|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2012 Мәдәният
“Йолдызлар” арасында асылташлар да табылаСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ “Яратуыңны белсәм...” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте. Пәрдә ачылуга сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр пәйда булды. Олыгаеп баручы ир заты моңсуланып, яшьлек мәхәббәтен исенә төшереп, “Гел сагынам” җырын җырлап йөргән арада, авыл өстендә “Хәния кайткан!” дигән хәбәр таралды. Ир бер агарып, бер кызарып китте, әллә нишләде. Бераздан сәхнәгә Хәния үзе дә килеп чыкты, һәм тамашачылар ике дистә ел элек аерылышкан гашыйкларның беренче тапкыр күрешеп аңлашуы шаһитына әверелделәр. Бераз авыл клубы спектаклен хәтерләткән күренешне алар тын да алмыйча күзәттеләр. Ә пьесаны Рамил Миндиярның профессиональ вокалист кына булдыра алган тавыш бизәкләре, йөрәкләргә үтеп керердәй иркен тавышы, кулындагы гитарасы бизәде. Шулай моңсу, спектакль кебек башланган күренеш никтер бик тә шаян “Әйдә, биик!” җыры белән тәмамланды, һәм программа тамашачы ияләшкән юлына кайтты. Хәния концерт башында тәкъдим ителгән мәхәббәт темасыннан тайпылып, төрле җырлар башкарды. Һәр җырга “Бәйрәм” балет группасы кушылып бии торды... Мин музыка белгече дә түгел, хореография өлкәсен дә бик белештереп бетермим. Әмма безнең якның үзешчән артистлары бу балет труппасын билбавына кыстыра, биллаһи. Арада юмор һәм сатира артисты Азат Фазылҗанов иске анекдотлар сөйләп көлдерде, артистлар турында гайбәт җыры башкарды... “Хәния Фәрхинең “Яратуыңны белсәм” программасында өр-яңа җырлар гына яңгырый” дип интернетта язып эленгән булса да, биредә “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Баламның балалары”, “Санама елларымны” кебек иске җырлар да башкарылды. Һәрвакыттагыча тулы залда Хәниянең талантына мөкиббән киткән кешеләр күп булып, җыр саен диярлек букетлар чыгарылды. Егерме елдан артык эстрада сәхнәсендә яшәүче Хәния тамашачыга нәрсә кирәген яхшы белә - репертуарына халыкка ошаган җырлар сайлап ала, матур итеп җырлый, ел саен яшь артистлар алып килеп, программасына яңа бизәкләр өсти (быел ул Фәннур Нәҗиповның талантын ачып күрсәтте), киемнәре дә тел-теш тидерерлек түгел. Тамашачы да аны туганын каршы алган кебек кабул итә, ире Габделхәй, кызлары һәм оныгы турында сораштырмый гына. Хәер, ул үзе дә бу турыда гел сөйләп тора. Бу юлы, мәсәлән, без бергәләп оныгының кечкенә юбилеен – 5 яшен билгеләп үттек... Ирексездән бу кешенең бәхетенә һәм мәхәббәтенә күз тия күрмәсен, дип уйлап куйдык. Җырчы, гадәттә, залда күргән таныш-белешләренә сәлам җибәрми калмый. Аның бер концертын да калдырмаска тырышучы Хәбил Бикташев бу юлы кайдандыр кайтып җитә алмаган икән. Аның каравы, залда Идеал Галәүтдинов бар иде, һәм Хәния бөтен игътибарын аңа юнәлтте. Бигрәк инде үз кешеләр булып беткәнбез икән бит! Шушы уйларга чумып, йолдызны тыңлап утырган арада сәхнәгә тагын Рамил Миндияр чыкты һәм каяндыр саф җил искәндәй булып китте. Кызганыч, икенче бүлектә ул өч кенә җыр - “Соңлама”, “Сәрбиназ”, “Әгәр күзләремә син карасаң”ны җырлады. Әмма шулар да бу кич бушка үтмәгән, дип уйларга сәбәпче булды. Бихисап “йолдызлар” арасында асылташлар да була икән.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|