поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2012 Җәмгыять

Шәмдәлләрдә генә утлар яна, ягъни АХЫРЗАМАННЫ көткәндә

Узган саннарның берсендә Тибет Ламасының ахырзаман турында әйткән гөманы хакында язган идек. Монах, майя кабиләләре 21 декабрьгә фаразлаган дөнья бетүне инкарь итеп, бу көнгә үзенең карашын тәкъдим итә: янәсе, бөтен дөнья өч көнгә генә дөм-караңгылыкка чумып тора да, 23-24 декабрьләргә барысы да кире үз урынына кайта.

Ахырзаман урынына монах күзаллавындагы хәлләр генә булачагы җәмгыять күңеленә ятышлыракмы, әллә массакүләм мәгълүмат чараларының бу хәбәрне алдынгы яңалыклар рәтенә чыгаруы тәэсиредерме – халыкның күпчелеге телендә бары тик шул гына хәзер. «Сарафан радиосы»на әверелеп, бу хәбәр йорттан йортка, колактан колакка йөри. Йөреп кенә калса, ярар иде шунда, күп кешеләрнең әлеге фаразга чын күңелдән ышанулары борчый. Халыкның соңгы арадагы эш-гамәлләре, аеруча кибет киштәләрендәге шәмнәргә ярсулы «һөҗүм» башлану күп кешеләрнең вакыйгаларның шул рәвешле агышына чынлап торып әзерләнгәнлеге турында сөйли.

Арчада шәм табу җитди проблема хәзер. Кибетләргә шәм кайта тора – көнендә үк алып бетерәләр. Җитештерү бәясе 2-3 сум булган шәм урам базарында 20 сумга чаклы күтәрелде. Дөрестерме-юктырмы, бер абзыйның базарга чыгып басып, бер көн эчендә 1000 данә шәм сатып бетергәне турында да сөйләделәр.

Хуҗалык товарлары кибетендә сатучы булып эшләүче бер танышым болай сөйли: «Монда эшли башлавымнан бирле, шәмнәргә артык игътибар юк иде, яңалыклардан монахның фаразы турында еш сөйли башлагач, халык, дәррәү кубып, шәмнәр алырга тотынды. Башта кибетнең караңгы бүлмәсендә айлар буе беркемгә кирәге чыкмыйча ятканын кырып-себереп алып бетерделәр, аннары кергән һәркайсы заказ калдырып чыгып китә башлады. Казанның бер күпләп сату базарыннан 4 сум торган йөз шәм кайтарткан идем, аларны ярты сәгать эчендә 8 сумнан алып та бетерделәр. Икенче атнаны, күбрәк итеп алып кайтырга дип, Казанга шәмгә үзем киттем. Бер күпләп сату кибетенә кердем, икенчесенә, өченчесенә – шәмнәр юк, кайтышка халык әрҗәсе-әрҗәсе белән алып бетерә икән. Бер кибеттән калган 400 шәмне көчкә алып калырга өлгердем. Шәмнәргә бәйле шундый шау-шу купканын күреп, күпләп сатучылар бәяне 10 сумга ук күтәреп куйганнар. Мин дә, арттырып, 17 сумнан сата башладым. 8 сумлык шәмнәр булганда, 12 сумлык матур, бизәкле бәйрәм шәмнәрен кыйммәтсенгән халык хәзер 17 сумлыкны да бик шатланып ала, чөнки күп җирләрдә ул инде 20 сумга чаклы күтәрелергә өлгергән. 21 декабрь якынлашкан саен, шәм бәясе тагын да артачак әле».

Кызык өчен генә Казанның берничә хуҗалык товарларын күпләп сату базарына шәм сорап шалтыраттым. Берсендә, кичә кайтты да бетте дә, дигән җавап ишеттем, икенчесендә, иртәгә яңадан кайта, диделәр, өченчесе белән дүртенчесендә дә охшаш хәлләр. «Нәфис» компаниясенең сату эше белән шөгыльләнүче вәкиле бөтенләй дә, 10 тонна алган очракта гына кайтартабыз, дип җибәрде.

Шунысы кызык: сатучыларның сүзләренә караганда, күп сатып алучылар Тибет Ламасының фаразына ышанганнарын, шәмнәрне монахның юрамасындагы өч көнлек тоташ караңгылыкка әзерлек йөзеннән сатып алганнарын яшерергә тырышалар икән. Юк-барга ышана торган тилеләр булып күренәселәре килмидер, күрәсең: халык, шәм алганда, йә утны еш өзә башладылар, яки базга төшәсе була, яисә туганнар яки күршеләр сорады, кебек акланулар да уйлап чыгара.

21 декабрь көнне дөнья бетәчәк, дигән юрамага сораштыру үткәргәндә,

Россия халкының 13 проценты ышануын күрсәткән. Әлеге шәмнәргә кагылышлы хәлне мисалга алып һәм башка күрсәткечләргә таянып, монахның сүзләренә күпкә күбрәк кеше ышана, дигән нәтиҗә ясарга була. Ул фаразны чираттагы бер саташу дип кабул итеп, анда сурәтләнгән хәлләргә аз гына да ышанмыйбыз, дип сөрән салучыларның да күбесенең күңелендә дә шик яши инде. Хәтта андыйлар да үз-үзләрен: «Шәм – хуҗалыкта файдалы әйбер, кирәге теләсә кайсы вакытта чыгарга мөмкин», – дип ышандырып, «көтү рухы»на («стадное чувство») кушылып булса да, хәзер шәм алып кую хәстәрен күрә.

Шәмнәр белән бергә, хәзер кибет киштәләреннән шырпы һәм керосин да юкка чыга. Кирәксезгә әйләнүе аркасында чүплеккә чыгарып атыласы урынга, кара көнгә дип, чормаларга менгереп куелган керосин лампалары да яңадан йорт түрләрендә урын алганнар, күрәсең.

Башка елларны шушы вакытта халык Яңа елны каршылау рухы, бәйрәмгә әзерләнү мәшәкатьләре белән яши иде. Инде быел халыкның уе, имештер, өч тәүлеккә сузыласы караңгылык турында гына. Элек Яңа ел төненең иң күңелле мизгеле сәгатьләрнең унике тапкыр сукканын көтү булса, быел халыкның күпчелеге 21 декабрь көнне сәгатьләрнең иртәнге ун тулганын көтеп утырачак. Бер кешенең авызыннан чыккан сүзләр миллионлаган халыкның аңнарын томалар дип кем уйлаган?!

PS. 21 декабрьгә фаразланган ахырзаман турында кызыклы факт. Гай Юлий безнең эрага кадәр 45 елда календарьга кәбисә елларны өстәгәч, инде 514 кәбисә ел булган. Еллар исәбендә 29 февраль булмаса, бүген инде 2013 елның августы булыр иде. Майя кабиләләре календаренда кәбисә еллар исәпкә алынмаган. Димәк, алар юраган ахырзаман инде 7 ай элек җитәргә тиеш булган. 


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»