поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2012 Спорт

Балтач егете үзәк ТВда “Удар головой”да катнашты

Футбол темасына багышланган “Удар головой” дигән ток-шоуны яратып карыйм мин. Ә Ленар Мөхәммәдиев исә әлеге тапшыруда үзе дә катнашып кайткан.

...Чыннан да “Россия-2” телеканалында баручы әлеге тапшыруга мөккибән мин. Спорт белән, аерым алганда, футбол белән җенләнгән дусларым да аны ярата. Моның сәбәбе, әлбәттә, спорт темасына багышланган программаларда яңача якын килүләр булмавы белән аңлатыладыр. Биредә исә алып баручы рәхәтләнеп теләсә кемне чакыра һәм теләсә кайсы темага сөйләшә ала. Күп очракта капма-каршы фикерле аудитория җыела биредә. Ток-шоу булса да (андый программаларда ясалмалылык көчле диләр), “Удар головой”да билгеле бер проблема аша чыннан да хакыйкать эзләнә.

 

Шәхсән үземә тапшыруның беренче алып баручысы Никита Белоголовцев күбрәк ошый иде кебек. “ОСП Студия” аша танылган Сергей Белоголовцевның улы булганга түгел. Никита, миңа калса, футболдан ераграк иде. Дилетант ук булмаса да, андыйларның фикерләре гадәти спорт җәмәгатьчелеге фикереннән күпкә аерыла. Дөрес, тапшыруларына әтисе һәм, бигрәк тә, барыбызга да билгеле Никита Джигурданың катнашуы мине чыгарымнан чыгара иде (менә ул дилетантлыкның бер билгесе). Аны алмаштырган Юрий Дудьны исә дилетант дип әйтеп булмый. Шулай булса да, Дудь спорт дөньясында таныла алмас иде. Ә танылу исә аңа “Известия”, PROспорт матбагаларында, “НТВ-Плюс”та, Sports.ruда (баш мөхәррир!) эшләгәндә килә.

 

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, шушы көннәрдә әлеге тапшыруда мин татар егетен дә күрдем. Дөрес, чакырылган махсус кунак сыйфатында түгел, бәлки тамашачы (кемдер аны башкаларга фон дип тә ычкындырды) сыйфатында. Татарның төрле матбагаларында һәм “Азатлык” радиосында Татарстанның спорт дөньясы вакыйгалар белән таныштырып барган, еш кына үзенең шәхси фикерләре белән уртаклашкан Балтач егете Ленар Мөхәммәдиев иде ул. Тапшыруны карап утырганда, социаль челтәрләрнең берсендә аның битенә кергән идем, ә анда аның Бубнов, Шмурнов, Дудь, Березуцкийлар белән төшкән фотоларын “тикшереп” утыралар. Әлбәттә, иң нык “тикшерү” Казан кызыннан Мәскәү кызына әверелгән Ирина Шадрина белән фотосы тирәсендә...

 

Татарстан кызы белән “туганлашмадым”

 

- Ленар, “Удар головой”га ничек барып чыктың? Балтач егетенең Мәскәүдәге тапшыруга эләгүе үзе үк вакыйга бит...

 

- Тапшыруга үзем теләп килдем. Эләгү тарихым бик гади. Башка эшләр буенча Мәскәүдә идем һәм тапшыруда катнашу теләген җиткердем. Интернетта бу тапшыруга чакыру күреп алгач, озак уйлап тормыйча үземнең координаталарны җибәрдем, кил, диделәр. Алар миңа уңай җавап биргәч, Шаболовкага юнәлдем. Дөресен әйтәм, мин дә бу тапшыруны яратып карыйм. Чыннан да аның төшерү барышына эләгү минем өчен зур бәхет иде. Һәм ул бәхетнең тагын бер татлы мизгелен мин... Мәскәү метросында барганда татыдым. Анда барганда, тапшыруның алып баручысы Юрий Дудьне күрдем. Янына бардым, таныштым. Шактый ачык, гап-гади егет булып чыкты, гади булмаса метрода йөрмәс иде билгеле (дөрес, Мәскәү метросында “Спартак” командасының гади булмаган “йолдызлар”ы да йөри – Р.С.). Казан турында сораштырды, тапшыру белән кызыксыну булганга шатланды. “Рубин” тирәсендә ыгы-зыгы турында берничә сорау бирде.

 

- Әлеге тапшыруның һәрберсендә диярлек Казан кызы Ирина Шадрина да катнаша, дөресрәге, вакыт-вакыт үз фикерләре белән уртаклаша. Аның белән танышу булмадымы? Гомумән, хатын-кызның ошбу тапшыруда катнашуына ничек карыйсың? (Ирина Казанда туып, биредә 39нчы мәктәптә, аннан КДУда белем алып, Мәскәүгә күчеп киткән гүзәлләрнең берсе. Һәрчак “Рубин” өчен тырышуы белән аерылып тора, аны Казан клубында уйнаган бер футболчының хатыны да, диләр – Р.С.)

 

- Чыннан да, тапшыру барышында Казан кызы Ирина артында басып тордым. Үзем теләмәдем, шулай килеп чыкты. Хатын-кыз һәм бигрәк тә Ирина бу тапшыруда бернинди мөһим роль уйнамый дип уйлыйм. Ул анда матурлык өчен. Белгәнемчә, “Удар головой” стиле Италиядан алынган. Футбольное шоу эшләү өчен берничә элемент булу зарури: матур кыз, шоумен, оста телле алып баручы, философ, футболист һәм футболга кагылышы булмаган берәр адәм. Тапшыруны яздыру барышында Шадрина белән “туганлашып” тормадык инде, мәгънәсен күрмәдем, чөнки миңа мөһим мәгълүмат җиткерергә сәләтле дип тапмадым. Дөрес, янына барып таныштым, Казаннан булуымны белдердем. Ул елмайды гына. Якшәмбе Казанга кайтам дигәч, шәһәребезгә күп сәламнәр җиткерде.

 

Шоумен “белгеч”

 

- Мин үзем тапшыруда катнашкан Александр Бубновны куштырнаклар эчендә генә “белгеч” дип атауны кулай күрәм. Аның белән дә аралашкансың бугай...

 

- Әйе, без дә тапшыруны төшерә башлаганчы бер төркем егетләр белән Александр Бубнов белән аралаштык. Чыннан да, ул үзен “йолдыз” кебек хис итә, тикмәгә генә аны “Россия-2”нең “суперйолдызы” дип атамыйлардыр. Әлеге кеше шоумен образына тулаем кереп беткән, аның һәр сөйләме шоуга әйләнә. Шуңа күрә аның һәр чыгышын, матбугатта күренгән һәр фикерен җитдигә алырга кирәк дип санамыйм.

 

- Син катнашкан тапшыруда озак кына “Амкар” – “Анжи” арасындагы очрашуның алдан килешенгән булуы турында сөйләштеләр (Махачкала клубы җиңү китергән тупны матчка өстәләгән минутларда гына кертте – Р.С.). Янә баш тренерын җибәргән “Спартак” хакында да озак фикерләштеләр...

 

- Дөресен әйткәндә, тапшыруда күтәрелгән темалар белән бик үк кәнәгать түгел, чөнки гел бер балык башын чәйниләр кебек тоелды. Мәскәү, Питер һәм “Анҗи”дан тыш башка клубларны күрмиләр һәм күрергә дә теләмиләр сыман. “Амкар” –“Анжи” уенына килгәндә, биредә төрлесе булырга мөмкин. Һәм әлеге вәзгыять минем өчен яңалык түгел. Гомумән, мин моңа битараф, чөнки Россия футболы мине берничек тә шаккаттыра алмый. “Спартак” язмышын күзәтеп барам, “ит”ләр (“Спартак”ның Россия җанатарлары арасындагы кушаматы – Р.С.) өчен хәтта җан атам бераз. Клуб тирәсендә чыккан проблемнар тиз генә бетмәс кебек. “Спартак”ка басым көчле, шуңа күрә аларга үз уеннарын табу кыен. Өстәвенә, клубта тәҗрибәле кешеләр калмады. Гел яңа кешеләр килеп тору сәбәпле “Спартак” рухы, “Спартак” стиле дә югалды. Романцевны кайтару турында уйлыйлар. Беръяктан кызык булыр иде. Шулай ук Титовны да берәр вазифага кайтару комачауламас иде кебек...

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ | 07.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»