|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2012 Сәясәт
Хакимият, соңарып булса да, азгынлыкны авызлыкламакчыҮткән якшәмбедә Россиянең идарәче элитасы Путинның ышанычлылары белән очрашты. Сайлау алдыннан гына файдаланыла торган ышанычлылар институтын, күрәсең, Президентның даими таянычы итәргә ниятлиләр. Илдәге сәяси хәлнең киеренке булуы ил җитәкчелеген яңа креатив адымнар ясарга мәҗбүр итә. Очрашу барышында Путин командасы Россиянең хәле еларлык икәнен яшереп тормады. Оборона министры Сергей Шойгу ышанычлыларга хәрби өлкәдәге хәлләрнең аяныч булуы турында сөйләсә, Кремль администрациясе башлыгы Сергей Иванов массакүләм мәгълүмат чараларын яшьләрне “дебильләштерү”гә (термин Ивановныкы) керткән өлешләре өчен тәнкыйтьләде. “Кыргыйлашу һәм әхлак түбәнәю – җитди проблема ул”, – диде Кремль түрәсе. Түрә белән килешми калу бу очракта һич мөмкин түгел, чөнки сүзләре хак: Россия җәмгыяте инде ике дистә елдан артык үз нәҗесе белән уйнаган дивананы хәтерләтә, һәм халыкның аңын томалауда, аны фикер йөртергә сәләтсез бүкәннәргә әйләндерүдә мәгълүмат чаралары, заманча әдәбият һәм сәнгать төп рольне уйнады. Иванов әйтергә теләмәгән тагын бер нәрсәне искәртик: кыргыйлаштыру ил җитәкчелегенең соңгы ике дистә елдагы рәсми сәясәте иде. Сәясәт шул юнәлештә бармаганда, рәсми матбугат һәм телевидение, әдәбият һәм сәнгать нәҗесне, порнографияне, азгынлыкның барлык төрләрен ул кадәр үк өскә калкыта алмаслар иде. Әмма үтеп баручы елда “Pussy Riot” төркеме белән булган җәнҗал шуны күрсәтте: кыргыйлар да баш күтәрә икән. Тагын бер нәрсә ачыкланды: оппозициянең башка төркемнәрен репрессияләү артык зур кыенлык тудырмаса да, кыргый гыйсъянчыларга каршы көч куллану – шактый кыен мәсьәлә, шунда ук “кеше хокуклары” проблемасы өскә калкып чыга һәм бөтен көнбатыш матбугаты һәм бюрократиясе сиңа каршы аяклана. Санкцияләр белән яный башлыйлар һәм башкасы, һәм башкасы. Җитмәсә, соңгы елларда инде Россиянең үз идарәче бюрократиясе арасында да кыргыйлыкны кеше хокуклары өлкәсенә кертеп караучы катлау үсеп җиткән. Нәтиҗәдә Путин шуны аңлады: “кеше хокуклары”на каршы ниндидер бер җитди нәрсә куймасаң, өнгә куып кертелгән җәнлек хәлендә калачаксың. Панк-төркемне үз канаты астына алган хокук яклаучыларга һәм көнбатыш идеологларына каршы оборона тоту җәй көне үк Россия дипломатиясенең бер мөһим юнәлешенә әверелде. Россиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Александр Лукашевич “Pussy Riot” белән бәйле җәнҗалда цивилизацияләр конфликты элементы барлыгы хакында белдерде һәм: “...пост-модерн Көнбатышында Европаның христиан тамырлары турында оныталар”, – диде. Хәтта башка конфессия вәкилләренең хисләрен хөрмәт итәргә кирәклеген дә искәртергә онытмады. Сентябрь аенда Путин яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә багышланган киңәшмә үткәрде һәм анда, Россия Федерациясе милләтнең үзаңына читтән йогынты ясау омтылышлары белән бәрелешә, дигән белдерү ясады. Президент бу очракта хак сөйли иде: көнбатышта хөкем сөргән чикләнмәгән ирекләр, җенси азгынлыкның, гомосексуализмның, тотнаксызлыкның актив пропагандалануыннан җәмгыятьнең алга таба үсешенә куркыныч яный. Көнбатыш җәмгыяте әхлакый деградация сазлыгына үзе генә батып калмый, “демократия тарату” аның тышкы сәясәтенең төп өлеше булып тора, гадәти пропаганда чаралары гына булышмаганда, хәрби очкычлар һәм ракеталар хәрәкәткә килә, сәяси һәм икътисадый басым ясау көн тәртибенә килеп баса. Астына су керә башлаган Кремль администрациясе моннан үзенә янаган потенциаль куркынычны тиз тоеп алды: кыргый гыйсъянчылар Россиянең рәсми түрәләре белән бер көймәдә булырга теләмәделәр. Димәк, аларга каршы идеология булдырырга кирәк һәм көрәшә башларга. Әмма ситуациянең кызык ягы шунда: Кремльнең бу очракка ярашлы идеологиясе юк, чөнки инде ситуация күптән контрольдән чыккан, әдәбият һәм сәнгать күптән тотнаксызлык сазлыгына баткан, деградация түрәләрнең үзләрен дә колачлап алган иде. Артык киң җәелергә Көнбатыш та ирек бирми, басымны көчәйтә. Көнбатышның үзендә дә көрәш кискен бара. Евротүрәләр соңгы көннәрдә генә классик балалар әдәбиятына каршы көрәш оештырып яталар. Алар фикеренчә, әтинең эшкә баруын, әнинең балалар тәрбияләвен сурәтләгән әдәбият уку өчен яраксыз, чөнки андый әдәбият балаларда заманча тормыш турында дөрес булмаган карашлар формалаштыра. Еврокомиссиянең хатын-кызлар хокукы буенча комитеты дөнья балалар әдәбиятының әти һәм әни вазыйфаларын сурәтләгән әсәрләре хатын-кыз хокукларын боза дип турыдан-туры белдерә. Кайбер Европа илләрендә инде, гомосексуалистлар уңайсызлана дип, “әти-әни” сүзләрен рәсми кулланылыштан бөтенләй төшереп калдыру турында карарлар кабул ителүен дә истә тотсак, озакламый традицион гаилә коруны экстремизмга тиңли һәм моның өчен җәзага тарта башлаулары да ихтимал. Дөрес, вакыйгаларның мондый үсеше зур оятсызлыкларга күнеккән һәм аларны табигый дип санаган европалыларда да кайвакыт нәфрәт уята. Күптән түгел генә Франциядә ачуы чыккан халык төркеме гомосексуалистларны тәпәләп ташлады һәм бу хакта көнбатышның бөтен мәгълүмат чаралары чаң сукты. Классик әдәбият тыелгач, балаларга нәрсә укырга соң? Көнбатышта инде балалар өчен җенси азгынлыкны, шәрәлекне, оятсызлыкны мавыктыргыч һәм табигый итеп сурәтләгән язучыларның тулы бер плеядасы үсеп чыкты, аларның әсәрләре бүген мәртәбәле премияләр ала. Алар күп, исемнәренә реклама булмасын өчен аларны санап тормыйм, чөнки китаплары рус теленә дә тәрҗемә ителгән һәм киң рәвештә рекламаланалар. Путин һәм аның даирәсе, азгынлыкны чикләү турында баш ватып, моңа каршы нинди ноу-хау табыйк икән дип уйланганда, Россиянең кайбер төбәкләрендә методистлар, балалар китапханәсе хезмәткәрләрен җыеп, балаларга нәкъ менә шул китапларны уку өчен тәкъдим итәргә кушалар. Бу хакта “Учительская газета”ның Түбән Новгородтагы хәбәрчесе Вера Кострова хәбәр итә. Вера белән минем берникадәр шәхси танышлыгым бар, ара-тирә хат алышкалыйбыз, эчкерсез хатларыннан беләм: ул – сирәк очрый торган намуслы журналистларның берсе. Шуңа да аның бу темага чаң кагуы миңа аңлашыла. Методистлар ул юньсез китапларны балалар белән бергәләп укырга өндиләр икән һәм аларның өстенлеген раслап алардан кайбер өзекләрне китапханәчеләргә укып та күрсәткәннәр. Вера Кострованың сүзләрен тәрҗемәсез китерәм: “Во время чтения “наиболее интересных отрывков” сотрудницы детских библиотек заливались краской и не знали, куда прятать глаза”. Аптырагач, гаиләдә балалар белән бергәләп укырга тәкъдим ителә торган шул китапларның берсен укып карадым: швед авторында талант дигән нәрсәнең әсәре дә юк, уртакул һәр татар язучысы аңа караганда уңышлырак яза алыр иде. Һәрхәлдә, популяр швед язучысы Астрид Линдгренның “Бәләкәч һәм Карлсон”ы түгел инде ул китап. Соңгысын заманча методистлар чүплеккә чыгарып ташларга, аның урынына интим хәлләрне нечкәләп тасвирлаган китапларны беренче класс укучысына тәкъдим итәргә кушалар. Путин һәм аның командасының азгынлыкны авызлыкларга тырышуы ни белән бетәр, әлегә патшалыкта бу өлкәдә хәлләр шундыйрак. Хәзер инде кайбер Россия мәктәпләрендә гомосексуалистлар мәхәббәтен тасвирлаган пьесаларны да драмтүгәрәкләр сәхнәләштереп спектакльләр куялар. Киләчәк тагын нинди яңалыклар әзерләр. Җенне чүлмәктән чыгарган хакимиятләр аны авызлыклый алырмы?
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|