуңа да хуш исле һавасын сулап туймаслык өйдә үтте энесе Фәнис белән Зөләйханың балачак, үсмер еллары. Ул өйнең буяу ише әйбер белән бөтенләй таныш булмаган киң идән такталарына һәрвакыт кулдан тукылган буй-буй җәймәләр җәелгән булыр иде. Ишекләренә, мич аралыкларына аллы-гөлле чаршау-кашагалар эленгән, тәрәзләрен, җәен-кышын шау чәчәктә утыручы яраннарны күз тимәслек кенә итеп бераз каплап торучы ап-ак челтәр-пәрдәләр бизәр. Ә инде өйнең иң асыл, иң затлы бизәге булып, әле түр якта, әле олы мич тирәсендә мәш килеп, бәләкәй генә гәүдәле, йомшак күңелле, эшсез торуның ни икәнен дә белмәс Рәйсә әбиләре йөрер. Күршеләре әйтмешли, Рәйсәттәй.

Бирсә дә бирер икән Ходай адәм баласына сабырлыкны! Авылда әбиләренең фәрештәдәй холкына сокланмаган, аны ихтирам итмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Менә шушы һичбервакыт гайбәт сөйләмәс, сүз белән түгел, карашы белән дә кеше рәнҗетмәс әбиләре көтмәгәндә нык кына авырып китте. Аллаһының рәхмәте белән, терелеп, аякка басты-басуын, тик ялгызы гына булганда, кемнәрнедер бик каты ачуланып сүгә торганга әйләнде.

— Әшәке җаннар! Кайчан безне тынычлыкта калдырырсыз икән? Яшәргә ирек бирмисез!

Бу әле әбисенең билгесез затларга яудырган каһәрләүләренең йөздән бер өлеше генә иде.

Кайчагында әбисе сизмәгәндә мәктәптән кайтып кергән Зөләйханың, аптырап:

— Әй, әби, кемнәрне генә шулай ачуланасың соң син? — дигән соравына Рәйсәттәй, тыныч кына:

— Кемнәрне булсын, өстәгеләрне инде, — дип җаваплый килде. Ул чакта кыз: «Самолетта очучыларны әйтәсеңме, әллә вертолеттагыларынмы? Бәлки әле чит планетадан килүчеләрнедер? — дип көлгән булса, бүген ул, күпме гомер узгач, гади авыл карчыгының әлеге сүзләрендә тирән мәгънә ятуына төшенгәндәй булды...

Өстәгеләр, өстәгеләр... Уйлары Зөләйхага һич тынгылык бирмәде. Алар аны тагы да еракка, сабый чагына ук алып киттеләр. Хатын аларга иярмәскә теләп ничек кенә карышса да, барып чыкмады. Зөләйха аңлады: иртән эшкә керфек тә какмаган килеш барачак...

Аның күз алдына ерак Урал таулары, ел әйләнәсенә сөрем эчендә утыручы туган шәһәре Түбән Тагил килеп басты.

Түбән Тагилда да алар үз өйләре белән яшәделәр. И-и ул яңа өйнең биеклеге, иркенлеге! Әллә биш яшьлек Зөләйхага гына шулай тоелды микән? Сары чәчәкле аланны хәтерләткән идәндә энесе Фәнис белән колыннар кебек уйнаклап, кояш куяннары белән куышып йөгергәннәре әле дә исендә. Бигрәкләр дә нурлы иде, якты иде ул чакта дөнья! Балачак күгендә әниләре кояш, әтиләре ай булып балкыгангадыр. Шулайдыр. Зөләйха ирексездән:

Кояш, кояш, мәңге балкый,

Мәңге нур сибә... –

дип көйләде. Аннан, кычкырып елап җибәрмәс өчен, юрган почмагын тешләде дә күзен йомды...

***

— Иртәгә тимер юл вокзалына төшеп, Мәскәү поездына билет алып кайтасы булыр. Тәвәккәлләп, атна көн юлга чыгарбыз дип торам. Тире-күн ише әйберләр дә берничә тун тегәрлек кенә калып бара, башкала татарларының ушын ала торган казылыкның да самый өлгергән чагы. Күрше хаклы, безнең чормадан килгән тәмле ит исе бөтен Тагил мәчесенең йокысын качырды инде. Шулаймы, кызым? Кем әйтмешли, сатасын сатарбыз, аласын алырбыз, исән булсак.

Бу — әтисенең тавышы. Кулындагы ялык-йолык килеп торган зур кайчы тирегә акбур белән сызылган эзләр буйлап йөгерә. Өлгергән арыш төсендәге чәч-кашлары арасыннан күк чәчәк төсендәге шаян күзләр елмая.

— Ярый соң, мин риза. Ходайга тапшырырбыз. Балаларны, гелдәгечә, Сания апа карап торыр.

Тавышның монысы, бәрхеттәй йомшак, ягымлы-назлысы, тегү машинасы артында утыручы әнисенеке. Келтер-келтер, келтер-келтер...

— Бүген мунча ягып кертәсе иттем әле үзегезне. Суын ташып, кабызып та җибәрдем инде!

Әлеге чатнап торган тавыш иясе — ишектән суык һава белән җитәкләшеп килеп кергән, алардан берничә йорт аша гына яшәүче Сания апалары бугай. Әйе, нәкъ үзе. Чү! Иреннәре бертуктаусыз елмая, ә күзләре никтер усал карый. Карашы гел тычкан аулаган мәченеке шикелле, өйнең бер почмагыннан икенчесенә йөгерә.

— Әй, апа, нишләвең инде бу? Иске авыздан яңа сүз дигәндәй. Өченче көн генә мунча юындык түгелме? Көннәр бик салкын тора бит, балаларны чирләтербез йә. Иркенләп, тәмләп җизни белән икәү парланырсыз инде бүген. Мәтрүшкәле себерке — бездән. Хәзер чормадан алып төшәм.

— Ә мин коймак пешереп торырмын. Мунчадан туры монда кайтырсыз, баллап чәй эчәрбез.

— Юк, юк! Сезнең өчен генә дип яктым. Үпкәлим, мәгәр, бармасагыз! Туган итмисез, димәк...

Йөрәген тырмый-тырмый сүтелгән хәтер йомгагының җебе шул турыга җиткәч, Зөләйха, кисәк кенә, үзен-үзе белештерми, өстеннән мамык юрганын алып атты һәм караватына торып утырды. Әйтерсең лә, моннан кырык биш ел элек түгел, ә нәкъ менә бүген, хәзер аларның язмышлары, киләчәге хәл ителәчәк иде. Ул мизгел эчендә, теге ерак кыштагы шикелле, әнисенә елышып еламсыраган кызчыкка әйләнде дә:

— Әнием, бармыйк мунчага, минем инде йокым килә. Әнә Фәнис тә күзен уып утыра. Бармыйк, әнием, яме? — дип такмакларга тотынды.

— Бармыйк мунчага, бармыйк, әнием! Тыңлама Сания апаны. Тыңлама әтине...

Шулчак чиксез дулкынланган хатынның колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй булды:

— Апаның хәтерен калдырмыйк инде, кызым. Әниең белән тиз генә юынып кайтыйк. Ә сез энекәшең белән икәүләп тәрәзәдән карап безне көтеп торыгыз, яме?

Зөләйха шул тавышка буйсынып, ни сәбәпледер кичтән бүлмә уртасында торып калган урындыкка абына-сөртенә, тәрәзә каршысына ашыкты. Урамда бүген дә, ул чактагыдай, ап-ак кыш, күбәләктәй кар бөтерелә иде...

Балалар елый-елый шешенеп беткән йөзләрен бозлы тәрәзәгә терәп, мунча сукмагыннан күзләрен алмыйча, әтисе белән әнисенең кайтуын озак көтте. Тик ул төнне өйнең бусагасын күрше әбине иярткән Сания апалары гына атлап керде. Һәм нәкъ менә шушы әбекәйдән сабыйлар иң беренче тапкыр, моңарчы ишетмәгән, ул минутта аңламаган да, ләкин инде моннан соң аларны гомер буе озата барачак «ятимнәр» сүзен ишеттеләр... Өстенә бик тә авыр йөк алган бичара карчык, яшьле күзләрен Зөләйха белән Фәнистән яшерергә тырышып, башларыннан сыйпый-сыйпый аларны юатканда, йокларга үгетләгәндә Сания апалары, әтисенең бертуган апасы, ни гаҗәп, өйнең астын-өскә китереп нидер эзләвен генә белде. Тапты да бугай, аның куенына төенчекләр кыстырып, әледән-әле урам якка чыгып йөгергәне шәйләнде. Зәңгәр ишек, сулкылдаган тавыш чыгарып, һәр ачылып ябылган саен ике пар нәни күздә дә өмет чаткысы кабынып сүнгәнен күрдеме икән соң ул? Юк, күрмәгәндер. Аңын-җанын томалаган комсызлык, чит байлыктан көнләшү аны дөм сукыр иткән, тәмам таш бәгырьгә әйләндергән төн иде бу...

— Бах! Ба-бахх!

— Йә, Ходаем! Йоклап кына киткәннәр иде, бәгырькәйләр.

Чормадан килгән тавышка сискәнеп уянган Фәнис, аннан инде Зөләйха да, кычкырып елап, кабат әниләрен чакыра башладылар. Бу хәлләргә йөрәге әрнүдән гаҗиз булган күрше әби, өзгәләнеп, яшь катыш нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә төбәде:

— Имансызлар! Гөнаһысын кая куярсыз икән?

Өстәге дөбердәү таңга кадәр тынмады...

Зөләйха, ул кара төнне энесе белән икесенең котын алган, куркудан куырылырга мәҗбүр иткән әлеге тавышларның, мунчада ис тиюдән үлеп яткан әти-әнисенең хәләл малын бүлешүче, дөресрәге, урлап ташучы ерткыч туганнарының аяк тавышлары булуын еллар узгач кына белде. Белде һәм мәңге кичермәячәген аңлады. Аның йөрәгендә, канлы таш-төер булып, чиксез рәнҗү, аяусыз язмышка үпкә торып калды. Әлеге төерне, меңнәрчә чакрым юл үтеп, үксез оныкларын татар иленә алып кайткан һәм хәленнән килгәнчә тәрбияләгән Рәйсә әбисенең йомшак сүз-гамәлләре дә, газиз әнисенең сеңлесе, аңа ике тамчы судай охшаш Мәүлия апасының якты йөзе, назы да, башка туганнарының, күршеләр, авылдашларының искиткеч яхшы мөнәсәбәте дә эретә алмады...

— Зең-ң-ң!

Зөләйха дерт итеп китте. Кыңгырау шалтырый! Аның башыннан яшен тизлегендә: «Кем булыр бу? Ире төнге сменада, кызы Гүзәл күптән үз бүлмәсендә йоклап ята», — дигән уй үтте. Ул сак кына басып ишеккә якынайды һәм шалтырауның кабатланганын көтеп, тынып калды. Тик тавыш башка кабатланмады. «Әллә саташам инде? Шайтан эшедер бу. Тьфу, тьфу, тьфу!« Шулчак Зөләйха мәрхүмә әбисенең дога китабын байтактан кулына алмавын искәрде. Хәер, ул андагы догаларның күбесен яттан белә бит.

Хатын ипләп кенә, инде сап-салкын булып беткән, урын-җиргә барып ятты. Күзен йомды. Керфек очларына эленеп калган, шулай ук суынырга өлгергән яшь тамчылары йөзе буйлап тәгәрәде: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил гәләмин. Әррахмәнир-рахим...» Зөләйханың моңлы, аһәңле тавышы фатир эченә генә сыешмыйча, бөтен урамга, алай гына да түгел, бөтен җиһанга таралды, күкләргә ашты. Шуның белән бергә яралы, таш-төерле күңеле, барча галәмне тәрбия кылучы, яшәтүче, бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган, рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, бушый, иркенәя, сафлана барды... Озакламый ул тирән йокыга талды. Эшкә уянырга нәкъ бер сәгать вакыт бар иде. 

Сирень ЯКУПОВА
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

№30 (824816) / 11.01.2013 11:31:24

Булдырасың, якташ! Уңышлар сиңа! Ну шигырьләрең барыбер яхшырак, җанны айкап ташлый. Син искиткеч шагыйрә!!!

№29 (824616) / 09.01.2013 19:42:50

Сирень ханымнын мин элегэ кадэр шигырьлэре белэн генэ таныш идем.беркемне кабатламый,узенэ генэ хас стиль белэн ижат итэ ул.хэзер менэ хикэялэрен дэ уку бэхетенэ ирештем.Булдырасыз!!Афэрин!!!Ижади унышлар сезгэ!

№28 (824608) / 09.01.2013 16:21:12

Тормыш күргән кеше хикәяне яза да яза инде ул. Сиреньнең шигырьләре дә бик шәп!

№27 (824435) / 08.01.2013 00:00:39

ЗИЛӘ, андый оста язучы булсаң, үзең язган әсәрләреңне үрнәк итеп күрсәтеп, безне дә өйрәтче! Мондый эшне эшли алырлык булмасаң, башыңны комга батырып, дәшмичә басып тор. Ә без шул мәлне артыңа шарт итеп пичәт сугарбыз.  

№26 (824434) / 07.01.2013 22:54:44

Тузга язмаган бу шырды-бырдыны укып вакыт үткәрәсе дә юк. Сеңлем башта язарга өйрән!

№25 (824412) / 07.01.2013 20:16:35

Мина ошады, Сиреньнен хикэялэре. Эчтэлеге бар, хэзер ижат итуче яшьлэрнен язмаларыннан аермалы буларак. Ботен кеше дэ болай яза алмый. Элеккеге язучылар язган хикэя булса, бэя биргэндэ, ничек итеп чагыштыру уйлап тапкан бит - "жаннын ялангач чагы", моны фэлэн генэ шулай уйлап таба ала, дип лаф орырлар иде.Монда хикэянен башын укыганнар да, имеш ошамаган, укырга кирэк ахырына кадэр, аннары бэялэргэ.

№24 (824372) / 07.01.2013 15:30:21

Үсепеснең язучыга характеристика: мәктәптә троечник, үзен әлләкемгә саный, укытучысына тел тидерүдән керешә , һәркемне өйрәтә, хәтта президентка акыл бирмәкче. Кем икәнен аңлаучыны каргый, миннән көнләшәләр, дип аклана.

№23 (824367) / 07.01.2013 14:50:28

Укытучы, нәк өстенә бастың. Безнең белән бер класта укыдылар бер кыз белән бер малай. Икесе дә көчкә өчкә бараларые, мескеннәр, укытучы сорагач, торып басырларые да бер җөмлә төзеп әйтәлмәсләрие. Укытучы өзек-өзек сүзләр җыелмасына өчле куеп утыртадырые. Берзаманны ишетәбез, җомыкый гына малай, авызыннан сүз дә алып булмый иде, хикәяләр яза башлаган дигәч, шаклар каттык. Миннән артык язмый, так себе. Ә кызыбыз туҗе язгалый, чурт знает нәрсә яза, язучы түгел, район гәҗитләренә бара инде. Алар бик разбират итеп тормыйлар, бастыралар. Авылдашларга язганы бик ошамый. Ул нәрсә яза суң дип сорыйлар? Мәйтәм, гәҗит бастыргач язадыр инде, укыгыз дим. Мин укыйм, ошый, түлке кимчелекле якларын әйтеп тормыйм инде, как никак классташ бит яхшы түгел. Вәт шулый.

№22 (824361) / 07.01.2013 12:50:08

Укытучы

№21 (824360) / 07.01.2013 12:41:16

Укытабыз да , репититорлыгын да алып барабыз, без укытып чыгарганнар кеше була. Без укытып чыгарганнардан иң наданнары язучы була.

№20 (824357) / 07.01.2013 11:23:30

ЯЗУЧЫ, наканис чын йөзеңне ачтың син,синең нинди язучы икәнеңне генә беләсе калды. Сөйләвеңә караганда шактый яшьтә инде син, Батуллалар, бәлки Туфаннар яшендәге язучыдыр. Заманында Гөлбирә белән типтергәндә үзең аның рәхәтен күреп яткансың, ул чагында яраган, ә хәзер шуның гайбәтен сатасың, оят түгелме сиңа? Хәер, ныклап торып әдәбият укый башлауга, синдром чалымнарын табып, шәхесеңнең кем булуын ачыкларга мөмкин дә булыр иде. Син аны һичшиксез әсәрләреңдә күрсәтергә тиеш. Һич югы намек кына ясасаң да, синең кем булуың беленер иде.
Җаныкаем, картлач-неудачник, син үз бәхетеңне үзең җимергәнсең, монда берәүнең дә, шул исәптән бәхетсез Гөлбирәнең дә гаебе синең белән бәйләнешкә кереп харап булуында гына.Аның төп гаебе дә гел биреп торуында булуын син ап-ачык итеп аңлаттың бит безгә. Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар.
Менә белегез, кыз-хатыннар, гел биреп тору да ахырда сезнең үзегезгә каршы юнәлтеләчәк. Асубинны нәкъ менә шундый синдром кебекләрдән сак булырга кирәк. Үзе җүнсез булмаса, ахыры мондый аянычлы да булмас иде
Синдром карты, тагын күпме юылмаган пычрак керең калды әле? Сал машинага, әйләндерербез.

№19 (824355) / 07.01.2013 10:08:02

ЯЗУЧЫ га, ((((( Укытучылар - хәзерге вакытта - иң надан сословие, шул исәптән, авылда да. )))))барлык укытучыларны наданлыкта гэиплэп сез узегезнен надан икэнлегегезне курсэтэсез.

№18 (824354) / 07.01.2013 09:42:52

ЯЗУЧЫ,мәсәлән мин синең нинди язучы һәм кем икәнлегеңне белмим.Шәт ике повестең,бер эссең бардыр инде.Син,баш хәрефләр бн үзеңне язучы дип куйгансың куюын,әмма постларыңда "язучы"лыгыңны күрсәтә торган бер генә дә мәгънәле сүз күрмәдем.Гел авыл халкын мыскыллау да,авыл халкының нинди надан категориягә кергәнен кабатлаудан башканы сизмәдем әле.Син соң,үзең, кайсы авылдан чыгып ,кайчан шәһәр кешесенә әверелгәнеңне оныттыңдамени? Менә ул наданлык кайда ярылып ята.
ps.Башка язмам дигән идем,наданнар үзләренең наданлыкларын башкалар артына яшерә башлагач түзә алмадым.

№17 (824349) / 07.01.2013 02:02:03

Язучы, син идеңмени ул мәгънәсез синдром. Аңа шәп нәтиҗә ясаучылар да шактый булды. Мәсәлән, Иркә бик дөрес характеристика биргән иде. Бары тик башкалар кабатлап кына тормадылар. Менә шул.

№16 (824348) / 07.01.2013 01:15:52

Язучы - 12 Сез узегез матбугат ру да язышып утыручы наданнар рэтенэ керэсезме сон? Эллэ "ужас" жомлэ тозучелэргэ, "разношерстный" язучыларга "замечание" гына ясап утыручы акыллылар рэтендэме? Суз байлыгы турында сорау биру урынсыз дип уйлыйм, житэрлек дэрэжэдэ булса, урыска эжэткэ кермэс идегез.

№15 (824347) / 07.01.2013 01:13:42

МЕнә сиңа Мәәәәәәә.Явызлар сүзен төшереп калдыргансың.

№14 (824346) / 07.01.2013 01:09:05

Авылда гына да түгел шәһәрдә дә, Хәзерге укытучыларның белемнәре - ташка үлчим.
Бар юнле укытучылар мәктәптән күптән качып беттеләр инде ул, мәктәпләрдә - системага да яраган, түрәләренә дә яраган, укучыларына да яраган (хәзер уртак тел тапкан дип сөйлиләр), укучыларның ата-аналарына да яраган, түрәләргә дә, балаларга да бер сүз дә әйтмәгән, укучыларының бер гаепләрен дә күрмәгән, күрмәскә дә тырышкан, җитмәсә, ябып-йолып, яшереп калырга тырышкан, шыр надан, шыр томана, җыен укытучы методист һәм заслуҗенный укытучы кисәкләре генә торып калды хәзер.
Укытучылар - хәзерге вакытта - иң надан сословие, шул исәптән, авылда да.

№13 (824344) / 07.01.2013 00:31:12

Авылд иң белемле кешеләр укытучылар инде,башкалары белемнән бииик ерак торалар.Авылдаш,тоҗе укытучы булырга тиеш.

№12 (824343) / 07.01.2013 00:26:31

Авылдаш,бу сүзләрең миңа кагылмыйлар дип уйлыйм.Дөрес,биредә язышып утыручылар шыр наданнар.Җөмлә төзелешләре дә уҗас,шуңа карамастан гел гәйбәт боткасы.Синең язмаларың разношерстный,замечанием шул гына.Гәйбәтчеләргә юл ачмасаң яхшы булыр иде.Фикерең миңа ошый,сүз байлыгың җитәрлек дәрәҗәдә.Нигәдер Синдромга дөрес нәтиҗә ясый белмәдең.Үпкәм Зур.

№11 (824339) / 07.01.2013 00:04:08

Гайбәткә кайтып кала шуның өчен, чөнки м.ручылар авыл апаеның үзләреннән белемлерәк булганына борчылалар сыман. Сез дөрес сиземләгәнсез. Менә шул шактый белем тынгы бирми аларга. Алар авыл кешесен үчекләргә керешәләр. Янәсе, надан авыл кешесе нәрсә белсен дә ни аңласын. Ә мин беләм. Татар авылларында энциклопедик белемле киң эрудитлар шактый хәзер.))) Шул ук вакытта гомер буе шәһәрдә яшәп тә берни белми торган наданнар тулып ята. Кызганыч, андыйлар монда да бар. Нәкъ менә шулар авыл кешесенә ябырыла инде, гайбәткә юл ачалар.

№10 (824334) / 06.01.2013 23:38:34

"Чагылыш таба"-кызык сүз.Күренә, син авылдаш икәнсең.Авыл апасы төрле теманы күтәреп чыга,чын нәтиҗәсе гәйбәткә кайтып кала.Шулайда,Балтач синдромын азрак уртаклашты.Әйтә алам,аның шактый белеме бар дип.

№9 (824331) / 06.01.2013 23:29:06

ЯЗУЧЫ,  Авыл апае синдромы нәрсәдә чагылыш таба соң? ))) Әйбәт яза ич, миңа ошый))))

№8 (824327) / 06.01.2013 23:21:41

Ялкын дөрес язасың.МЕнә мин Синдромны ничек яхшы яздым,шулай бит.Хәзер монда Авыл апае синдромы башланды.Вәт яхшы язабыз без.Начар язсак,монда инде укытучы гәепле,ничек өйрәткән шулай язабыз.

№7 (824325) / 06.01.2013 23:14:20

Әй, укытучы апа, инша яза белмәгәннәр бу сайтка кереп язмыйлар инде. Аларның \"В контактедан\" ерак киткәннәре дә юк, юкны сөйлисез. Андыйлар кино карыйлар, төрле уеннар белән мавыгалар. Дөньядан артка калганыгызны исбатлап утырмасагыз да була.
Хикәяләргә килгәндә, алар йөгерек тел белән язылганнар, мавыктыргыч, ләкин Җанның ялангач чагын чыннан да күргән кеше юктыр шул. Ул биредә бик куркыныч булып гәүдәләнгән, җан өшеткеч кыяфәттә күз алдына килеп баса бит, кышның үзе кебек. Ә чынлыкта андый микән соң ул? Автор бу турыда уйлап та карамаган. Минемчә, әшәке кеше җаны гына андый шомлы була ала. Фәрештә кебек кешеләрнең җаны шомлы була алмый. Фәрештәне газраил дип атап булмый. Хикәядән бит Газраил үзе карап тора. Укыган вакытта тәннәр чымырдый башлаган иде. Әгәр мондый вакыйга була калсамы? Җанның шәрәлегенә генә сылтап калдырып булмас иде.
Калган хикәяләрдә дә сәер оригинальлек бар. Бу сәерлекне шулай ук автор җанының шәрә чагы белән аңлатырга микәнни?

№6 (824321) / 06.01.2013 22:38:09

Эй,малай,мэктэптэ укыганда иншаны да кешедэн кучереп язган,гомерлэрендэ бер хикэя язып карамаган кешелэр хикэя язарга ойрэтеп утыралар бит,сезгэ Толстой бабагыз белэн Еники бабагыз терелеп кайтып яна хикэя язса да гаебен табачаксыз

№5 (824295) / 06.01.2013 16:06:25

//Җанның ялангач чагын...//
күңел өшеп китте. яшҗ кызларның ялангач чаклары матур инде, ә менә 50дән узгач матур ялангачлыкны күрүләре бик сирәк шул... ялангачлык безнең аңда барыбер шул тән ялангачлыгына параллель бара. җаны бик матур булса да, олы яшьтәге кеше җанының ялангач чагын никтер күрәсе килми. Хикәяләрне диагональ буенча гына укыдым. озын, сүз күп кебек тоелды. иркә белән килешәм.

№4 (824283) / 06.01.2013 15:23:17

"Адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның җанының, күңеленең шәрә калган мәлен күрергә кирәктер. Җанның ялангач чагын..."

Бу адәм баласының явызлыгын, эгоизмын җан төшенчәсе белән бәйләп чагыштыру - уңышсыз чагыштыру. Җанның ни икәнен белмәс борын аның ялангач чагын күрергә мөмкинмени соң? Беренче хикәянең исемен алыштыру отышлырак булыр иде.
Хикәяләргә заман рухы өстәргә кирәкми, алар шул көе бүгенге баланың әби-бабаларры үткән чорын чагылдырырга тиешләр, бала шуны белеп, кайчандыр шундый заманнар булганын да кинолардан күреп үсәргә тиеш. Сурәтләүләр матур, ләкин озын. Аның асылына бер укып чыгуда ук төшенерлек булган яхшы. Тагын рәхимсезлек чама белән күрсәтелгәндә, буяулар артык куе, гиперболалар күп кулланылмаса әйбәтрәк буласы иде.

№3 (824277) / 06.01.2013 14:16:15

Авылда өй җиткезү иң авыр эшләрнең берсе.Аның өчен бик вакыт,бик күп көч,бик күп акча кирәк.Ирләрнең күбесе җиңеп чыга бу эшне,көчсезрәге бирешә,безнең авылда бер кеше хәтта асылынып үлде,тәмам хәле беткәндер инде,эчәргә дә ярата иде.

№2 (824274) / 06.01.2013 13:53:07

Нервылары сәламәт булмаганнарга укымаска.
Төнлә мәет саклаганда юри генә санап утырдык.Авылыбызда яңа йорт җиткезгән утызлап ир-атның Һәрберсе(!!) соңыннан каты гына чирләп алган булып чыкты.

Беренче хикәядәге ир дә : "Бер ел элек һәрбер бүрәнәсен менә шушы кулларым белән юнып, һәр тактасын сыйпап, шомартып, бизәкләп яңа өй җиткездем" дигән .Авыруының сәбәбе төгәл күрсәтелмәгәч, әллә өй җиткергәндә авырлык киде микән.

№1 (824270) / 06.01.2013 12:54:59

Минем уемча бу талантлы хатын. Әмма татар сәвите стилендә язылган әйберләр. Бүгенге көнгә туры килми. Бүгенге көн өчен динамика юк, барысы статично. Өч хикәядә әйткәнне 5 җөмләгә сыйдырырга кирәк бгенге укучы өчен.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино