• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 

               

11.12.2012 Юмор

Батулла мелла хикәятләре

Комган

 

Шантыйны партиядән чыгардылар. Каян белгән парторг Кутыр Гафи, каян белгән райком секретаре Кырчын Далашев Шантыйның сөннәткә утырганын. Шантыйның әбисе оныгының теңкәсенә тиеп бетте: адәм көлкесе, әстәгъфирулла, шушы яшькә җитеп, һаман сөннәтсез йөрисең, сиңа тавык суярга да ярамый. Мин үлгәнче сөннәткә утырмасаң, бәхил түгел, диде.

 

— Әби, мин партийный бит, миңа ярамый! – дип караса да, әби каты торды: – Бу атнаны сөннәтчегә барасың!

 

Якын-тирәдә генә сөннәтчесе дә юк бит әле аның. Шантый мал духтыры, аръякның исерек Турак янына китте. Исерек Турак ара-тирә сөннәтче вазифаларын да башкара иде. Шантыйдан бер литр аракы, бер түтәрәм каз алгач, егерме биш яшьлек Шантыйны яткызып, Турак сөннәт ясады.

 

Шәп булды. Бот арасы чәнчешсә дә, Шантый ашыгып, өенә кайтып:

 

— Әби, мин сөннәтле, мин тавыкларны үзем суячакмын! – дип сөрән салды.

 

Өйдә бәйрәм булды. Сөннәтне шәпләп юдылар.

 

Икенче көнне үк парторг Кутыр Гафине, Шантыйны райкомга чакырттылар да келәм башына бастырдылар. Сорау алу башланды. Ике потлы гер чаклы йодрыгы белән секретарь Кырчын Далашев ялтыравыклы өстәл почмагына сукты, почмак кителеп төште.

 

— Скандал! – дип кычкырды Кырчын. – Коммунистлар партиясе члены сөннәткә утырсын, имеш! Хакмы бу эш?

 

Шантый ыкы-мыкы килә башлады.

 

— Хак! – диде парторг Кутыр. – Турларыннан узганда үзем ишеттем: мин сөннәтле, тавыкларны үзем суям, диде.

 

Кутыр сүзенә генә ышанмыйча, секретарь әйтте:

 

— Ышанычлы булсын, күрсәт! – диде.

 

Бичара Шантый бюро членнары алдында чалбарын төшерергә мәҗбүр иде.

 

— Сөннәтле кешегә КПССта урын юк! – дип Шантыйны партиядән чыгарып аттылар.

 

Фаҗига иде бу Шантый өчен. Бетте карьера. Бетте тормыш. Партиядән чыгарылу ул партиясез булуга караганда да куркынычрак иде. Партиядән чыгарылганнарга караш төрмәдән чыккан кешегә караганда да тискәре иде. Әллә урманга менеп, агачка асылыныйммы, дигәндә аңа дусты Сырлан очрады.

 

— Бик бетерешмә әле син, ахир! – диде Сырлан. – Баш ватылып, күз чыкмаган, син сөннәтеңне кире кайтар, кире кайтарсаң, партиягә кире алачаклар.

 

— Тик сөннәтне ничек кайтарырга соң? – диде аптыраган Шантый.

 

Сырлан тагын әйтте:

 

— Турак синең кисеп ташлаган өлешен тегеп куйсын! Бетте-китте.

 

Шантый исерек Турак янына китте.

 

— Каян табыйм инде мин синең ул нәстәңне? – диде Турак. – Мин аны тиреслеккә чыгарып аткан идем, карга-козгын алып китмәгән булса...

 

Айнымас Турак чүплектә казына башлады, ләкин Шантыйның сөннәт тиресен табалмады. Шулай да ул кичә генә үлгән әтәч мәетен күреп шатланып куйды.

 

— Ярамаган тагын, шушы әтәч кикриген тегеп куярмын! – дип пәкесе белән әтәч кикриген кисеп, өйгә алып керде.

 

— Ят! – дип кычкырды хуҗа.

 

Шантый ятты. Операция уңышлы узды. Тагын бер литр аракы, тагын бер түтәрәм каз Турак өендә калды.

 

Икенче көнне Шантыйны дусты Сырлан райкомга алып китте. Шантыйның гаризасын алып, шаһитләрне чакырып, янә бюро утырышы булды. Гаделлек җиңде. Шантыйның чалбарын тагын төшертеп, сөннәтенең кире кайтканлыгын күреп, партиягә яңадан алдылар.

 

Эшләр худта. Шантыйның әтәче иртә-кич гел кычкыра торганга әйләнде. Хатын-кызлар да Шантыйга ныграк тартыла башлады кебек. Ләкин парторг Кутыр Шантыйны тагын парткомга чакыртты. Бу юлы Шантыйның персональ эше каралачагын әйтте. Тагын партбюро җыйдылар, сүзне парторг Кутыр башлады:

 

— Җә, иптәшләр, җыелышып беттек, башлыйк.

 

Президиум әгъзалары үзара пышылдашып алды.

 

— Димәк, башлыйбыз! – диде парторг. — Бүгенге көн тәртибендә коммунист Шантый Жумбавызның шәхси эше карала. Сөйлә, Колатун!

 

Колатун Куштан кирәкмәсә дә тамак кырыштыргалап, язганнарын укый башлады.

 

— Менә, ни... иптәшләр, нәрсә дип әйтием, иеме, кых... иптәшләр аны ни... яшереп торасы юк иеме... кых... – Колатун графиннан стаканга су агызып, йотып куйды. – Көпә-көндез булган хәлләр инде, иптәшләр, һич кенә дә гафу ителә торган эш түгел, иптәшләр, бу безнең коммунистик әхлакка туры килми, ие... ни... Бу — Шантый Жумбавызның иң зур җинаяте, котчыккыч әхлаксызлыгы, әгәр дә ул һаман да шулай җәзасыз калса, башкалар да аннан күреп, аныңча эшли башласалар, кая китә ул, иптәшләр, ие... Моңа кадәр дә Шантый җинаять өстендә тотылып, бер котылган иде. Мин, иптәшләр, җинаятьчене бу юлы катгый җәзага тартырга, күргәзмә хөкем итәргә тәкъдим ясыйм, башкаларга да сабак булсын.

 

Парторг Кутырның көр тавышы яңгырады:

 

— Колатун, турысын әйтеп сүлә! – диде Кутыр. — Шартлатып әйт, башка иптәшләр дә аңлап калсын!

 

Колатун Куштан тагын тамак кырды:

 

— Кыхым, әйтәм, иптәшләр, әйтәм, шартлатып әйтәм бу җүнсезнең җинаятен. Без бөтен көчебезне, вакытыбызны кызганмыйча, фидакарьләрчә батырлык белән халык зиһенен томалап торучы агу булган дингә каршы көрәшәбез, гореф-гадәтләрне, хорафатларны, төрле ырымнарны төбе-тамыры белән йолкып алу өчен күпме еллар мәшгульбез, иптәшләр, ә арабызда бар шундый элементлар, ул элементлар безнең изге эшебезгә аяк чалалар, иптәшләр: менә бу кабахәт Шантый Жумбавыз – шул корткыч элементларның берсе. Мин аның белән күрше булып өч ай ярым тордым, иеме... кыхым... шул өч ай ярым дәверендә мин аның һәр адымын күзәтеп, язып, фотога төшерә бардым... Ул... ул... әйтергә генә оят... юк, телем әйләнми, иптәшләр...

 

Колатун Куштан сүзен өзде. Парторг аягүрә басты:

 

— Әйт, Колатун, гадел хөкем өчен дөреслекне әйт. Әйтергә оят булса да әйт!

 

Колатун тирән сулыш алып әйтте:

 

— Шантый Жумбавыз, иптәшләр, бәдрәфкә, әбрәкәйгә чыккан саен тәһарәт ала: хатыны да, между прочим! Хатыны да комгансыз тышка чыкмый аның. Хатынын да, иптәшләр, Жумбавыз, хәтта балаларын да шуңа өйрәтә, иптәшләр, ие... Бу кадәр наданлык, бу кадәр артта калганлык белән килешеп булмый, иптәшләр... ие... Оятсыз ул Шантый. Комганын яшереп тә алып чыкмый, ичмасам. Аның хатыныннан күреп, минеп хатын да комган сатып алып кайткан, ие, кыхым... Жумбавыз кеше күрсен дип, өйрәнсеннәр дип, комганын юри болгый-болгый ишегалдында йөри.

 

Залда тынлык урнашты. Шантыйның ияге күкрәгенә тигән, халык Шантый өчен куркып утыра иде.

 

— Дөресме шул, Шантый? – диде парторг. – Танма! Тансаң, гаебең зурая гына.

 

Тынлык.

 

— Менә дәлилләр! — дип Колатун өстәлгә өч комган чыгарып бастырды. Бик матур нәфис җиз комганнар иде алар. — Менә аның комганнары... Менә сурәтләре... ие...

 

Колатун сурәтләрне берәм-берәм карарга тотынды, һәр фото саен күзен акайтып: «о-о... и-и... у-у...» авазлары чыгарып озак кына караганнан соң, сурәтләрне бюро әгъзаларына тапшырды, тегеләре өелешеп фотолар өстенә ябырылды. Кемдер хихылдады, кемдер аһылдады.

 

— Бу комганнар синекеме? – дип кычкырды парторг.

 

— Менә экспертиза! – диде Колатун: — Комганнарда Шантый белән хатынының бармак эзләре.

 

— Дөресме шул? – дип кабатлады парторг.

 

Шантый телгә килде:

 

— Дөрес, иптәшләр, мин танмыйм, минем комганнар.

 

— Менә, күрдегезме, иптәшләр, – диде паторг. — Үзе дә танмый. Шаһитләр, дәлилләр белән китереп кыскач, «дөрес» дими кая барасың!

 

Парторг бюро әгъзаларына иелде, әгъзалар һаман аһылдый-хихылдый сурәтләр карый иде.

 

— Сездә җинаятьчегә карата сораулар бармы? – диде. Сурәтләрдән аерылмыйча гына барысы да «юк», «юк» дигәнне аңлатып кул изәделәр. — Димәк, Шантый Җумбавызның җинаяте тулысы белән расланды. Бу җинаятьчегә, бу корткычка безнең арада урын юк.

 

Бюро әгъзалары пышылдашып алдылар, алар хөкем карары белән риза иде. Парторг тантаналы тавыш белән:

 

— Шулай итеп, иптәшләр, — диде. — Шантый Жумбавызны, кылган җинаяте өчен һәм шундый ярамаган эшкә хатынын, балигъ булмаган балаларын котыртканы өчен ике статья нигезендә каты җәзага тартырга. Аны партиядән чыгарып, комганнарын конфисковать итеп, тәһарәт алырга мөмкинлеге булмаган җиргә, строгий режимлы төрмәгә утыртырга!!!

 

Касторка

 

1935 ел иде бу.

 

Гөндәрле авылының Мескен Сәхи исемле бәндәсе үзенең сөяр-сөймәс хатыны Гаптия белән этле-мырлы яшәп ята иде. Мескен Сәхинең каралты-курасы юк, өялдысыз салам түбәле мунча кадәр бер йорт. Мал-туары юк, хәерче нәсел. Аның кушаматы да «Мескен» иде. Мескен хәерче булса да, эчәргә җаен таба үзе тагы. Гаптия ике көннең берендә самавыр янында гел бертөрле тавыш белән иренең канына тоз сала.

 

— Өйгә игътибарың юк... Йортка кот кунмый... Мунча салам дидең, салмадың... Күршеләр яккан мунчага йөрүе оят инде, билләһи... Ичмасам, кара булса да бер мунча салып бир...

 

Мескен Сәхи аек булса, дәшмичә генә хатынының колагын бораулаганын тыңлап утыра-утыра да, йокларга ята яки каравыл өенә чыгып китә.

 

Мескен Сәхинең күршесе Шәрхемулла Мораты сөекле хатыны Сәлҗия, өч баласы белән тату гына, матур гына яши иде. Морат Сәхидән дә фәкыйрь иде. Алар сыер, сарык асрар дәрәҗәдә түгел, әмма Моратның хатыны Сәлҗия бер кәҗә алырга күптән хыяллана иде, ләкин заемнар түли-түли акча арттыра алмый йөдиләр иде.

 

Гөндәрле авылының мәчет манарасын шул елда кистеләр. Манара кисү модага кереп киткәч, авыл советы рәйсе Хөрдун башкалардан алдарак өлгерергә тырышып, Гөндәрле манарасын кисәргә Мескен Сәхи белән Шәрхи Моратын яллады. Хөрдун манара аударучыларга 300 сум вәгъдә иткән.

 

Мескен Сәхи манараны кисәргә шатланып риза булды. Өенә кайткач ул хатынына кычкырды:

 

— Карчык! Булыр сиңа кара мунча! – диде. – Йөз илле сумга ак мунча да салырга була.

 

Сәлҗия исә иренең манара кисәргә ризалык биргәнен ишетеп, өйдә кара буран куптарды:

 

— Башың икемени синең? Алла йортына кагылырга син кяфер түгел! Ике аягыңның берсен дә атламыйсың! – дип кычкырды.

 

— Ә кәҗәне нинди акчага алабыз? Үзең бит «кәҗә алыйк» дип колак итемне ашадың! — диде Морат хатынын шушы сылтау белән җиңүенә нык ышанган хәлдә.

 

Ләкин Сәлҗия каты торды:

 

— Ник чукынып китми кәҗәсе! Тефү, әстәгъфирулла! Сөт эчмәбез, ләкин халык алдында йөзебез ак булыр.

 

Морат нишләргә белми, аптырап калды, ничек итеп Хөрдунга җавап бирерсең? Бу юлы да Сәлҗия аңа ярдәмгә килде:

 

— Эчем китә диген! Вәссәлам! Барма мәчет кырына!

 

Шулай булды да, икенче көнне иртүк Хөрдун Моратлар капкасына кагылды.

 

— Морат! – дип кычкырды рәис. – Сәхиулла инде күптән мәчет янында балта тотып басып тора, син нишләп ятасың, пычкыңны алып, чаптыр, тиз бул! Марш мәчеткә.

 

Сәлҗия иренә пышылдап:

 

— Бар, тиз бул әбрәкәйгә йөгер, шуннан чыкма! — диде.

 

Сәлҗия мич авызындагы комганны алып, иренә тоттырды:

 

— Пычтырда шунда! Ыңгырашкан бул!

 

Морат комган тотып, өйдән атылып чыкты да әбрәкәйгә кереп бикләнде. Ул арада Сәлҗия капканы ачып, Хөрдунны ишегалдына кертте.

 

— Кайда ул ниччастный Морат? – дип кычкырды рәис.

 

— Эче китә! Әнә, әбрәкәйдә! – диде Сәлҗия.

 

Хөрдун әбрәкәйгә якын килеп:

 

— Ни булды? – дип сорады.

 

Эчтә комганнан пычтырдап агызылган су тавышы ишетелде, Морат ыңгырашып куйды.

 

— Э-э, үлә-әм...

 

— Ни эчтең, ни ашадың ул кадәр эч китәрлек итеп? – диде рәис.

 

Сәлҗия иреннән алда өлгерде:

 

— Кызыл аракы дип кастуркы эчкән, нәләт!

 

— Син кызыл аракыны бушатып, юри кастуркы салгансың! – дип ыңгырашты Морат.

 

Хөрдун:

 

— Авызкайларыгызны... – дип мыгырдана-сүгенә чыгып китте.

 

Манара кисүгә каршы торырлар дип Хөрдун районнан милиция чакырткан иде. Милицонерлар дүртесе дүрт башка басып, халыкны мәчеткә якын җибәрмәделәр. Мескен Сәхи мәчет түбәсенә менеп, кадак суыргычы белән калайларын куптара башлады. Халык Сәхигә каргыш атты.

— Мәлгунь! Имансыз! Тәмуг кисәве! Кулың чересен! – дип туктаусыз кычкырып тордылар.

 

Манараны Мескен Сәхи берүзе аударып, 300 сумны чикмән чабуын киң итеп ачып, чалбар кесәсенә урнаштырды да күрше урыс авылына китте. Сәхи өч йөз сумның тиенен дә өенә алып кайтмыйча, урыста биш көн эчеп ятты. Алтынчы көнгә киткәч, аны хатыны, балалары өстерәп алып кайтып, лапаска яткырдылар.

 

Ак мунча да, кара мунча да аракы парлары булып махмырга әверелгән иде. Ике тәүлек аунап ятканнан соң, бераз айнып, Сәхи аягына басты. Бригадир Зөләй аңа эшкә әйтте:

 

— Сәхи, җитте, күп ял иттең, эшкә чык! Малатилкага көлтә биреп торырга кеше юк! – диде.

 

Мескен Сәхи айныр-айнымас эригегә төшеп китте. Трактор гөрләп эшләп тора, молотилкага каеш кигезелгән. Тракторчы Расих белән бригадир Зөләй Мескен Сәхине көтә. Сәхи молотилка барабаны янына килеп, җиңнәрен сызганды да, тракторчыга кул изәде, молотика уылдап эшли башлады. Сәхи хатыннар кулыннан билбавы киселгән көлтәләрне алып, молотилкага каптыра, молотилка көлтәләрне умырып алып кереп китә, ике йөк көлтәне суктырып бетерәм дигәндә генә, әллә нәрсә булды: Сәхинең әллә башы әйләнеп китте, әллә аягы тайды, әллә җиңе чишелеп, тешләр арасына чолганды, аның уң кулы көлтә белән бергә молотилка барабанына кереп китте. Сәхинең акырган тавышы ишетелде, молотилка аның кулын иңбашына хәтле капкан да тунапмы туный, халык аһ итте, трактор сүнде. Салам өемен, ашлык көшелен чәрдәкләнгән сөяк, кан каплаган иде. Мескен Сәхи уң кулсыз калды. Аны хастаханәгә тиз алып киттеләр, байтак ятканнан соң чыгардылар. Ләкин тора-бара аның иңбаш сөяге чери башлады, табиблар да, им-том да аны коткара алмады. Авыртуына чыдый алмыйча, шулай акыра-акыра Мескен Сәхи бу дөнья белән бәхилләште.

 

Халык гөж итте:

 

— Манара кискәнгә аны Алла сукты! Мескен Сәхигә авыл халкының каргышы төште! – диделәр.

 

Шәрхи Мораты сау-сәламәт калды. Бер ел да узмагандыр, Морат заемга акча отты, шактый зур сумма иде ул, бераз бурычка кереп, откан акчага кушып, Морат сыер сатып алды. Кәҗә саварга хыялланган Сәлжия рәхәтләнеп сыер сава башлады.

 

Хатыны Сәлҗия аркасында Морат «кызыл аракы урынына касторка эчкәненә» куанып бетә алмый иде.

 

Нармальны

 

Йөрисен йөрде, күрәсен күрде, татыйсын татыды инде Кучкар исемле егет. Ул төпләнергә, акыл утыртырга уйлады. Аның күптән таныш бер кызы бар. Филисә исемле. Филисә дә аңа ягымлы карый иде. Сүз каткан булса, Филисә, һичшиксез, аңа кияүгә чыккан була иде. Кучкар аңа егерме бер яшендә өйләнә иде дә, аның койрыгы гаиләгә катып кала иде. Кызны ошатса да Кучкар аңа сүз катмады. Әле кочмаган күпме гүзәлләр аны көтә. Шуңа күрә, ул Филисә өметләнерлек гамәл кылмады. Кучкарның хатыннарны «урып барганын» Филисә күрә, белә иде. Шулай да, Кучкарның бер шактый мактарлык гадәте бар иде: ул йөри торган кызларының берсенә дә «мин сиңа өйләнәм», димәде. Аерылышканда да күңелләрдә юшкын калдырырлык итеп, тупас аерылышмады, дусларча аерылыша иде. Ташлашкан кызлар аңа нәфрәтле, үчлекле булмады, хәтта алар Кучкарга рәхмәтле дә иде. Ошата икән йөрсен, ләкин өйләнер, дип өметләнмәсен.

 

Ни гаҗәп, Филисә дә кияүгә чыкмады, юкса ул гүзәл, мөлаем кыз.

 

Кучкар Филисә белән йөри башлады һәм алар озакламый өйләнештеләр. Зөфаф кичендә Кучкар хәйран калды: аның кәләше Филисә гыйффәтле кыз булып чыкты. Кучкар аның кыз булуын шарт итеп куймаган иде дә. Утыздан узган гүзәл бөтен була ала микәнни? Никах укытылды, туйлары матур узды, кияү мунчасы да шәп булды, кияү коймагы да тәмле иде. Тормыш итәр өчен Кучкарның бөтен җире җитеш иде. Фатиры, машинасы дигәндәй, Филисә дә йорт яме иде. Филисә Кучкарны чынлап сөя иде. Кучкар башкалардан күпме наз күргән булса да Филисәдәй ягымлы хатынны очратканы булмады.

 

Ләкин Кучкар Филисәнең гыйффәтле килеш сакланганына аптырый иде. Аның башына бәйләнчек бер уй кереп урнашты. Ни өчен шундый чибәр, ягымлы кызга башка егетләрнең күзе төшмәгән, ни өчен аны кочмаганнар, ни өчен... Бик аптыраткач, Филисә көлемсерәп әйтте:

 

— Сине көттем! Йөрерсең-йөрерсең дә, барыбер минем янга килерсең дидем.

 

Матур әйтте. Җавап Кучкарга ошады. Ләкин теге уй һаман кыймылдый: нигә минем хатын гына кыз килеш калырга тиеш?

 

Кучкар ешрак салгалый башлады. Салган саен ул хатынына бәйләнә:

 

— Ничек алай булды соң әле бу? Нүҗәли син беркем белән дә...

 

— Тигәнәк! – диде Филисә. – Миңа синнән башка кеше кирәк түгел иде.

 

Кучкар усал көлде:

 

— Һа-а, мин Алланың кашка тәкәсе түгел! Башка ирләрдән бер дә артык җирем юк, синең арттан йөргәннәрдән дим... Димәк, синең нинди дә булса серең бар... Бәлки, син ирләр белән йоклап та бөтен булып кала белә торгансыңдыр, ә?

 

Моңа кадәр хатын иренең бәйләнүләренә көлеп кенә карый иде, соңгы җөмлә аның күңелен чеметеп узды. Ул әйтергә сүз табалмады.

 

— Саташкан! – гына диде дә тынып калды.

 

— Башкалар бит миннән мәһабәтрәк иде... Ни өчен син мин йөреп туйганны көтеп, миңа кияүгә чыктың?

 

Филисә сүзсез генә:

 

— Уф-ф! – дип куйды.

 

— Ю-ук, син әйт: ни өчен син башка ирләр белән йокламадың, ә?

 

Хатын сөйләшүне әле һаман шаяруга борырга тырыша иде, бу юлы шактый җитди итеп:

 

— Сайладым-сайладым да, картая башлагач, кияүсез утырып калмыйм дип сиңа чыктым. Шушы ир уртасы кешегә кияүгә чыгыйм да, яшьрәк егетләр белән типтерим дип чыктым. Миңа әле күз атучылар да-ху-ху...

 

Үңәченә кылчык кадалгандай, Кучкар төртелеп калды, тамак кырды, кирәге булмаса да ютәлләп алды да әйтте:

 

— Ә-ә, алай булса эш башка! Мин әллә берәр серең бармы, дип торам. Бу — нармальны! – диде дә Кучкар тынычлап йокыга китте.

БАТУЛЛА
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№35 (825374) / 14.01.2013 20:36:06

Әллә матбугат шагыйре Берәү табылган инде мында!

№34 (825373) / 14.01.2013 20:20:15

Берәү, безнең авылда яшәргә кайт әле дустым! Без татарлар каләм тоткан кешеләргә зар-интизар булып яшибез. Авылларда матур-матур клуб биналары бикле килеш тора,әдәби кичәләр, һәртөрле истәлекле очрашулар үткәрүче дә юк, акыллы сүзләр сөйләүче дә юк!!!

№33 (825276) / 14.01.2013 06:28:38

Драматург, 5 сүзеңнең беренче хәрефләрен укыргамы?

№32 (825273) / 14.01.2013 00:46:32

Батулла язган чорларны хәтерләмәгәннәр, белергә теләмәгәннәр өчен кендектән түбән, Эхем-эхем.))) Үзең дә шул тирәләрдә таптануыңны яшермәдең бит. Мөгаен, ир җенесендәгеләр өчен бик изге урыннардыр ул.))))
Ләкин Батуллага килгәндә аның хикәяләрендә чагылыш тапкан вакыйгалар заманына күрә бик актуаль булган һәм аянычлы төгәлләнгән. Бүген халкыбызның фаҗигале үткәнен Батулла сатирик алымнар, кычкырып торган исемнәр ярдәмендә Н.В.Гоголь биеклегеннән торып тасвирлаган икән, димәк, халкыбызның әдәби сәнгате дә бер баскычка югары күтәрелде дип санарга була. Кызганыч, Авыл апае тотып ала алган үзенчәлекләрне шәһәр абзыйлары никтер тоемламый калган. Күрәсең, шәһәр мохитенең шау-шулы ясалма һавасы кешеләрдәге тою органнары эшчәнлегенә дә сизелерлек тәэсир итә торгандыр.)))) Моның дәвасы бер генә: күбрәк төрле өлкәләргә караган әдәбият укырга кирәк.))))

№31 (825271) / 14.01.2013 00:20:56

Шөпшә, пенсиягә чыккач, авылга, синең янга кайтам)))

№30 (825266) / 13.01.2013 22:24:57

Хикәяләр тормыштан алып язылган.
Заманында , сөннәткә утырту ишетелсә, кешене эшеннән алганнар.
Авыл саен мисаллар җитәрлек бу турыда.
Манараларны да чуаш я мукшы килеп кисмәгән, татарның үз «фидакарьләре»
булган.
Бәйләнчек ирләр татарда юкмы? Ни акыллы, ни тиле дип булмый торганнар?
Батуллада иҗади кризис бар инде, гел бер казанда кайнау шулай итә шул.
Бераз булса да ерак районнарга чыгып, шунда яшәп, мохитны күзәтеп алу,
халык белән аралашу иҗат дәрте өстәр иде дә бит, кайсы язучының авылда
яшисе килә ? Безнең тирәдә юк андыйлар.


№29 (822473) / 14.12.2012 04:34:11

Ягъни :
Берәгәйле,укымлы,гаҗәеп, искиткеч, заманча, матур!

№28 (822467) / 13.12.2012 23:26:50

Чыннан да: хикәяләр афтыры мондый сәер, колакка бер дә чалынмаган исемнәрне каян алган? Бу бит татар исемнәре түгел, димәк персонаҗларны да татар милләтеннән дип әйтеп булмый. Так шту, Авыл апае, бу безнең турыдагы язмалар түгел. Скарей всиво чукчалар турыда.

№27 (822395) / 12.12.2012 22:22:10

Мондый исемнәрне Батулла каян тапкан соң? Нидер аңлатамы алар?

№26 (822384) / 12.12.2012 21:24:17

"...плинтустан да түбән булган укучыларның сокланып мактаулары..."
Исемең Зарифмы синең, әллә Фамилияңме Зариф? Әгәр мин белгән Зариф булсаң, үзең дә бик ерак китмәгән, чын әгәр, гәрчә әдәбият мәйданында казынсаң да, бик ялтырап ятмыйсың. Беләм мин әдәбият әһелләрен, барыгызны да ун бармагым кебек беләм. Үтенәм, Батулла персонаҗлары булудан туктагыз!

№25 (822370) / 12.12.2012 20:01:23

Эхем-эхем, ә син бер таныш абзыйны хәтерләтәсең. Синең кем икәнеңне белмичә туктамам паҗалуй.))))

№24 (822363) / 12.12.2012 19:28:45

Зариф!

Сиңа ярап булмый инде! Кеше яза, тырыша, ә син "И-их!" дисең...

№23 (822361) / 12.12.2012 19:24:57

Өстәге Батулланың \"хикәяләре\"ннән һәм астагы Авыл апаеның комментларыннан чыннан да бүгенге татарның әдәбият өлкәсендәге хәле көзгедә кебек күренә: язучылары иҗат иткән тузга язмаган \"бред\"ны зәвыгы,культурасы, кем әтмешли, плинтустан да түбән булган укучыларның сокланып мактаулары милләтебезнең нинди түбәнлектә булуын исбатлый. Әдәбият, сәнгать, мәдәният бүген шулар кулына калып барамы икән? И-их!..

№22 (822355) / 12.12.2012 18:54:11

Рөстәм Зариповның яңа сылатмасы!

 

№21 (822352) / 12.12.2012 18:35:23

Төртке, соңгысы м.дага җавап иде. Админ бетергәнче укып һәм язып өлгергән идем.)))) Ә син туҗе бик зур түгел, кечкенә генә бер төртке икәнсең)))))) Кешенең кем икәнен беләсең килсә, исеменең мәгнәсенә бер карау да җитә, нишлисең бит)))))

№20 (822350) / 12.12.2012 18:14:24

Бар икән күрәселәр...
http://tat.islam-today.ru/article/450/

№19 (822344) / 12.12.2012 16:57:43

Ха! Татар наканис үзенең көзгедәге кыяфәтен күрә башлады. Ямьсезме, ямьсез шул, җәмәгать. Ифрат дәрәҗәдә ямьсез. Рәхмәт Батуллага шуны аңларга ярдәм иткәне өчен. Мин, кәнишне андый итеп яза белмим, әкиятләр генә язганым бар, шулар арасында бер-ике чын хикәя бардыр)))) Ләкин менә биредә дә кайберәүләр үзләрен нәк менә Батулла геройлары кебек тоталар. Әгәр түбән тәгәри башласагыз, исегезгә төшерермен әле.
Ә бу юмыр түгел, кстати, ә сатира. Чып-чын сатира. Чын сатира әнә шундый була.

№18 (822343) / 12.12.2012 16:40:32

Админ!Әллә мру.да да өстенлеккә ия булганнар бармы?Мөхлискә башкаларны хурлау сүзе язарга була һәм ул тора.Ә минем бернинди хурлаусыз җавабым сызылган.Сезгә бушлай сабын эләкмәдеме әллә?

№17 (822335) / 12.12.2012 12:38:16

Юморның да мәгънәлесе дә, гыйбрәтлесе дә, сөйкемле - әдәплесе дә була, ә бу хикәяләр ямьсезләр, тәмсезләр, тозсыз чүп нәрсәләр шунда.

№16 (822327) / 12.12.2012 07:04:19

Тәнкыйтьче! Чыгыш өстендә "юмор" дигән кисәтү бар.Күзеңә гөмбә үсмәгәндер бит!

№15 (822326) / 12.12.2012 06:09:30

Бу Батулланың иң уңышсыз чыгышы! Мин мруда тәнкыйть күп булыр дип көткән идем.Әмма мручылар миннән күпкә акыллырак адым ясадылар,аны хәтта тәнкыйтьләргә дә алынмадылар,ахрысы!? Кыскасы- югары сәнгать кендектән түбән булмый ул!

№14 (822325) / 12.12.2012 06:05:03

Cәләм,нигә йокламыйсың?

№13 (822324) / 12.12.2012 05:54:00

Укутучылар, тәрбиячеләр, медперсоналның сәламәтлеге ел да тикшерелә, аларга аттестацияләр часто уза.Татмедиа андыйны белмиме?Редакторларга очереной гына түгел внеочередной аттестацияләр уздыра башларга кирәкмиме?

№12 (822308) / 11.12.2012 21:28:58

Краткыст - систра таланта дигән Чихыф бабагыз. Шуны аңламаганнарны кем дип атарга икәнен үзегез дә беләсез булыр.

№11 (822306) / 11.12.2012 21:19:04

1.Шантый-мантый, исеме дә сантый.
2.Гөндәрле-шөлдәрле, ятаклары мендәрле.
3.Кучкар сөзгән Филисәне,нармалны дип җил исә.
Батулла дөрес язган, кыска-кыска 3 хикәя эченә татарның чын йөзе сыйган да утырган. Ничу көзгегә үпкәләргә. Гаваряшший исемнәр, татарның Гугеле кебек. Маладис Батуллага, адабряю!

№10 (822298) / 11.12.2012 20:24:05

Тэк!

Текә!!! 

№9 (822297) / 11.12.2012 20:09:59

Батулла = Янгал Язучов:

http://www.kitap.net.ru/yazuchov/

№8 (822294) / 11.12.2012 19:23:02

Сез,мелләкем,Батулла,м.да әйтмешли, кендектән түбәнне кармалый башлансыз.Хаҗи дигәч тә,бигрәк инде...

№7 (822288) / 11.12.2012 18:48:49

Юк,син Батулланы яратып укый иден,аннан кыскача анлатып та бирэ иден.Шуна гына эйтуем.

№6 (822287) / 11.12.2012 18:46:31

Ничава, укып тормасаң да ярый дип кисәткәнең өчен рәхмәт, кадерлем, бик зур рәхмәт. Вакытым янга кала дигән сүз бу.)))

№5 (822284) / 11.12.2012 18:13:33

Энжебикэ апагыз тирэн анализ ясагач,тагын бер кат укырсыз!!

№4 (822280) / 11.12.2012 17:57:48

Укыймны хуплыйм

№3 (822278) / 11.12.2012 17:56:18

"КУ"ның фәһем дәрәҗәсен сан саен тәгаенләгәне өчен рәхмәттән гайре сүз юк.
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/12/blog-post_6.html
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html

№2 (822274) / 11.12.2012 17:47:55

башладым да ташладым.шушылай мруда мин язсам, минекен АДМИН сөртеп ата...
ярый әле папахасын салып төшкән кәртечкәгә. корьән тәфсирен язган кешегә бу кадәр түбән төшү килешми минемчә. ярар кемнәрдер шидибер дип әйтсеннәр ди. алар эше...
болай да Батулланы бик югарыга куймый идем,бу язмалардан суң,сөйлисем дә килми батулла турында...
ӘРТИС әдним слувам!!!

№1 (822271) / 11.12.2012 16:20:49

Менә ичмасам, бу Халык Язучысы исемен йөркән ,Тукай бүләге иясе әсәре!!!Өч хикәя-өч шидибр!Тик ни өчен,ир-атның кендектән түбән горурлыгы белән башлап,буклы күтенә,аннан соң гына хатын-кызның да кендектән түбән җирдә яшереп йөртә торган ,ирләрнең баш бармагына киертә торган алтын балдагына тикшерергә күчте микән?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай