|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2012 Дин
Ләйсән Фәтхетдинованың "В контакте"да 60 лайк җыйган репликасы
"Мөселман кардәшләрем арасында шундый начар гадәт бар - алар үзләрен башкалардан күбрәк белә дип уйлыйлар да, тотыналар тәнкыйтьләргә, "замечаниеләр ясарга", вәгазьләргә... сөенә-сөенә тәнкыйтьлиләр... әз генә акыллы һәм бераз зирәк булырга иде бит. Беренчедән, бер Аллаһ Тәгалә белүчедер. Икенчедән, кешегә тәнкыйть сүзе әйтер алдыннан сәбәпләр, ни өчен аның шулай эшләве һ.б. шартлар (бәлки, ул әле синнән күбрәк тә беләдер) турында уйлаучы юк. Тизрәк тәнкыйть әйтеп, савап алыйм, диләр... Ай-һай... гөнаһлы юлга кереп китмәгәйләре дип куркам. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, тәнкыйть әйтүче кеше үзе гаепләрдән өстен булырга тиеш. Иң беренче чиратта, кеше (шулай ук мөселманнар) үзен кайгыртсын иде, үзендә бар да тәртиптә булгач кына башкаларны. Шул вакытта ялгышлар - гөнаһлар да азрак ясалыр иде".
--- |
Иң күп укылган
|