поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.12.2012 Милләт

Татар конгрессы яңа үрләргә омтыла...

Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтаеннан кайтуыбызга инде берничә көн үтеп китсә дә, без, аның эшендә катнашучылар, әле һаман шунда алган тәэсирләребез белән яшибез. Корылтай эшендә барлыгы 800ләп, шул исәптән Татарстаннан - 145, Россия төбәкләреннән - 421, чит илләрдән - 220 делегат, 300дән артык кунак катнашты, диделәр. Бу җыенны йөздән артык хәбәрче яктыртты. Аларның күпчелеге төрле төбәкләрдән килгән татар журналистлары иде.

Дөрес, хәбәрчеләрнең барысына да Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера балет театрында узган төп пленар утырышта катнашырга урын җитешеп бетмәде. Шуңа да безгә, чит төбәкләрдән килүчеләргә, утырыш барышын Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырылган матбугат үзәгендә монитордан гына күзәтергә туры килде. Анысы да, берникадәр вакыт үтүгә, никтер күрсәтүдән туктады. Нәтиҗәдә без Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышын ишетми калдык. Соңрак аның сүзләрен интернет сайтларында басылган сәхифәләрдән генә укырга насыйп булды.

Президент Бөтендөнья татар конгрессы корылтаен көтеп алынган зур бәйрәм дип атады, егерме ел эчендә республика белән бергә зур юл үтүе, халкыбызны берләштерүе, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу буенча зур эшләр башкарылуы турында әйтеп үтте.

- Татар кешесе, кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Мондый бердәмлек киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Республикада эшләнгән күп зур эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, Россия төбәкләрендәге Урта Әләзән, Шыгырдан, Гали кебек көчле татар авылларының тормышын үрнәк итеп куеп, аларның тәҗрибәсен киңрәк кулланырга тәкъдим ясады.

- Татар халкының бердәмлеге – республика өчен ныклы таяныч. Бергә булсак, безне зур уңышлар көтә, - дип республика җитәкчесе 1992 елны оешып егерме ел дәвамында уңышлы эшләп килгән Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә зур бәя бирде.

Татарстан президентыннан соң чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шулай ук конгрессның Татарстан хөкүмәте белән кулга-кул тотынышып шактый эшләр башкарганын әйтеп үтте.

- Татарстан күпмилләтле халкы һәм бердәмлеге белән көчле - республикабызда беркайчан да милләтара низаглар булганы юк. Чөнки биредә һәр милләтнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мөмкинлекләре бар, - диде ул.

Башкарма комитет рәисе илебезнең мәгариф кырындагы тискәре үзгәрешләргә тукталып, соңгы реформа-үзгәрешләр нәтиҗәсендә урыс булмаган халыкларның милли мәктәпләре зур зыян күргәнлеген искәртте.

- Төбәк компонентын юк итү, туган телдә дәүләт имтиханнарын тапшыруны тыю һәм башкалар зур бәхәсләр һәм ризасызлык тудырды. Әлеге хәл Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килә - моңа чик куелырга тиеш, - дип белдерде Ринат Закиров.

Конгрессның башкарма комитеты рәисе үзенең чыгышында әле тагын бик күп мәсьәләләргә - “татар халкының этниклыгын һәм идентичлыгын саклау концепциясе” проектына, яшьләребез белән эшләүгә, гаиләгә һәм балаларны тәрбияләүгә, бу эшне Ислам кыйммәтләре нигезендә алып барырга кирәклегенә дә аерым-аерым тукталды.

- Бүген Ислам дине тирәсендә катлаулы вәзгыять барлыкка килде. Мондый четерекле мәсьәләләрне дини даирәдә генә хәл итеп булмый. Шуңа күрә без Диния нәзарәтләренә, дин тотучыларга ярдәм итәргә әзер, - дип белдерде Ринат Закиров.

Мәгълүмат мәсьәләләренә игътибарын юнәлтеп, башкарма җитәкчесе “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе каршында тәүлек буена татарча тапшырулар алып баручы тагын бер “ТНВ-Планета” каналы оештырылуын, “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә Бөтендөнья татар конгрессының үзенең “Халкым минем” газетасы нәшер ителә башлавын да билгеләп үтте. Интернет челтәрендә хөкүмәт ярдәме белән “Татар иле” порталы да ачылган. Анда һәркем өчен туган телен өйрәнү мөмкинлеге дә булачак.

Тик башкарма комитет җитәкчесе нигәдәр Россия төбәкләрендә егерме елдан артык нәшер ителүче татар телле басмалар, интернет киң колач алган, татар телен белүчеләр күпкә азая барган вакытта аларның киләчәк язмышы турында, шушы Татарстаннан читтә дөнья күргән татар басмаларына кушымта буларак, Татарстан хөкүмәте ярдәмендә инде ел ярымнан артык “Атна вакыйгалары” газетасы таралуы һәм киләчәктә бу проектны тагын да киңәйтү турында бер сүз дә кузгатмады. Югыйсә, монда да әйтәсе сүзләр, хәл итәсе эшләр юк түгел ич. Туган телебезне саклауда бу басмаларның тоткан ролен онытырга иртәрәк түгелме икән?

Башкарма комитет рәисе Ринат Закировның үз докладында ислам дине тирәсендәге катлаулы вәзгыять турында әйтеп үтүе турында язган идем инде. Димәк, проблемаларны хәл итү, берләшү кирәк. Корылтай президиумында өч мөфти - Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның, Равил хәзрәт Гайнетдинның һәм Илдус Фәизнең бергә утырулары моңа ишарә итә иде кебек. Тик пленар утырышта мөфти Равил Гайнетдингә генә сүз бирелүе һәм аның әлеге дә баягы шул дин әһелләре арасында бердәмлек, аңлашу җитмәве турында сөйләве халыкны гаҗәпләндерде. Нигә тагын баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә генә булса да сүз бирелмәде икән? Шуңадырмы, Тәлгать Таҗетдин дә, Илдус Фәиз дә утырышта бераз утырдылар да чыгып киттеләр.

Беренчеләрдән булып чыгыш ясаучылар арасында Сарытау өлкәсеннән танылган эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Камил Әбләзев, атаклы милләттәшебез армия генералы Мәхмүт Гәрәев, профессорлар Үзбәкстаннан Рим Гыйниятуллин, Казахстаннан Гриф Хәйруллин һәм башкалар бар иде. Аларның күпчелеге беренче сүзләрен татарча башласа да, Мәхмүт Гәрәев әйткәнчә, тора-бара “Бөек Пушкин теле”нә күчте. Белмим, бу ни өчен шулай эшләнәдер, югыйсә, барсы да татарча беләләр ич. Күрәсең, русча сөйләве ансатрактыр, нигә баш әйләндереп торасы. Бу, әлбәттә, татар телен саклап калу өчен янып-көеп яшәүчеләргә ошап бетмәде. Үзебез күбрәк русча аңлашабыз икән, безнең балалардан, оныклардан нәрсә көтәргә? Ә бит чыгыш ясаучыларның барсы да дөрес сүзләр сөйләделәр: туган телебезне сакларга, катнаш никахларга, башка милләтләр арасында “эреп югалуга” каршы торырга, үз татарыңны яратырга, татарлыгың белән горурланырга, бу эшләрдә Татарстаннан гына ярдәм көтеп ятмаска, Татарстанга ярдәм фонды оештырырга чакырдылар.

Утырыш барышында милли мәгарифкә багышланган чыгышлар да булды. Мәскәүдән танылган галим, академик Роберт Нигъмәтуллин бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы яңа законны тәнкыйтьләп чыкты.

Аның фикеренчә, бу имтиханнарны татарча да бирү мөмкинлеген булдырырга, төп игътибарны фәнне, телләрне өйрәнүгә бирергә кирәк.

- Ике телне - татарчаны да, урысчаны да камил белүчеләр иҗади яктан күпкә көчлерәк булалар, - диде күренекле галим.

Корылтайның икенче көнендә дә чыгыш ясаучылар байтак табылды. Америкадан килгән делегат Илдар Агиш татар әлифбасын латин нигезенә күчерү тәкъдиме белән чыкты. Кытайдан Рифхәт Фәхретдинов андагы татарларның Татарстанга күченеп килү теләкләрен җиткерде. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров милли мәгарифне бетерергә маташу сәясәтен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

- Хәзер безгә беркемнән дә ярдәм көтәргә кирәкми. Милләтебез өчен бары үзебез генә көрәшә алабыз. Күпме генә тырышсалар да, татарны юкка чыгара алмаячаклар! - дип тәмамлады Әзһәр ага ялкынлы чыгышын.

Сембердән Рәмис Сафин да үз өлкәләрендәге мәгариф хәленә тукталып үтте, бу юнәлештә эшне активлаштыру өчен Татарстан хөкүмәтеннән татар оешмаларына грантлар бүлеп бирүне соралды.

Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов бу көннәрдә әзерләнеп яткан мәгариф турындагы яңа законны “алга китеш” дип атаса да, моңа ышанмаучылар да табылды. “Анда туган телдә уку хокукы каламы?” - дигән сорауга, Илдар Гыйльметдинов ачык итеп җавап бирә алмады.

Тарихчы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең чыгышында Башкортостан татарлары турында аерым программа кабул итүне, алар белән эш алып бару өчен махсус бүлек һәм башкарма комитеты рәисенең аерым җаваплы урынбасары кирәклеген әйтте.

Беренче һәм икенче көннәрдә үткән утырышларда бүләкләүләр дә күп булды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Казахстан вәкилләре затлы кара чапан кидерделәр, ә республиканың беренче президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка ак тун, бүрек һәм камчы бүләк ителде. Икенче көндәге утырышны алып барган Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, конгресс башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһировка, хәзерге рәисе Ринат Закировка, Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабировка Үзбәкстан вәкилләре затлы чапаннар бирделәр. Кайбер “ачы телләр” бу күренешне “чапанлаштыру” дип атарга ашыктылар. Янәсе, бу килешә торган гамәл түгел.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар үсешенә керткән зур өлеше өчен “Милләт каһарманы медале” белән бүләкләнде, ә ул үз чиратында, милләткә күрсәткән фидакарь хезмәтләренә бәя биреп, милләт эшлеклеләренә орден-медальләр, Мактаулы исемнәр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Президентның Рәхмәт хатын алучылар арасында якташыбыз - Похвистнево районының Гали авылы эшкуары, районның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Мөҗәһит улы Латыйпов та бар иде.

Пленар утырышлардан тыш, делегатлар һәм кунаклар секцияләргә дә бүленеп эшләделәр. Анда “Татар халкының үзара формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”, “Татар милләтенең үсеш юллары”, “Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” темалары буенча фикер алышулар үткәрелде һәм резолюцияләр кабул ителде. Секцияләрнең берсендә Самара өлкәсе татарларының “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров та чыгыш ясады. Тик аның нәрсә турында сөйләгәнен әле белмибез. “Бердәмлек”кә якташыбызның чыгышы килеп җитмәде. Ильяс Шәкүровның башкарма комитетына әгъза булырга теләге зур булып та, кертелми калдырылуы аны берникадәр уңайсызландырды, әлбәттә. Хәер, милләтенә хезмәт итәргә теләгән кеше, башкарма комитетка эләкмичә дә, бу эшне бик әйбәт башкара ала бит. Ильяс Шәкүров та башкарыр дип ышанасы килә.

Казанны сагынып килгән күпсанлы милләттәшләребез Татарстан президенты исеменнән кабул итү мәҗлесендә дә катнаштылар.

Икенче көнге пленар утырыш ахырында корылтайның резолюциясе кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессының 77 кешедән торган башкарма комитеты сайланды. Алар арасында - “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Мөҗәһит улы Латыйпов та бар. Аларның икесе дә 28 әгъзадан торган президиум составына да кертелделәр, ә Фәхретдин Канюкаев 13 кешедән торган бюро әгъзасы да булды. Алдагы биш елда да Бөтендөнья конгрессы башкарма комитетына элеккечә Ринат Закиров җитәкчелек итәчәк.

Бу эшлекле көн Казанның иң зур Боз сараенда “Дөнья җәүһәрләре” дип аталган татар халкының сәнгать осталары концерты белән тәмамланды. Профессиональ җырчылар һәм биючеләр белән беррәттән бу зур тамашада күптән түгел Самарада уздырылган Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә җиңү яулаган үзешчән сәнгать коллективлары да катнашты. Шулар арасында Самара өлкәсенең Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан “Ак каен” ансамбле үзенең атаклы “Ярмәк вагы” биюен күрсәтте һәм көчле алкышлар белән каршыланды.

9 декабрьнең якшәмбе иртәсендә корылтай кунаклары һәм делегатлары Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнарында булып, анда яшәүче татар халкының яшәеше белән таныштылар. Самара өлкәсеннән бер төркем бөек Тукай туган якта - Арчада булды. Милләттәшләребезгә кунакчыл хуҗалар истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шулай итеп, санаулы көннәр бик тиз узып китте. Әле корылтай темасын без “Бердәмлек”нең киләсе саннарында дәвам иттерәчәкбез. Корылтайда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр газетабыз битләрендә киң урын алачак.

1

2

 

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ (сулда) Расих ЛАТЫЙПОВКА Рәхмәт хаты тапшыра. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ | 15.12.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»