|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2012 Җәмгыять
Бәйрәм күпме тора?Быел Россия халкы Яңа ел бәйрәменә узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк акча тотарга җыена. Күпләр якыннарына бизәнү әйберләре, шоколад бүләк итәргә ниятли. Ә иң әйбәт бүләк дип күпләр акча, сәяхәткә юллама һәм заманча телефоннарны телгә алган. “Deloitte” оешмасы уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел россиялеләр Яңа ел бәйрәменә, уртача алганда, 15 мең 270 сум акча сарыф итәргә җыена. Бу – узган ел белән чагыштырганда 9 процентка артыграк. Ил халкы бу сумманың якынча 7 мең сумын – бүләккә, 5 меңнән артыгын – ризыкка һәм эчемлекләргә, калганын күңел ачуга сарыф итәргә ниятли. Шунысы кызык: Европадагы кайбер илләрдә яшәүчеләр, киресенчә, быел Яңа ел чыгымнарын киметергә уйлый икән. Мәсәлән, Греция халкы – былтыргыдан 16 процентка, Португалиядә яшәүчеләр 13,5 процентка кимрәк акча тотарга исәпли. Белгечләр моны алдагы көнгә ышаныч түбән булу белән аңлата. Европа халкының 55 проценты үз илләрендәге икътисадый вәзгыятьне начар дип бәяли. Ә Россия халкы башка фикердә, күрәсең. Илнең һәр бишенче кешесе киләчәктә икътисадның тагын да ныграк үсәчәгенә ышана. Шулай да, Европада да бездәге кебек Яңа елга акчаны кызганмыйча тотарга җыенучылар бар. Бу – Польша һәм Алмания. Польшада яңа елга быел – 11 процентка, Германиядә 7 процентка күбрәк акча тотылырга мөмкин.
Бәйрәмне сәүдәгәрләр дә зарыгып көтә. Аларның кайберләре еллык табышның 15 процентын, нәкъ менә Яңа ел алдыннан эшли. Бу чорда аеруча тәм-томнар, балык, ит деликатеслары һәм алкогольне еш сатып алалар, көнкүреш техникасы сату да сизелерлек арта.
|
Иң күп укылган
|