|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2008 Җәмгыять
МИЛИЦИЯНЕ ТИКШЕРӘЛӘРТатарстан милициясе хезмәткәрләре зур тикшерүгә әзерләнә. Полиграф, ягъни ялган детекторы ярдәмендә сынауны беренче булып ЮХИДИ хезмәткәрләре узачак. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында узган очрашуда Кадрлар идарәсе хезмәткәрләре психологик әзерләү бүлеге башлыгы Ольга Ажимова хәбәр итте. Фәнни телдә активациометр дип аталучы җиһаз аша "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе дә тикшерү узды.
Министрлык милицияне тәнкыйтьләүчеләргә үзенчә җавап бирергә булды. Башта генерал Сәфәров фәрманы белән ике атна дәвамында "Журналист һөнәр алыштыра" акциясе уздырылды. Хокук саклау органнары эшчәнлеген яктырта торган барлык хәбәрчеләр дә берничә сәгатькә генә булса да милиция хезмәткәрләре булып эшләп карады. Ә берничә көн элек оештырылган очрашуда исә хокук саклаучыларның нинди тикшерүләр аша узуын да күрсәттеләр.
Әлеге сынауларны, беренче чиратта, җитәкчелек белән шөгыльләнүче хезмәт-кәрләр башка эшкә күчкәндә уза. Биш этаптан торучы тикшерү моннан 2 ел элек үк гамәлгә кертелгән инде. Башта хезмәткәрләр турында мәгълүмат туплыйлар, аннары ул психодиагностика уза, соңрак полиграф каршында җавап тота. Психологик җайлау кабинетында булганнан соң, Кадрлар идарәсе хезмәткәрләре психологик әзерләү бүлеге башлыгы белән аралашырга тиеш. Полковник Ажимова әйтүенчә, әлеге тикшерү дәвамында хезмәткәрнең яңа эшкә сәләтле булу-булмавы да ачыклана.
Бүгенге көнгә биш этаплы тикшерү аша 211 кеше узган. Аларның 159ы яңа эшкә күчәргә җыенучылар булса, 59ын башка сәбәпләр буенча тикшергәннәр. Сынау узучыларның бары 3 процентына гына тискәре бәя биргәннәр. Бу – алар милициядән китәргә тиеш дигән сүз түгел әле. Әмма әлеге хезмәткәрләрнең өскәрәк күтәрелү мөмкинлеге дә юкка чыга. Милициягә килергә теләүчеләрне исә эшкә алынганчы ук тикшерәчәкләр. Монысын министр Әсгать Сәфәров әйткән иде.
Журналистларны исә чиратсыз тикшерделәр. Үзенең нәрсәгә яраклы икәнен мин фәкыйрегез активациометр дигән җиһаз ярдәмендә ачыкларга ризалашты. Гадәттә, мондый тикшерүне авыр һәм куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләр уза икән. Җиһаз кешенең куркыныч хәл килеп туганда дөрес карарга килү, үз-үзен кулда тота алу көче, уйлау тизлеге һәм вакыйгаларга карата реакция дәрәҗәсен билгели. Белгеч Сергей Горшельнов әйтүенчә, аппарат 89 процентка дөрес нәтиҗә чыгара. "Хәрәкәтләнүче объектларга карата игътибарыгыз әйбәт. Милициядә эшләмәсәгез дә, бу сыйфат машина белән идарә иткәндә ярдәм итә. Сездән яхшы йөртүче чыгачак. Димәк, куркыныч вәзгыятьтә нәрсә эшләргә кирәклеген уйлап өлгерү сәләтегез яхшы. Үз алдыгызда куелган бурычларны да теләсә нинди шартларда тиешенчә үтәргә тырышасыз. Аның каравы, куркыныч астына керергә атлыгып тормыйсыз. Үз-үзегезне кулда тоту дәрәҗәсе дә әйбәт. Гомумән алганда, күрсәткечләр яхшы. Милициядә эшли аласыз", – дип нәтиҗә чыгарды министрлык психологы. Ә менә полиграфка чират җитмәде.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|