поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.12.2012 Җәмгыять

Ни җитми ирләргә?

“Иреннән аерылып кайткан” – авылда мондый сүз элек тә йөргән, хәзер дә ишетелә. Әйе, хатын-кызның иреннән аерылуы гайре табигый хәл түгел. Ә менә соңгы елларда ирләрнең гаиләсен калдырып, аналары янына кайтуын ничек аңларга?! Әллә ирләрдән күрмәкче, аларны хатыннары кыйный башлаганмы, мескеннәрне?

Мескеннәр дип яздым. Көчле затлар дип аталсалар да, бүген күп кенә ирләр тормыш зилзиләләренә каршы тора алмыйча, бик тиз бирешәләр. Нигә шулай соң бу? Әвен кадәр гәүдәле бит аларның күпчелеге, Аллаһы Тәгалә өеп сәламәтлеген дә биргән үзләренә. Ә акыл? Акыл бер чәркә эчү белән спирт күк очып юкка чыга.

 

Авыл тулы исерек ир-атлар. Шуларның күбесе өйләнмәгән һәм өйләнәчәге дә юк! Кайсы гаиләсен калдырып каладан кайткан. Авылның күңеле киң – ул читтә үлгәннәрнең җәсәден дә, гаиләсендә “артык кашык”ка әйләнгән исереген дә сыйдыра, кыйбласын югалтканнарны да кире бормый. Ярый әле туган нигезләр, игелекле туганнар, барысын да күңеленә сыйдыручы әниләр бар.

 

“Тәүбә итегез!” – дигән Ходай. Тәүбә ит тә, якыннарыңнан гафу сора! Тәкәбберлек ирек бирми дисезме, кадерле ирләр?! Ә бит эчеп, бөтен горурлыгыгызны аяк астына салып таптау берни тормый сезгә. Гафу итмәсләр димәгез, гафу итә белә хатыннар. Тик тукран тәүбәсе кирәкми – туйдырды, ирләрчә булсын! Ант кебек!

 

Ни җитми бүген ир-атларга? Нигә җылы якка оча алмаган гарип бәбкә күк канатларыгызны салындырып йөрисез? Тормышта үзегез сызасы, артыгыздан гаиләгезне ияртәсе туры юлыгызны онытып, нигә кибет төпләрендә таптанасыз? Бомжлар түгел бит сез! Җылы, төзек йортларыгыз, тәмле ашлар пешереп сезне көтүче хатыннарыгыз, әти дип өзелеп торучы балаларыгыз бар бит, югыйсә. Ни җитми ирләргә? Алар рәхәткә түзми! Эчкечелекне чир дип саныйлар бугай хәзер. “Эчкечелеккә бәйлелек” дип атала бугай ул. Нинди генә чирләр юк җир йөзендә. Дәваланабыз бит! Чит илгә барып дәвалану өчен дә миллионнар табабыз яшисе килгәч. Эчкечелекне дәвалау өчен миллион кирәкми – теләк кенә кирәк! Юк шул теләк дигәннәре, чөнки бик рәхәт авыру бу! Чыннан да, рәхәт бит: кәеф яхшы, тормыш бара, хатын китми – ябышып тормыш итә, балалар үсә тора. Акчаны хатын таба, чөнки кешедән ким яшисе килми, утка-газга түләнгән, утын килеп ауган, мунча ягылган. Кирәк булса, күтәреп дигәндәй, юындырып чыгаралар. Ашарга пешкән, алдыңа китереп куелган. Чиста урында ауный-ауный йоклыйсың. Баш чатнап уянсаң, торып, тагын эчеп кайтасың. Терлек каралган, бөтен проблема чишелгән, ә ник эчмәскә ди?!

 

Мондый хикмәткә бары яшьлектә сине сөеп яр иткән, бергә балалар үстереп, йорт-җирләр җиткереп яшәгән хатын гына түзә. Түзүен түзә, ләкин гомере бәрабәренә. Ә гомер бер генә тапкыр бирелә! Җүнле яшьлеген күрмәгәч, матур картлыгын күрәсе киләдер аларның. “Ыңгыр-шыңгыр” итмичә генә оныклар сөясе киләдер. Ә аның өчен йә аерылып матур картлык өмет итәсе, яки исерекне “кеше” итә-итә вакытсыз гүргә керәсе. Ә бит шуны аңлаган хәлдә хатыннар ахыр чиккә кадәр гаилә учагын саклыйлар.

 

Аерылганнарны гаепләмим мин. Алар – булган вакыйгаларны бизмәннәргә салып үлчәп, алга карап яшәүче көчле хатын-кызлар. Димәк, бүтәнчә була алмаган. Ә менә гаиләсен аракыга, кәеф-сафага алыштыручыларны берничек тә аклый алмыйм. Тормышта тирә-яктан гыйбрәт ала белмәгән кеше икеләтә бәхетсез. Кызыклы ачыш ясадым әле беркөн: булдыксыз хатынны ир беркайчан да ташламый икән. Сәбәбен бик яхшы беләм: көчсез хатын янында күпмедер күләмдә көчле хис итә бит алар үзләрен! Аннан, ни хикмәт, көчсез хатынның көче күз яшендә була, елап жәлләтәләр. Ходай тигезли адәм балаларын – ирне дә ярата белеп ярата торган була шул алар – елак җан ияләре (елатып кара син ире эчкән хатыннарны, дөнья еламаска өйрәтеп бетерә шул аларны). Кирәк вакытта “салырга” да маһир булалар мондый хатыннар. Андый хатынның ире җүнле ашау күрмәсә дә, үзен барыбер бәхетле саный. Аңламассың бу тормышны! Адәм баласы рәхәткә түзми, михнәткә түзә шул.

 

Озак еллар бергә яшәү нәтиҗәсендә хисләр суыну дигән нәрсә бар. Моны бу өлкәдәге белгечләр дә раслый. Талчыктыргыч бертөрлелектән хисләрне яңартырга кирәк диләр. Бервакыт мәдәният йортында чибәр ханымнар арасында бәйге үткәрәм. Сорау-җавап өлешендә: “Ирегез белән ачуланыштыгыз ди. Эшләр бер-берегездән читләшүгә таба бара. Һәм сез...?” – дип ситуация каршында калдырам. Бәйге тотучы Ралинә бик төгәл, кыска җөмлә әйтте: “Мунча ягам!” Шулчак тамашачыларга карадым. Тормыш төбеннән күтәрелгәннәр, булдыклылар тапкыр җавапка теләктәшлек күрсәтеп, алкышладылар. Тормышның ямен аракыга алыштыручылар кызык табып көлделәр. Мин исә бу сүзләрне хәтер кесәсенә салып куйдым. Әһә, минәйтәм, юкка гына дүрт бала үстереп, матур гына яшәп ятмыйлар икән болар!

 

Ирләре эчкән хатыннар газетага язмый. Минеке дә эчми. Кая барсам да тирә-якны күзәтергә яратам, үзем өчен гыйбрәт җыям. Ләкин гайбәт белән бутамагыз. Игътибар итәм гел: ире эчкән хатын киңәш тә сорамый ул. Шулай да бер яшь хатын олы яшьтәге ханымнан: “Ничек яшәрмен икән? Бик эчә. Син ничек түздең?” – дип сораган, имеш. Тегесе: “Әгәр учыңда утлы күмерне кысып тоткан хәлдә йөзеңне чытмыйча, әрнегәнеңне сиздермичә түзә аласың икән, ирең белән яши алырсың”, – дигән. Чыннан да, бүген шулай яшәүче ханымнар җитәрлек. Күңелләре тулы кайнар күмер йөртеп тә, укытучы, кибетче, җыештыручы кебек халык белән аралаша торган хезмәтләрдә, кешегә берни белдермичә, елмаеп, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар алар. Ләкин утлы күмердән берни калмый бит, барысы да янып-көеп бетә, ә йөрәк җәрәхәтләнә! Вакыт – дәва, төзәлә төзәлүен, тик шулай да кутырлатмагыз яралы йөрәкләрне! Уйлагыз әле, кадерле ирләр! Матур итеп яшәүгә ни җитә?! Аек акыл, дустанә мөгамәлә белән яшәүчеләр дә бар бит арабызда. Берсе дә мөгезле дә, койрыклы түгел – бөтен кешеләр кебек. Әле дә соң түгелдер. Гомерлеккә сайлаган ярларыгыздан гафу сорап, кадер-хөрмәт күрсәтеп, үз балаларыгызның әти-әни дип өзелеп эндәшкәнен ишетеп, һәр туган көнгә өмет белән карап яшәгез! Кирәкмисез сез туганнарыгызга, аларның үз гаиләләре бар! Кирәкмисез сез әниләрегезгә, алар сезгә канат куеп очырганнар инде! Сез бары гаиләгездә бәхетле! Туры юлга басыгыз! Кадерсез үткән гомерләр әрәм. Ә ул ике килми.


Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»