поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2012 Ир белән хатын

Хатын, сиңа кунакка барам...

Регина атлы танышым бар минем. Ире белән бик күптән аерылышкан, берүзе кызын үстереп, башкаланың абруйлы университетында укытып чыгарды. "Заманында берьюлы өч эштә эшләгән чакларым да бар иде", – ди ул.

Хәзер Регина – бизнес-леди.   Кул астында – унлап ир-ат. Заказлар табарга, эшне оештырып, башкарып чыгарга, көненә дистәләгән оешмада сөйләшүләр алып бару кебек кырыкмаса-кырык проблеманы хәл итәргә кирәк аңа. Кая инде ир белән яшәп, аның көен көйләү, ашарга пешерү!.. Регинаның принцибы шундый – өйләнгән ир-ат белән беркайчан да мөнәсәбәт¬ләр кормау. "Кеше бәхетен тартып алып, бәхетле булып булмый. Кияүгә чыгып, ир белән бер-беребезгә кунакка йөрешеп кенә яшәсәк, минем өчен шуннан да  кулае булмас иде", – дип хыяллана иде. Теләге тормышка ашты бит тәки. Кияүгә чыкты, менә елга якын инде ире белән икесе ике фатирда яшиләр, җае чыккан саен йә ирендә, йә үзендә очрашалар, ялларын бергә үткәрәләр, чит илгә бергә бардылар. Әлегә шул рәвешчә яшәү,  әйтүләренчә, икесен дә канәгатьләндерә.       

 

Соңгы елларда "кунак никах" ("гостевой брак") дигән гыйбарә торган саен күбрәк яңгырый башлады сыман. Белмәгәннәр, нәрсә соң ул, дияр.

 

"Кунак никах"та яшәүче ир белән хатынның мөнәсәбәтләре рәсми рәвештә дәүләт органында рәсмиләштерелгән була, тик алар аерым яши, аерым хуҗалык алып бара. Кыскача әйткәндә,  "кунак никах"та беренче урынга хисләр түгел, ә  икесе  өчен дә җайлылык алга куела.    Ир белән хатын аерым яшәсәләр дә, җае туры килгән саен, ялларын, бәй¬рәмнәрен бергәләп үткә-рәләр. Калган вакытта алар ирекле үз тормышлары белән яшиләр. Шу¬нысын да әйтеп китәргә  кирәк: "кунак никах"ны граждан никахы һәм ирекле мөнәсәбәтләр бе¬лән  бутарга ярамый.   Чөнки ЗАГСта теркәлү "кунак никах"ның төп шарты булып тора.

 

Әлбәттә, "кунак никах"ка карата фикерләр төрле. Берәүләр мондый мөнәсәбәтне ике эгоист-ның союзы, сексны законлаштыру, әхлаксызлык дип атый. Икенчеләр исә үзеңне һәр яктан ачу, чикләмичә яшәү өчен гадәти никахка алмаш буларак кабул итә. Мондый никахта көнкүрешкә кагылышлы бә¬хәсләр бөтенләй юк, хисләр тоныксызланмый, арадагы җылылык эреп юкка чыкмый. "Кайда шулкадәр озак йөрдең?", "Эштән кайчан кайтасың инде?" кебек сораулар   биреп тә бер-берләрен тинтерәтмиләр. Ир, хатыны күз алдында телевизор пультын кулыннан ычкындырмаган "җансыз нәрсә" булып, диванда аунап ятмый.

 

  Хәзерге югары технологияләр һәм Интернет заманында "кунак никах"лар аеруча актуальләшә бара. Интернет аша танышып, төрле шәһәрләрдә яшәү¬че парлар кайчак ияләшкән урыннарын, дус-туганнарын ташлап, бер-берсе янына күчеп китәргә әзер булмый. Ә инде вакыт-вакыт очрашып яшәп, үзләрен бәхетле хис итәргә мөмкиннәр.

 

"Кунак никах" иҗат кешеләре, сәясәтчеләр, бизнесменнар, гастрольдән кайтып кермәүче җырчы-артистлар өчен аеруча кулай. 

 

Әлбәттә, никахның мондый төре һәркемгә дә туры килеп бетми. Кунакка йөрешеп кенә яшәргә җыенган парлар аякларында нык басып торырга, ир дә, хатын да матди яктан тәэмин ителгән, физик яктан сәламәт булырга тиешләр. Әлеге союзда туган балалар да әни җилкәсендә була.   

 

Һәркем үз юлын  үзе сайлый. Бер-берсен яратучы ир белән хатын кунакка йөрешеп яшәргә уйлаган икән, моннан кемгә зыян?

 

Белгеч сүзе

 

Эльмира Ханова, гаилә психологы:

 

– "Кунак никах" – җитлеккән кешеләр өчен менә дигән вариант. Кеше олыгая барган саен, аның үз гадәтләре формалаша. Алар гадәтләнгән тормышларына чит кешене кертергә, аңа яраклашып яшәргә атлыгып тормыйлар. Шулай ук бер-берсе янына күченеп килмәскә дә җитди сәбәпләр булырга мөмкин. Шул ук вакытта ялларын, бәйрәмнәрен сөеклеләре белән рәхәтләнеп үткәрергә әзерләр. Әгәр "кунак никах"та парлар аерылыша икән, бу  аларның  гадәти никахта озаграк яшәрләр иде, дигәнне аңлатмый. Әлбәттә, әлеге никахның да үз өстенлекләре, җитешсезлекләре бар. Әмма ул яшәргә хокуклы.

 


Рәзинә СӘЛАХИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 51 | 21.12.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»