поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.12.2012 Дин

Кыямәт көне

Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребез, хәмедләребез, сәламнәребез булсын иде. Аның илчесе булган, безгә рәхмәт итеп җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре ирешсә иде.

Газиз дин кардәшләрем, бүгенге көндә беркемгә дә яшерен түгел: газета-журналларда язалар, телевизорда, радиода дөнья бетү турында сөйлиләр. Бүгенге җомгабызны без ошбу мәсьәләгә багышларбыз. Декабрь аеның 21 нче көнендә Кыямәт көне була дигән сүзләрне күп ишеттек һәм күп укыдык. Күпләр бүгенге көндә бу мәсьәләгә үз акылларын югалтканнар сыман карыйлар. Берәүләре, Кыямәт көненнән котылабыз дип, Франциядәге бер тауга җыела башлаганнар, шул тирәдә яшәүче кешеләргә бик күп зыян салалар икән, күп кыенлыклар тудырганнар. Шул сәбәпле, Франция җитәкчелеге полиция, гаскәр кертеп, килүчеләрне кертмәскә тырышалар. Башка берәүләр Кыямәт көненә ризык күбрәк әзерлик дип, коралланып, азык-төлек алып кайта торган машинага һөҗүм иткәннәр, нәтиҗәдә полиция тарафыннан кулга алынганнар. Өченчеләре нишли, анысы тагын да кызыграк, 21 декабрьдә Кыямәт көне җитә, дөньядагы бөтен җаваплылык бетә дип, банкларга барып кредит ала икән. Менә шундый хәлдә безнең бүгенге дөньябыз, әлбәттә инде көлке. Кайберләребез бу мәсьәләне аңлап бетермиләрдер, хәтта үзебезнең туганнарыбыз, күршеләребез дөнья бетә икән дип елап та утыра икән, андый очраклар да бар. Менә шундыйларны тынычландыру өчен бүгенге вәгазебез файдалы булыр.

Сорау туа. Кыямәт көненә карата безнең динебезнең карашы нинди? Кыямәт көненең ае, елы, сәгате төгәл билгелеме, юкмы? Дини чыганакларыбызны  карасак, төп дини чыганакларыбыз безнең икәү: Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръән Кәрим һәм шулай ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең сөннәте. Алардагы мәгълүматны тикшереп карасак, аятьләргә күз салсак, күрәбез – бу проблеманың тарихы 1400 ел элек булган. Заманында мөшрикләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына сорау белән киләләр. “Алар әйтәләр сиңа: бу вәгъдә ителгән көн кайчан?” Пәйгамбәребез (с.г.в.)  беренче көнне үк, аңа Аллаһы Тәгаләдән дәгъват кылырга боерык килгәндә үк Сафа тавына менеп, Мәккә халкын үзе янына чакыра. Халык җыелгач, Пәйгамбәребез  (с.г.в.) болай ди: “ Әгәр дә мин сезгә хәбәр бирсәм, шушы тау артында сезгә һөҗүм итәргә әзер гаскәр тора дисәм, сез миңа ышаныр идегезме?” Бөтенесе җавап бирә: “Әйе, без сиңа ышаныр идек. Син безнең арабызда әмин буларак танылган. Без синнән беркайчан да ялган сүз ишетмәдек. Кыямәт көне җитеп, Сезне Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткарыр өчен, мин сезгә пәйгамбәр итеп җибәрелдем. Димәк, пәйгамбәребез (с.г.в.) дәгъватының беренче көнендә үк Кыямәт көне турында кешеләргә хәбәр бирә. Иман китермәгән кешеләр пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сорау бирә башлыйлар. Ул син вәгъдә иткән көн кайчан, әгәр син дөрес сөйләүче булсаң, безгә аның тарихын, кайчан булачагын хәбәр бир. Сорау булгач, Аллаһы Тәгаләдән җавап көтелә. “...Чыннан да, моның турында гыйлем бары Аллаһы Тәгаләдә генә. Мин сезгә җибәрелгән фәкать илче генә, сезне фәкать Аллаһы Тәгаләнең газабы бар дип кисәтүче генә, минем вазифам шул гына. Аллаһы Тәгалә кыямәт көне кайчан булачагын минем өстемә йөкләмәде, миңа кушмады, минем вазифам башка – Аллаһы Тәгалә биргән мәгълүматны сезгә җиткереп бару” (Тәбәрәк сүрәсе, 25 аять). Башка аятьтә Раббыбыз безгә бик файдалы мәгълүмат бирә: “Чыннан да Кыямәт көне турында мәгълүмат бары Аллаһы Тәгаләдә генә. Башка беркемдә дә юк” Локман сүрәсе 34 аять). Шулай ук бу китерелгән аятьләрне безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисе исбатлый. Көннәрдән-беркөнне шулай ук Кыямәт көненең кайчан булачагы турында сорау бирелгәч, җавабы бик кыска була: “...Мин Кыямәт көне белән менә шундый якынлыкта җибәрелдем”, дип ике бармагын күрсәтә, башка хәдисләрдә килгәнчә, ул ике бармагын аермаган, ә кушкан. Димәк, безнең динебезнең җавабы бар. Сорау туа: дөнья бетү турындагы сүз кайдан таралды соң? Әгәр газеталарны укысак, телевизорны карасак, анда җавабы бар, безгә хәтле Америка җирлегендә яшәгән, Майя индеецлары махсус дини-тәкъвый календарь алып барганнар. Араларында гыйлемле кешеләр булган ахрысы, календарьләре төгәл, бик дөрес саналган. 2012 елда аларның календарьларе бетә диелгән. Моны галимнәр ачыкладылар инде, ә менә гыйлемнәре зәгыйфрәк булган кешеләр моның тирәсендә ыгы-зыгы тудыра башладылар, имеш календарьләре бетә икән – дөнья бетә. Аларның сүзләренә колак салып, Кыямәт көненә әзерләнергә кирәк икән дип нәтиҗә ясадылар. Әмма дә ләкин чынбарлыкны тикшереп карыйк, кадерле дин кардәшләрем, чыннан да акыллы кешеләр булдылармы икән алар, гыйлемнәре булгандыр, әмма дә ләкин аларның әхлакый гореф-гадәтләре турында мисал китереп китәсем килә, аларның тарихларын өйрәнүче галимнәр шундый мәгълүматны сөйлиләр: имеш, ул халыкның безнең бүгенге футболга ошаган бер уеннары булган, туп белән уйный торган, әмма туп урынына еш кына кеше башларын кулланганнар. Менә шундый дәрәҗәдә булган бу халык. Шуның сәбәпле инде, үзегез нәтиҗә ясагыз, мондый халыкның мәгълүматларына ышанырга буламы, монда башка сорау туа. Кыямәт көненең кайчан булачагын белү безгә берәр нинди файда китерәме, юкмы? Яхшы, беребезгә бүген хәбәр иттеләр, ди. Кайберәүләр инде, әлбәттә, намазга басып, изгелек юлына китәргә мөмкиннәр. Кайберәүләр инде күп калмаган икән, бу дөньяда теләсә нәрсә эшләргә була икән дип, үзенең тормышларын бөтенләй башкача, бозыклыкка, бары тән рәхәтен табарга юнәлтергә мөмкин. Хакыйкатьне күрәбез: кемдер кредит ала, машина ала һәм башкасы. Шуңа да инде безнең Кыямәт көненә мөнәсәтәбез нинди булырга тиеш? Кайчан булачагы билгеле түгел, ә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Мөнәсәбәтне аңлар өчен, яңадан Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен искә төшерик, ул ике бармагын күрсәтеп, сәхабәләренә җавап бирә: “Минем белән Кыямәт көне арасындагы ара менә мондый гына, мин Кыямәт көненә шундый якын итеп җибәрелдем”. Хәдиснең мәгънәсе тирәнрәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә Кыямәт көненә карата үзенең мөнәсәбәтен аңлата, Кыямәт көне минем күңелемә, менә бу ике бармак бер-берсенә якын булган шикелле, якын, мин  тормышымның һәр мизгелендә Кыямәт көненә әзер, ни өчен әзер, чөнки даими Аллаһы Тәгаләне зекер итеп торам. Билгеле булганча, Пәйгамбәребез һәм башка пәйгамбәрләр беркайчан да Аллаһы Тәгаләне зекер итүдән туктамаганнар, хәтта йоклаганда да пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең хәдисе: әгъзалар ял итә торган булса, калебе һәрвакыт Аллаһы Тәгаләне зекер итә торган булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.), чыннан да,  тормышының һәр мизгелендә Кыямәт көненә әзер булган. Без андый дәрәҗәдәме икән, без андый дәрәҗәгә ирешә алдыкмы икән әле? Әгәр иртәгә яки бүген кояш баткач Кыямәт көне чыннан да башланса, без аңа әзерме? Без аның өчен ниләр эшлибез соң? Инде сорау туа. Кыямәт көненә ничек әзер булырга. Коръәнгә мөрәҗәгать итәбез: "Ул көнне сезгә малларыгыз да, балаларыгыз да бернинди файда китерә алмас. Кемгә ул көнне җиңел булачак, кем дә кем Аллаһы Тәгалә каршына чиста, саф, сәламәт калеб белән барыр” (Шәгыйрләр сүрәсе, 88-89 аятләр). Аллаһы Тәгалә әйтә: малларыгыз да, балаларыгыз да ярдәм итә алмаячак. Чыннан да ул хакыйкать: малыңны берничек тә алып китә алмыйсың, малыңны алып китә алган очракта да, ул сиңа бернинди файда китерми. Газап фәрештәләре ришвәт алмыйлар, алар аңа мохтаҗ түгел. Аллаһы Тәгалә хөкем итүче, әгәр дә бу дөньядагы казыйга “төртеп” төрмәдән котылып булса, Аллаһы Тәгалә газабыннан берничек тә котылып булмый. Шулай ук балалаларыбыз да, туганнарыбыз да берничек тә ярдәм итә алмый, чөнки Кыямәт көнендә һәрбер кеше үзе турында гына уйлаячак, хәтта пәйгамбәрләр дә, Мөхәммәт (с.г.в.) нән гайре, нәфси, мин үзем, мин үзем котылырмынмы икән дип куркуда булачаклар. Шуның өчен беркем дә ярдәм итә алмас. Кыямәт көнендә фәкать бер нәрсәнең генә файдасы бар икән. Хөрмәтле дин кардәшләрем, кем дә кем саф, чиста, сәламәт калеб белән барса, шуның хөкеме дә җиңел булыр. Үзебезнең тормышыбызда менә нәрсә турында уйларга кирәк, кызганыч, дөньяга алданабыз, телевизордан яңа телефоннар күрсәтәләр – шуларга кызыгабыз, яңа машиналар күрсәтәләр – шуларга кызыгабыз, кешеләр иркен матур өйләрдә яшиләр – шуларга кызыгабыз, әмма ләкин болар барысы да бу дөньяда калачак, барысы да “аренда”га гына бирелгән. Хәтта үзебезнеке дип йөрткән, файдаланган тәнебез дә үзебезнеке түгел икән, хакыйкатьтә. Җитәчәк шундый көн, безнең вафат була торган сәгать, килеп җитәр Газраил фәрештә, яки ярдәмчесеме, әйтәчәк, дускаем, вакытың җитте бу “скафандра”ны салырга кирәк.

Шулай ук галимнәрнең кыямәт көне хакында әйтелгән сүзләре дә бар, аларны да истә тотарга кирәк: әгәр вафат булса, аның өчен инде Кыямәт көне җитте. Ни өчен, чөнки изге гамәлләр кылырга мөмкинчелек юк, сәдака бирим дисәм, мөмкинчелек юк, өстәмә намазлар укыйм дисәм, мөмкинчелек юк. Тәмам өзелде. Кешенең үлеме дә Кыямәт көне булып санала. Димәк, безнең өчен гомуми булган Кыямәт көне бар, аны Аллаһы Тәгалә вәгъдә итте һәм һәрберебез өчен аерым булган Кыямәтебез бар, ул – безнең үлемебез. Шуның өчен пәйгамбәребез (с.г.в.) башка бер хәдисендә киңәш бирә: “Сезнең ләззәтләрегезне бетерүче үлемне ешрак искә төшерегез”. Ни өчен шундый киңәш бирә. Ул сезнең бу дөньяга кызыгуыгызны оныттырыр, ди. Менә кайда ул хакыйкать, мөхтәрәм җәмәгать. Безнең һәрберебезнең Кыямәт көне бар. Кыямәт көненең вакыты төгәл билгеле түгел. Безнең беребез дә мин тагын бер сулыш ясыйм дигән гарантия бирә алмый. Шуның сәбәпле Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышының һәрбер мизгелендә күңелен пакь килеш тоткан шикелле, тормышының һәр мизгелендә вафатны, Кыямәт көненә әзер булган шикелле, безгә дә, дин кардәшләрем, һәрвакыт әзер булып торырга кирәк. Һәрдаим Аллаһы Тәгаләнең зекерендә булыйк, бу дөньяга кызыкмыйк.  Бу дөнья бетә торган – малларыбыз, балаларыбыз, тәннәребез монда кала. Тегендә барганда, фәкать үзебезнең күңелебез генә  Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирә, шуны истә тотсак иде. Аллаһы Тәгалә безгә чын, хакыйки мөселман хәлебездә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә, үзебезнең вафатыбызга, үзебезнең Кыямәтебезгә һәм Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән Кыямәт көненә әзер булып торырга насыйп итсә иде. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»