|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2008 Мәдәният
РӨСТӘМ АСАЕВ: «МОҢ ҺӘР ХАЛЫКТА ДА БАР»Тормышта сирәк очрый торган бас тавышлы, киң күкрәктән ургылып чыккан ягымлы тембрга ия булган җырчыларыбыз белән без әллә ни мактана алмыйбыз. Шушы бушлыкны тутырырлык яңа җырчыбыз барлыкка килде. Өстәвенә, килеш-кыяфәте дә сәхнә өчен яратылган диярсең. Төз гәүдә, ягымлы караш, дегет кебек кара янып торган күзләр. Шәхес буларак киң күңелле, ачык булуы да аның сәхнә имиджына плюс кына өсти. Илфат Смаков, Сөйләнмән Йосыпов традицияләрен дәвам итәрлек бу егетебез 1977 елда Благовар районы Балышлы авылында туган. Татарстан тамашачысына ул «Яңа гасыр» каналыннан 2006 елда күрсәтелгән «Шәрык» әкияте буенча танылды. Ул анда төп герой Былтырны уйнаган иде. Сүзебез актерлык осталыгын һәм җыр сәнгатен бердәй оста туплаган яшь җырчы Рөстәм Асаев турында. - Рөстәм, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында биш ел эшләгәннән соң Казанга килдең. Монда син эстрада юнәлешендә эшли башладың. Син моны җитди сәнгатькә хыянәт дип кабул итмисеңме?
- Беләсезме, Казанны бер күрүдә ошаттым бит. Кечкенәдән әти белән Казан радиосын тыңлап үскән малай мин. Беренче килүемдә Казан бөтенләй башкачарак иде. Бөтен җирдә төзелеш эшләре бара иде ул чакта. Хәзер Казан танымаслык булып үзгәрде. Ә иҗатка килгәндә, Татарстанда да эстрада белән генә чикләнергә уйламыйм. Казан дәүләт консерваториясенең аспирантурасында Юрий Баресенкода белем алам. Аннары бит эстрада жанрында да дөрес җырласаң, югары үрләр яуларга мөмкин дип саныйм. Репертуарымда классик әсәрләр дә шактый.
- Уфада опера театрында эшләгәндә эстрада әсәрләре башкара идеңме?
- Әйе, күп тапкырлар райондашларым һәм авылдашларым янына концерт белән кайта идем. Үпкәләүчеләр очрый башлады: «Нишләп әле син безгә арияләр җырламыйсың», - дия иделәр. Чыннан да, авыл кешеләренең дә ария жанрындагы әсәрләр тыңлап карыйсы килгәндер. Тамашачының көннән-көн зәвыгы, таләпләре үсә башлады бит. Җырчы халык күңеленә үтә алса, сәхнә белән зал арасында җылы энергетика йөргәне сизелә башлый.
- Синең репертуарда «Сагынам атларымны» дигән әсәр бар...
- Әйе, якташым шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзләренә Рифкать Сәйфетдинов иҗат иткән җыр ул. Җырны Роберт абый үзе миңа тәкъдим итте. Ул җырны башкарганда һәр милләт вәкиле аны үзенеке итеп кабул итә. Үзбәк тә, чечен да, әзербайҗан да «это же про нас, неужели ты татарин?» - дип сораштыралар. Гомумән, атны төрле милләт вәкиле үз итә бит. Җырны үзем дә бик яратып башкарам. Биредә мәңге ачылып бетмәслек тема ята, шикелле...
- Рөстәм синең репертуарыңда җитди әсәрләр өстенлек итә.
- Совет чоры эстрадасы әсәрләре күңелемә хуш килә. Үземне халыкчан әсәрләр башкаручы җырчы дип әйтә алмыйм. Тавышым академик юнәлештәрәк. Мин Мөслим Магомаев иҗатына үлеп гашыйк. Аның үлеме турындагы хәбәр бөтен йөрәгемне тетрәндерде. Андый җырчылар йөз елга бер генә туа торгандыр... Моң татар белән башкортта гына дип әйтәләр, килешмим. Моң һәр халыкта бар. Бары тик моң сүзенең тәрҗемәсе генә юк. Әйткәнемчә, совет эстрадасы Россия эстрадасыннан күпкә югарырак дип саныйм. Совет заманында сүз, музыка искиткеч иде. Әсәрдәге диапазонга хәйран каласың. Җыр дип күкрәк тутырып җырларга җирлек тә бар. Ә хәзер көй дигән нәрсә бөтенләй мескен хәлдә бит. Кыскача әйткәндә, сәхнәдә профессиональ кешеләр генә булырга тиеш.
- Рөстәм, «Гаилә елы» сине гаиләле дә итте бит әле.
- Әйе, быел август аенда Кол Шәриф мәчетендә Айгөл белән икебезгә никах укыдылар. Хатыным үзебезнең район үзәгеннән. Биш ел буйдак булып йөргән идем бит инде, җитәр. (Көлә) Айгөл җырчы түгел, ул музыка укытучысы.
- «Рөстәм» дип ах-ух килеп йөргән кызлар барын беләбез. Айгөл көнләшү хисләре белдерми калмыйдыр.
- Ул үзенең нинди кешегә кияүгә чыгасын белеп барды. Көнләшкәнен сиздерми. Гомумән, гаиләдә бер-берең белән аңлашу булмаса, иҗат итү дә авырлаша. Минем Айгөл тыныч, сабыр холыклы һәм бик уңган. Ул әзерләгән ризыклар телеңне йотарлык.
- Синең бит әле ун яшьлек балаң да бар.
- Кызым Гөлназ әнисе белән Уфада яши. Кызымны бик яратам. Аның белән горурланам. Ул моңлы итеп җырлый, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Беренче хатыным белән дуслар булып калдык. Гөлназ да Айгөл апасын җылы кабул итте. Бу яктан мин бәхетле.
- Тормышта төрле чаклар була. Кәеф кырылганда күңелне ничек күтәрәсең?
- Беләсезме, андый чакта мин шашып-шашып биергә тотынам. Көчле, тиз ритмдагы музыка астына сикереп-сикереп бию миңа ярдәм итә.
Үткән якшәмбедә Рөстәм Асаевның Казанда беренче зур концерты булды. Рөстәмнең Татарстан тамашачысы алдында беренче имтиханы уңышлы узды. Сәхнәдә бу көнне аның иҗатдаш дуслары: Лилия Муллагалиева, Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Рәсим Ильясов исемндәге «Казан нуры» оркестры, «Казан» бию ансамбле, Уфадан Ишморат Илбәков чыгыш ясады. Аларның чыгышларын да тамашачы яратып кабул итте. Залда Татарстанның танылган җырчылары да бар иде. Чын ирләр тавышын тыңларга яраткан җырчыбыз Гөлзада Сафиуллина да күренде. Аның Рөстәмгә чәчәк бәйләме тапшыруы да җырчының өметле, талантлы икәнен раслый.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|