|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2012 Интернет
«Матбугат.ру»ның туган көннәр бүлегендә кемнәр ул һәм анда ничек эләгергә?Бу сорауны соңгы арада еш ишетәбез. “Кем бу?” “Ник монда бу исем?” дигән дәгъвалар да бар. Аңлатырга мәҗбүрбез. “Туган көннәр” бүлегенә татар дөньясының теге яки бу өлкәсендә танылган кешеләр керә. Ә татар дөньясы ул бик киң: матбугат, шоу-бизнес, фән, спорт, сәясәт - саный китсәң... Сез белмәгән кеше башкаларга таныш булырга мөмкин һәм киресенчә. Минем юбилеем булды, күрмәмешкә салыштыгыз, дип үпкәләүчеләр дә бар. Бу безнең “белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызның” икенчесенә керә. Әгәр туган көнегезнең төгәл датасын белгән булсак, һичшиксез, элә идек! Бу бүлектә танылган кешеләр никадәр күбрәк булган саен яхшырак. Үз тәкъдимнәрегезне matbugat@mail.ru адресына җибәрә аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
admin |
Иң күп укылган
|