поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.04.2008 Матбугат

“ВАТАНЫМ”НЫ КИОСКЛАРДА САТМАЯЧАКЛАР

“Ватаным Татарстан”ны өйгә яздырып алмаучылар газетаны Казан киоскларында табып уку мөмкинлегеннән мәхрүм калдылар. Моңарчы аена 250 данә газетаны сатуга чыгарган “Горпечать” ААҖ “Ватаным Татарстан” белән төзегән килешүне өзде. Шәхси кулга күчкән оешманың яңа хуҗалары моның сәбәбен газетаны сатып байый алмаячаклары белән аңлата.

Бу хәл моңарчы Татарстанның бүтән шәһәрләре өчен генә хас булса да, хәзер инде башкалабызда да татарның 90 еллык газетасын табып булмаячак. 1 апрель көнне безне генә түгел, ә республика һәм башкалабыз күләмендә чыга торган башка дәүләт газеталарын да шулай кызык иттеләр. Янәсе, сатылмый калган продукция күләме заказга бирелгән тиражның 30 процентын тәшкил итә, ә безнең газеталар белән эш итү чыгымнары алар өчен артык зур.

Гомумән, эшмәкәрләр китергән дәлилләр хәзерге заманның үзенчәлеген һәм матбугатның торышын ачык күрсәтә. Алар җиңел холыклы газета, ялтыравыклы журналлар  сатып кына табыш ала. Җитди газеталар исә үз сүзен укучыларына ирештерү өчен, киресенчә, зур-зур акчалар чыгарып салырга тиеш. Башка киоскларга да (хәзер дәүләтнеке юк бит инде, барысы да – шәхси кулларда) безгә юл ябык, чөнки аларда сатылу “хокукын алу”, газетаны кеше күренә торган җиргә куйдыру һ.б. өчен дә күпчелек редакцияләр күтәрә алмый торган чыгымнар сорала. Хәзер “Ватаным Татарстан”ны берән-сәрән алучы шәхси эшмәкәрләрнең “нокта”ларыннан гына табарга мөмкин. Күптән түгел исә “Татарстан почтасы” да безнең өчен тарифлар күтәрергә җыенуы турында хәбәр итеп “сөендерде”. Димәк, икенче яртыеллыкта безгә язылу бәясе тагын да артып китәргә мөмкин.


---
Ватаным Татарстан
№ 62 | 02.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»