поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.12.2012 Мәдәният

Таныш моңнарыбызны танысак иде

Яшьли язган «Таныш моңнар»ы белән замандашлары күңеленә гомерлеккә кереп урнашкан Илдар Юзеевның якты дөньядан китүенә озакламый сигез ел, ә дөньяга килүенә сиксән ел тула. Шигърияткә «ашкынулы, тиле романтик» (Сибгат Хәким бәһасе) булып килеп кергән, соңрак үзе хакында «миндә Такташ, миндә Туфаннар җаны» дип язган шагыйрь үткән гасыр урталарында шул кадәр популяр иде ки, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге бүләге булдырылгач, аның иң беренчесен Илдар Юзеевка бирәчәкләре беркемдә дә диярлек шик тудырмады. Чынлыкта да нәкъ шулай килеп чыкты, чөнки халыкка танылуда аңа тиңнәр юк иде.

Шөкер, Илдар Юзеев ашкынып иҗат иткән ярты гасыр элекке чор белән бүгенге татар шигъриятен өстән-өстән генә чагыштырганда да, аның әле бик еракка чигенмәгәнен, үз биеклегеннән әллә ни төшмәгәнен күрергә була. Бигрәк тә аның көрәшче өлеше соңгы елларда яңа өметләр уята. Әдәбият мәйданына яңарак килгән бер-ике яшь шагыйрь исәбенә, чор һәм милләт ихтыяҗына ярашлы рәвештә ул хәтта алга барырга, «Такташларның әйтми калган сүзен әйтми калмаска» (И.Юзеев шигыреннән) омтыла шикелле. Ләкин менә җыр сәнгатенең бүгенге торышына карасаң, Илдар Юзеевныкы кебек искиткеч моңлы шигырьләр, аныкыдай тирән мәгънәле, җырлаучыны да, тыңлаучыны да алгысытып, кош очар биеклекләргә күтәрә, чиге күренмәгән ераклыкларга чакыра, шул ук вакытта сагышландыра, гамьле итә торган җырлар бүтән беркайчан, беркем тарафыннан да иҗат ителмәсме икәнни инде, дигән шөбһәле уйлар күңелгә килә. Карагыз сез аның җырга әверелгән шигырьләрендәге:

 

«Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез

Өзелсәгез туган җирләрдән, яки

Танырсыңмы, юкмы – мин булырмын

Кош тавышы белән кычкырган, яисә   

Туган ягым каеннары калалар инде.

 

Кемнәр сөеп карарлар инде», – кебек үзеннән-үзе җырлап торган, бер кат уку, бер тыңлау белән җанны айкый торган иҗат үрнәкләрен! Исегезгә төшерегез аның берзаман барлык татар диярлек җырлаган «Таныш моңнар»дагы Зөфәр җырын, «Резидәкәй»не, «Яшь наратлар»ын, «Бөркет турында җыр»ын, «Кайтам инде»не, «Кыр казлары артыннан» исемле үзәк өзгеч моң дәрьясын! Аларны җырлаучылар да кемнәр иде бит: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зөһрә Сәхабиева... Ә бүгенге яшьрәк, заманча кайбер шагыйрьләрнең ун җыры да, мәгънә тирәнлеге, моң байлыгы ягыннан, Равил Фәйзуллинның бер «Аккошлар»ына, Сибгат Хәкимнең «Өянкеләр»енә, Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла»сына яки «Тургай»ына, Зөлфәтнең «Һаман яратам»ына, Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» яисә «Туган ягым каеннары» исемле бер җырына тормый. «Тәбәнәкләнү» шул дәрәҗәгә җитте ки, хәзер күп йөзләр белән исәпләнә торган җырчыларыбыз әле генә саналган җырларны аңламый һәм җырлый да алмый бугай инде. Ә бит андый җыр энҗеләренең, яңадан-яңа башкаручылары булмау сәбәпле, халык хәтереннән җуелуы бик аяныч булыр иде. Шул хәтәрлекне истә тотып, Илдар Юзеевның 80 еллыгына аның барлык җырларын бергә туплаган диск чыгару, кемнәрнеңдер шул изге эшкә алынуы бик мәслихәт булыр иде, минемчә. Радио һәм телевидение фондларында ул җырларның байтагы сакланадыр, мөгаен.

 

Илдар Юзеев җырларының күбесе аның пьесалары өчен язылган. Ләкин шагыйрь-драматургның романтик рухтагы сәхнә әсәрләре, баш режиссеры Равил Тумашев булган элекке Татар дәүләт республика күчмә театрыннан тыш (Равил Тумашев сәхнәгә куеп, аңа Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләген китергән өч пьесаның берсе дә нәкъ менә Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» әсәре иде), безнең театрларда әллә ни күп уйналмады дип беләм. Аның спектакльләре телевидениегә дә язылмады, ахры, чөнки күрсәтелгәннәре юк диярлек. Бу, бәлки, И.Юзеев пьесаларының республикадагы төп театр – Камал театрында куелмавына да бәйледер. Матбугатыбыз театрларның алдагы сезонга планнары белән әледән-әле таныштырып тора, әмма бер язмада да «сиксән еллыгы уңаеннан Илдар Юзеевның теге яки бу әсәрен сәхнәгә куябыз» дигән сүзләр күренми. Оятыбызга күрә, классик драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 120 еллыгын да безнең театрлар шулай «күрмичә» уздырып җибәргән, ә шул ук вакытта Башкортстан театры аның берьюлы ике драмасын Татарстанга китереп күрсәткән иде. Һәммәбезнең «таныш моңнары» иясе Илдар Юзеевка карата мондый игътибарсызлык кабатланмас, шәт, дип бик ышанасы килә.


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»