|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2012 Матбугат
Читтәге татарлар өчен кушымтаның тиражы 90 меңгә җитәКазанга Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае уңаеннан милләттәшләребез килде. Чит төбәкләрдә иҗат итүче татар журналистлары республикадагы хезмәттәшләре белән аралаша алды. 6 декабрь көнне «Татмедиа» агентлыгына чакырылган чит төбәктә татар телле газеталарда эшләүче журналистлар үзләренең проблемаларын җиткерә алды. Каләм әһелләре белән очрашуга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте гендиректоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин чакырылган иде. Депутат Разил Вәлиев сүзләренә караганда, татар гомере буе үз теле өчен көрәшкән һәм әлеге көрәш соңгы елларда аеруча көчәйде. Бу мәктәптә ана телләрен укытуны бетерү омтылышына бәйле. Хәзерге вакытта да Россия Дәүләт Думасында «Мәгариф турындагы» Россия Федерациясе законы карала. Канун төбәкләрдән ана телен өйрәнү-өйрәнмәүне хәл итә торган хокукны алырга тели. Татарларны үз хокукларын якларга өйрәтергә кирәк! «Кеше бу дөньядан үз теләге белән китәргә теләмәгән кебек бер халыкның да бетү исәбе юк. Безгә милли рух җитми. Милли рух булганда халык беркайчан да үлми. Алга бару түгел, кайбер мәсьәләләрдә артка чигенеш күзәтелә. Татарстанда милли мәгарифне саклап калырга тырышабыз инде. Сезгә исә бермә-бер катлаулы», дип ассызыклады Разил Вәлиев. Парламент вәкиле фикеренчә, чит төбәктә милли үзаң булдыру, тел, гореф-гадәтләрне саклап калуда биредә көч куючы журналистларның өлеше зур. Милләттәшләрне үз хокукларын белергә, якларга өйрәтергә кирәк. «Татар гел китап, матбугат укыган. Бу уңайдан сезгә өметебез зур», - дип белдерде депутат. Россия субъектларындагы милләттәшләребезгә ярдәм итү уңаеннан, 2011 елның июненнән республика журналистлары тарафыннан «Атна вакыйгалары» дигән айлык кушымта чыгарыла башлады. Ул 15 төбәктәге 20 татар, рус телле газеталар белән бергә таратыла. Бүген ул хакта да фикер алыштылар. Каләмдәшләр фикеренчә, әлеге кушымтаның исемен татар, Казан, Татарстан сүзләренә бәйле итеп үзгәртү зарур. Рус газетлары да татарча яза Ульяновск өлкәсенең Майна эшчеләр бистәсендә чыга торган «Ленинец» газетасы редакторы Владимир Кузьмин сүзләренә караганда, кушымтаны җирле татарлар бик ярата, күрше район газеталары да мондый идея белән кызыксына, ди журналист. Рус газетасы булса да, алар татар телле кушымтаны кертергә уйлаганнар. «Башкорстан, Түбән Новгород, Мари Иле, Сарытау, Төмән, Чиләбе, Киров һәм башка өлкәләргә китә торган кушымта бүген 89 796 тираж белән чыга», - диде «Татмедиа» республика агентылыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина. Аның фикеренчә, төбәкләрдә «Атна вакыйгалары»на ихтыяҗ бик зур, шуңа да кушымтаның географиясен киңәйтү, материаллар сыйфатын арттыру, укучы таләпләрен исәпкә алу мөһим.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|