• 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • 19 Ноябрь Наил Ишмөхәммәтов
  • 19 Ноябрь Илсур Айнатуллов
  • 20 Ноябрь Мәрьям Рахманкулова (1901-1990)
  • 20 Ноябрь Нияз Вәлиди
  • 20 Ноябрь Шәүкәт Галиев (1928-2011)
  • 20 Ноябрь Хәбир Ибраһим
  • 20 Ноябрь Ренат Ибраһимов
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • Казанның Братьев Касимовых урамындагы 82нче йортта 18 кв. м. лы бүлмә сатыла. Бәясе 1 млн 50 мең сум. Якын гына Проспект Победы метросы. Мебель кала. Тел. 89274346400
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720

 

 

 
Архив
 

03.01.2013 Мәгариф

Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан

Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә.

 Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут булган бинага күчереп, Лобачевский исемендәге китапханә залларын коммерция оешмаларына арендага бирәләр дигән хәбәрләр аңа сәбәп булды. Төрле социаль челтәрләрдә университет җитәкчелеге кискен тәнкыйтьләнде. 4 декабрь көнне унлап кеше университетның төп бинасы каршына пикетка да чыкты.

Ректор Илшат Гафуров 20 декабрь көнне “китапханә урынында кала, хәзер китапларны электрон вариантка күчерү генә бара” дип белдерде.

Әлеге шау-шулар вакытында китапханә директоры Евгений Струков та “бүтән бернинди күченүләр булмаячак. Белем бирү оешмаларының дөньяда рейтингын төзегән вакытта китапханәнең һәр метры да исәпкә алына”, дип әйткән иде.

Университет җитәкчелеге сүзләренчә, китапханәдә барысы да ал да гөл кебек, басма китапларны электрон вариантка күчерүгә дә зур игътибар бирелә. Әмма университет хезмәткәрләре дә, галимнәр дә, студентлар да кайчандыр тулысынча өч каты да китапханә булган бу бинадан гыйлем йорты рухы киткәнлеген әйтә.

​​"Китапханәдә хәзер элеккеге кебек иркен каталог заллары юк. Аларны тар гына бер бүлмәгә китереп тыкканнар. Анда эшләүчеләрнең дә кәефләре төшкән. Бу хәл сәламәт акылга сыя торган әйбер түгел", ди галим, филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов.

Миңнегулов китапханәдән беркадәр китапны алып китүләре турында ишеткән. "Педагогия институты белән кушылганнан соң бер өлеш китапларны, сакланган диссертацияләрне юк иткәннәр икән дигән сүзләр чыкты ул", ди Миңнегулов.

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина да китапханәдән бик күп китапны алып киткәннәр икән дигән сүзләр ишеткән. Ул үзе каталоглар залын бетереп, аны башка максатларда файдаланганга борчыла.

"Анда безнең каталоглар залы бик әйбәт иде. Хәзер аны өченче катка менгергәннәр. Ул каталоглар коридорга куелган. Хәзер бөтен игътибар электрон китапларга гына бирелә. Соңгы елларда басылган китапларның электрон вариантлары бар, ә элек чыккан китапларны электрон вариантта табып булмый. Каталогтагылар электронга күчерелмәгән. Каталоглар белән иркенләп утырып эшләп булмый хәзер.

Чит илләрдә китапханәләр электрон каталогларга куып кертелми, ә киресенчә кешеләргә бөтен уңайлыклар тудырыла. Мисал өчен, Германиядә кеше китапханәгә килә, анда заллар шундый зур итеп эшләнгән. Теләгән җиргә утырып эшләү мөмкинлеге тудырылган. Теләгән китапны сканировать итеп үзенең компьютерына электрон адресына җибәрә ала. Болар барсы да бушка эшләнә, залларга заманча җиһазлар урнаштырылган. Дөнья менә шушы якка таба бара. Хәзер Германиянең бөтен китапханәләре берләштерелгән. Син берәр китапханәгә кереп үзең кулланырга теләгән китапны сораткач, әгәр ул анда булмаса, илнең теләсә кайсы китапханәсеннән җибәрергә мөмкиннәр. Син аны бер ай буе куллана аласың. Шулай ук син яшәгән шәһәрдәге китапханәдәге китапны өеңә алып кайтып эшләү мөмкинлеге дә тудырылган. Ягъни китап кешенең кулына керә. Ә без монда кешене китаптан ерагайтабыз. Китаптан гына түгел, хәтта каталогтан да читләштерәбез булып чыга", ди Заһидуллина.

​​Аның сүзләренчә, фәнни хезмәтләр язганда, әгәр эшләнә калса, электрон каталог белән генә әллә кая китеп булмый. Электрон каталоглар беренчедән алып бишенче курска кадәр укучы студентлар өчен генә яхшы ул. “Китапханә – фән эшли торган урын, ә ул хәзер бөтенләй юкка чыгып бара”, ди Заһидуллина.

Китапханәдә “Татар залы” иң беренче һөҗүмгә дучар була. Ике факультетны, педтагы һәм университеттагы татар факультетларын кушу сылтавы белән бу залны бетереп, андагы китапларны филология һәм сәнгать институты урнашкан бинага җибәрәләр. 2008 елдан алып 2011 елның июненә кадәр китапханәнең директоры булып эшләгән, КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин университет җитәкчелегенең бу гамәлен татар рухын юк итү буларак бәяли.

"Мин Казандагы төрле нәшриятлар, төрле институтлар белән хезмәттәшлек урнаштырган идем. Бөтенесенә хатлар язып татарга, татар тарихына, әдәбиятка караган китапларны максималь алдырырга тырыштым. Хәзерге директорга болар берсе дә кирәкми. Ул аның турында уйламый да.

“Татар залы" булганда бу залга хәтта һәрбер район газеты да килә иде. Аларны бар кеше дә күрерлек итеп киштәләргә урнаштырып бардык. Студент үз районында булган яңалыклар белән таныша ала иде. Бу залда татар язучыларының һәм башкаларның сурәтләре эленеп торды. Татарның күренекле шәхесләре, татарга караган вакыйгаларга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды. Бу зал безнең мәдәнияткә, әдәбиятка, тарихка караган бер рухи үзәк иде. Компьютерлар белән җиһазланган һәм үз картотекасы булган бу залда 60-лап кеше өстәл артына утырып эшли алды”, ди Миңнуллин.

Аннары, Миңнуллин сүзләренчә, китапханәнең фәнни хезмәткәрләр залы “корбан була”.

"Элек фәнни хезмәткәрләр өчен махсус китапханә залы бар иде. Аның урынына университетның багучылар шурасы һәм гыйльми шураның утырышлар залын эшләделәр. Аңа бик күп акчалар түгелде. Алар хәзер китапханәгә кеше әз йөри, андагы мәйданнар буш тора дигән сәясәт алып бара”, ди Миңнуллин.

​​Миңнуллин директор булган вакытта Лобачевский исемендәге китапханәне гыйлем учагы итеп саклап калырга тырыша. Үз фикерен алга сөргәнгә аны бу урыннан алалар да.

"Дөресен әйтим, мин китапханәне саклап калу өчен каршы торырга тырыштым. Татарча газет һәм журналларны алдыруны да алар бик нык кистеләр. Басма китап алуга каршы булдылар", ди Миңнуллин.

Чыннан да, яңа директор Струков сүзләренчә, китапханәдә киләчәктә басма әдәбиятка артык урын булмаячак. 2013 елда электрон версиягә 20 миллион сум тотарга җыенсалар, басма китап һәм газет-журналларны бары тик 4-5 миллионлык кына алырга исәплиләр.

"Хәзер басма китаплар белән бик эшлиселәре килми. Имеш, урын юк дип әйтмәкче булалар. Урын бар, әмма аларның күңелләрендә китапка урын юк. Китапханәдә басма китапларга урын җитәрлек", ди Миңнуллин.

Каталоглар залын юк итү дә университет җитәкчелегенең басма китаплардан арынырга теләвен күрсәтә. Ә ул мәйданнар исә акча китерә торган эшләргә тотылырга мөмкин. Университет галимнәре, студентлар арасында китапханәнең хәйран гына өлешен Сбербанкка биргәннәр икән дигән сүз таралган. Галимнәр бинаның бу өлешенә бөтенләй үтә алмауларын, анда сакчы куелганын әйтә.

Струков: “Бу банк түгел, ә уку бүлмәләре, анда банк хезмәткәрләре һәм безнең укытучылар да белем бирә”, дип белдерә. Әмма шул ук вакытта Струков, килешү нигезендә, Сбербанкка анда үз тыңлаучыларын да укыту мөмкинлеге бирелгәнлеген яшерми. Бу сүзләр исә китапханәнең бер өлешен банкка арендага биргән булырга мөмкиннәр дигән шик уята.

​​Казан федераль университеты сайтында китапханә бинасына кагылышлы бит бар. Ул “Лобачевский исемендәге фәнни китапханә” дип атала һәм китапханә эшчәнлеге турында сөйли. Менә шул битнең уң ягында “мәгариф-мәдәни комплексы” (образовательно-культурный комплекс) дигән язу тора. Аңа бассаң, тагын бер бит ачыла һәм китапханә бинасы эчендәге залларның төрле чаралар үткәрергә мөмкин булуы тасвирлана. Хәтта “чаралар үткәргәндә кешеләрне төрлечә гадәти театрдагы кебек һәм банкеттагы кебек итеп утыртып булу” мөмкинлеге дә күрсәтелә. Шунда ук бу залларның берәрсен арендага алу юллары да күрсәтелгән. Хәтта ризыклы чаралар үткәрү мөмкин икәнлеге дә язылган.

Китапханә ишекләре элекке елларда студентлар, галимнәр һәм шулай башка югары уку йортлары вәкилләре өчен ачык булса да, киң җәмәгатьчелеккә керү чикләнде. XIX гасырда Казанда яшәгән һәркем дә университет китапханәсенә кереп китап укый алган. Хәзер исә китап укып гыйлемгә чумарга түгел, акчаң булса, берәр юбилей, ризыклы чара үткәрергә теләүчеләргә ишекләр һәркемгә дә ачык булып чыга. Университет җитәкчелеге китапханәне башка максатларда, акча эшләү өчен эшләтергә җыена.

Струков бүген китапханәдә 6,5 миллион китап барлыгын әйтә. Казан федераль университеты китапханәсе Русиядәге югары уку йортлары арасында китап саны белән Мәскәү һәм Петербурдан кала өченче урында тора. Әлегә.

Галимнәр: “Казан үзен дөнья башкаларының берсе буларак танытырга тели икән, анда бик яхшы китапханә булырга һәм ул байый барырга тиеш. Ул мөмкин кадәр заманча һәм хәзерге укучыга яраклы булырга тиеш. Ул китапханәгә барып китап укый алмыйсың һәм укыр җир юк икән, бу фәнне юкка чыгарырга теләүләрен күрсәтә.

Дөньяда бөтен әйбер дә акча китермәскә мөмкин. Шул исәптән китапханә дә. Анда укыган гыйлемле белгечләр киләчәктә күбрәк акча китерәчәк тармакларны җитәкләргә мөмкиннәр. Китапханә халык байлыгы булырга тиеш”, дип әйтә.

Наил АЛАН
Азатлык
№ --- | 03.01.2013
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№47 (826151) / 19.01.2013 14:44:34

Әй, Апас малае.)))
Энҗебикәнең кем икәнен белән.Бүтән җирдә аралашабыз. Фәүзия Бәйрамова сәясәт белән генә шөгыльләнә.

Авыл апаен бүтән берәүнең мырудагы иҗат җимеше дип беләм. Ул монда күптән, башка исемнәр белән яза иде.Имиджларны алыштырып кына тора ул апаебыз.))))

Мин бит синең белән физикада бәхәсләшкәнем юк.

Менә синең философ икәнеңне дә монда язганнардан беләбез. Нинди дипломнарың бар дип сорамыйм инде))) хәзер кирәксенгән кешегә любоен сатып алып була.
Философия өлкәсендә маркиситларлан кала әзерәк башка исемнәрне ачуыңны гына билгеләп үттем.

Җарар, авыл апае әйтмешли, синең белән вакывт уздырырга вакыт юк.

№46 (826143) / 19.01.2013 13:45:20

Мин сиңа минем язганнарга кысылып,язганнарга икенче юнәлеш биреп утырма дим.Син нәрсә беләсең?Чагыштырмалылык теориясен өйрәндеңме?Фәйләсүфияләрне өйрәндеңме"Классик физиканы өйрәндеңме?Өйрәнмәгәнcең икән,тамырыннан белмисең икән, кысылып утырма!Классик физика өлкәсендәге галимнәр аңларлар.Берсенең дә миңа каршы булганнары юк.Ярдәм итәргә тырышалар.
Зиһенеңә киртекләп куй,тарихта нигез фәннәрендә барлыкка килгән проблемаларны,белем һәм фән системасында барлыкка килгән ситуацияларне,үз җилкәсенә күтәреп,бер кеше,ул өлкәләрне тирәнтен белгән,кеше чишә.Шуның белән фән һәм белем системасы үзгәрә,тәбигатне тану югары баскычка менә.Миңа бик күп әйттеләр инде,без коллектив,без сине сытабыз диеп.Хәзер үзләре сытылалар.

№45 (826141) / 19.01.2013 13:19:03

Апас малае, )))

син башкалар язганны миңа тагасың бугай.Беренче тапкыр түгел))))Минекеләр Иркә дип язылган гына))))

Чето синең бөеклә каммунистлар гына)))Син хаклы, коммунистлар чорында Шайтанъелгада исерекләр күп иде. быел җәй санап утырдык. Өй борынча. бездә шулай сөйләшәләр.

Хәзер киресенчә, бер исерек юк дияргә була.

№44 (826140) / 19.01.2013 13:18:11

Админ,язганны сызып утырма!Ни чәчсә шуны ура.Бер мин генә түгел,бик күпләр туйды ул Иркәдән.Стрелочник.Күпме түлиләр микән?

№43 (826137) / 19.01.2013 13:02:27

Иркә-Фәүзия,тырышма,Шайтанелга авылыннан ике бөек кеше чыкты.Берсе Фәтхрахман абый,икенчесе Госман Гарипович.Берсе Шайтанелга авылын Тазлар авылына әйләндерде,икечесе барча Шайтанелга исерекләреннән коммунистлар ясады.Шайтанелга авылыннан бүтән бөек кеше чыкмый.Тырышма.Җүләргә каласың.

№42 (826124) / 19.01.2013 12:10:50

Дөньяда, күпме бер ни аңламаучы, но бөеклеккә отылучы бар икән. Боларны, теория относительности ярдәмендә эшләнгән фән-техника казанышларын куллануны тыйсаң, ничек сайрарлар иде икән.)))))))


О Теории относительности.
physics-animations.com/newboard/themes/65861.html
20 дек. 2009 г. – По этой причине Теория относительности вопрос политики.Наши Власти,с одной стороны,реформируют систему образования,в ...

Теория относительности - триумф политической физики
В начале второй половины XIX века ничто не предвещало кризиса в физике, который стал главной причиной появления эйнштейновской теории относительности.
merkulov.tripod.com›TEXTS/T060321.HTM копия ещё

№39 (826115) / 19.01.2013 11:28:00

Теория Относительности — Источники энергии
Теория Относительности - теории, автором которых считается Альберт Эйнштейн и включают специальную теорию относительноси и общую теорию … Короче, это полный бред и шулерство.

№38 (826114) / 19.01.2013 11:25:26

Теория относительности - шедевр шарлатанов - Секерин В.И.
«Теория относительности (ТО) представляет собой компиляцию ошибочных суждений и их математического описания, заимствованных в 1905 году А.Эйнштейном у ряда выдающихся ученых. Заимствованные ошибочные суждения привели к созданию ошибочной теории.

№37 (826113) / 19.01.2013 11:24:07

Теория относительности Эйнштейна – это бред больного разума…....
Лорд Кельвин, британский физик и математик, 1900. Так называемая теория относительности Эйнштейна – это бред больного разума, наполненный глупостями...

№36 (826112) / 19.01.2013 11:14:11

Существует апокрифическая легенда, согласно которой физик однажды отправил Чаплину письмо с признанием: «Ваш фильм «Золотая лихорадка» любят и понимают во всем мире. Я уверен, что вы станете великим человеком. Эйнштейн». В ответ тот написал: «Вашу теорию относительности не понимает никто в мире, но вы все-таки стали великим человеком. Чаплин»

№35 (825619) / 16.01.2013 20:13:36

Кем сина Ростэм Зариповны надан дип эйтэ.Син анын блогына кереп кара.критиканын нэрсэ икэнен белерсен.

№34 (825618) / 16.01.2013 20:05:16

Хуҗа

Зимагур бер ничек тә Рөстәм Зарипов була алмый. Чөнки ул, КИСИ бетергән, димәк, шыр надан түгел...

№33 (825615) / 16.01.2013 19:24:51

Бу Зимагур дигән банда,точно Ростәм Зарипов.Бутәнчә уйларга чара калмады.

№32 (825607) / 16.01.2013 18:18:45

Суфизмның ни икәнен беләсегез килсә,Суфия Энҗебикәдән сорагыз(Мин аны Фәүзия Бәйрамова диеп беләм,eл Авыл апае нигы астында да яза).Ул мөселманча яшәү,мөселманның үзен камилләштерү ысуллары турында гәпли.Бу типичный СУФИЗМ.Бу тарафларга суфизм Көнчыгыш илләрдән мөселман дине белән үтеп керә. :sm7


р.з

№31 (825604) / 16.01.2013 17:15:12

Минем теорияне вакыт җиткәч күрерсең.
Фәйләсүфияләргә килгәндә,мин фәйләсүфияләрне беләм.Алар фән түгел.Шуңа күрә дә,мин фәйләсүф тә,хәйләсүф тә түгел.Мин Нигез фәннәре белгече.Алар тәбигатнең бүлекләрен конкрет өйрәнәләр.Үз бүлекләре белемнәре өчен җавап бирәләр.
Карт Зимагур борынгы татар фәйләсүфләре дигән.Татар милләтендә фәйләсүфләр барлыгын ишеткәнем юк.Гәрәп фәне кешеләре:аль Батани (850-929,египетлы ибн аль Хайтам(Альгазен),механик аль Казини(Х11),философ ибн Рошд(Аверроэс)(1126-1198).
Урта Азия(элеккеге исеме Харизм,хәзер Узбекстан.Мухаммед ибн Муса аль Харизми,Абу Рейхан Бируни(973-1048),математиканың алгебра өлешен башлап җибәрүче,астроном,менеролог.Ан ибн Сина (Авицина,980-1037).Олуг Бек,ялгышмасам, Аксак Тимернең (Тимерлан) абыйсы.
Татар тарихында мин фәйләсүфләр барын белмим.Ислам дине кабул ителгәч,СУФЫЙЛАР барлыкка килгәнен беләм.Суфизм.
Ачык ишекләр мәсьәләсендә,дөнъяны танып белү тарихи процесс.Шулай булгач ябык ишекләр,ачылмаган ишекләр бик күп әле.Шулай ук, камил түгел тәгълиматлар да җитәрлек.
Химия буенча мин белгеч түгел,химия фәннәренең нигезләре белән таныш булсам да.

№30 (825598) / 16.01.2013 15:09:27

иркә, Зимагурны кыйный башлагансың. зимгурлар бесен берсе якламаса, кем яклар?

иркә филусофлардан бер Кант кынамы игътибарга лаеклы? ә безнең борынгы татар филусефлары игьтибарга лаек түгелме?
ә көнчыгыш, Иран,мөселман филусефләрен син чутка алмыйсыңмы?
әллә син аларның барлыгын белмисеңдәме?
күрәм син аларны укыганың-өйрәнгәнең-ишеткәнең юк. Г.Поттердан башка "гениаль" язучы булмагандай...

Кантка караганда,алар татар металитетына якынрак дип исәплим...

№29 (825595) / 16.01.2013 14:38:00

Зимагур, )) ачык ишекләргә ырглма инде)))))

Мин ниһаять, марксизм философиясен калдырып, башка исемнәргә күчүеңә сөендем. Всюж таки яңалык.

Физика өлкәсендә синең белән дә, башкалар белән дә бәхәс алып барганым булмасада, һаман минем белән бәхәс дәвам итәсең))))Соры белән химиядә бәхәсләшкән бар...Всю ж таки химиянең тугыз төрен өйрәнгән кеше.

Синең үз теорияңне күргән юк дидем.Эйнштейн теориясе ялган дию генә, сине яңа теориясе иясе итми бит.

№28 (825594) / 16.01.2013 14:04:33

Соңрак яшәгәч,Э.Кантның Э.Мах акылына йогынтысы булган.
Иркә,кем дә кем күрәм беләм,ишетәм белән генә теория төзи.Мондый эшне әле тарихта А.Эйнштейн гына эшләгәне билгеле.Үзеңнең теорияңне төзү өчен,башта классик физика юнәлешендәге тарихча тупланган белемнәрне алырга кирәк.Анализ ясарга кирәк.Шуннан соң гына теория төзеп була.Аңлыйсыңмы?Аңламасаң икенче юл белән киләм.Кешегә яшү өчен һава кирәк булган шикелле үк,зиһен эшләсен өчен, зиһенгә белемнәр кирәк.Белемсез зиһен эшли алмый.Минем белү буенча,син классик физика,астрономия,механика,электродинамика буенча тирән белемле кеше түгел.Хәттә, мәктәп бусагаснда алган белемнәреңне дә оныткансың.Чагыштырмалылык териясен бөтенләй белмисең.Шулай булгач,син бит фәннәр буенча специалист түгел.Яз,күрәм беләм,тоям,ишетәмнәреңнән чыгып.Бу әдәби әсәрләр язу өчен ярый дигәндә дә,әдәби әсәрләр язу өчен дә белемнәр кирәк.
"Үз сүзең:"Теория относительностне Фәнни теория диеп шар ярасың.Фәнни теория,белемнәрне үз эченә алган,белемнәргә таянып эшләнелгән теория ул." Без комментариев)))) Физик түгел))))"
Иркә,зиһенең дөрес эшләми.А.Эйнштейнның теориясе күрәм,ишетәм,тоям кысаларында эшләнгән өчен фәнни терия була алмый.Фәнни теорияләрне төзегәндә без нигез фәннәре кысаларына тарихча тупланган белемнәрдән файдаланабыз.Менә шушыны зиһенең аерса,дөрес итеп аңлый алырсың.

№27 (825592) / 16.01.2013 13:20:58

Мин сине карак димәдем))))Мах Кантка караган соңрак яшәгән. Кант философиядә -танып белү процессында кешенең үзен аерып караган философ.

Үз сүзең:"Теория относительностне Фәнни теория диеп шар ярасың.Фәнни теория,белемнәрне үз эченә алган,белемнәргә таянып эшләнелгән теория ул." Без комментариев)))) Физик түгел))))

№26 (825590) / 16.01.2013 13:05:28

Иркә,Э.Кантның бар "Вещь в себе" дигән фәлсәфи төшенчәсе.Кант буенча "вещь в себе"(әйберләрнең структуралары,эчке структура элементларының бәйлелеге)Кант буенча,"Вещь в себе" танып белергә мөмкин булмаган зурлык.Әлеге дә баягы Э.Мах алга сөргән КОНЦЕПЦЦИЯ НЕПОЗНАВАЕМОСТИ ПРИРОДЫ".
Мин Фәйләсүфияне классик физика белән бутамыйм.Бу фикереңне Эйнштейнга юнәлт.Ул Э Махның "КОНЦЕПЦИЯ НЕПОЗНАВАЕМОСТИ ПРИРОДЫ" СЫН физик терминнар аша,яңа физика теленә күчерә һәм ул физиканы классик физикага каршы куя.
Иркә,минем бер кешенең әйберен дә,галимнәрнең фикерләрен дә бүгенге көнгә кадәр урлаганым юк.Мин карак түгел.
Сизү органнары аша бирелгән белем,җүләр түгел,эшли ала дәрәҗәсендәге белемнәр бирә.Җүләр сүзен кушмас өчен фәннә кысасына тарихча тупланган белемнәрне үзләштерергә кирәк.Аннан фикерләең икенче була инде.Бытовой уровендә түгел.
"Кеше дөньяны табигать тарафыннан аңа бирелгән сизү органнары һәм аңы булдыра алган хәтле генә танып белә ала. Ул шул рамкадан чыга алмый".

"Чагыштырмалылкы теориясе дә шул рамкада ята.Әмма ул теория шул рамканың бар икәнен раслый."
Бу фикереңдә хаклык бар.Чагыштырмалылык теориясе,дөрестән дә,бытовой уровендә төзелгән:күрәм,ишетәм,тоям кысаларында.Үзең шушы фикерне әйтәсең,үзең Теория относительностне Фәнни теория диеп шар ярасың.Фәнни теория,белемнәрне үз эченә алган,белемнәргә таянып эшләнелгән теория ул.

№25 (825576) / 16.01.2013 11:20:02

Белм өстәп йөргәнсең икән дигәнем төшеп калган))))

№24 (825575) / 16.01.2013 11:19:18

Зимагур)))) югалдың дип йөри идем)))) бар икәнсең. Әзерәк белемнәр ниндидер структур төс алса да, үзеңнеке булмагач,буталасың әле)))

Физика белән философияне бутама. Философия ул гуманитар фән, дөньяга караш кына.

Кантны өйрән. тешеңнән килсә.

Кеше дөньяны табигать тарафыннан аңа бирелгән сизү органнары һәм аңы булдыра алган хәтле генә танып белә ала. Ул шул рамкадан чыга алмый.

Чагыштырмалылкы теориясе дә шул рамкада ята.Әмма ул теория шул рамканың бар икәнен раслый.

№23 (825574) / 16.01.2013 11:11:37






Син аңлый алмаган , юк диән сүз түгел. )))) "Яңа физика" анысы нинди сүз тагын? Чагыштырмалылык теориясе, физиканың БЕР генә законын да юкка чыгармый, аны тулыландыра гына. Математик формулалар да, бер-берсенә каршы килми. Хәзерге көндәге 2012 ел Нобель премиясе лауреатлары Сереж Арош һәм Дэвид Уайнленд эшләгән "теория декогеренции"дә, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе частный случай. Тиздән, ТЕОРИЯ ОТНОСИТЕЛЬНОСТИгэ нигезләп эшләнгән менә бу компьютерлар, логогрифмик линейкага алмашка килгән кебек, "теория декогеренции"гә нигезләп эшләнгән квантовый логический инверторлы санау машиналары бу компьютерларны алыштырачак.)))) Күпме кире каксаң да, никтер, "классик физикага каршы куйган" машиналарны бик теләп файдаланасың бит әле.)))))))

А так, тумыштан сукырга, карның ак икәнен аңлатып булмаган кебек, элементарь белеме дә булмаганнарга, катлаулы фәнне аңлатып булмый инде.Белмәмеш Рәсәй Зимагурына, Белмәмеш Рәсәй Зимагурына, Белмәмеш Рәсәй Зимагурына, Физика укытучысы,

№22 (825572) / 16.01.2013 10:46:37

Белмәмеш,булмаган акылыңны кешегә сатма.Башта эштайнның теориясен өйрән.Өйрәнәсең килмәсә,йоклаганда китабын баш астыңа куй.Бәлки керер.Керми икән,Зимагур язганнарны укы.Зимагур бик гади анлата.
Син шәйләмәденмени БЕмәмеш,Эштайн дөнъяны танып белеп булмау концепциясен физика теленә күчереп,ЯңА ФИЗИКА барлыкка китергән һәм шуны классик физикага каршы куйган.

№21 (825558) / 16.01.2013 08:32:20

Физиканы философиягә күчерергә теләгәндә, җитмәсә, моны эшләргә теләүче, тегесен дә монсын да аңларлык кеше булмаганда, Рәсәй Зимагурыныкы кебек, чүплеккә ыргыта торган маклатура гына барлыкка килә.
Чагыштырмалылык теориясе булмаса, менә шушы компьютерыңның нигнзен тәшкил иткән микрочиплар да булмас иде. Аның эш тәртибен, гап-гадый физик күрнешләрне дә аңлый алмаган кешегә аңлатып булмый, шуңа, шушында туктыйм.
Бу Рәсәй Зимагурына "Лысенко" премиясе бирү бик урынлы була торгандыр.)))) Әйдә,Рәсәй Зимагуры, син бу кешекөлдергечләреңне урыс сайтларына яз, татар сайтына язып, ТАТАРны хур итмә.

№20 (825556) / 16.01.2013 05:30:58

-2б-
Белгәнегезчә,"чагыштырмалылык тәглиматының нигезендә "Локальный принцип относительности"(чикләнгән принцип относительности) ята:"Кечкенә масштабларда,озынлыкларда һәм озаклыкларда (вакыт)бер күренешне икенче күренештән хәттә эксперименлар нәтиҗәсендә дә аерып булмый."А.Эйнштейнның "эшләрендә масштаблар, озынлыклар,озаклыклар төгәл күрсәтелмәү сәбәпле,бу принцип чикләнгән принцип тугел,гомум принцип була.Күрәсезме, чикләнгән принципның эчтәлеге шул ук "Дөнъяны танып булмау концепциясенә хезмәт итә?
Э.Мах үзенең "фәнни эшләрендә"(Принципиалная координация) атомнар дөнъясын да,галәм киңлекләрен дә "тирәлек" сүзе белән алмаштырырга куша.Моның нинди сере бар?Атомнар дөнъясын(микромир) һәм галәм киңлекләрен(макромир) тирәлек итеп алганда,Классик физиканың тарихча өйрәнелә торган ике өлкәсе юкка чыга,аларны аерым-аерым өйрәнүнең кирәге калмый.
"Чагыштырмалылык тәгълиматы" "тирәлек" сүзе белән тыгыз бәйләнештә һәм "танып булмый торган тирәлек" сүзләре белән А.Эйнштейнның уйлары,фикерләре бәйләнгән.Чагыштырмалылык тәглиматында "системы отсчета" дигән төшенчә бар.Аларның килеп чыгышлары шулук "танып булмый торган тирәлек" төшенчәсе белән бәйле һәм алар бу тирәлекне танып белүгә бик зур өлеш кертәләр.Ничек?Алар линейка,сәгать,яктылык фанарьлары,саңгырау,кылый күзле күзәтүчеләр белән тәкмин ителәләр һәм шул танып белеп булмый торган тирәлектә хәрәкәт итәләр.Хәрәкәт итү дәверендә,тирәлекнең теге яки бу урынына туктап, төрле маҗаралар күрсәтәләр.Менә шушы маҗаралардан чыккан "базар",Эйнштейн "иҗатында" фәннәр рәтенә керә.Вәт сакаллы сабый,әйеме? P/S

№19 (825554) / 16.01.2013 05:27:32


-2а-
Тарихта,дөнъяны танып белеп буламы дигән сорауга,ике төрле итеп җавап бирәләр.Беренче җавап,дөнъяны танып белү бер галимнән икенче галимгә күчешле,тарихи процесс.Бу юлдан бездә Классик фәннәр галимнәре бара.Икенче җавап,юк,танып булмый.Бу юлдан безнең фәйләсүфләр бара.Бу юлдан баручылар рәтенә идеалистик һәм материалистик фәлсәфә вәкилләре керә.Ике фәлсәфәдә дә белемнәр кирәклеге,белемнәрнең өч мөхимлекләре яшерелгән.Тарихта дөнъяны танып булмау юнәлешендә Беркли,Авенариус,Мах эшли.Бу юнәлеш фәлсәфәләрдә "Дөнъяны танып булмау концепциясе" диеп атала.
Күрсәтелгән концепциядә,иң әүвәл тәҗрибә тәнкыйтләнә (критика опыта)."Тәҗрибәләр дөрес күрсәтми","тәҗрибә фикерләрне,тәглиматларны фаразлый торган кретерия була алмый"диеп күрсәтелә. Шулай булгач,тәҗрибәләр дөрес күрсәтмәгәч,тәҗрибәләр фаразлау чишмәләре була алмагач,безне чорнап алган дөнъя танып булмый торган болганчык бер тирәлек була.
Анализ күрсәтүенчә,А.Эйнштейнның "фәнни эшләре" Беркли,Авенариус,Мах алга сөргән "Дөнъяны танып булмау концепциясе" белән тыгыз бәйләнгән.Э.Мах та,А.Эйнштейн да үзләренең "Фәнни эшләрендә" психофизик экспериментлар аша (күңелдән генә ясала торган тәҗрибәләр),дөнъя танып булмый торган тирәлек икәнлекләрен "фаразлыйлар" һәм бу чоракта ни эшләргә кирәклеге турындагы интрукция иҗат итү өстендә эшлиләр.
Югарыда язылганнарның дөрестән дә шулай булуын,"чагыштырмалылык тәгълиматының" кайсы урыннары фаразлый? P/S

№18 (825485) / 15.01.2013 16:21:04

1250 сум булгпач.зимагур эшләренен бәясе бар икән әле.

№17 (825475) / 15.01.2013 15:04:19

-3-икенче әлегә юк.

Ә хәзер,әйдәгез,"вакыт" Һәм "берүквакытталык"төшенчәләренең мәгънәви якларына килик.Классик физикада,гомумән классик фәннәрдә,"вакыт"сүзе "озаклык"(продолжительность) дигән сүз.Озаклык, безне чорнап алган дөнъяның тәртипле,танып белеп була торганлыгын,эзлекле үзгәрешле(эволюөия)кыйммәт икәнлеген,аңлатучы зурлык.Шулай булгач озаклык (вакыт),безне чорнап алган дөнъяның сыйфаты ул.Шулай ук, "берүквакытталык" төшенчәсе,күренешләрнең мөстәкыйллеген,берүк вакытта яши алуларын,аларны аерым-аерым өйрәнергә кирәклекне,безне чорнап алган дөнъя танып белеп була торган зурлык икнен күрсәтеп торучы кыйммәт. Дөнъяны танып белү тарихында озаклыкны үлчәү берәмлеге(секунд,минут,сәгатләр,тәүлек,атна,ай,ел,.....) кертелгәч, вакыт шул берәмлекләрдә үлчәнелә.Классик физикада һәм башка классик фәннәрдә вакытны үлчәү берәмлеге итеп секунд алына һәм аның үзгәрешсез эталоны бар.Безнең тормышта "вакыт","берүквакытталык" төшенчәләре гадәти аңлаешлы.Аларны аңлау өчен бернинди дә тәҗрибәләр кирәк түгел.
Хәзер чагыштырмалылык тәглиматына килик. P|S

№16 (825455) / 15.01.2013 12:12:54

татарча маклатура
1 кГ макалатура бәясе 50 тиен!
бер машина сдават иттеләр дип уйласак,пус 2.5т. булын ди.
матматикага кереп тормыйча,ариХмитикә белән генә исәпләгәндә:

2500 х 0,5 = 1250 сум була!!!

№15 (825450) / 15.01.2013 11:27:43

Белем һәм фән системасына килгәндә,революциядән соң мәктәпләр,югары уку йортлары ачылса да,белем һәм фән системасы юлбашчылар тарафыннан ихтирамга лаек булмадылар.Моның беренче сәбәбе булып материалистик фәлсәфә,ягъни Маркс,Ленин күрсәтмәләренең югары фән булып торуы.Бу күрсәтмәләр җыентыгы,югары фән булып,тәбигать бүлекләрен өйрәнүче нигез фәннәре өстендә утырдылар,аларның мөстәкыйл үсешләренә бик зур зыян салдылар.
Икенче сәбәп булып,хөкүмәт милкенә нигезләнгән экономиканың әледән-әле күтәренке планнар белән үсеше.Экономика планнар белән үскән вакытта нигез фәннәре производство белән бәйләнешкә керә алмады.Керсәләр дә, Советларның капиталистик илләрдән өстенлеген күрсәтү өчен генә,вакытлыча.Советларда мәктәпләр,югары уку йортлары ачылды,тик белем һәм фән системасы холостой ходка эшләде.Белем алдылар,тик белемле башларын кая куярга белмәделәр.Галимнәргә килгәндә,аларның күбесен концларерьларга озаттылар.
Тагын бер дәлил китерәбез.Уравниловка елларын искә төшерегез.Акыл хезмәте белән физик хезмәтне тигезлибез диеп,Совет коммунасында барча кеше тигез социаль условиядә яшәргә тиеш диеп, барча эшчеләрнең,укытучыларның,галимнәрнең хезмәт хакларын тигезләделәр.Бу үз чиратында белем һәм фән системасының абруен югалтуы булды.
Бүгенгесе көннәргә килгәндә,буш арбалы реформалар чылбыры, белем һәм фән системасын тагын да түбән тирәнлеккә ыргытты.Күрәсең бүгенге караклар реҗимына һәм бу реҗимга алмашка килүче Путинның диктатор реҗимына белемле кешеләр кирәк түгел.


Безне чорнап алган тәбигатнең күп кырлы икәнен,бик күп күренешләрдән торганлыгын беләбез, күрәбез.Менә бу күп кырлылыкны,күп күренешлелекне конкрет фәннәр өйрәнә һәм бу фәннәрнең төп бурычлары үзләренә караган тәбигать өлкәләрен танып белү һәм танып белүне тирәнәйтү.Хәрбер фән,галимнәр йөзеннән,үзенең белемнәре өчен җавап бирә.
Без,конкрет нигез фәннәре кысаларына тарихча тупланган белемнәр бүгенге көн кешеләренең һәм киләчәк буыннарның дөнъяга карашларын формалаштыра,дибез Моның өчен нигез фәннәренә туплпнган белемнәр белән танышырга кирәк диеп әйтәбез,.Боларга каршы,зиһеннәре фәйләсүфияләр белән агуланган бәндәләр,Фәйләсүфия формалаштыра дөнъяга карашны,чөнки ул белемнәрен нигез фәннәреннән чүмечләп үзенә тутыра диләр.Менә монда бик кәмит килеп чыга.Нигез фәннәре галимнәре,яңа белемнәр барлыкка китерү өчен, "энә белән кое казыйлар",ә бәйрәмчә киенеп,бәйрәм тормышында яшәүче фәйлүсүфләр,яңа белемнәрне чүмечләп фәйләсүфиягә тутыралар.Бу Кәкүм методы түгелмесоң?Менә бу кыска гына аңлатмадан чыгып карыйбыз икән,фәйләсүфия фән була алмый.Фәйләсүфия-ялган фән.Менә бу ялган, белем һәм фән системасына кергән,онытмагыз.
Әйдәгез хәзер белем һәм фән системасына кергән икенче ялган турында сөйләшик.А.Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен(теория относительности) беләсез.Бу теория бүген белем һәм фән системасына иңдерелде.Фәйләсүфия тарихыннан чыгып караганда,чагыштырмалылык теориясе Беркли,Авенариус,Э.Мах фәлсәфәсе белән тыгыз бәйләнгән.Тарихта Э.Мах фәлсәфи юнәлеше, "имманентая школа" Э.Маха диеп атала."Имманент"сүзе, туры,аңлаешлы тәрҗемәдә,"пассив" сүзе белән алмаштырыла.Шулай булгач,Беркли,Авенариус,Мах фәлсәфи юнәлешендә, нигез фәннәре өлкәсендә тырышучы галимнәрне ничек итеп пассив итеп була дигән сорау өстендә эшлиләр.Бу яктан чыгып караган вакытта,чагыштырмалылык теориясе нигез фәннәре өлкәсендә эшләүче галимнәрне дөнъяны танып белүгә карата пассив ясау теориясе.Ничек итеп?Бөтенләй фәнни булмаган ЧАГЫШТЫРМАЛЫЛЫК ТЕОРИЯСЕ дә КЛАССИК ФИЗИКА,АСТРОНОМИЯ,КЛАССИК МЕХАНИКА да бергә укытыла.Бу вакытта булачак галим ни чагыштырмалылык теориясе ягын сайлый алмый,ни классик физика ягын.Зиһене томалана һәм ике бот арасындагы йомыркалар шикелле әле бер якка ,әле икенче якка авыша.Шулай итеп бер якка да кунаклый алмый.Ә гөмер үтә,интеллектуалҗ потенөиал сүнә.

Иң әүвәл,чагыштырмалылык теориясенә омтылучы кешеләргә,аны аңларга теләүчеләргә,түбәндәге пунктны тәкъдим итәм.
Менә без Классик физика,классик астрономия,классик механика дибез. "Классик" сүзе гади итеп аңлаганда, "тарихи тамыры бар"."тарихи үсешкә ия булган","галимнән галимгә күчешле","күчешне тәкъмин итешле(приемственность)" дигән сүзләрне үз эченә ала.Болардан тыш,классик физиканың тарих барлыкка килгән,дөнъяны танып белү өлкәсенә кагылышлы үзенә генә хас традицияләре,танып белү методлары,нормалары,кагыйдәләре бар.Галимлеккә омтылукчы кеше,иң беренче чиратта,классик физика турындагы югарыда язылган пунктны белергә тиеш.

Чагыштырмалылык тәлиматының(Теория относительности) тарихи тамыры юк.Бары тик бар предшественниклары.Предшественниклар рәтенә,иң беренче чиратта, Беркли,Авенариус,Мах керә.Икенче чиратта,Пуанкаре,Лоренц,Минковский(плоскосная геометрия Минковского),Майкельсон(опыт),Морли,Миллер(опыт) һ.б.Икенче предшественниклар рәтеннән Лоренц картны сызарга кир.Ул үлгән вакытта да үзенең эшләрен чагыштырмалылык теориясенә кагылышлы түгел ди.Минковскийга килгәндә,аның геометриясе Эвклид геометриясеннән "яктылык конусы" барлыгы белән генә аерылып тора.Эфир юклыгын фараз итүче тәҗрибәләр:Майкельсон,Морли,Миллер һәм башка тәҗрибәләр үзләренең математик решенияләре белән генә чагыштырмалылык тәгълиматына җәлеп ителәләр,чөнки бу решенияләр яктылык тизлеге катнашында эшләнелә.
Чагыштырмалылык тәгълиматын анализлаган вакытта бер күренешкә тап буласың.Чагыштырмалылык тәгълиматын алга сөрүчеләр,предшественниклар рәтенә бигрәк тә математикларны тартып кертәләр.Менә бу күренеш чагыштырмалылык тәгълиматына бары фәнни йөз ясау өчен генә эшләнелә.....
Менә хәзер югарыда күрсәтелгән ике юлны чагыштырып карагыз.Сез дөнъяны танып белү юнәлешендә кайсы юлдан барырга теләр идегез.Классик юнәлештәме?Ялганга,спекуляциягә нигезләнгән,ялганнар белән туенучы чагыштырмалылык тәгълиматы юлыннанмы?Миңа килгәндә,мин классик физика вәкиле һәм шушы юлны тарихта алга сөрүче.

Әйдәгез хәзер чагыштырмалылык тәгълматының нинди кирпечләрдән төзелгәнен карыйк.Чагыштырмалылык тәгълиматы постулатлардан төзелгән.Нәрсәләр алар постулатлар?"Постулат-принцип или утверңдение некоторой научной теории.Принятое в ней в качестве исходного,недоказуемого в ее рамках".Менә бу урында сорау туа.Фаразланмый,фаразлана алмый торган постулатлар,тәгълимат нигезендә ята аламы?Юк билгеле.Классик физиканың тәгълиматлар төзү турындагы аңлатмасында,тәгълимат нигезе булып торучы төп фикер фаразланырга тиеш.Тәгълимат нигезе булган фикер йә бумаса күзәтүләрдән килеп чыгарга тиеш,йә эксперимент белән фаразланырга,йә математик юл белән фаразланырга тиеш.Математик юллар белән фаразлаганда,бары тик математиканың геометрия кулланышлы ягы гына файдаланыла.Лобачевский әйтүе буенча,"геометрия есть часть чистой математики".Алгебра кулланышлы ягы фаразлаучы база булып тора алмый.Фаразлар буенча классик фәннәрдә таләп бик каты.
Күргәнегезчә,классик фәннәрдә тәгълиматларны фаразланмый торган постулатлардан төзү,катгый рәвештә тыела.Тәгълиматлар фәнни булырга тиеш
Әйдәгез чагыштырмалылык тәгълиматыннан тагын бер дәлил китерик.Чагыштырмалылык тәгълиматында психофизик опытлар(Э.Мах),ягни, мысленный экспериментлар кулланыла.Чагыштырмалылык тәгълиматы күңелән генә ясалган тәҗрибәләргә генә нигезләнгән.Күңелдән генә ясалган тәҗрибәләр бөтенләй фәнни терменологиягә керми.Фәнни теорияләр төзүдә кулланылмый.Менә бу яктан караганда да чагыштырмалылык тәгълиматы фәнни тәгълимат була алмый.
Без әле чагыштырмалылык тәгълиматының берничә урынына гына тукталдык.Туктыйсы урыннар,әйтәсе сүзләр чагыштырмалылык тәгълиматы буенча бик күп.Югарыда язылганнардан чыгып,фәннәр өлкәсенә омтылучыларга,чагыштырмалылык тәгълиматын ялганнар белән алга сөрүче "галимнәргә" түбәндәге сүзләрне җиткерәм.Кайтыгыз кире классик физика,классик астрономия,классик механика кысаларына.Кире кайтмыйсыз икән, күктәге йондызларыгыз төшә.Киләчәк буыннар көлкесенә каласыз.

№14 (824623) / 09.01.2013 20:26:06

Бу галәмәт Явыз Иван идарә иткән чорларны күз алдына китерү түгелме?!Кычкырып еларлык...

№13 (824261) / 06.01.2013 11:28:08

"...ярдәм итәрлек җитәкчеләргә....". Бармы соң алар, юк бит.

№12 (824251) / 06.01.2013 09:31:03

Шушы макулатура дигәннән, 20 ел эек Бакыда алган тәэсорат искә төште. Элек хәтерләсәгез китаплар я китап кибетендә, я "Культтовары" дигән кибетнең бер бүлегендә сатыла иде.

Бакыда менә шул "Культтовары" кибетенә "Мәдәни маллар" дип язылып куелган иде. Совет чорында, әлбәттә, без татарлар өчен ул сүз хайван мәгънәсендә генә йөрешкә калган иде, ягъни иң беренче мәгънәсендә генә. Ә бит мал байлык һәм сатлык тоуарлар сүзен дә аңлата. Шунлыктан әзербайҗан кибете исеме бик ошаган иде.
Әзербәйҗан теле татарчачага бик якын икән. Күп очракта бездә сузыкка башлана торган сүзләр алдыннан г өстәлә. Әйтик, бездә яшьлек, аларда гянҗлек.

№11 (824249) / 06.01.2013 09:20:18

Татарча макулатура, 

әйе шул, соңгы 20 елда банкнот булмаган кәгазьне макулатура дип исәпләүчедәр идарә итә.

Бүгенге көн өчен эчтәлек нинди булмасын, иртзге көн өчен мәдәни байлык ул!!!Яңа буын алардан без күрмәгәнне күрә, аңлый алачак.

№10 (824173) / 05.01.2013 13:39:23

Макулатурага тапшырган булсалар, ничә тонна булды микән, акчасын кем алды микән?

№9 (824170) / 05.01.2013 13:31:14

Ландыш, )))
бүгенге җитәкчеләргә китап кирәкми. Нефть фонтаны һәм газ трубасы булганда. Китаплар саклау - алар өчен кирәкмәгән мәгънәсез мәшәкать һәм чыгым.


Шунлыктан киләчәк буыннар алдында үзендә җаваплылк сизгән кешеләр берләшеп, чаң кагырга кирәк!!!

Әлбәттә, татафак җетхгә мин үзем дә каршы түгел идем. Кайбер начар нәрсәне тамырын кортып кына юк итеп була. Соңгы 20 елда татфак фәнни үзәк түгел, татар теленә зыян салучы гына иде.

Әмма бу тупланган китапларны юк ителергә тиеш дигән сүз түгел. Алар киләчәктә туачак яңа татар тел белеме базасы булыр торалар.

№8 (824160) / 05.01.2013 12:32:03

Башта гасырлар дәвамында тозилэр, аннары жимерэлэр. логик акыл белән уйлап эшләү дигэннен исе-җиле дэ юк. Татар филологиясенен кушылуы, татар хорынын бетерелүе, китапханә фондынын тар-мар ителүе - болар бит зур җинаять. монын очен җаваплылыкка тартырга кирэк? Купме галимнәр тырышкан эшне чуплеккә чыгарып ыргыту түгелме бу? электрон китапларга мин каршы тугел. Лэкин җанлы китапларнын тормышын озмичэ генэ эшлэп булмыймыни сон аны? Китапханә фундаменталь архивы белән үз урынында калырга тиеш иде. Замананын алга баруы ничэмэ еллар буе эшлэнгэннэргэ зыян салмасын иде.
Һәр мәсьләнең чишелешен табып була.Тик проблема туган вакытта ишетмэгэн \"колаклар\" га эйтеп тэ ишетмэсэ дэ, битараф \"кунеллэр\"не ачырга тырышып карап та ачылмаса, ярдәм итәрлек җитәкчеләргә хат юлларга кирәк. Бер урында таптанып торудан мэгънэ юк.

№7 (824126) / 04.01.2013 19:34:23

Татарга белем алырга
Гафуров кора киртә -
Наданнар гына бары тик
Китапларны юк итә!

№6 (824124) / 04.01.2013 19:09:55

Теге Алабугадан килгән Гафуров татарларны бетерү белән шөгыльләнә микәнни?

№5 (824104) / 03.01.2013 21:56:03

Китапханәнең 1нче катында бер тишектә каталог кына калды, калган мәйданда һәм икенче катта китапханәнең "К" хәрефе дә юк.Хәтта аның директорына да урынны подвалдан гына бирделәр хәзер. Биредә ТР президенты еш була, күрми мени инде андагы хәлләрне. Димәк бу аның хәер фатихасы белән эшләнә.

№4 (824100) / 03.01.2013 19:21:03

Тагы берсе минем НИКны кулланып сырлый башлаган. Неужели НИКым шул кадәр популяр? )))

№3 (824099) / 03.01.2013 19:17:49

Авыл апае

№2 (824097) / 03.01.2013 18:30:25

Соры корт,безгә дин белемнәре калса җитә.

№1 (824094) / 03.01.2013 18:17:28

Скуры бу дәуләткә җүләрләр генә кирәк кала икән.Китапларны чүплеккә ыргыту,белемнәрне юк итү дмгән сүз.Менә шундый вакыт җитте.

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты