|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2012 Җәмгыять
ЗомбилыкЗомби дигән сүзне хәзер ишетмәгән кеше юктыр. Ләкин кайчагында урынлы-урынсыз куллансак та, без әлеге сүзнең асыл мәгънәсе турында уйланганыбыз юк. Хәер, ул «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә дә кермәгән. Зомбига әверелдерелгән җан иясе кушканны гына үти, мөстәкыйль уйлый белми, ихтыяҗы да зур түгел... Мондый “эшче көчләр” турында нинди генә хөкемдар хыялланмый? Тик кешене ничек зомбига әверелдереп була?
Чын зомбиларның Гаитида яшәве турында без укып, ишетеп беләбез. Сихер һәм безгә билгесез ысуллар ярдәмендә кешене зомбилаштырып булуы турында хәбәрләр “мәдәни дөньяга” килеп җитсә дә, ул ничектер әкият, миф буларак кына кабул ителгән. Ләкин бу мәсьәлә белән чынлап кызыксынучылар да табылган. Галимнәр, сәясәтчеләр...
1982 елда этноботаник Уэйд Дэвис зомбилар, ягъни, үтерелгәннән соң магия ярдәмендә яңадан “терелтеп” эшче көч сыйфатында файдаланылучы кешеләрне өйрәнеп, зомбилаштыруның серенә төшенер өчен Гаитига килә. Дэвис Гаитидагы төрле дини хорафатларны тикшереп, сихерче руханилар белән уртак тел табып, зомбилаштыруны фәнни яктан аңлатып бирә. Бу мәсьәлә белән тирәннән кызыксынучылар аның урыс теленә тәрҗемә ителгән “Змей и Радуга” дигән китабын укый ала.
Зомбилаштыру вуду дине белән бәйле. Тарих дәреслекләреннән һәркем белә: Гаити утравын яулап алган француз плантаторлары авыр кара эшләрне башкарыр өчен бирегә Африканың төрле төбәкләреннән негрлар китерәләр. Шуларның элеккеге ватаннарыннан килгән төрле дини ышанулар, сихерләр бергә кушылып, вуду дине пәйда була. Кешене зомбилаштыру өчен вуду руханилары (алар монда бокор дип атала) төрле катнашмалардан торган дару яисә агу (аларның аермасы еш кына бик шартлы була) кулланалар. Уэйд Дэвис шул “зомби порошогы”н да кулына төшерә. Төрле кушылмалардан тыш анда галлюциноген гөберле бака (bufo marinus) һәм агулы балыклар уылмасы да була. Лабораторияда тикшергәннән соң порошокның кирәк микъдарда гына тетродотоксин дигән агуга ия булуы ачыклана. Әлеге агу күзәнәкләрне нерв импульсларын кабул итмәслек итеп “бикләп” куя икән. Порошокны тәнгә уып сөрткәч, кеше үлгән кыяфәткә керә, аны җирлиләр, ә аннары төнлә килеп казып алалар да, махсус сихер ярдәмендә “терелтәләр”.
Агу куллану зомбилаштыруның физик ягы гына. Иң мөһиме төрле чаралар ярдәмендә кешене син зомбига әверелдең дип ышандыру. Моның өчен ул вуду культы вәкиле булырга тиеш. Бүтән мәдәният кешесе агудан үләргә яисә мәрткә китәргә мөмкин, ләкин исән калган очракта ул зомбига әверелми. Бөтен хикмәт тә шунда! Ниндидер Австралия сихерчесе “тылсымлы” таягын селкеп, кабиләдәшен каргаса, тегесенә әҗәл чире ябышачак, ә шул ук каргау сүзләрен сихерче Европа кешесенә юнәлтсә, моңардан бернинди нәтиҗә чыкмаячак.Ник дигәндә, Европа кешесе дивананың тирәсендә нидер бытылдап йөрүеннән көләчәк.
Менә ни өчен безне бертөрле итәргә тырышалар. Бөтен илне уптым зомбилаштыру өчен махсус порошок җиткереп булмый, билгеле. Һәм аның кирәге дә юк. Бөтен халыкны бер культка табындырырга кирәк. Шәхес культы (Сталин дип укы), акча культы...
Глобальләштерү сәясәте аерым бер илне генә түгел, ә бар дөнья халкын бертөрле итәргә омтыла. Ләкин дөнья байлыгы, җирдәге оҗмах һәркемгә дә тәти алмый. Ул байлыкны гади халык җитештерергә һәм “алтын азчылык”ны бөтен рәхәтлекләр белән тәэмин итеп торырга тиеш.
Зомбилаштыруның бер төре булган маңкортлаштыру турында үзенең мәшһүр романында Чыңгыз Айтматов язган иде. Бер егетне тоткын иткәннән соң аңа чи тиредән эшләнгән башлык кидерәләр. Тире кояшта кибеп башны кыса һәм, күрәсең, хәтер өчен, ихтыяр көче өчен җаваплы күзәнәкләрне юк итә. Үзенең асылын онытырга мәҗбүр ителгән маңкорт соңыннан әнисен җәядән атып үтерә.
Ләкин маңкорт сүзе бездә зомбига караганда таррак мәгънәдә кулланыла төсле. Без гадәттә теленнән, тамырларыннан аерылган яки ваз кичкән кешеләргә маңкорт дибез. Бу сүздә ниндидер кимсетү төсмере дә бар.
Ә зомбиның мәгънәсе киңрәк. Теләгәндә бөтен бер халыкны зомбилаштырып була һәм шул сыйфатында ул үзен бөек итеп, “дөнья хуҗасы” итеп сизәргә мөмкин. Кара халыкка бөеклек эйфориясен сеңдерү зомбилаштыруның бер элементын тәшкил итә. ХХ гасырны гомумән зомбилык гасыры дип атарга мөмкин. Әллә мәдәният (цивилизация) үскән саен җәмгыять кешелекнең беренчел чорына якынлашамы?
Коммунистлар чорын гына искә төшерик. Безне балачактан ук сихерли башлыйлар иде бит. Мәктәпкә керүгә түшебезгә бөдрә чәчле малай рәсеме булган биш почмаклы йолдыз тагалар. Нишләптер без ул малайны да “Лилин бабай” дип атый идек... Үсә төшкәч муенга кызыл галстук бәйлиләр, пионер дип атыйлар. Мондый йолалар кабиләчелектән чыкмаган халыкларга хас.
– Әзер бул!
– Һәрвакыт әзер!
Сихер түгелмени бу? Зомбилыкның бер төре түгелме? Сиңа өстәгеләр нәрсә кушса да, син аны үтәргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Үзең дә аңлап бетермәгән (шуның өчен дә син зомби!) “изге” максатларда, әлбәттә.
Илдәге барлык милләтләрне “тигезләп”, дөресрәге, аларның үзенчәлеген бетереп, ниндидер тормышка ашмаслык бер максатка буйсынган, бертөсле уйлаучы, бертөсле яшәүче совет халкын шәкелләштерү – зомбилаштыруның иң югары ноктасы иде. Ул халыкның, билгеле, гомум бер унификацияләнгән культурасы булырга тиеш. Совет культурасы... Культ...
Менә ни өчен совет власте диннәрнең, борынгыдан килгән йола-гадәтләрнең дошманы иде. Үзенчәлекле мәдәнияткә ия булган кеше зомбилаштыруга бирешми! Андый кеше белән идарә итүе кыен. Шуңа да рухи умырткалары нык кешеләрне Ленин-Сталин чорында меңләп, миллионлап юк иттеләр. Алар үзләре дә зомбилашмый, кара халыкны да сихерләргә комачаулык итәчәк иде.
Әмма бер сихер дә мәңгелек түгел. Экстрасенслар теле белән урысча әйткәндә, установкалар искерә. Коммунистик идеология җимерелгәннән соң кешеләр сихердән айнып үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерә башлады.Ни кызганыч, күп нәрсә җуелган иде инде. Совет илендә бөтен халык тигезен-тигез, ләкин урысча тигезләнгән иде. Шулай да динебез бераз тернәкләнеп китте, күпмедер татар мәктәпләре ачылды.
Тик хөкемдарлар идарә итүнең иң җиңел юлыннан – зомбилаштырудан һичкайчан баш тартмаячак. Аерым халыкның үз дине, йолалары, мәгарифе, мәдәнияте – зомбилаштыруның иң килешмәс дошманы. Иртәме-соңмы хакимият аларга каршы аяусыз һөҗүмен (бәлки соңгы!) башларга тиеш иде.
Кайдан мөмкин булса, шуннан умырып кала белергә кирәк! Дөньяда иң мөһим нәрсә – акча! Байлыкка омтылганда берни дә киртә була алмый – иман да, туганлык та, дуслык та... Һәр йортның түрендә торган сихерле тартма тәүлек дәвамында күзгә күренмәс агуын дөньяга тарата...
Әнә, карагыз – Рублевкада ничек рәхәт яшиләр. Акчаң булганда нинди тән ләззәтләре алырга мөмкин! Җан газапларын, рухи эзләнүләрне, икеләнү-шөбһәләрне ташлагыз! Яшәп калыгыз!
Һәм зомбилар шушы установка нигезендә, экрандагы “аллаларның” яшәү рәвешен үрнәк итеп ала, ләкин иманнарын югалталар. Алар андый җир оҗмахына тиенә алмыйлар, билгеле.
Зомбилаштыручыларга мөстәкыйль уйлаучы, бәйсез фикер йөртә белүче яшь буын бигрәк тә куркыныч. Үзгә телдә уйлаучы, үзгә телдә сөйләүче – икеләтә. Мәктәпләрдә милли-төбәк компонентын чикләү турындагы канун шул куркуның бер нәтиҗәсе. Зомбилаштырылган дәүләткә белемле, мөстәкыйль фикер йөртә белүче татарлар кирәкми. Татар туңкаеп бәрәңге яфрагыннан колорадо коңгызы чүпләсен, шпаллар күтәрсен, тик башын чөеп йолдызларга гына карамасын! Чөнки йолдызлар һәр кешенең, һәр халыкның җирдә Аллаһ тарафыннан азат яратылуын искәртеп тора.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА |
Иң күп укылган
|