поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2012 Шоу-бизнес

Һәрбер “йолдыз” үзенчә яна

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Татарча солянка” концерты булып узды.

Мондый тамашалар төнге күк йөзен хәтерләтәләр: сәхнәдәге җырчылар да һавадагы йолдызлардай җемелдиләр. Тик йолдызларның барысы да бертөрле булса, артистлар исә үзенчәлекле. Аларның һәркайсының үз образы, имиджы һәм, әлбәттә, үзенә генә хас тавышы. “Солянка” концертлары тамашачыга шул төрлелекләре белән ошыйлар да инде. Шуңа күрә быел да зал халык белән шыгрым тулы, бигрәк тә яшьләр бик күп иде.

Һәр җырчының үз имиджы, үз образы дигәннән... Әйтик, концертта чыгыш ясаган Ләйсән Гыймаеваны принцессага тиңләргә була. Озын сары чәчләрен матур итеп бөдрәләткән, алтын төстә матур, тыйнак күлмәк кигән. Тавышы да моңлы, үзе дә ягымлы. Сәхнәдә дә үзен затлы җырчы буларак тота. Аны ниндидер самими кечкенә кыздай кабул итәсең.

Ә менә шулай ук үзенчәлекле матур тавышлы, дәртле җырлар башкаручы Ландыш Нигъмәтҗанова, киресенчә, җилбәзәк хатын-кызны хәтерләтә. Аркасы, ботлары, күкрәкләре ачык күлмәк кигән бу җырчыга (сүз дә юк, фигурасы матур) ир-атлар бик тә сокланып, “Браво!”, “Молодец!” дип котырып-котырып кычкырып, үзен кәрәзле телефонга фотосурәткә төшереп, бик тә ләззәтләнеп утырдылар. Бигрәк тә бер җырын башкарганда залдан бер яшь егетне сәхнәгә чакырып алып биегән мизгелләр Ландышның чыгышының кульминацион мизгеленә әйләнделәр ахрысы. Хатыны залда утыргангадыр инде (кулында балдагы күренеп алды), оялып кына биегән егетнең кулын Нигъмәтҗанова үзенең биленә дә алып куйды, бит очларын да үптерде. Дөрес, бу дөньяда кем ничек мөмкинлек таба, акчаны шулай эшли, диләр. Җырчылар арасында да тамашачы мәхәббәтен кем ничек яулый ала бугай хәзер.

Ничек кенә булмасын, хәзер, бәлки, сәхнәдә Гыймаева кебекләр дә, Нигъмәтҗанова кебекләр дә бертигез кирәктер? Әйтик, кемгәдер шушындый тыйнак Ләйсәннәр, ә кемгәдер шундый җилбәзәк Ландышлар ошый бит. Монда инде сүз күбрәк яшьләр турында бара, чөнки “Солянка” күбрәк егетләр-кызлар өчен каралган тамашага охшаган. Ә инде бүген, яшьләр ана телен онытып барганда, бәлки, аларның шушы концертларга йөреп булса да, татар сүзен, татар җырын ишетүләре яхшыдыр. Кем әйтмешли, сүгенсәләр дә ярар, татарча гына сүгенсеннәр иде! Бары тик шундый концертлар аша булса да, татарлыкка гына тартылсыннар иде яшьләр, диючеләр дә булды халык арасында.    

Гомумән, тамаша үзе әллә нинди тирән тәэсирләр калдырды, дип әйтеп булмый. Дөресрәге, концертта күңелгә үтеп кергән берничә җырчы булды. Гәрчә биредә чыгыш ясаган һәр артист та залда үз тамашачысын тапты, чөнки бу юлы бөтенләй моңсыз, такмаклар гына җырлый белүче артистлар юк иде. Ә кайбер җырчыларның халык тарафыннан аеруча яратып кабул ителүе яхшы сизелде. Шулай, Ләйсән Гыймаева, Мурат Гайсин, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасыйхов, Фирдүс Тямаев, концертта яңгыратылганча, татар эстрадасының Алла Пугачевасы Әлфинә Әзһәмовага табынучыларның даирәсе киң икәнлеге күренде. Чәчәк бәйләмнәре дә сирәк җырчыга гына эләкте.

Самаралыларны инде күптән үзенә гашыйк иткән Раяз Фасыйхов быел да үз репертуарында иде. Концерттагы кайбер андый ук тәэсир калдырмаган, аеруча тойгылар уятмаган җырчыларның чыгышыннан соң, ул залны дәртләндереп, җанландырып җибәрде. Буй-сыны да килешле аның, чибәрлеге дә бар, тавышы да моңлы, үзе юмор остасы да әле -  менә, ичмасам, артист! Күпме генә тыңласаң да, күпме генә карасаң да, сокланып туеп булмый аңа.

Бу юлы тамашада бик тә җанлы, бик тә дәртле, бик тә тере җырчы егет Фирдүс Тямаев та чыгыш ясады. Җырлаганда аның сикереп-сикереп биегәнен тамашачы елмаеп күзәтте. Гәрчә аны сәхнәдә күзәтүе бер дә җиңел түгел, чөнки ул бер генә минут та үз урынында басып тора алмый. Әле тегендә, әле монда чаба. Шул вакытта әле җырлап та өлгерә.  Ә тавышы моңлы үзенең! Самара тамашачысы Фирдүсне бик тә яратып кабул итте. Шуңа күрә тиздән шәһәребездә узачак аның сольный концертына, бәлки, халык күпләп җыелыр әле.

Тамашаны алып баручы  үтә дә шәп, җор телле Айрат Ильясов белән Айваз Садыйров турында да аерым әйтеп үтәсе килә, чөнки алар “Солянка”га яңа сулыш өрделәр. Аз-маз гына билдән аста мәзәкләреннән башка, үзләренә теш-тел тидерерлек түгел. Айвазның сәер прическасы да, кызыл ыштаны белән галстук күбәләге дә тамашага ниндидер гадәттән тыш үзенчәлек өстәде. “Туйлар.ру” сайтында урнаштырылган Лилия Йосыповага биргән әңгәмәсендә Айваз бу турыда: “Гардеробымда ниләр генә юк. Мин – шопоголик... Тик ничек кенә киенсәм, кылансам да, дөнья этикетыннан читкә чыкмыйм анысы”, - дип әйткән.

Алып баручыларның мәзәкләре дә инде йөз тапкыр ишетелеп туйдырганнардан түгел. Күбесенчә алар импровизация ясыйлар. Бигрәк тә шунысы белән күңелгә хуш килделәр дә бу егетләр. Үзләре тере, тамашачылар белән дә тыгыз элемтә урнаштырып, халыкны рәхәтләнеп көлдерделәр, аның күңелен ачтылар алар.

Тик менә музыкаль тамашаларда тамашачылар белән төрле конкурслар, уеннар үткәрү генә кайберәүләргә ошап бетмәде. Концерт булса концерт булсын инде ул! Мәҗлесләрдә модага кереп киткән конкурс-уеннарда катнашу өчен түгел, җыр-моң тыңларга килә бит бирегә халык. Бигрәк тә алар оятсыз мәзәк сүзләр кыстырылып үткәрелсәләр, конкурста катнашучыларга халык алдында оялып та куярга мөмкин. Һәм, гомумән, мондый уеннар, конкурслар концертның бөтенлеген, сюжетын боза. Программа җитешкән булганда, номерлар кырт итеп торганда гына тамаша бер моңлы җырдай тигез үтә бит ул.

 

1

2


Нурия МАНЗУЛЛИНА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»